Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
01.02.2014

Разработка урока татарской литературе «С. Хаким»

Сабирова Талия Гаптлхаковна
учитель татарского языка и литературы
Разработка урока по татарской литературе, посвященного творчеству поэта С. Хакима. Готовая методическая структура включает цели, задачи и этапы занятия для школьников. Подробный конспект с разбором ключевых произведений, анализом художественных особенностей и основной тематики стихотворений. Материал содержит вопросы для обсуждения, творческие задания и ссылки на дополнительные источники. Помогает провести познавательный урок, раскрывающий вклад Хакима в татарскую литературу, и способствует развитию аналитических навыков у учащихся.

Содержимое разработки

Апас районы

“С.Хәким иҗатында анага мәхәббәт хисләренең чагылышы”

темасына 7 класста әдәбияттан дәрес планы

Төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирова Т.Г.

Максат: “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим” шигырьләрен анализлау аша шагыйрьнең әнисенә булган мәхәббәтен укучыларга җиткерү;

укучыларның сөйләм телен үстерү һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;

әниләргә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү, иҗатка омтылыш булдыру.

Җиһазлау: шагыйрь портреты, компьютер, , китап күргәзмәсе, , тактада эпиграф: “Ата-ананы хөрмәт иткән , аларга хезмәт күрсәткән, күңелләрен хуш кылган уллар- кызлар Аллаһы тәгаләнең дустыдыр”. ( Мәүлә Колый, 17 нче йөз шагыйре)

Дәрес барышы

I. Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.

-Исәнмесез, укучылар. Ягез әле , бер-беребезгә карап елмайыйк. Сез бик ягымлы, матур. Шушы җылы мөгамәләдә дәресебезне башлап җибәрик.

II.Өй эшен тикшерү. СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасы кулланыла.

Укучылар, без алдагы дәрестә кайсы шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәндек?

Шагыйрь ничәнче елда һәм кайда туган?

Әти-әнисе турында нәрсәләр беләсез?

С.Хәкимнең язу стиле нинди?

С. Хәкимнең танылган шагыйрь булуын ничек дәлилли аласыз?

С. Хәким - фронтовик-шагыйрь” дип тә әйтәбез. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен нәрсә белән бүләкләнә?

Шагыйрь, сугыштан кайткач та, иҗат эшен ташламый. Сәламәтлеге бик начарланып кайта, ләкин тормыш иптәше аны бала тәрбияләгән кебек карый.

Шулай, сугыштан кайткач, Бауман урамы буйлап бара икән. Радиодан Зифа Басыйрова башкаруында “Юксыну” җыры яңгырый. Диктор “халык җыры” дип игълан итә. Ә бу шигырьнең авторы кем була инде?

Шигырьдә нәрсә турында сүз бара иде?

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

-Менә шул сагыну, ярату хисләре башка шигырьләргә дә күчә. Ярату төрле-төрле була бит: дусларны, туганнарны, әти-әниләрне ярату. Ә әниләргә булган мәхәббәт хисен С.Хәким “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим” шигырьләрендә сурәтли. Безнең бүгенге дәрестә максатыбыз: әлеге ике шигырьне укып фикер алышу, авторның әнисенә булган мөнәсәбәтен күрсәтү һәм шундый тойгыларны үзебездә дә булдыру.

Әйдәгез, эпиграф белән танышыйк. Сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? Бүген дә актуальме?

“Әнкәй” шигыренә мөрәҗәгать итик. (Укытучы шигырьне үзе сөйли.)

Шигырьне чылбырлап та укып карыйк.

ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН структурасы кулланыла.

Шигырь кемгә багышланган?

Әниләргә хас сыйфатларны әйтегез әле.

Шигырьдә әни кайсы урында, кайда сурәтләнә? (Кое янында)

Ни өчен? (Чөнки кое янына кеше җыела, анда төрле хәбәрлә ишетергә мөмкин.)

Укучылар, дәреслектә бирелгән рәсемгә карагыз әле. Сездә нинди фикерләр туды?

Бала чагында һәрберебезгә әти-әниләр, һичсүзсез, бик кирәк. Ни өчен?

Ә үскәч, әниләр яныннан читкә киткәч? Шагыйрь бу фикерне кайсы юлларда әйтә? ( Үзебез дә зурлар булгач, безгә әниләребезнең акыллы киңәшләре бигрәк тә кирәк. “Шул сүзләрең синең искә төшә,

Юнәлсәм дә менә кай якка “, ди шагыйрь)

“Бала күңеле далада” дип үпкәли әни. Нигә үпкәләргә мөмкин соң ул?

( Әнисе көткән чакларда бала кайтмый.)

Бик дөрес, укучылар. Ә менә шушы фикерне халык ничек әйтә? Әлеге әйтемнең беренче өлеше ничек иде? ( “Ана күңеле балада”.)

Фикерегез, җавабыгыз белән килешәм. Соңгы ике юлга кабат мөрәҗәгать итик. Бу юллар белән шагыйрь нәрсә әйтергә тели? ( Тулы чиләк белән очрау - яхшы фал. Башкаларның юлы уңа. Изге күңелле кеше генә шулай эшли. )

Сез шагыйрьнең фикерләре белән килешәсезме?

Шагыйрь әнисенең күңелен әнә ничек сурәтләгән. Ә сезнең әниләрегезгә карата нинди әйтер сүзләрегез бар микән ?

Үзеңне сынап кара!

3 вариантта шигырь язу башкарыла.

1 в. Әни, нинди ягымлы син,

Һәрчак назлы,ягымлы.

.......................................

.......................................

2 в. Терәк сүзләр; әнием, бәгырем, кадерлем, үстердең, назлап, онытмам, сагынам, рәхмәтем.

3 в. Рифмалар:

кулларың – улларың; йөзләре – күзләре; уятуыңны – озатуыңны, әнием – бәбиең.

Физкультминут. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структарасы ярдәмендә.

Шагыйрьнең әнисенә мәхәббәте башка шигырьләрдә дә, мәсәлән, “Клиндерләр эзлим”дә дә урын алган.

Бер карасаң, шигырьне утырдың да яздың кебек. Ә бит шигырьне язарга нәрсәдер этәрә. Казанда студент чагында миңа үземә шәхсән С.Хәким белән очрашырга туры килде. С. Хәким менә без хәзер укыячак шигырьнең ничек язылганын, әнисенең һәрвакыт клиндер алып кайтырга үтенүен, аның чынлап та клиндер яратуын искә алып сөйләде.. Димәк, шигырь юктан гына язылмый икән, ниндидер эчке көч була.

Ә сез клиндер сүзен аңлыйсызмы?

Сүзлек эше.

Клиндер – төче камырдан боҗра формасында ясап пешерелгән күмәч.

Сәнгатьле итеп, үзебез дә укып чыгыйк.

Лирик герой әнисенә күчтәнәчкә дип нәрсә эзли?

Әнисе үзе үтенәме, әллә лирик герой шуны алырга телиме?

Ә нәрсә алып кайтасы килә?

Кайвакытта үзе кайта алмаса , яки башкача, клиндерләрне җибәрергә дә туры килгәндер. Лирик герой бу хәлне ничек кабул итә?

Лирик герой әнисенең теләген үтиме?

Кайсы юллардан ачыклыйбыз?

Димәк, шагыйрь әнисен бик ярата.

С. Хәким үзенең әнисен, хатынын, балаларын яраткан, хөрмәт иткән. Атаның мәхәббәте балаларына да күчкән. Аның улы, Татарстан Республикасы Президенты М.Шәймиевнең киңәшчесе Рафаэль Хәкимов, әтисенең иҗатын укучыларга якынайту өчен күп көч куя. 2005 елда “С.

Хәкимнең яңа көне” исемле фильм төшерелгән. Әлеге фильм беренче халыкара фестивальдә “Милли традицияләргә сак караш” номинациясендә беренче урынны алды.

Кеше китә, җыры кала, диләр. Шагыйрь мәңгегә китте, җыры калды, шигырьләре калды.

IV. Ныгыту.

Укучылар, ә сезнең күңелегездә С.Хәкимнең нинди шигырьләре урын алды?

Автор бу шигырьләре белән нәрсә әйтергә тели?

V. Өй эше бирү.

- Өйдә әниләр турында яки туган як авыл хакында шигырь яки мәкалә язарга омтылыгыз.

VI. Йомгаклау.

Бүгенге дәрестә катнашуыгызга карап, билгеләр куям.

Елмаеп башлаган кебек, дәресебезне елмаеп төгәллик.

Барыгыз да сау булыгыз.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/30714-razrabotka-uroka-tatarskoj-literature-s-hakim

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки