- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Конспект урока по татарскому языку по теме «Сыйфат»
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
«Гимназия № 2» городского округа город Октябрьский
Республики Башкортостан
Урок изучения нового материала
по татарскому языку
с использованием
информационно-компьютерных технологий
в 6-ых классах
по теме: « Сыйфат.»
Учитель татарского языка и литературы языка: И.А.Ахмадиева
Модель урока
Автор:Ахмадиева Ирина Альбертовна, учитель татарского языка и литературы,
МБОУ «Гимназия № 2» городского округа город Октябрьский
Республики Башкортостан
Адрес: 452620, г. Октябрьский, ул. Свердлова, 76, т.(34767) 53476
Краткая аннотация урока:
Тема урока “ Сыйфат.”Параллельно с изучением нового материала, ведется беседа о защите природы, животных, которые нас окружают. Эта тема на сегодня очень актуальна.
На уроке идет повторение пройденного грамматического материала: имена прилагательные, объяснение и закрепление нового материала: признаки имен прилагательных.
На уроке использовались разные методы и приемы: объяснительно – иллюстративный метод, частично поисковый метод, организация самостоятельной работы, создание проблемной ситуации, живое слово учителя, использование народного творчества.
На уроке используются все типы работ: чтение, письмо, говорение и грамматика. Упражнения для закрепления грамматического материала, выполнены в форме презентации.
Использование информационно-компьютерных технологий позволяет учителю сделать свой урок насыщенным и разнообразным, а вовлечение в процесс подготовки урока детей дает возможность заинтересовать их, что является главной задачей каждого педагога, повышает мотивацию изучение родных языков.
Тема: Сыйфат.
Максат:
1. Сыйфат турында белем бирү, нинди сүз төркемен ачыклавын, предметның кайсы билгеләрен белдерүен ачыклау.
2.Танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, мөстәкыйль фикер йөртүгә юнәлтү, укучыларның иҗади сәләтен үстерү, сөйләм байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү.
3. Урманга, җәнлекләргә мәрхәмәтле караш тәрбияләү.
Жиhазлау: фонетик күнегү өчен карточкалар, таблицалар, табигать сурәтләре, җәнлекләр сурәтләре, фильмнан өзек, слайдлардан ясалган фильм, компьютер, проектор,экран, принтер.
Кулланылган әдәбият: Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина “Татар теле 6 сыйныф” Казан «Мәгариф» нәшрияты 2010, Р.З. Хәйдарова, З.Р.Нәҗипова “Татар теле 6 сыйныф” Казан «Мәгариф» нәшрияты 1999, Т.Шакирова «Хайваннар дөньясы» Казан Татарстан китап нәшрияты 2008, интернет.
I.Оештыру.
Исәнмесез, укучылар.
Исәнмесез.
II.Фонетик күнегү.
-Хәзер фонетик күнегү өстендә эшләп китәрбез. Й авазының әйтелешенә игътибар итербез.
Йомшакйонлыйомранның
Йомры башы күренде.
Йомрыланган үзе дә,
Нәкъйонйомгак, күр инде!
-уку;
-тәрҗемә итү;
-кайтаваз уку;
-й авазының әйтелешенә игътибар итү.
- Шул аваз кергән нинди сүзләр әйтә аласыз?
(укучылар сүзләр әйтә)
Ә шигырьдә й авазы кергән нинди сүзләр бар?
Йомшак, йонлы, йомран, йомры, йомрыланган, йон, йомгак.
Төшеп калган сүзләрне куеп уку.
...йонлыйомранның
... башы ....
... үзе дә,
Нәкъйон..., күр инде!
......йомранның
... ... ....
... үзе дә,
... йон..., күр инде!
.........
... ... ....
... ... ... ,
... ......, ... ...!
...йонлыйомранның
... башы күренде.
Йомрыланган үзе дә,
Нәкъйонйомгак, күр инде!
Шигырдә төшеп калган сүзләр нинди сорауга җавап бирә, алар нинди сүз төркеменә керә.
Без бүгенге дәрестә нинди тема өстендә эшләячәкбез?
Шигырьдә сүз нинди җәнлек турыда бара?
Ә сезнең йомраннарны күргәнегез бармы? (сөйләшү) Алар кешеләр ял иткән җирләрне бик яраталар, чөнки анда ризык күп. Өстәлләрдән ашамлыкларны алып киткән очракларын да минем үземнең күргәнем бар.
Дәресебезнең темасын нәрсә бн бәйләп алып барырбыз?
Табигать, җәнлекләр белән.
Укучыларга дәреснең максатынҗиткерү.
III.Актуальләштерү.
Сыйфат турында алган белемнәрне искә төшерү.
-Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
-Нинди? кайсы? кайдагы?
Мисаллар китерү, тактага берәр мисал язу.
Матур, иртәнге, урмандагы
-Шушы сыйфатлар белән сүзтезмәләр төзеп карагыз әле, сез төзегән сүзтезмәләрдән чыгып, әйтегез инде, сыйфат нинди сүз төркемен ачыклап килә?
- Исемне ачыклап килә.
-Ул ачыклап килгән исем сыйфатланмышдип йөртелә.
- Мисаллар китерегез әле.( Укучыларның мисаллары.)
-Ә рус теленнән нинди аермасы бар?
-Сыйфатлар татар телендә төрләнми .
-Дәлилләп нинди мисаллар китерә аласыз?
Матур урман, матур урман, матур урманга.
Красивый лес, красивые леса, в красивый лес.
IV.Тема.
1) 76 нчы күнегү.
Бирем: күнегүдән табигать темасына гына туры килгән сыйфатларның сыйфатланмышларын табып язу.
Зур юл, биек тау, ямь-яшел чирәм һ.б.
2) - Ә хәзер тактадада бирелгән җөмләләрне сыйфатлар бн тулыландырып укыгыз әле, нинди сыйфатлар бн җөмләләрне тулыландыра алырсыз икән.
1...урманның матурлыгы иксез-чиксез.(яшел-төсен)
2. Әнә еракта .... таулар күренә.(зур-күләмен)
3. Безнең каршыбызда ..... чишмә ага. Аның суы .(салкын- физик сыйфатын)
4. Чишмәнең уң ягында .... чәчәкләр үсә.(ап-ак – төсен)
-Сез тулыландырган җөмләләрдә сүз нәрсә турында бара?
-Бу бирелгән җөмләләрдән чыгып, нәрсәләр әйтә аласыз?
- Табигатебезне матур урманнар, салкын чишмәләр, төрле чәчәкләр, үсемлекләр бизи. Без шул матурлыкны күрә белергә һәм сакларга тиешбез.
-Бирелгән җөмләләрдәге сыйфатлар предметның төрле билгеләрен белдерәләр, әйдәгез әле, шуларны искә төшереп үтик.
Нәтиҗә ясау. Шулай булгач, сыйфатлар предметның төрле билгеләрен белдерәләр. Без санап киткән билгеләрдән тыш, тагын кайсы билгеләрне белдерә?
-Тәмен- тәмле җиләк
-Кеше һәм хайваннарның холкын- усал бүре, куркак куян
-Вакыт һәм урын ягыннан билгесен- урмандагы агачлар
-Икенче әйберләргә бәйләнешен- балыклы күл
-Табигатебезне гүзәл урманнардан, биек таулардан , саф чишмәләрдә, төрле үсемлекләрдән башка тагын нәрсәләр бизи? (Җәнлекләр)
Ял итү
3) Хикәя өстендә эш.
- Әзрәк ял иттек, ә хәзер эшне дәвам итик. Хәзер без хикәя өстендә эшкә күчәбез.Хикәябездә сүз бурсык турында барачак.. Ул нинди җәнлек икән? Нинди hөнәре бар икән аның? Хәзер шул турыда укып китәрбез.Хикәяне төрле сыйфатлар белән тулыландырырга кирәк булыр. Игътибар итерсез, сез нинди сыйфатлар белән тулыландырырсыз икән, шуны тикшереп үтәрбез. Хикәядән сыйфатларны сыйфатланмышлары белән табып әйтергә кирәк булыр
1. Сүзлек өстендә эш.
