- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Кышны озату кичәсе
Кыш китте – яз килде
(1нче сыйныфта кышны озату кичәсе)
Төзеде: Галеева Ф.Р.
март, 2018 ел
Түбән Кама, 2018
Тема: Кыш китте – яз килде
Максат:Балаларның кыш турында алган белемнәрен ныгыту. Кышкы һәм язгы табигать күренешләрен чагыштырырга өйрәтү. Кышын кошларга һәм җәнлекләргә авыр икәненә төшендерү, алар турныда кайгырту хисләре, табигатькә мәхәббәт уяту, сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләмен камилләштерү.
Җиһазлау: Балаларга өләшү өчен кыш рәсемнәре, кошлар рәсемнәре, дидактик уен “Кыш нинди?”
Сүзләр өстендә эш: җепшек, җем-җем итә, шыгырдый.
Методик алымнар: сорау-җавап, хәрәкәтле уен, дидактик уен.
Укытучының алдан эшләнгән эше: әңгәмәләр үткәрү, саф һавага чыкканда күзәтүләр, рәсемнәр карау, кыш турында шигырьләр ятлау, кыш турында рәсемнәр карау, җимлекләр ясап аларга җим салу.
Балаларны оештыру: балалар өстәлләр артында утыралар, хәрәкәтле уен уйнаганда өстәл янына басалар.
Кичәнең структурасы:
I Кереш өлеш Табышмаклар әйтү
IIТөп өлеш
Балалар кыш турында шигырьләр сөйли.
Хәрәкәтле уен “Кышкы урман”.
Кышлаучы кошлар. Г. Сәгыйров “Килегез, кил кошкайлар”.
Кыргый хайваннар турында табышмаклар.
Кешеләрнең кышкы киемнәре, уеннары.
Уен “Кыш көне шулай, ә яз көне?...”
III Йомгаклау.
Шөгыльнең барышы:
- Балалар, күптән төгел нинди ел фасылы үтеп китте? Әйе, кыш үтеп китте. Әйдәгез бүген сезнең белән кыш турында белемнәребезне ныгытыйк, кыш турында сөйлик. Сез дөрес җавап биргән саен мин сезгә фишкалар бирә барам, ахырдан белербез иң күп белүчене.
- Игътибар белән тыңлагыз, табышмаклар әйтәм:
а) Тәңкә карлар сипкән,
Җирне ап-ак иткән,
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән.
Бу кайчан? (Кыш).
б) Килделәр агайлар балтасыз,
Салдылар күпер тактасыз. (Боз).
в) Ыжгыра да туздыра,
Бөтен җирне тутыра. (Буран).
г) Күзсез, кулсыз, буяусыз
Ясый төрле бизәк. (Суык).
д) Канатсыз, йонсыз нәрсә оча? (Кар).
- Булдырдыгыз, табышмакларга җаваплар бирдегез.
Ә хәзер кыш турында шигырьләр сөйлик. Муса Ф., Раниль, Расуль, һ.б. бергәләп шигырь Г. Афзал “Песнәк”.
Ә хәзер хәрәкәтле уен уйныйбыз “Кышкы урман”.
- Кышкы урманга килдек (йөрү хәрәкәтләре),
Матур урыннар күрдек (кулларны як-якка җәяләр).
Тун кигән каен уңда, ямь-яшел чыршы – сулда(як-якка карап күрсәтү).
Кар бөртекләре оча (кулларын өскә күтәреп фонарик ясап әйләнәләр).
Әйләнеп җирне коча, әнә куян сикерә (сикергәлиләр).
Ул бүредән элдертә (урында йөгерәләр).
Без аннан да качабыз, тапмас ул безне явыз(иеләләр).
Аю бабай ял итә (күзләрен йомып, башларын кулларына куялар).
Кызылтүшләр очалар, бигрәк тә матур алар (басып кулларны җилпиләр).
Урманда рәхәт булса да өйгә кайтыйк балалар(йөрү хәрәкәтләре).
Балалар, әйдәгез хәзер кышлаучы кошларның исемнәрен атап чыгыгыз. Дөрес: чыпчык, песнәк, ала карга, саескан, чәүкә, кызылтүш, күгәрчен, тукран, һ.б.
- Кешеләр кошларга ничек ярдәм итәргә тиеш?
- Әйе, җимлекләр ясыйлар. Аларга ашарга җим салалар.
Г.Сәгыйровның“Килегез, кил кошкайлар” шигырен укыйм:
Чыпчык, чыпчык, чык-чырык
Җим сиптем, кил тиз очып.
Песнәк, песнәк, кил тизршк,
Җим сибәм сиңа әзрәк.
Чәүкә, чәүкә, кил чәүкә -
Җим бирәм бер тәлинкә.
Күгәрченем гөр-гөр-гөр,
Җим сиптем, менә күр, күр, күр!
Килегез, кил кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар!
Бакчабызга куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз!
Балалар, хәзер сезгә табышмаклар әйтәм, җавабын табыгыз.
Сорыдыр төсе, үткендер теше,
Урманда йөри, ашарга эзли. (Бүре).
Асрамый да умарта,
Балны бик-бик ярата.
Кышын сөя йокыны,
Язгача тормый ята. (Аю).
Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак! (Куян).
Үзе бүрек кебек кенә, кигән туны – энәле.
Ул нәрсә була, кайда яши, берәрегез беләме?(Керпе).
Көлтә-көлтә койрыгым,
Селки-селки барамын.
Кетәклеккә кереп мин,
Тавык, чеби аламын. (Төлке).
- Бу табышмаклар нәрсәләр турында булды?
- Кыргый хайваннар турында, дөрес әйттегез.
Ә хәзер әйтегез, кыш көне балалар, кешеләр нинди уеннар уйныйлар?
- Әйе, чанада, чаңгыда, тимераякта шуалар.
- Аларның кигән киемнәре турында әйтегез.
- Дөрес, кешеләр җылы киемнәрдән, башка бүрек, аякка итекләр, кулларга бияләйләр кияләр.
Ә хәзер уен уйныйбыз: без кыш белән язны чагыштырырбыз. Мин сезгә җөмләнең бер өлешен әйтәм, ә сез дәвам итеп бетерегез.
- Кыш көне кар ява, ә яз көне...(яңгыр ява яки кар эри).
- Кыш көне көн кыскара, төн озыная, ә яз
- Кыш көне кар коры, йомшак, ә яз көне... (кар җепшек, тыгызлана).
- Яз көне кояш җылыта, көн җылы, ә кыш көне...
- Кыш көне җирдә ап-ак кар ята, ә яз... (җирдә су, күлдәвекләр була).
Булдырдыгыз балалар. Без бүген шогыльдә нәрсә турында сөйләштек? Сезгә бу шогыльдә нәрсә ошады?
Йомгаклау.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/313110-kyshny-ozatu-kichse
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Федеральный закон № 223-ФЗ: осуществление, контроль и управление закупками»
- «Преподавание истории и обществознания по ФГОС ООО и ФГОС СОО: содержание, методы и технологии»
- «Преподавание музыки в дополнительном образовании: методы и приемы обучения и воспитания детей»
- «Педагогическая деятельность в контексте ФГОС НОО и профессионального стандарта»
- Курс-практикум «Мастерская вовлечения: геймификация и инновации в обучении»
- «Концепция совершенствования деятельности органов опеки и попечительства в отношении несовершеннолетних граждан: основные аспекты реализации»
- География: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Социальная педагогика: воспитание и социализация детей в образовательной организации
- Преподавание в организации среднего профессионального образования
- Содержание и методы работы музыкального руководителя в дошкольной образовательной организации
- Математика: теория и методика преподавания в образовательной организации
- История и обществознание: теория и методика преподавания в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.