- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Сугыш еллары гаилә тарихларында
Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Кадрәк төп белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе
Проект эше
Тема: «Сугыш еллары гаилә тарихларында»
Башкарды: 6 нчы сыйныф укучылары
Җитәкче: Гыйләҗева Ландыш Алексеевна,
тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
2018 нче ел
Эчтәлек.
1.Кереш................................................................................................ 3
2. Төп өлеш. ........................................................................................ 5
а) Бөек Ватан сугышы – ил, гаилә фаҗигасы..................................... 5
б) Бөек Ватан сугышы Нәбиуллиннар гаиләсе тарихында................5
в) Макар бабайның илне дошманнардан саклавы,хатирәләре......... 6
г) Бөек Ватан сугышы Хановлар гаиләсе тарихында .......................6
д) Әфган сугышы................................................................................ 6
е) Чечен сугышы Ивановлар гаилэсе тарихында ............................. 7
3. Йомгаклау........................................................................................ 8
4. Әдәбият исемлеге..............................................................................9
Проектның максаты: Үзебезнең гаиләдәге истәлекләргә таянып, сугышларның гаиләлэрдә нинди эз калдыруын ачыклау.Укучыларның Бөек Ватан сугышы,Эфган,Чечня сугышлары турындагы белемнәрен барлау. Тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтү.Укучыларда гражданлык хэм патриотик тэрбия биру
Проектның бурычы:
1. Бөек Ватан,Әфган,Чечня сугышлары елларында туганнарыбыз язмышы турында мәгълүмат җыю.
2.Укучыларга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү.
Кереш.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк.
Уткәнне белү, синең киләчәген
Хәтерләүдән курыкма син!
Уткәненне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Гаилә, нәсел киләчәгең…, токым... Әлеге сүзләр безгә бик кечкенә вакыттан, балачактан таныш. Гомер дәвамында кешеләр күренми торган җепләр, туганлык белән бәйле. Ә безне, бер-беребез белән нәрсә берләштерүе турында уйланып караганыбыз бар микән? Мөгаен, юктыр. Әйе, «илен белмәгән - игелексез», «халкын белмәгән - холыксыз», «нәселен белмәгән - нәсәпсез» дип, юкка гына әйтмәгән халкыбыз. Кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының үткәнен, үз халкының,гаилэлэренен чыгышын белергә тиеш.
Борынгы заманда һәр кеше үзенең җиде буын бабасын белергә тиеш булган, үз нәселен белгән кеше абруйлылардан саналган. Безненчә, гаиләңнең тарихын өйрәнү кызыклы һәм файдалы. Гаилэ эгьзалары кем булган, ничек яшәгән һәм шөгыльләнгән, кешеләр өчен файдалы эшләр башкарганнармы, әллә киресенчәме? Безнен уйлавыбызча, безнең бабаларның яшәү рәвеше безнең тормышта да уз урынын алган, үз нәселеңне белергә һәм хәтерләргә тиешбез.
Бүгенге көндә буыннар арасында тарихи бәйләнеш юк дисәң дә була. Балалар өлкән буын кешеләреннән үрнәк алу мөмкинлегеннән мәхрүм. Шуңа күрә һәр кеше үз гаиләсендә буыннан буынга килгән истәлекләрне белеп, аларны саклап, киләчәк буынга тапшырырга тиеш.
Безнен сайлап алган темамның актуальлеге шик тудырмый. Бүгенге көндә гаиләнең,булган вакыйгаларның тарихын өйрәнү проблемасы иң мөһим проблемаларның берсе булып тора.
Проектның төп объекты булып илебез тарихында булган ин авыр сугышлар тора - аларның безнен тобэк,безнен гаилэлэребездэге эзе, сугышлардааларнын илне саклауга керткән өлешен өйрәнү, әби-бабаларның,туганнарыбызнын язмышы.
Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән сугышлар тәмамлануга бик куп дистә еллардан артык вакыт узса да, сугыш дип әйтүгә, күз алдына җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугышлар илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар туган җирләрен саклау өчен фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре яу кырларында мәңгегә ятып кала. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме ватандашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре,интернациональ бурычларын утэу өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. Ил азатлыгы өчен изге сугышта һәлак булучыларның исемнәрен мәңгеләштерү эше бүген дә дәвам итә. Бу эштә һәркем үзеннән өлешен кертергә бурычлы. Бүгенге тыныч тормышта яшәвебез өчен без аларга бурычлы. Өлкән буынның сугыш һәм сугыштан соңгы героик тормышы безнең өчен һәрчак үрнәк.
Төп өлеш.
Бөек Ватан сугышы – ил, гаилә фаҗигасы.
1941 нче елнын 22 нче июнь иртәсе искиткеч матур, күк йөзе ап-аяз. Менә шундый матур күк йөзе кинәт самолётлар гөрелтесе, шартлаулар, янгын төтене каплап кала. Бу көнне, фашистлар Германиясе хыянәтчел төстә хөҗүм итеп, илдә Бөек Ватан сугышы башлана.Сугыш! Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең син тыныч халыкка. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Безнең илнең көчсез, әле ныгып җитмәгән булуыннан файдаланырга теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне син аңламагансың. Безнең илебез яшь, көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары һәм кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар. Аларга бәхет төшенчәсе туганда ук ана сөте белән керә, әнә шуны чын мәгънәсендә аңлау аларга бетмәс-төкәнмәс көч, туган илгә кайнар саф мәхәббәт бирә, әнә шул көч җиңүгә алып килә. Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Без бәхетле яшәсен өчен егерме миллион кеше яу кырында ятып калды. Аларның чиксез батырлыгы турында без кинолардан карап, тарих дәреслекләреннән укып, язучыларыбыз сугыш темасына иҗат иткән әдәби әсәрләр белән танышып беләбез. Миллионнарча гаиләләр сугышта һәлак булган, хәбәрсез югалганнарның язмышын белә алмады. Быел Бөек Ватан сугышының 73 еллыгы. Сугыш хатирәләрен, җиңелмәс батырларыбызны искә төшереп торучы һәйкәлләр бар. Шунысы кызганыч, сугышнын ачысын, афэтен кичергэн, күкрәк тутырып көмеш медальләрен чыңлатып, Җиңү көнен каршылаучы авылдаш ветераннарыбыз юк инде. Лэкин без узебезнен гаиләлэребез тарихында бу сугышта катнашкан якыннарыбыз-бабаларыбыз турында кешеләргә җиткерәсебез килде. Бу гаиләнең тормышы – меңләгән гаилә тормышына охшаган да, үзенчәлекле дә; бу зур тарихның бер күзәнәге.
Бөек Ватан сугышы Якуп бабам гаиләсе тарихында - Нәбиуллинар гаиләсе
Зур гаилә башлыгы, Бикметов Якуп Бикмохэммэт улы 1906 елда Калморза авылында туган.Ул ерак бабам –Хэниф бабамнын этисе. 1941 елнын 22 нче июнендэ сугыш башлану турында куркыныч хэбэр килгэч,икенче конне ук сугышка алына. Бабам Сталинград яныеда барган сугышларда катнаша.Яралангач ул Уфада госпитальдэ дэвалана. Яралары тозэлгэч ул тагын сугышка алына. Каты сугышларда ул тагын яралана. Госпитальдэ ятып чыккач бабам корал тоялгэн поездларны сугышка озатучы булып хезмэт итэ.Боек Ватан сугышы тэмамлангач та ул оенэ кайтмый.Аны Япон сугышына алалар.Бабам сугыштан туган якларына эйлэнеп кайтканда 1946 елнын ноябре була.Ул сугышта вакытта туган улы Фэнус ул вакытларны болай искэ ала: Ык елгасы каткан инде. Абзыкай,инэкэй ёэм мин йокларга яткан идек. Ноябрьнын карангы кичендэ кемдер тэрэзэ шакыды. Ишекне ачыгыз,Якуп абый сугыштан кайтты,»-диделэр. Бу хэбэргэ инэкэй ышанмыйча ишекне ачарга шиклэнеп калды.Мин,5 яшьлек малай,инэкэйнен рохсэтен дэ котеп тормыйча ишеккэ йогердем.Соенче алырга килгэн абый: «Бу син сугышка киткэч туган улын Фэнус дип,мине этием белэн таныштырды. Ул вакытта соенулэр гомергэ дэ онытылмый». Хэниф бабама этисе сугыштан кайтканда 11,э Фэнус бабама 5 яшь була.Бабам сугыштан кайткач,аларнын тагын 5 балалары туа.Лэкин икесе кечкенэ килеш доньядан китэлэр.Ерак бабам да вафат инде.Э Фэнус бабам Азнакай районы Актубэ бистэсендэ яши.Э Якуп бабам Калморза авылында яшэп,1993 елда вафат була.
