- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Математикадан ачык дәрес эшкәртмәсе.4 класс Зурлыклар белән гамәлләр. Ныгыту
Башлангыч сыйныф укытучысы Фәрзетдинова Л.М. ның математикадан ачык дәрес эшкәртмәсе
технологик карта
4 нче сыйныф, УМК “Перспектив башлангыч мәктәп” 9.02.2017
Класс: 4 | |
Предмет: математика | |
Тема: Зурлыклар белән гамәлләр.Ныгыту. | |
Максат: 1)Укучыларның зурлыклар белән гамәлләр һәм мәсьәләләр чишү күнекмәләрен ныгыту. 2) Исәпләү күнекмәләрен һәм геометрик характердагы мәсьәләләр чишә белүләрен камилләштерү. Тәрбияви: эш барышында үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү, предметка кызыксыну уяту. | |
Предмет буенча нәтиҗәләр: зурлыклар белән гамәлләр гамәлләр эшләүнең асылын аңлап мисал-мәсьәләләр чишә белү. | |
Дәрес тибы: белемнәрне ныгыту | |
Дәрес төре: диалогик-проблемалы дәрес | |
Төп төшенчәләр: зурлыклар, периметр | |
Пространство оештыру: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш | |
Чыганаклар: А.Л.Чекин. Математика, 2 кисәк, 36-37 бит А.Л. Чекин. Математика, 4 класс. Методическое пособие, М., 2012, | |
Җиһазлау:PowerPointпрезентациясе - “Зурлыклар” | |
Предметара бәйләнеш: русский язык, математика,әйләнә-тирә, музыка, технология | |
Көтелгән нәтиҗәләр: Предметлы: укучыларның куелган максатларыннан чыгып укыту гамәлләрен планлаштыра һәм бәяли белергә өйрәтү;көтелгән нәтиҗәгә ирешүнең уңай ысулларын аерырга, нәтиҗәләр ясарга,зурлыклар турында алган белемнәрен кулланырга, мәсьәләләр чишкәндә тиешле гамәлләрне сайлап ала белергә өйрәтү | |
Дәрес этабы | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | УУГ ШУУГ – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре РУУГ - регулятив универсаль уку гамәлләре ТБУУГ - танып белү универсаль уку гамәлләре КУУГ - коммуникатив универсаль уку гамәлләре |
I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру Максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү, хезмәттәшлек итү теләге уяту. | Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. - Исәнмесез укучылар. - Кәефләрегез ничек? -Сез бүгенге дәрескә әзерме? - Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик, һәркайсыгызга уңышлар телим. - Дәрес ахырында һәркем үзенең тырышлыгын бәяләр. Арабызда кемнәр көчле, Әйдәгез сынап карыйк. Белемебез ярдәм итәр, Сәяхәтләргә барыйк | КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү ШУУГ: үзмаксат кую | |
II.Актуальләштерү. Максат: дәрестә яңа мәгълүматлар кабул итүгә хәзерләнү, фикерләү осталыгын үстерү. дәреснең темасын, максатын билгели белү. | Сәяхәткә киткәнче дәресебезнең темасын белеп китик .Аны белү өчен безгә әлеге биремне үтәргә кирәк.Тактага саннар язылган карточкалар куелган. Аларны үсә бару тәртибендә тезәргә һәм хәрефләр буенча сүзне укырга кирәк. -Алдагы дәресләрдә без зурлыклар белән ниләр эшләдек? -Димәк бүген дә нәрсә эшләрбез? Сәяхәткә кая барсыбызны беләсегез киләме? Музыка тавышы килә,шуны белергә кирәк. Сәяхәткә әзерләнү өчен телдән биремнәр эшләп алыйк әле. Телдән исәпләү “Кайсы сан артык” Бу биремне без нинди максаттан чыгып эшләдек? | -зурлыклар -куштык,алдык, тапкырладык, бүлдек. Кушарбыз..... -әйе -Диңгез тавышы. Зирәклекне, тапкырлыкны арттыру өчен, исәпләү күнекмәләрен үстерү өчен. | РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу |
III. Уку мәсьәләсен кую. Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру, килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; | Диңгезгә сәяхәткә чыгу өчен нәрсә кирәк? -Ә корабль каян алырга? Без сезнең белән бергәләп зурлыклар турында мәсьәләләр чишсәк үзебез дә аны төзи алырбыз дип уйлыйм. -Сез ничек уйлыйсыз? - Дәрестә үзебезгә нинди максат куярбыз? | Корабль -Мәсьәләләр тырышып эшләргә | ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу |
IV. Белемнәрне ныгыту. Максат: күнегүләр башкарып, белемнәрне ныгыту мөмкинлеге булдыру; тапкырлау гамәле белән чишелә торган мәсьәләләр, мисаллар чишә белү | -Диңгездә йөзү өчен безгә җилкәнле корабль кирәк булачак. Ул нәрсәләрдән тора? (Тактага кисәкләр куя барыла) -Иң беренче эшне корпустан башлыйбыз.Аны дөрес итеп җыю өчен геометрик биремне чишәргә кирәк.Җавабыгыз дөрес булса корабль дә дөрес килеп чыгар. Беренче дөрес чишүчегә фишкалар биреп барыла,кемдә күбрәк булыр икән. Олы һәм кече Җилкән дә шулай җыела -Тагы нәрсәләр җитеп бетми корабка? Корабыбыз әзер, сәяхәткә чыгып китәр алдыннан бераз ял итеп алыйк Күзләр өчен ял күнегүе | Корпус,олы җилкән, кечкенә җилкән, иллюминаторлар -Штурвал,коткару түгәрәге. | РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү |
V. Белемнәрне мөстәкыйль иҗади куллану. Максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру | Ял итеп алдык Үзебез ясаган корабта математика диңгезеннән мәсьәләләр утравына юл тотарбыз. Презинтация буенча мәсьәләләр чишү. Үз җавапларыңны күршеңнеке белән чагыштыр. | Мөстәкыйль рәвештә чишәләр, экран белән чагыштырып дөреслеген тикшерәләр | ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү |
VI. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә. Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү | - Дәрес башында нинди максат куйган идек? - Максатыбызга ирештекме? Ни өчен? - Син бүген үзеңне нәрсә өчен мактый аласың? - Синең фикереңчә бу дәрес безгә ни өчен кирәк иде? - Үзегезнең эшчәнлегегезне ничек бәяләр идегез? Белемнәрне бәяләү һәм үзбәя: Кызыл, сары ,яшел төстәге смайликлар | - Тапкырлау гамәле белән мәсьәләләр чишәргә өйрәнергә Укучыларның җаваплары | ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
VII.Өй эше. Максат: укучыларның белемнәрен үстерүгә юнәлтелгән өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату, өй эшен дөрес башкару | Мөстәкыйль эш дәфтәре №1, № 4, 58 бит. |
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/325816-matematikadan-achyk-dres-jeshkrtmse4-klass
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Центр «Точка роста»: реализация образовательной программы по предмету «Химия»
- «Организация образовательного процесса по ОБЖ в соответствии с ФГОС ООО от 2021 года»
- «Формирование здорового образа жизни обучающихся в учебно-воспитательном процессе»
- «Требования ФОП НОО и ФАООП УО: организация обучения и воспитания младших школьников в соответствии с ФГОС»
- «Особенности социальной работы с людьми, затронутыми ВИЧ-инфекцией»
- «Активизация познавательной деятельности учащихся на уроках литературы»
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания основ духовно-нравственной культуры народов России
- Методы и технологии преподавания английского языка в образовательной организации
- Дополнительное образование детей. Содержание и организация деятельности педагога-организатора
- Воспитательная деятельность в образовательной организации
- Организационно-методическое сопровождение педагогов. Наставническая деятельность в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания физики

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.