- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Этинен сузе-кунелнен кузе
Алып баручы: Әссәламегаләйкем, хөрмәтле ил агалары, ил аналары, мөхтәрәм аксакалларыбыз, кадерле укучылар, укытучылар! Дәһшәтле сугыш кырларыннан утны-суны кичеп кайткан батырларыбыз. Безнең чакыруга колак салып, арабызга килеп утырганыгыз өчен мең рәхмәт сезгә. Сездәгедәй олугълык, сездәгедәй җылылык, сездәгедәй бетмәс-төкәнмәс сабырлык шулкадәр кирәк безгә бүген. Бу хәвефле, тынгысыз, ыгы-зыгылы дөньяда бик кирәк сез безгә. Бар булуыгыз, исән-сау булуыгыз өчен мең шөкер.
Алып баручы.
“Бер кайтырбыз”-диеп киткән юлдан
Китсәләр дә алар кайтмады,
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып –ябып йөрде капканы.
Муртазина Гөлинә:
Мин зиратка керәм,
Алда – каберлекләр ...
Берәү, икәү, өчәү ... егерме ...
Тукта, Кызыл йолдыз куелганы
Солдат каберлеге түгелме?
Яшь агачлар үсә өстендә,
Ак чәчәкле венок куелган.
Ә исеме җуелмаслык итеп
Мәрмәр ташка тирән уелган.
Якынрак килеп укыйм,
Дулкынлана минем йөрәгем.
Мондый тыныч көндә ник үлде икән? –
Мин ни уйларга да белмәдем.
Сабирова А.
Табигатьтә кыш
Илем туфрагына
Карлар шаулап яуганда
Чал тарихның теләге шул
Кешелеккә язсын тагын мең ел
Үткәннәрне барлап яшәргә.
Җыр: Закирова Дилүсә
1941 нче елның 22 нче июнь иртәсендә башланган сугыш 1418 көн дәвам итте. 1418 төн җирдә яшәү өчен көрәш барды. Бик күпләр, миллионнар шушы авыр юлда башларын салдылар. Хөрмәтле кунаклар! Якты киләчәгебез хакына,сабыйларның тыныч йокысы хакына гомерләрен корбан иткән авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алыйк. (1 минут тынлык)
Алып баручы:
Әй, син,Хәтер,гомер язларымнан
Яшьлекләрне безнеңчакырып ал!
Җырлыйк, дуслар!
Безнең гомерләрдә
Безнең бу көннәрдә
Кайтмый калганнарныңхакы бар!
Җыр: Хайбуллина Миләүшә
Алып баручы. Олы йөрәкле, саф күңелле әүлия затлар, сугыш чоры кешеләре! Тагын бер кат олы рәхмәт сезгә!
Алып баручы. Әйе, сугышның утлы мәхшәре безнең Яңа Дума халкын да нык каһәрләгән. Хәзер мин сезне соклангыч шәхесләребезнең берсе, олы ихтирамга лаек кеше, бүгенге көндә балаларының таянычы, оныкларының юанычы булып яшәүче Гобәй бабайга сүз бирәбез.
Кайтырыма бер ай калганда
Дошман тубы өзде гомерне.
Кичерегез, газиз туганнарым,
Әйталмадым соңгы гозерне.
Алып баручы. Хөрмәтле ветераннарыбыз! Бүген без сезнең батырлыкларга тагын бер кат сокланыр өчен, сезнең түземлегегез алдында тагын бер кат баш ияр өчен бу залга җыелдык.
Алып баручы: Дөнья хәтерли. Илем өстенә фашист явы ябырылганда хатын-кызлар да фронтта һәм тылда җиңү көнен якынайту өчен көрәштеләр.
Җырларсыз да әле, сөйләрсез дә
Саекмаган әле хәтер дә
Киленнәргә, оныкларга терәк,
Зур ярдәмче бит сез хәзер дә.
Әбиләр дип, өлкән апалар дип
Хөрмәт белән сезгә дәшәбез.
Сез – җиһанга тормыш бирүчеләр,
Яшәгез сез, мәңге яшәгез.
Бию: Кызлар
Кабирова Айгөл:
Ак чулпыларын чыңлатып
Таң кызы суга бара.
Киләчәктән үткәннәргә ерак бик ерак ара.
Чулпы таңнарында чыңлый
Үткәннәрнең авазы.
Ниләр алып килер икән
Киләчәкнең азагы?
Йокла ай,чулпыларга,
Көмеш суга карап ал.
Чагыштырып гасырларны
Киләчәккә күзең сал.
Сабирова Айгөл:
Хөрмәт митәм татар хатыннарын
Ихтирамым олы йөрәктә.
Ярата һәм яраттыра алар,
Ирләр була белә кирәктә.
Олы җанлы алар, иң нык заттан.
Андый ныклык юктыр ташта да.
Күңеле тулса бер капланып елый,
Яшь күрсәтми генә башкага.
Гафиятова Миләүшә:
Чыдамлылар алар чыдамлылар,
Иңгә салып авыр елларын,
Күпме хатын әнә, әле булса
Яудан көтә ирен, улларын.
Ничек инде хөрмәт итмисең ди
Алихәдәй шундый хатынны.
Табигате белән шундый тыйнак алар,
Табигате белән акыллы.
Алып баручы. Ветераннар җырлый, ветераннар
Бергә туры килгән чакларда
Сагыш – моңнар тулы җырларын мин
Ишеттермәс идем ятларга.
Дуслар өчен генә җырлый алар
Күңелләре киткәч нечкәреп,
“Нинди генә юллар үтмәдек без,
Нинди генә сулар кичмәдек…”
Җыр: Закирова Д.
Алып баручы. Олы йөрәкле, саф күңелле әүлия затлар, сугыш чоры кешеләре! Тагын бер кат олы рәхмәт сезгә!
Алып баручы: Сезнең хөрмәткә халкыбызның яраткан җыры – “Олы юлның тузаны”
Алып баручы. Ә хәзер, хөрмәтле кунаклар, аз гына күңел ачып алыйк. Сезнең өчен татар халык биюе
Алып баручы. Картаймагыз, әле, ветераннар,
Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар.
Җыр: Сабирова Айгөл, Гафиятова М.
Бүгенге очрашуда катнашкан өчен зур рәхмәт! Сугыш чорларында һәм сугыштан соңгы авыр елларда бөтен мәшәкать сезнең иңнәрдә булды. Сезнең язмыш данлы. Сезнең язмышлар онытылмас батырлык. Ачы михнәтләр күреп тә, сез сынмадыгыз, сыгылмадыгыз.
Алып баручы. Олы йөрәкле, саф күңелле әүлия затлар, сугыш чоры кешеләре! Тагын бер кат олы рәхмәт сезгә!
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/34412-jetinen-suze-kunelnen-kuze
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Социальная работа с несовершеннолетними и семьями в социально опасном положении»
- «Теоретические основы профориентации»
- «Антитеррористическая защищенность: требования к обеспечению безопасности образовательной организации»
- «Техника безопасности в кабинете биологии: организация и проведение инструктажа»
- «Основные аспекты социальной работы с бездомными людьми»
- «Здоровьесберегающие технологии в дошкольном образовательном учреждении»
- Преподавание в организации среднего профессионального образования
- Педагог-библиотекарь в образовательной организации
- Обучение детей с ограниченными возможностями здоровья в общеобразовательной организации
- Педагогика и методика преподавания географии
- История и обществознание: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Педагогика и методика начального образования

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.