Макар бабайның илне дошманнардан саклавы - Гермагентовлар гаилэсе Минем бабам -Остроумов Макар 1904 елда Минзэлэ районы Кадрэк авылында доньяга килэ. Кадрэк мэктэбендэ белем ала. Аннары колхозда эшли башлый. 1941 елда Боек Ватан сугышы башлангач сугышка алына. 1942 елнын козендэ яраланып кайта хэм госпитальдэ дэвалана. Ярасы тозэлгэч кабаттан сугышка китэ. Фашистларга каршы узен аямыйча корэшэ хэм туган жиренэ исэн-сау эйлэнеп кайта. Кайту белэн колхозда бригадир булып эшли башлый. Макар бабай үз хезмәтенә бик җаваплы караган. Кеше арасында ул үзенең хезмәт сөючәнлеге, кешелеклеге, игелеклеге белән аерылып торган. Ир кеше үз гомерендә малай үстерергә, агач утыртырга, йорт төзергә тиеш дип әйтәләр. Макар бабай барысын да үтәгән. Бүгенгесе көндә аның 10 оныгы, бик куп оныкчыгы бар. 1996 нчы елнын 13 нче гыйнварында бабам вафат була. Мин бабам белэн горурланам,чонки ул сугышта безнен килэчэгебез,тыныч ,матур тормыш очен корэшкэн. Бабайның якты хәтирәсе безнең күңелләрдә мәңге калыр! Җир йөзендә анын балалары, оныклары, оныкчыклары - аның дәвамы. Башкаларга терәк һәм үрнәк булып, тормыш сикәлтәләрендә егылып калмыйча яшәгәннәр алар. Үзеннән соң игелекле балалар, матур эшләр калдырганнар. Кеше турында башкалар күңелендә матур хатирәләр сакланса, аның исеме яши.
Гарееевлар нәселе тарих сукмакларында
Мой прадед Ханов Сабир Мухамедханович родился в 1905 году в деревне Иске Мунча.У него было два брата и три сестры.Учился в медресе в деревне Муртыш Тамак.в 1925 году призвался в армию,служил в Дагестане. После армии работал столяром-плотником. Женился на прабабушке Бикташевой Гайше Биктимеровне.У них родились пятеро детей. В 1941 году началась Великая Отечественная война и его призвали на войну.В 1942 году попал в окружение и в плен к немцам. В 1944 году был освобожден из плена американцами. После войны возвратился домой в деревню к семье. Работал плотником, дома строил. В 1966 году попал в аварию и умер. У него был орден «За отвагу».Мы, гордимся нашим дедом и благодарны ему за наше светлое будущее.
Әфган сугышы Бөек Ватан сугышыннан соң да дөньялар гел тыныч булмый. 1979 елның 25 декабре көнне көндезге сәгать 3 тә совет гаскәрләре Әфганстан чиген үтеп керәләр. Әфган! Анда безнең 500 меңнән артык солдатыбыз катнаша, 49985 кеше яралана, 6669 ы гарипләнә, 13833 кеше яу кырында ятып кала, 312 се хәбәрсез югала, 18 е чит җирләрдә кала. Беркемгә дә хәбәр ителмәгән сугыш 9 ел 1 ай һәм 19 көн дәвам итә .
Әфганстан! Ун ел буе бу сүз безнең җаннарга тынгылык бирмәде. Күпме кан-яшь түгелде, чәчәктәй гомерләр өзелде. Сынатмадылар безнең егетләр. Аларның берсе дә нинди генә кыен хәлгә калса да кешелек сыйфатларын югалтмады, намусына хыянәт итмәде.
Коточкыч афәтне үз күзе белән күргән, аның эчендә кайнаган, гомерендә мылтык та тотып карамаган килеш, яңгыр кебек яуган кургаш астында исән калырга, кулсыз-аяксыз калган иптәшләренең өзгәләнүләрен ишетергә, үз кулында җан биргән иптәшенең соңгы амәнәтен үтәргә көч тапкан батырларыбыз, безнен якта да бар. Утны- суны кичеп туган илгә кайткач та сынатмый әле алар! Тырышып туган жирлэрендэ хезмэт куялар. Фаттахов Илсур,Ситдиков Илсур,Яппаров Шамил абыйлар.
Шушы бер кирәкмәгән сугыш аркасында күпме гөнаһсыз, әле яшәргә дә өлгермәгән егетләребез иңнәренә автоматларын асып, тау-таш арасына әфган халкының тынычлыгын яклап үз гомерләрен бирделәр. Күпме гаилә ут эчендә яшәде.Күпме ананың газиз баласы өчен кайнар күз яшьләре чишмә булып акты. Шушы сугыш аркасында Татарстан 257 кешесен югалтты, боларның күпмесе үз районыбызның батыр йөрәкле кыю егетләре.
