Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
28.09.2018

Нурлат төбәге сөйләм үзенчәлекләре

Латыпова Наиля Набиулловна
Учитель родного (татарского) языка и литературы
Бу фәнни тикшеренү эшендә Нурлат районы сөйләм үзенчәлекләре анализланды.

Содержимое разработки

Укучыларның Рәсәй Федерациясе халыклары телләрендә

фәнни-гамәли конференциясе һәм укулары

«Татар филологиясе» секциясе

Норлат районының тел үзенчәлекләре

Автор: Нурлат муниципальрайоныБикү-

ле төп гомуми белем мәктәбе 8 нче сыйныф

укучысы Шәрипова Гөлназ Рәдиф кызы

Фәнни җитәкче: Нурлат муниципаль районы

Бикүле төп гомуми белем мәктәбе татар теле

һәм әдәбияты укытучысы Латыпова Наилә

Нәбиулла кызы.

2017

Эчтәлек

I Кереш өлеш

“ Норлат районы тел үзенчәлекләре” темасының актуальлеге, максат һәм

бурычлары, тикшерү объекты, предметы...........................................................3-4

II . Төп өлеш.....................................................................................................5-6

2.1Мишәрләрнең һәм аларны атаучы атаманың килеп чыгышы................... ...6-8

2.2 Сөйләшнең фонетик .үзенчәлекләре...............................................................8 - 9

2.3. Сөйләшнең грамматик үзенчәлекләре...........................................................9

2.4  Сөйләшнең лексик үзенчәлекләре...............................................................10 - 12

2.5. Эндәшләр.........................................................................................................13

III Йомгаклау

3.1Фәнни-тикшеренү нәтиҗәләре ..........................................................................14

IV Кулланылган әдәбият исемлеге.....................................................................15

I Кереш өлеш

Татар теле... Тугач та иң газиз кешемнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә камилләшкән, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле.

 Әйе, безнең телебез– татар теле - искиткеч матур яңгырашлы, моңлы тел. Һәм бик төрле дә...

Билгеле булганча, бер генә халык та үзе аерым гына яшәми. Безнең милләттәшләребез дә төрле урыннарында үзара аралашып көн күрәләр. Һәм һәрбер җирлектә үзе өчен генә булган сөйләм формалаша. Әлеге сөйләмнең составына башка халыкларның сөйләм үзенчәлекләре дә йогынты ясый. Шулай итеп, сөйләшләр барлыкка килә дә инде. Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шушы төбәккә генә хас булган, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь сүзләр дип әйтәләр.

Минем туган җирем - Азнакай районы Сарылы авылы. Мин - урта диалектның минзәлә сөйләше вәкиле . Әмма хәзерге көндә мин Норлат районы

Кәкре Атау авылында яшим. Бу төбәктә – көнбатыш диалектның чистай сөйләше

вәкилләре яши. Монда яши башлагач, мишәр сөйләме миндә кызыксыну уятты, аның Азнакай ягы сөйләме белән охшаш һәм аермалы якларын таптым, бик күп диалекталь сүзләр белән таныштым. Шуңа бәйле рәвештә, без үзем яшәгән төбәкнең җирле сәйләменә характерлы булган кайбер үзенчәлекләргә тукталып китәргә булдым.

Эзләнү эше барышында үз алдыма түбәндәге максат һәм бурычларны куйдым:

Максат: Норлат районына хас булган җирле сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү һәм анализлау;

Бурычлар:

Мишәр этнонимының килеп чыгышын өйрәнү

Көнбатыш диалектның чистай сөйләшенә кергән Норлат районы авылларындагы сөйләм төрлелеген ачыклау

диалектальсүзләрне барлау.

Тикшеренү объекты итепНорлат төбәге лексикасы алынды.

Тикшеренү предметын мишәр диалекты тәшкил итә.

Эзләнү эшемнең темасы актуальдип саныйм. Халыкның сөйләмә теле диалектларга бүлеп өйрәнелә. Диалекталь сөйләм әдәби нормалардан күпкә аерылып тора. Диалекталь сөйләм хаталы, шуңа күрә әдәби нормаларга нигезләнеп сөйләшүне хуплаучылар шактый. Чыннан да, сөйләмебез төзек, матур булырга тиеш. Ләкин диалектлар да, сөйләшләр дә телебез кебек үк тарихи мирас булуын онытмаска кирәк. Ә тарих ул – төзәтүләрсез, ничек бар шул килеш кабул ителергә тиеш.

1

II Төп өлеш

Татар сөйләмә теле өч диалекттан тора. Болар - урта, көнбатыш һәм көнчыгыш диалектлар . Диалектлар һәм сөйләшләр бер-берсеннән кискен чик белән аерылмыйлар. Аларның территориаль яктан янәшә торганы үзара керешә, шул сәбәпле күчеш кискен сизелми. Бер яктан диалекталь сүзләр әдәби телне баетуга ярдәм итсәләр, икенче яктан, әдәби тел үзе дә диалектларга нык үтеп керә, андагы җирле лексиканы һәм фонетик-грамматик формаларны әкренләп кысрыклап чыгара.

Мишәр сөйләме вәкилләре белән аралаша башлагач, мин аларның сөйләм үзенчәлекләре белән таныштым, кайбер үзенчәлекләрнең урта диалектның минзәлә сөйләшенә охшаш якларын да таптым. Мәсәлән, безнең якларга да җ-лаштыру, сүләү(сөйләү ), үрәнү (өйрәнү ), сүләм ( сөйләм ), сүрәү (сөйрәү) дип сөйләү хас.

  2.1 Сөйләшнең фонетик үзенчәлекләре.

Чистай сөйләше Татарстанның Чистай, Аксубай, Октябрь, Алексеевск, Яңа Чишмә һәм шуларга күрше булган башка районнарда булган мишәр авылларын эченә ала. Революциягә кадәргә бүленеш буенча бу төбәк Чистай өязенә кергән, халыкта Чистай ягы, Чистай мишәрләре дигән тәгъбирләр билгеле. Менә шулардан чыгып, сөйләшнең исеме чистай сөйләше дип атала. 

Көнбатыш диалектның фонетик үзенчәлекләре дип галимнәр түбәндәгеләрне күрсәтәләр:

1) й-ләштерү: Йамали, йаңы;

2) [а] авазының ачык итеп әйтелүе: бала;

3) ирен-ирен [о], [ө], [у], [ү] иренсезләштерү: кен, беген, тен, кыяш;

4) дифтонгларны монофтонглаштыру: сүләү, әдә, ү, күәнтә, сүгәнем.

5) [ķ], [г] авазларының [к], [г] булып әйтелүе

Күзәтүләремнән, мишәр диалектының төрле авыллардагы олы яшьтәге кешеләре белән аралашулардан чыгып, мин түбәндәге фикергә килдем: Норлат районы халкының сөйләше дә югарыда бирелгән үзенчәлекләр кысасына гына кереп бетми. Чөнки безнең районның төрле авылларында ул төрлечә.

Районыбызның бөтен авылларына да [а] авазының ачык итеп әйтелүе, ирен-ирен

[о], [ө], [у], [ү] иренсезләштерү, дифтонгларны монофтонглаштыру, [ķ], [г] авазларының [к], [г] булып әйтелүе хас. Ә менә й-ләштерү күренеше районыбыздагы Зирекле һәм Чулпан авылларына гыны хас: етте, ебәр. Мин яшәгән авылга якын гына булган Зирекле, Чулпан, Фома һәм Нурлатның бөтенләй икенче ягындагы Колбай Мораса, Иске, Яңа Әмзә, Әлмәт кебек авылларга [ч] авазын каты итеп әйтү хас. Бикүле һәм Кәкре Атау, Биккол, Киекле, Кизләү авылларына исә й-ләштерү түгел, җ-лаштыру хас. Бу авыл кешеләре [й] урынына да [җ] урынына да [ җ] кулланалар: җал (ял), җук (юк).

Мишәр сөйләменең фонетик үзенчәлегенә тартык авзларның бер-берсенә тәэсир итеп охшашлану күренеше дә хас:

а ) з-ч: килегечче ( килегезче ), барыгыччы ( барыгызчы ).

б ) н-м: томбыек ( төнбоек ), , гомбагыш ( көнбагыш ).

в ) л-ң: суң кул ( сул кул ), җаңгыз ( ялгыз ), җаңлыш ( ялгыш ). 2

г ) н-ң: сиң генә ( син генә ), миң генә ( мин генә ).

д ) с-ч: урычча ( русча )

ж ) ш-ч: чуачча ( чувашча ).

з ) ц-ч: немеччә ( немецчә ).

и ) ф-к: куфайка ( фуфайка )

й) х-к: җакшы (яхшы), катын (катын)

к) ый-и: уки (укый).

2.3 Сөйләшнең грамматик үзенчәлекләре

а) -асы/-әсе куллану: барасы бар; ул бүген эшкә киләсе һ.б.

ә)Кабатлау дәрәҗәсендә  -гала/-гәлә, -ыштыр/-ештер куллану: килгәлә,укыштыр

б) Эмоциональлекне арттыру өчен “менә” күрсәтү алмашлыгын татар телендә бөтенләй булмаган  монаформасында куллану ( мона булдырган).

г) Әдәби телдәге билгесез үткән заман кушымчасы -ган, -гән урынына -ырлык, -ерлек кулланыла:  Бу эшләрлек эш түгел ( Бу эшли торган эш түгел ).

2.4 Сөйләшнең лексик үзенчәлекләре

Эзләнү эше белән шөгыльләнә башлагач, мин диалектизмнар дә белән таныштым. Барлый торгач, аларның бик күп һәм төрле булуына төшендем. Кайбер диалектизмнар әдәби телдә бөтенләй кулланылмыйлар яисә сирәк кулланыла (тупса), кайберләре әдәби телдә бөтенләй бүтән төшенчәне белдерә. Мәсәлән, чукрак сүзе Кычытканлы авылында пычрак мәгънәсендә кулланыла; йорт сүзе Кәкре Атау, Бикүле авылларында ишегалдын аңлата. Кайберләре әдәби телдән фонетик үзгәреш белән күчкән: марта (умарта), ә кайбер диалектизмнарны инде бары тик олылар сөйләмендә генә очратырга мөмкин: нәүрәп (баз),гымбагар (көнбагыш), кеңелем теште (күңелем төште). Рус теле сүзләрен бозып куллану очраклары да еш күзәтелә: такый (тик и) пирмин, яисә пилмин (пилмән)

Шунысы кызык, бер үк предметлар төрле авылларда төрлечә кулланыла. Мәсәлән, ипи сүзе күп авылда әпәйдип, ә Түбән Норлат авылында әпи формасында кулланыла. Абзар Бикүледәканюшни, Югары Норлатта киртә, ә Әмзәдә пает дип йөртелә. Иске Әмзә авылында кура җиләге курляк дип, ә Бикүледә кызыл кура дип исемләнгән.

Эзләнә торгач, мин түбәндәге диалекталь сүзләр белән таныштым. Аларның күпчелеге белән мин олылар белән аралашканда таныштым. Шактый гына сүзләрне Норлат районы Биккол авылыннан чыккан Ирек Диндаровның “Соңгы мөнәҗәт” китабында очраттым.

А:

ару- пакъ. ату - алайса

артбакча – бәрәңге бакчасы

ашҗәймә – ашъяулык

алъяпма - алъяпкыч

Ә:

әүвәл – иң элек

әмәл – чара

Б:

бөгәлҗә – кыршау

болдыр – баскыч

бура күтәрү – өйнең бурасын өю

бәлчек – пычрак 3

балкашык – чәй кашыгы

Г:

гәрнич – кәрниз.

гомбагар - көнбагыш

Д:

дбур – ат сарае, (конный двор)

дустыган - чүмеч.

Ж:

Жимпер - кофта

Җ:

җинау - күмәк җан күү – сусау җүн - арзан

К:

катышу – туганлашу кыйбат - кыйммәт

кыстырган – пирог кубый – көрән төс

кәкшегән – туңа башлаган

көртә, кпли - камзул

кысыр аш -итсез аш.

Кәҗәнкә – караңгы бүлмә, өйалдының бер өлеше

Л:

Леп-лекор - юеш

Ләпәшкә булган - сытылган

ләчтит – гайбәт.

