- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Сыйныф сэгате. «Чисталык сэламэтлекнен нигезе»
Сыйныф сэгате.
«Юындырда кунакта»
Максат:
укучыларда чисталыкка, пөхтәлеккә омтылыш тәрбияләү;
өйдәге көндәлек эшне – юыну, гимнастика ясау, тешләрне дөрес итеп чистарту, урын җыю, бүлмәне җилләтү һәм җыештыру кебек эшләрне көн саен эшләргә гадәтләндерү.
Плакат:
Һәрвакыт чиста һәм пөхтә киен. Кием яхшы үтүкләнгән булсын. Мәктәпкә мәктәп формасын киеп йөр. Өйгә кайткач, башка кием ки. Кунака матур итеп киенеп бар.
Һәрвакыт чиста кулъяулык йөрт һәм аннан дөрес файдаланырга өйрән.
Өйдән чыкканчы, көзгегә карап, кыяфәтеңне күзәт.
Өс һәм аяк киемнәреңне саклап ки, аларны чиста тот. Төймә тагарга, кием юарга, үтүкләргә өйрән.
Укытучы. Кешенең тышкы кыяфәтенә карап, аның ниндилеген белеп була. Пөхтә киенгән кешене һәркем ярата. Шапшак, пычрак кешене иптәшләре яратмый, бергә утырырга, уйнарга да теләми. Пөхтә киенү кешенең башкаларна хөрмәт итүен, аның культуралы булуын күрсәтә. Безнең класста да һәрвакыт чиста, пөхтә киенеп йөрүче укучылар бар. (Балаларнын исемнэре эйтелэ)
Чистабикә (керә):
Иртән торгач, пөхтә итеп
Урын җыям мин үзем.
Теш чистартам ап – ак итеп,
Битем юам мин үзем.
- Исәнмесез, балалар. Минем исемем – Чистабикә. Мин сезнең чакыруыгыз буенча «Чисталык бәйрәме»нә килдем. Чиста һәм пөхтә булу – ул зур бәйрәм. Әгәр син чиста булсаң, пөхтә булсаң синең үзеңә дә, иптәшләреңә дә бик күңелле, бик рәхәт була. Чиста итеп җыештырылган өйдә чиста ашъяулык өстендә ялтырап торган савыт – сабадан ашап утырулары шундый күңелле. Менә мин үзем шулай яшим дә инде. Миңа «Чисталык серләре»н дәү әнием өйрәткән иде, бүген мин сезгә аның кайберләрен сөйләрмен. Хәер, әгәр сез минем шигыремне игътибар белән тыңлаган булсагыз, үзегез дә әйтеп бирерсез. Иртән йокыдан торгач сез нишлисез? (Балалар җавап бирэ).
Чистабикә. -Ә сез дөрес итеп юына, тешләрегезне чистарта беләсезме? Сөйләп бирегез әле. (Балалар сөйли).
-Ә кичен сез юынырга онытмыйсызмы?
-Йоклар алдыннан ни өчен аякларны юарга кирәк?
- Ни өчен йокы бүлмәсен җилләтергә кирәк?
Ә хәзер, әйдәгез, ял итеп алабыз. Белмәмеш сезгә табышмаклар әйтә, ә сез җавабын табыгыз.
Белмәмеш:
1. Үзе исле, шома,
Үзе чисталап юа. (Сабын)
2. Әгәр авызга керсә ул
Чистарта һәм агарта.
Бар кешедә була ул,
Аны һәркем ярата. (Теш щёткасы)
3. Сөртә битне, кулны,
Йомшак булса да яратмый
Ул пычрак муенны. (Сөлге)
Укучылар, эйдэгез эле ойрэнеп килгэн шигырьлэребезне сойлэп курсэтик.
Укучы.
Карагач күкрәгенә,
Буена, беләгенә
Ышанмыйлар Сәлимгә
Жиде яшь икәненә.
Уянгач та, иренеп
Юрган астында ятмый.
Сикереп тора да ул
Зарядка ясый башлый.
Йөгерә болын буйлап
Суда йөзә балыктай.
Әнисенә булыша
Беркайчан да ялыкмый.
-Сәлим сезгә ошадымы балалар?
Укучы. «Гүзәл». Әхмәт Исхак.
Гүзәл кайткан урамнан
Бите, кулы буялган.
Абыйсы Фәрит әйтә:
- Юыныйк, сеңлем, әйдә!
Үрнәк ал син песидән,
Көлә күрмәсен синнән.
Ул бит үзе юына
Туктаусыз көн буена!
Укучы. «Гөлсия». Нур Гайсин.
Гөлсиянең курчагы бар:
Кечкенә бала төсле.
Көн дә иртән киендерә
Бик матур итеп өстен.
Гөлсия ул акыллы кыз,
Һич борчымас әнисен.
Елый башласа юата
Бишектәге энесен.
Әтисе дә бик ярата
Әнисе дә бик сөя
Битен юа, чиста йөри
Акыллы кыз Гөлсия.
Укучы. «Үзен бик чиста йөртә» Җ. Тәрҗеманов.
Күрәсезме песине,
Юына, чистарына
Ул кунакка барамы?
Ник юына, арына?
Йомшак тәпие белән
Битен әйбәтләп сөртә.
Ул шулай һәрвакытта
Үзен бик чиста йөртә.