Күпме утлар-сулар кичмәдек без
Кемнәрнеңдер җирдә хакын хаклап,
Туган илне, сөю-сагынуларны
Йөрәк түрләрендә генә саклап.
Тарлавыклар, кыя кичүләр
Төштәгедәй хәтерләрдә калды
Газиз гомерләрне кыя-кыя,
Өстебездә үлем уты яуды.
Типсә тимер өзәрдәй күпме таза, чибәр егетләребез аннан кургаш табутларда кайтып күмелде, күпмесе мәңгелек гарип булып калды. Исән-сау калып, туган илгә әйләнеп кайтканнан соң да егетләребезнең күбесе сугыш яраларыннан, тән җәрәхәтләреннән һәлак булдылар.
Чечен сугышы Ул елларда уллары армия яшендә булган әти-әниләрнең котлары очып тора иде: Чечняга гына эләгә күрмәсеннәр! Тик берни эшләп тә булмый. Ватанны сакларга дип киткән егетләр, үзләре дә сизмәстән, сугышка килеп керә. Эйе,ул вакытта Чечняда сугыш бара иде . Ә ут эчендэ – 18 яше әле яңа гына тулган егетләр,кулларына бер тапкыр да корал тотып атып карамаган кешеләр. Башта укуда, аннары төрле эштә йөреп, автоматны ике тапкыр сүтеп җыйган иделэр микэн, бер атна өйрәтуләр, сугышка кертеп җибәруләр. Алдан ук кисәтеп куялар – өйгә хат язарга ярамый. Әти-әниләрегез бу хакта белергә тиеш түгел икән. Андый вакытта үлемнән курку хисе бетә икән ул. Әфган сугышы кебек үк, Чечнядагы вакыйгалар да анда булып кайткан егетләргә нык тәэсир итэ.
Ул вакытта берни аңламаган яшь егетләр – бүген инде ир уртасы кешеләр.
Чечня сугышы –Ивановлар гаиләсенең тарих битлэрендэ...
Минем этием –Иванов Евгений Михаил улы Чечня сугышында катнашкан кеше. Ул 1976 елнын 7 июлендэ Югары Юшады авылында, гаилэдэ 4 бала булып доньяга килэ.Башлангыч мэктэпне авылда укый,урта мэктэпне Кадрэк урта мэктэбенэ йореп тэмамлый.11 сыйныфны бетергэч, укуын Минзэлэ шэхэрендэ СПТУ-52 дэ дэвам итэ.Тракторист-машинист хонэрен узлэштереп,1995 елнын 24 июнендэ армия сафларына алына. Эллэ язмыш сынавы,ул Чечня сугышына элэгэ. Сигез ай шушы мэхшэрдэ кайный. . “Кулга корал тотсак та, ни өчен, кемгә атасын белми идек. Хәер, мин бу сорауларга бүген дә җавап таба алмыйм әле. Приказ бар, ә без аны үтәргә тиеш. Шуңа күрә, артка чигенү юк иде. Күз алдында күп кенә егетләр яп-яшь килеш һәлак булды,- дип искэ ала этием. 1996 елнын 14 октябрендэ исэн-сау туган якларга эйлэнеп кайта.Кайнар ноктада сугыш хэрэкэтлэрендэ катнашкан очен «Батырлык ордены» («Орден мужества»)белэн булэклэнэ. Энием белэн гаилэ корып,хэзерге кондэ авылда тырыш хезмэтен куя. Мин этием белэн горурланам хэм аны бик яратам!
Сугышның ни икәнен анда булган кеше генә аңлый ала. Ә башкалар? Ә башкалар Чечнядагы хәлләрне бүген дә аңлата алмый әле. “Нишлисең, язмышлары шундый булгандыр инде. Алар булмаса, башкаларга корал тоттырырлар иде. Тик сәясәтчеләр генә кабат андый ялгышлар ясамасын, һич югы, яшьли үлгән егетләр, улларын югалткан ата-аналарга карап, аларның язмышыннан сабак алсыннар иде..
Йомгаклау.
Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан, Чечен җирендә һәлак булган, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улларының якты истәлеге алдында баш иябез! Аларның исеме, якты маяк булып, буыннардан-буыннарга күчсен! Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен!
Сугыш уты бер җирдә дә кабынмасын, дөньялар имин булсын.