- Хикәядә таныш булмаган сүзләр бар, әйдәгез шул сүзләрне тикшереп китик.
Ауга-
Томалый, каплый-
Эчке яктан-
Сак-
Тирән булмый-
Кышлый-
Сүзләрне тәрҗемәитү, сүзлекләргә язу.
Сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.
2. Хикәя өстендә эш.
Бурсык.
Бу – бик ... җәнлек. Ауга ... вакытта чыга. Әнә бурсыкның ... оясы. Ул ... була. Ул ел саен ... юллар казый. Ул оясында кышлый. Күп итеп ...үләннәрне ташый. Үлән белән эчке яктан оясын томалый hәм ... йокыга тала. Аның йокысы бик ... булмый, тән температурасы да төшми.
«Кем ул? Нәрсә ул?» китабыннан.
Терәк сүзләр: сак, кап-караңгы вакытта, бик әйбәт, тирән, яңа, төрле,тирән.
Бирем: дәфтәрләргә күчереп язырга. (тактада эш)
Тикшерү. Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән табып уку.
- Сыйфатларны сөйләмдә куллану ни өчен ни өчен кирәк?
3. Бурсык яңа юллар казый җөмләсенә синтаксик анализ ясау.
4. Хикәя буенча әңгәмә үткәрү.
- Хикәядә нәрсә турында сүз бара?
-Бурсык нинди җәнлек?
-Ул кайчан ауга чыга?
-Бурсыкның оясы нинди?
-Бурсыкның hөнәре нинди?
-Бу хикәя сезне нәрсәгә өйрәтә?
-Игътибарлы булырга, җәнлекләрне яратырга өйрәтә. Җәнлекләр табигать кочагында яши, шуңа күрә табигатьне сакларга кирәк!!!
4). Фильмнан өзек карау, анализлау.
- Хәзер без фильмнан өзек карап китәбез,шушы өзекне карагач, сез нәрсә әйтә аласыз?
-Бүреләр кешегә ярдәм итәләр, аны үлемнән саклап калалар.
-Бүреләрнең мәрхәмәтле икәнен күрәбез.
-Бик дөрес, балалар. Бүреләрнең кеше балаларына ярдәм иткән очракларын, кеше балаларын тәрбияләп үстергәнен без ишетеп, телевизордан карап беләбез. Бүреләрнең кеше балаларын алып китү очраклары да билгеле. Мәсәлән, 1920 елда бүре өнендә яшәүче ике hәм җиде яшьлек ике hинд кызын табалар. Алар сөйләшә белмиләр, дүрт аяклап йөриләр, бары тик ит ризыклары белән генә тукланалар. Кызларны балалар йортына урнаштыргач, олы кыз ике аякта йөрергә, берничә сүз әйтергә өйрәнә, ләкин 17 яшендә кинәт үлеп китә.
Бу очракта да бүреләр кешене үлемнән коткарып кала.
-Бик дөрес. Җәнлеклә безгә бик зур файда китерә.Алар табигат кочагында яшиләр. Без аларның йортын сакларга тиеш. Табигатьне саклау өчен без урманда үзебезне ничек тотарга тиеш соң?
-Урманда чүп калдырырга ярамый.
-Агач ботакларын сындырырга ярамый.
-Кош ояларын туздырырга ярамый.
-Җиләк, гөмбәләрне таптарга ярамый.
-Кырмыска ояларын туздырырга ярамый.
-Урманда учак ягырга ярамый.
-Күбрәк тыюлыклар төзергә кирәк.
-Бик дөрес. Күп урыннарда, хайваннарның санын арттыру өчен, тыюлыклар төзелә. Анда җәнлекләрне карыйлар, аларга анда тыныч, рәхәт.
-Урман безгә нинди файда китерә?
-Урманда агачлар күп, алар hаваны сафландыра.
-Урман безгә төзү материаллары, ягулык бирә.
-Без анда җиләкләр, гөмбәләр, дару үләннәре җыябыз.
-Җәй көннәрендә урманга ял итәргә йөрибез, саф һава сулыйбыз. Ә саф һава, ул тәнгә дәва.
- Безнең авылдагы урман нан ерак түгел күл бар, без шул күлдә су кереп чыныгабыз.
Нәтиҗә: Без урманда үзебезне яхшы тотарга тиеш, табигатькә зыян китерергә тиеш түгел.
5. Сынамышларны укып китү, истә калдыру.
- Җәнлекләр, кошлар белән бәйле табигатьтә сынамышлар да күп, әйдәгез әле шуларның берничәсен укып китик, ә сез шул сынамышларны сыйфатлар кертеп үзегезчә әйтеп карарсыз.
1.Казлар суда чумып-чумып уйнаса, яңгыр була. ( Ап-ак казлар суда чума-чума уйный. Тиздән җылы яңгыр булыр.)
2.Карга агач очында кычкырса, яңгыр явар. ( Кара каргалар агач очында кычкыра. Яңгыр явар.)
3. Кошлар hавага биек күтүрелсә, аяз булыр. (Агачта кош балалары бар иде. Кечкенә кошлар hавага биек күтәрелгән. Көн аяз булыр.)
4.Тиен кышка күп итеп чикләвекҗыйса, кыш салкын була. ( Без әнием белән урманга барган идек. Тиенне күрдек.Матур тиен күп итеп чикләвекҗыйды. Кыш салкын булыр.
-Халыкта сынамышлар бик күп. Без аларны укып, истә калдырып, табигатьтә нинди үзгәрешләр барын белә алабыз. Ләкин шулай да сезгә интернетны ачып, иртәгә нинди hава торышы булуын карау җиңелерәк. Аның дөнясы да шуңа корылган. Шулай да элек-электән килгән сынамышларны без истә тотарга, тормышыбызда кулай куллана белергә тиеш.
V. Ныгыту.
Рәсемнәр буенча иҗади эш. Укучыларга җәнлекләр рәсемнәре таратыла, алар шул рәсемнәр аша, сыйфатлар кертеп, иҗади эш башкаралар.
VI. Йомгаклау.
1.Әңгәмә.
- Дәресебезне йомгаклап, нинди нәтиҗә ясый аласыз?
- Бөтен кошлар, җәнлекләр үз гаиләләре, кайберләре үз әниләре белән. Без дә табигать белән бер гаилә булып яшәгән очракта гына табигать үлмәс, юкка чыкмас.
-Аны сакларга, аңа зыян китермәскә кирәк.
-Бик яхшы, балалар, моны hәрвакыт истә тотыгыз. Бүгенге дәрестә тагын нәрсәләр турында сөйләштек?
-Сыйфат турында белем алдык.
Дәрестә үткәннәрне тагын бер тапкыр искә төшереп чыгу.
2. Билге кую, өй эшен көндәлекләргә язып кую. ( Ренатага, Даринага, Алиягә сыйфатлар кертеп 4 җөмлә язырга. Калган укучыларга, сыйфатлар кулланып, табигать турында кечкенә күләмле хикәя язып килергә.)
-Бүгенге дәресебез сезнең күңелегездә эзсез югалмас дип ышанып калам. Дәрестә сөйләшкәннәрне исегездә тотыгыз!!! Дәрестә актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәт.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/322796-konspekt-uroka-po-tatarskomu-jazyku-po-teme-s
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Художественно-эстетическое развитие детей дошкольного возраста в условиях реализации ФГОС ДО»
- «Оказание первой помощи в соответствии с ФЗ «Об образовании в Российской Федерации»
- «Организация работы с обучающимися с ОВЗ в практике учителя истории и обществознания»
- «Сопровождение обучающихся с расстройствами аутистического спектра и ранним детским аутизмом в образовательной организации»
- «Нейросети в работе педагога»
- «Направления и формы организации летнего отдыха и оздоровления детей»
- Сопровождение деятельности детских общественных объединений в образовательной организации
- Социальная работа. Обеспечение реализации социальных услуг и мер социальной поддержки населения
- Управление дошкольной образовательной организацией
- Подготовка детей к обучению в школе: содержание и организация работы с детьми
- Логопедия. Коррекционно-педагогическая работа по преодолению речевых нарушений у обучающихся младшего школьного возраста
- Музыка: теория и методика преподавания в образовательных организациях

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.