- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Конспект урока на тему «Хәлләр, аларның төрләре»
Дәрес тибы – УМ кую.
Сабирова Ралена Даим кызы,
Түбән Кама шәһәренең
6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Тема. Хәл һәм аның төрләре.
(8 нче сыйныфның татар төркемендә татар теле дәресе)
Максат:хәлләр, хәлләрнең бирелешен аңлату, аларның төркемчәләргә бүленешен ачыклау; адымлап максатка ирешү юлларын белү, үзбәя куя белү; фикерләү, чагыштыра белү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү.
Дәрес тибы – УМ кую
Дәрес барышы.
I этап. Ориентлаштыру – мотивлаштыру этабы
(уңай психологик халәт булдыру)
Өй эшен тикшерү.
а) һәр төркемнән укучыларның өй эшләре тыңланыла, тикшерелә;
б) аергычлар кергән мәкальләрнең мәгънәләре кыскача анализлана.
2.Белемнәрне тигезләү. (Җөмлә кисәкләре турында өйрәнгәннәрне искә төшерү)
- Игътибар итегез, сезнең алда – кластер. Максатыгыз- аны тутыру. Темасы – “Җөмлә кисәкләре”) /парларда эшләү/
Дөрес җаваплар белән чагыштырабыз.
Акыл штурмы.
Кластерда олы 2 тармак. Аларны ничек дип атар идек?
Көтелгән җавап: баш кисәкләр, иярчен кисәкләр.
Баш кисәкләрнең тармаклары ничә? Алар ничек атала?
Көтелгән җавап: ия белән хәбәр
Алга таба кластерның икенче тармагына әйләнеп кайтыйк. Баш кисәкләрнең икенче бертуганы иярчен кисәкләр дидек.
Иярчен кисәкнең туганнары кемнәр икән?
Көтелгән җавап: тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч.
Әйе, тәмамлык та ике тамыр җәйгән бит. Болары кемнәр?
Көтелгән җавап: туры һәм кыек тәмамлыклар
Ә аергычның нинди туганнары бар? Көтелгән җавап: тиңдәш аергыч, тиңдәш түгел аергычлар(мисаллар белән нигезләнә)
Һәм инде менә иң күп тармаклысы – (?) хәл. Без аны өйрәндекме әле?
Көтелгән җавап: без бу уку елында җөмлә кисәге буларак хәлләрне өйрәнмәдек әле.
Уку мәсьәләсен кую
- Дәресебезнең темасы нинди булачак?
Көтелгән җавап: хәлләр.
Үзбәя.
II этап. Белемнәрне адымлап үзләштерү этабы.
1. УМ проблемалы биремнәргә таркату, чишүнең алгоритмын төзү.
- Уку максатын билгеләдек. Аны чишү өчен үзебезгә нинди максатлар куярбыз?
Көтелгән җавап: җөмлә кисәге буларак, хәлләрнең моделен төзү
Моның өчен үз алдыбызга нинди сораулар куябыз? / Модельне тактага элә барабыз/
Көтелгән җавап:
- Хәл кайсы җөмлә кисәген ачыклый?
- Хәлләрнең сораулары.
- Мәгънәсе ягыннан төрләре.
2. Уку мәсьәләсен адымлап чишү
1нче бирем. Җөмләләр нигезендә хәлләрнең мәгънәсен билгеләү. Кояш формасындагы кластер.
Менә бу безнең алдыбызда кояш елмая. Ул үзенең якты сигез нурын чәчә. Һәр нурның үзенең атамасы бар.Әмма алар үз исемнәрен әйтергә теләмиләр. Әйдәгез әле, исемнәрен әйттерик. Сезгә җөмләләр бирелгән. Шушы җөмләләрдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә дөрес сорау куеп, аларның мәгънәсен билгелик. Алар исемнәрен үзләре үк әйтерләр.
Төркемнәргә карточка- таблица таратыла. (3мин.)
№ | Җөмлә | Соравы | Мәгънәсе |
1. | Урманда кошлар сайрамый инде | ||
2. | Күптән инде кошлар җылы якларга киткәннәр | ||
3. | Бертуктамыйча тукран тукылдый | ||
4. | Соңгы вакытларда урман бөтенләйтынып калды. | ||
5. | Бу матурлыкны күргәч, мин шатлыгымнан нишләргә белмәдем | ||
6. | Әйдәгез, урманга һәм кырга Табигать китабын укырга | ||
7. | Әгәр дә мин бу матурлыкны күрмәсәм, үземне бәхетле сизмәс идем | ||
8. | Җил-давыл белән килүенә карамастан, буран озакка бармады. |
Җаваплар таблицасын башка төркемнәр белән алыштырыгыз. Җавапларны чагыштырыгыз, тикшерегез. Дөрес җаваплар язылган таблица слайдта.
Нәтиҗә чыгарыла.
- Әйе, хәлләр безгә үз исемнәрен әйттеләр. Хәлләрнең ничә төркеме бар икән? Алар ниндиләр? Кластерны бергәләп тутырыйк. (фронталь эш)
/ Кояш елмая. Кластер тутырылган/
Үзбәя
2 нче бирем. Ныгыту күнегүләре.118 нче күнегү. Хәлләрне үзләре ачыклаган сүзләре белән аерып алып языгыз,сорауларын куегыз. Төркемчәләрен билгеләгез. /индивидуаль эш/
Нәтиҗә: хәлләр күбрәк фигыльне, рәвешне, сыйфатны ачыклап килә.
Үзбәя
3нче бирем. Гомуми ысулларны формалаштыру, өйрәнгәннәрне модельгә салу.
Модель төзү.
Хәл | Хәл |
Кайсы җөмлә кисәген ачыклый? | Фигыльне ( рәвешне, сыйфатны) ачыклый |
Сораулары. | Кайда? Кайчан? Ничек? Никадәр? Нигә? Нинди максат белән? Нигә карамастан? Нишләсә? |
Мәгънәсе ягыннан төрләре. | Урын, вакыт, рәвеш, күләм, сәбәп, максат, кире, шарт |
Ныгыту күнегүләре. Фронталь эш.
Хәл төркемчәләре белән сүзтезмәләр төзегез.
Үзегез уйлаган сүзтезмәләр белән җөмләләр төзегез.
Үзбәя
Ял минуты. МИКС- ФРИЗ- ГРУП.
Ял минуты өчен сораулар.
1.Татар телендә ничә мөстәкыйль сүз төркеме бар?
2. Сүз ясалышы төрләре ничә?
3. Татар телендә килешләр саны.
4. Фигыльтөркемчәләре ничәү?
5. Затланышлы фигыльләр?
6. Татар телендә ничә җөмлә кисәге бар?
III этап. Рефлексия.
1. Рефлексия һәм өйрәнгән материалны бәяләү.
- Нинди тема өйрәндек? Нәрсә эшләдек? Нәрсә белдек?
2.Модель буенча аналитик – синтетик рефлексия. Төркемнәрдә эшләү.
Иң яхшы дип саналган җавапны төркемнең 1нче һәм 4 нче укучылары укый.
Көтелгән җавап:
- Хәл - җөмләдә күбрәк фигыльне, сирәгрәк рәвешне, сыйфатны ачыклап килүче иярчен кисәк. Ул кайда, кайчан, ничек, никадәр, нигә, нинди максат белән, нигә карамастан, нишләсә сорауларына җавап биреп, урын, вакыт, рәвеш, күләм, сәбәп, максат, кире, шарт мәгънәләрен аңлата.
- Урын, вакыт, рәвеш, күләм, сәбәп, максат, кире, шарт мәгънәләрен белдереп, кайда, кайчан, ничек, никадәр, нигә, нинди максат белән, нигә карамастан, нишләсә сорауларына җавап бирүче, җөмләдә күбрәк фигыльне, сирәгрәк рәвешне, сыйфатны ачыклап килүче иярчен кисәк хәл дип атала.
3. Үзбәя.
4.Өй эше.
Мәҗбүри: 76нчы биттәге кагыйдәне өйрәнергә.
Ярым иҗади: 121 нче күнегү.
Иҗади.: хәлләрне кулланып, “Кышкы урман” темасына кечкенә хикәя төзергә.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/311521-konspekt-uroka-na-temu-hllr-alarny-trlre
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Содержание изменений, внесенных во ФГОС начального общего, основного общего и среднего общего образования»
- «Организация работы с детьми-инофонами в предшкольном образовании»
- «Технология развивающего обучения»
- «Практическая деятельность социального педагога в контексте реализации ФГОС НОО и ФГОС ООО от 2021 года»
- «Преподавание музыки в дополнительном образовании: методы и приемы обучения и воспитания детей»
- «Вожатый детского лагеря: содержание и организация работы»
- Основы тифлопедагогики в работе педагога с обучающимися с нарушениями зрения
- Педагогика и методика преподавания истории
- Социальная работа. Обеспечение реализации социальных услуг и мер социальной поддержки населения
- Педагогика и методика преподавания технологии
- Теория и методика преподавания географии в образовательной организации
- Современные технологии социального обслуживания населения

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.