Укучы. «Каз бәбкәләре» Ә. Бикчәнтәева
Ай – яй –яй, матур бәбкәләр,
Сары күлмәк кигәннәр,
Әниләренә ияреп
Су буена килгәннәр.
- Әни, җаным, пи – пи – пи, дип
Нәрсә сөйли бәбкәләр?
- Алар, кызым, без йөзәргә
Өйрәндек дип әйтәләр.
Кайтып китми бер бәбкә дә
Ялгыз гына өенә.
- Өйрәнделәр йөзәргә! – дип
Әнкәләре сөенә.
Укучы. «Йомшак су, йөгерек су» Җ. Тәрҗеманов.
Йомшак су, йөгерек су!
Син мине чиста ю!
Бер тап та калмасын,
Битләрем аллансын,
Кулларым агарсын
Тешләрем тазарсын…
Авызым елмайсын,
Колагым тыңласын,
Йомшак су, йөгерек су!
Һәммәсен чиста ю!
Укучы. «Исле сабын» Әнәс Кари.
Иртә белән торам да
Бик әйбәтләп юынам.
Ап – ак булып күперә
Исле сабын кулымда.
Мондый яхшы сабынны
Кемнәр ясыйлар икән?
Исле сабын ясаучылар
Кайда яшиләр икән?
Миңа җавап кайтара
Әнием шулай менә:
«Сабын ясаучы апаң
Яши күршедә генә.
Ул эшләгән сабыннар
Тәмле хуш ис тарата.
Шуңа күрә дә аны
Кешеләр бик ярата».
Укучы. «Алсу» Дамир Гарифуллин
Алсу чыккан урамга,
Тик чәчен тарамаган.
Битен, кулын юмаган,
Көзгегә карамаган.
Туфлиен чистартмаган.
Сөртеп ялтыратмаган.
Оекларын юуны
Кирәк дип тә тапмаган.
Күгәрченнә гөр – гөр килә:
- Гөлдер – гу дә, гөлдер – гу.
Бигрәк шапшак кыз икән
Безнең Алсу түгел бу…
Чәчләрен дә тарады,
Көзгедән дә карады.
Һәм, яңадан киенеп,
Тышка чыкты сөенеп.
Күгәрченнә гөр – гөр килә:
- Гөлдер – гу дә, гөлдер – гу.
Бигрәк матур бу Алсу,
Чәчәктер бу, гөлдер бу!
Укучы. «Ни җитмәгән?» Р.Фәйзуллин
Искәндәр торды, юынды –
Кулында таплар бетмәгән.
Нишләп бетмәгән дисезме?
Юынгычта су җитмәгән.
Беркөнне ул мунча керде
Сулар анда ләгән – ләгән!
Бите корымга буялып чыкты,
Ахырысы, су җитмәгән.
Иделдә су кереп чыкты.
Борыны кара – сөртмәгән.
Искәндәргә әллә инде
Иделдә су җитмәгән?
Су җиткән – кул җитмәгән!
Укучы. «Кирәк сабын кисәге» М.Мазунов
Күрәсезме, кыз бала
Тагаракка су сала, -
Кер юарга исәбе,
Кирәк сабын кисәге.
Тагаракта ак күбек
Юган саен кабара
Сабын белән юганга
Керле күлмәк агара.
Юып алган керләрне
Кояшка элеп киптерә.
Кипкән чиста күлмәкне
Курчагына кидерә.
Укучы. «Шапшак Гөлшат» М.Фәйзуллина
Гөлшатның алъяпкычында
Ике нәни кесә бар.
Чүп – чар салгач, ямьсез булып
Кабарышып торалар.
Анда ни юк: төймә, курчак,
Акбур, көзге кисәге.
Бу шапшаклыгын ташларга
Бармы икән исәбе?
Укучы. «Аш вакыты». Б.Рәхмәт.
Тәлинкә, кашыклар,
Чәнечке, пычаклар
Тарата дежурный –
Аш урыны хәзерли.
Бик ипләп йөртә ул,
Ватмыйча кертә ул
Эштә бик оста ул,
Тәлинкә, кашыкның
Битләрен сөртә ул.
Тәртипне беләбез:
Әйбәтләп кенә без
Ашыйбыз, эчәбез,
Бер сүз дә дәшмибез,
Түкмибез, чәчмибез.
«Апа, зур рәхмәт,» - дип
Урыннан торабыз,
Авызны чайкыйбыз,
Кулларны юабыз,
Ә урындыкларны
Урынына куябыз.
К.Чуковскийның «Юындыр» әкиятен уку (яки карау).
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/32559-syjnyf-sjegate-chistalyksjelamjetleknen-nige
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Формирование и развитие УУД обучающихся в соответствии с ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
- «Разработка адаптированных основных образовательных программ для обучающихся с ОВЗ в школе»
- «Преподавание кубановедения по ФГОС ООО и ФГОС СОО: содержание, методы и технологии»
- «Тренер-преподаватель: основы профессиональной и воспитательной деятельности»
- «Специфика работы воспитателя ДОО с детьми раннего возраста: основные направления развития и воспитания»
- Менеджмент в дополнительном образовании детей
- Наставничество и организационно-методическое сопровождение профессиональной деятельности педагогических работников
- Методы и технологии преподавания английского языка в образовательной организации
- Инклюзивное образование: организация обучения детей с ограниченными возможностями здоровья
- Музыкальное развитие и воспитание в дошкольном образовании
- Управленческая деятельность в системе социального обслуживания

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.