Ярдәм сорап күп килделәр безгә
Барысына да бу ил булышты...
Тик беләсе иде —
Без соң тагын
Кайсы илгә күпме бурычлы?
«Интернациональ бурыч», дидек,
Әллә нәрсә итеп сөйләдек.
Бурычтырмы... —
Нигә меңәрләгән
Кеше җаны белән түләдек?!
Япь-яшь кенә килеш күпме гарип —
Аналарның йөрәк түземме?
Бурыч түләр өчен егетләрнең
Аяк-кулы кирәк идеме?!
Тагын кемгә күпме «бурычлы» без,
Нигә белми халык?
Бүгенге
Яңа буын егетләре үсә —
«Бурыч» түләр өчен түгелме?!
Сугышлар бүген дә дәвам итә. Күпме япь-яшь гомерләр киселә.. Меңләгән ата-ана газиз улларын югалтты. Якты дөньяның һәр таңына сөенеп яшәргә дә яшәргә тиеш булган күпме сөлектәй егетне сугыш алып китте...
Мин зиратка керәм,
Алда — каберлекләр...
Берәү, икәү, өчәү... егерме...
Тукта, Кызыл йолдыз куелганы
Солдат каберлеге түгелме?
Яшь агачлар үсә өстендә,
Ак чәчәкле венок куелган.
Ә исеме җуелмаслык итеп
Мәрмәр ташка тирән уелган.
Якынрак килеп укыйм,
Дулкынлана минем йөрәгем.
Мондый тыныч көндә ник үлде икән? —
Мин ни уйларга да белмәдем.
Әле бик күп еллар янып күмерләнгән чит җирләр, дөрләп янучы танклар, "дошманнар" вәхшилеге егетләрне сискәндереп уятыр. Үлгән, хәбәрсез югалган дусларының тормышка ашыра алмый калган өметләре, эшлисе эшләре, төзеләсе йортлары, туасы балалары хакында уй-хисләре җаннарын кимерер. Әле бик күп еллар мәгънәсез сугыш сәбәпләрен, нәтиҗәләрен аңларга тырышып бәргәләнер алар...
Тарихчылар исәпләвенчә, сугышның һәр көнендә 14 мең кешенең гомере өзелгән. Бу исә, минут саен 10 кеше дигән сүз. Тетрәндергеч саннар! Әйе, һәр туган яңа көн, бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен без, иң элек гүзәл тормышларын биргән каһарманнарга, сугыштан исән-сау кайтып хезмәт иткән тыл батырларына мәңгелек бурычлы. Алар алдында баш исәк тә, чәчәкләр бүләк итсәк тә, алтыннан һәйкәл куйсак та аз булыр кебек. Кадерлик, онытмыйк аларны, баш иик аларга. Без аларга мәңгелек бурычлы.Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз – ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебездә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.
Әдәбият исемлеге.
Данилов А.А. Отечественная история: Учебник для вузов. М., 2003г. С 99-112.
Зуев М.Н. История России. Учебник. М, 2004г. С 68-73.
Книга памяти. Хәтер китабы. – Казань: издательство «Книга Памяти»,1995г.
Мемориал Великой Отечественной войны – obd-memorial.ru
Мошаров Н.Д. Как начать составлять свою родословную: консультации для начинающих. М., 1991. С 34-38.
Татарстан в годы Великой Отечественной Войны 1941-1945гг. Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945) – Казань: издательство «Книга Памяти», 2000.12
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/321074-sugysh-ellary-gail-tarihlarynda
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Концепция совершенствования деятельности органов опеки и попечительства в отношении несовершеннолетних граждан: основные аспекты реализации»
- «Содержание деятельности специалиста по работе с семьей»
- «Организация работы с обучающимися с ОВЗ в практике учителя математики»
- «Профессиональная деятельность специалиста по реабилитационной работе в социальной сфере»
- «Психолого-педагогические аспекты работы с младшими школьниками»
- «Организация работы с обучающимися с ЗПР в начальной школе по АООП и ФГОС НОО обучающихся с ОВЗ»
- Психолог в сфере образования: организация и ведение психолого-педагогической работы в образовательной организации
- Социально-педагогическая деятельность в образовательной организации
- Логопедия. Коррекционно-педагогическая работа по преодолению речевых нарушений у обучающихся младшего школьного возраста
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания основ духовно-нравственной культуры народов России
- Социальная педагогика: воспитание и социализация детей в образовательной организации
- Русский язык и литература: теория и методика преподавания в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.