- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Творчество писателя
Якташыбыз- Әсрар Гали
Максат: Әсрар Галинең тормыш һәм иҗат биографиясе белән таныштыру, иҗатына күзәтү ясау,туган төбәгебездә туып үскән шәхесләребез белән горурлану хисе тәрбияләү.
Материал, җиһазлау: Әсрар Галинең портреты, плакатлар, ноутбук
1ук.Туган як, туган туфрак...Кемнәрне генә олы юлга чыгармаган......
Җыр”Әлкием-әллием-бәллием”Н.Дәүли сүзләре
2ук. Әдәби иҗат дигән олы дәрья үзенең чын юлыннан-олы юлыннан барырга тиеш. Әнә шулай булса гына ул үзенә мәңгелек яшәү таба.
3ук. Чынлык,табигыйлек,гадилек белән яшәп килүче ,данга,дәрәҗәгә кызыкмаучы каләм ияләре бар.
4ук. Милләтебезнең үсүенә ,алга баруына,көчәюенә булышучы язучыларыбызның берсе- Әсрар Гали.(1 нче слайд)
5ук.Кем соң ул? Ул безнең якташыбыз. Әлки районы Татар Биктимере авылында 1938 нче елның 16 нчы октябрендә туа.(2,3 нче слайдлар)
6 ук. язучының тормыш,иҗат биографиясен сөйли:
Әсрар Әбрар улы Галиев 1938 елның 16 октябрендә Әлки районы Түбән Биктимер авылында туган. Башлангыч сыйныфны шушы авылда тәмамлап, Алпар урта мәктәбендә укып аттестат ала. Мәктәптә чакта ук район газетасына мәкаләләр язып, каләм тибрәтә башлый.(4 нче слайд)
Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, диңгезче формасын да салмаган егет, 1958 елда Лениногорск каласына килә һәм “Ильич васыятьләре” газетасында корреспондент булып эшли башлый.
Ерак җирләр, дөнья күрү теләге аны 1959 елда шахталарга алып китә. Сигез ел күмер чапкач, кабат бу якларга кайта.Аның тормышы һәм барлык хезмәт юлы Лениногорск районында, шәһәрендә үтә. Түбән Чыршылы урта мәктәбендә укыта,спорт яратучылар, көрәшчеләр әзерли. Ул үзе дә сабантуйларда бил алышып, җиңүче булып калган батыр.(5 нче слайд)
Тормыш тәҗрибәсен баетырга теләп, Әсрар Галиев төрле эшләрдә эшли, бораулау эшләре идәрәсендә ярдәмче бораулаучы була, “Автоспецоборудование” заводында да хезмәт итә.
7 ук. дәвам итә:
Читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм тарих бүлеген тәмамлый.
1974 – 1979 елларда шәһәр һәм районның җирле радиосында редактор булып эшли. Очерклары, мәкаләләре “Ильич васыятләре” газетасында басыла тора.
Әсрар Галинең елдан-ел әдәби иҗат итү сәләте дә артканнан арта бара.
(8 нче слайд)1980 елда аның “Төнге җыр” повесте Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. 1987 елда “Асыл кошым минем” повесте, 1992 елда “Көн яктысы” романы, 1998 елда “Айлар биек” очерклар җыентыгы, алты томнан торган “Гали батыр” трилогиясенең дүрт томы дөнья күрә. Күптомлы әсәрнең һәр китабында язучының үзен һәм тормышын ачык тоеп, белеп була.
Укытучы:
Укучылар! 1992 елда “Көн яктысы” романы өчен Ш. Бикчурин исемендәге премиягә лаек була.
Язучы алтмыш яшьлек юбилеен уздырырга әзерләнеп йөргәндә бу фани дөньядан китеп барды...
1984 елдан улТатарстан язучылар берлеге әгъзасы иде.(7 нче слайд)
8 ук.
Китабыңны ачып укыйбыз,
Әсәрләреңне ятлыйбыз.
Каләм тотып,канатланып,
Синең сукмагыңнан атлыйбыз.
(Сагирова Ландыш үзе иҗат иткән шигырен укый)
Әсрар Галигә.
Үзе белән очрашмыйча
Шигырь язып булырмы якташка?
Шулай булса да мин беләм:
Тиңләп була Сезне Такташка.
Ялан тәпи чапкан Биктимер таулары
Сокланып үскән җирең- Әлки.
Кайта алсаң авылыңа, хатирәләр
Балачакка алып китәр, бәлки.
Күрсәң Актай буйларын! Монда бит
Нык баскан синең эзең.
Чәчәк атмый, җимеш бирми
Баланнарың да хәзер.
Кайтсаң туган авылыңа, балачак хатирәсе
Озатып йөрер иде җитәкләп.
Искә төшәр балачак гаме,
Мәктәп һәм дә керсез мәхәббәт.
Кадерле укучылар, шуның блән кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Әлки муниципаль районы Татар Борнае төп гомуми белем бирү мәктәбе
Якташыбыз - Әсрар Гали
(Әдәби кичә)
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова И.И.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/30486-tvorchestvo-pisatelja
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Инновационные технологии в сфере социального обслуживания»
- «Социальная работа с женщинами в трудной жизненной ситуации»
- «Инклюзия в дополнительном образовании: специфика обучения и воспитания детей с расстройствами аутистического спектра»
- «Основные аспекты деятельности по надзору за режимом в социальном учреждении»
- «Доступная среда в образовательной организации в условиях реализации ФГОС»
- «Основы экономики в управлении образовательной организацией»
- Педагогическое образование: педагогика и методика преподавания химии в образовательной организации
- Основы управления дошкольной образовательной организацией
- Педагогика и методика преподавания мировой художественной культуры
- Теория и методика дополнительного образования детей
- Психология и педагогика дошкольного образования
- Педагогика дополнительного образования детей

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.