М:

Малахай – бүрек

Мачы - мәче

Н:

нәстә - нәрсә.

П:

Печиннә – печенье

пирмин, пилмин -пилмән

пич – мич

пәрәпәч - пәрәмәч

Р:

ристан - сукбай.

рҗинкитек – резина итек

С:

сизрәгән – тузган.

Т:

тәбия – тәбә (омлет) түбә такта - түшәм

турта – эретеп маен аерып алганнан соң калган өлеше: май туртасы

түти – апа.

тәлпәк – түбәтәй

таза (кием) – яхшы, нык

талау – орышу

тенә – кичә

тана башмак – бер яшьтән зуррак сыер терлеге

У: 4

уптым-илаһи - барысын да берьюлы. ут - чүп үләне

Ү:

ү – өй

үгез борыны - гөлҗимеш

Х:

хәтлек – кадәр, хәтле.

хушбуй - ислемай

Ч:

чәшке – чынаяк

чиннек – такта сарай

чолан – өйалды

чиган – чегән

челем – тәмәке

Ш:

шаша - олы юл (шоссе)

Ы:

Ызан – сукмак.

ызбут башы - мич өсте.

ызба – өй

ылан – бала

ыштан – чалбар (штаны)

Я:

якмуш – кыстыбый

яшьте - чакырды

ястык – зур мендәр

яраплан - самолет

2.5 Эндәшләр

Фәнни эш өстендә эшләгәндә мин олы апаларның, абыйларның бер – берсенә, үзләренән кечкенәләргә эндәшкәндә кулланыла торган сүзләргә дә игътибар итттем. Азнакай ягында узләреннән кечкенәләргәапаем дип эндәшсәләр, монда амам дип эндәшәләр. Үзләреннән зуррак туганнарының хатыннарына хәзер матур апа дип , ә элек җиңәчи, алмастай, алмакай дип мөрәҗәгать иткәннәр. Килендәшләр бер-берсенә туганым дип, ә яшь кызлар ахирәт,чәчәгем,йолдызым, сандугач, гөлйөзем һәм башка бик күп төрлематур сүзләр кулланып аралашканнар. Олы яшьтәге апаларга Сабира астай, Рабига астай дип, туган тиешлеләренә лапай дип мөрәҗәгать иткәннәр. Олырак ир-атларга әле хәзер дә әбзи дип зурлап эндәшәләр.

5

III. Йомгаклау өлеше

3.1 Фәнни-тикшеренү нәтиҗәләре

Күзәтүләрдән күренгәнчә, Норлат районы халкы авыллары барысы да көнбатыш диалектның ч-лаштыручы төркеменә керүче чистай сөйләше вәкилләре – мишәрләр дип аталсалар да, алар телендә дә охшашалык та, үзгәлек бар.

Әлбәттә, әдәби сөйләм - иң матур сөйләм, үрнәк сөйләм. Дәресләрдә, иншалар язганда без нәкъ менә әдәби сөйләм нормаларын кулланырга тиеш. Әмма гадәти сөйләмдә диалектизмнар куллануны беркем дә хатага санарга тиеш түгел, минемчә. Чөнки диалекталь сөйләм, диалекталь сүзләр һәр кешегә нәселдән - нәселгә тапшырылган мирас һәм ул сакланырга тиеш.

6

IVКулланылган әдәбият

Гафаров И. А “Мишәрләр. Тарих һәм тел” Казан: Идел-Пресс, 2011ел. – 256 бит

Диндаров И. “Соңгы мөнәҗәт” Чаллы: “Хәерле иртә” нәшрияте, 2000 ел

Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология (югары уку йортлары студентлары өчен). – Казан. - Хәтер нәшрияты, 1999.

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. – Хәзерге татар әдәби теле. – Казан. – Мәгариф, 2002.

Сафиуллина Ф.С. – Тел гыйлеменә кереш. – Казан. – Тарих, 2001.

Татар теленең зур диалектологик сүзлеге / төз.: Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыкова, Т.Х. Хәйретдинова. - Казан: Тат. кит. нәшр., 2009. – 839б.

 

 

 

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/324485-nurlat-tbge-sjlm-zenchleklre

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки