Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
17.09.2018

Сценарий по теме «Башкортстан , сине яратам!»

Ахмадиева Ирина Альбертовна
учитель татарского языка и литературы
Сценарий по теме «Я люблю тебя, Башкортостан!»

Содержимое разработки

Әдәби-музыкаль кичә:

“Башкортстан, сине яратам!”

Җитәкче:

Әхмәдиева Ирина Альбертовна

алып баручы: Исәнмесез, туганнар, килгән кунаклар, хөрмәтле укытучылар, дуслар!

Барысы бергә: Саумысыз!

2 алып баручы: Бүген без сезне «Башкортстан, сине яратам» дип аталган әдәби – музыкаль кичәгә чакырабыз. Әйдәгез бергәләп бәйрәм итик, арыган күңелләрне ял иттерик, эшләрегездә аз гына булса да дәрт өстәлсен!

1 у. Дуслар бәйрәмгә килгәнсез,

Матур итеп киенгәнсез.

Туган илне сөюемне

Сөйләп бирим мин сезгә.

2 у.Нинди күркәм минем илем-

Кояштай балкып тора.

Урманнары җыр шикелле,

Моңланып шаулап тора.

3 у. Син тәүге ат барган җирем,

Кояшым, таңым минем.

Иң шат булып үткән җирем,

Ватаным- даным минем.

4у. Мин яратам сине, Башкортстан,

Ал таңнарың өчен яратам.

Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган

Яңгырларың өчен яратам.

5 у. Туган илем ! Кочагыңда

Яшим мин – бер тамчы.

Җырларымны сиңа багышлыйм

Кабул итеп алсаңчы.

Музыкаль номер.

1 алып баручы: Ә минем Башкортстаным кайдан башлана?

Башкортстан – ул минем гаиләм, туган йортым, туганнарым, күршеләрем, дусларым. Минем Башкортстанымда: дуслык белән татулык, кояшлы көн белән аяз төн, матурлык белән сафлык, тынычлык белән рәхәтлек янәшә торырга тиеш!

6 нчы у.Ничек рәхәт, бу дөньяда

Караңгы төн тыныч үтеп,

Алсуланып таңнар атса.

Ничек рәхәт бу дөньяда.

Зәңгәр күктә кояш көлеп.

Җирне ямьләп үлән ятса.

Ничек рәхәт, бу дөньяда

Өйдә гаиләң тату булып,

Атаң -анаң исән торса.

Ничек рәхәт, бу дөньяда

Әби – бабай юл күрсәтеп,

Алга өндәп план корса.

2 нче алып баручы: Шулай итеп, Башкортстаныбыз да уянды. Без хәзер авыз тутырып башкортча да, татарча да, русча да, марича да, чуашча да сөйләшә алабыз.Чөнки республикада телләр турында закон кабул ителде. Ә башкорт теле белән рус теле дәүләт теле дип игълан ителде.

7 нче у.Төрле- төрле телдә сөйләшсәк тә,

Төрле - төрле милләт булсак та,

Тик бер безнең туган илебез,

Тик бер безнең туган җиребез.

8 нче у. Төрле - төрле җирдә яшәсәк тә,

Төрле - төрле исем йөртсәк тә,

Тик бер генә Туган илебез,

Тик бер генә Туган җиребез.

9 нчы Дус яшибез, ярдәмләшеп,

Беркемне рәнҗетмибез.

Ачу килгән чакта да без

Авыр сүзләр әйтмибез.

10 нчы у. Мин яратам сине, Башкортстан,

Горур халкың өчен яратам.

Җан эреткән анам теле өчен,

Туган телем өчен яратам.

1 алып баручы: Дөньяда төрле җирләр бар. Берсе үзенең таулары, икенчеләре – далалары, өченчеләре- сулары, дүртенчесе – урманнары белән дан тота.Башкортстан шуларның барысы белән дә мәшһүр.

2 алып баручы: Урал… Бу исемне әйтү белән күз алдына әкият патшасының алтын сараена охшаган биек таулар, иге – чиге булмаган урманнар, таштан – ташка сикереп ашкан чишмәләр, чәчкәле аланнар килеп баса.

1 а.б. Урал… Аның күкрәгеннән көч алып безнең данлы Агыйделебез киң далаларга карап ашыга. Чирмешән, Дим, Ык кебек елгалар туган җиргә ямь биреп ага. Аның йөрәгендә нинди генә хәзинәләр юк.

Шушыларның бөтенесн дә безнең Башкортстаныбыз бит

Музыкаль номер.

11 нчеу. Туган илкәй

Нинди матур, назлы исем!

Сизәм анда болыннарның татлы исен,

Ишетәм анда яфракларның серле шавын,

Тау артында салкын чишмә чылтыравын,

Сайлыйм аңа чын мәхәббәт, сөю хисен,

Алам аннан мәңге сүнмәс яшәү көчен.

12нче у. Туган илкәй

Бу исемдә язгы моңнар,

Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар.

Бу исемдә - киләчәгем һәм үткәнем

Туган халкым , туган илем,

Туган телем..!

2 алып баручы: Башкортстанда гына түгел, исемнәре бөтен дөньяга танылган талантлы шәхесләребезне санап бетерерлек түгел. Ничә яшендә крестианнар сугышы башында торган Салават Юлаев, тел һәм илнең азатлыгы өчен көрәшкән Зәки Вәлиди, Бөек Ватан сугышында Александр Матросов кабатлаган Муса Гәрәевне кемнәр генә белми икән.

1 алып баручы: Фәйзи Гәскәровның биюен, Нурмөхәммәтовның сурәтләрен, Габдрахмановның спорттагы казанышларын, Фәридә Кудашеваның моңлы җырларын, Мостай Кәримнең әсәрләрен, Эрнест Мулдашевның медицина өлкәсендәге уңышларын бөтен дөнья үзенеке итеп кабул итте.

13у. Мин яратам сине, Башкортстан,

Тугайларың өчен яратам.

Мостайларың, Вәлидиләр өчен,

Мусаларың өчен яратам.

Рәхмәт сиңа җылы кояш,

Якты нурлар сибәсең.

Рәхмәт сиңа, кара туфрак,

Безгә байлык бирәсең.

Рәхмәт сезгә, барыгызга

Кунак булып килгәнсегез.

Рәхмәт сезгә дә, дусларым,

Мине аңлый беләсез.

Үз телебезне күңел гөле итеп,

Саф көенчә саклыйк гомергә.

Рухи дөнья булсын халкым моңы,

Илең йөрсен уйда гел бергә.

Кояшлы булсын гел дә

Сезнең һәрбер иртәгез.

Сәламәтлек, шатлык белән

Атсын һәрбер таңыгыз.

Рәхмәт сезгә , барыгызга

Безне караган өчен.

Рәхмәт безгә сезнең алда

Биеп - җырлаган өчен.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/322800-scenarij-po-teme-bashkortstansine-jaratam

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки