- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Конспект ООД по теме: «Татары Поволжья»
Сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек конспекты
Тема: «Идел яры буйлап татар халкы»
1 кв. категорияле
тәрбияче Салихова Л.Т.
Яр Чаллы
2018ел
Тема: «Идел яры буйлап татар халкы»
(мәктәпкә әзерлек төркеме)
Максат:
Балаларда туган җиргә, туган якка мәхәббәт тәрбияләүне дәвам итү.
Һәр халыкның югалмас хәзинәсе булган зирәклеге, сәнгате, яшәү рәвеше, йолалары, тарихы һәм бәйрәмнәре турында балаларга җиткерү.
Балаларда дуслык, ярдәмчелек, бер-берең белән килешеп яшәү хисе тәрбияләү. Бу сыйфатлар халыкның зур байлыгы, аның бәхете икәнен аңлату.
Җиһазалау:өй күренеше, сөлгеләр, герб, флаг, Татарстан картасы.
Күрсәтмә материал: Г.Тукайның “Шүрәле” әсәренә иллюстрация.
Таратма материал: калфак, читек, түбәтәй, алка, алъяпкыч.
Балалар белән әзерлек эшләре:
Татарстанның аерымлык билгеләре турында аерым балалар белән өйрәнү
Бишекжыры өйрәнү
милли киемнәр турында шигырьләр өйрәнү
Тәрбияченең әзерлек эшләре:
бүлмәне җиһазлау
балаларны әзерләү.
Шөгыль барышы:
«Туган ил» З.Туфайлова.
Туган ил ул —алтын арышлар,
Туган ил ул —зифа камышлар,
Туган ил ул —иркен болыннар,
Болыннарда нәни колыннар.
Туган ил ул — зәңгәр диңгезләр,
Туган ил ул —үскән нигезләр,
Туган ил ул була бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә.
Бу шигырьдә нәрсә турында сөйләнде?
Туган ил турында.
һәр кешенең туган җире, туган ягы була. Нәрсә соң ул —Туган як?
Без яшәгән җир, йортыбыз, шәһәребез, без сулаган һава, безнең эчкән суларыбыз, безнең бакчабыз, безнең дусларыбыз.
Рәхмәт матур сүзләрегез өчен. Бүген без сезнең белән әби— бабаларыбыз килеп урнашкан туган җиребез булган Идел елгасы буйлары, аның табигате, халкы һәм аларның гореф— гадәтләре, бәйрәмнәре белән танышырбыз, белгәннәрне искә төшерербез.
Галимнәр фикеренчә, Идел буенда кешеләр инде 40, хәтта 80 мең елга якын яшиләр икән. Ул вакытта җир бик суык булган. Җәй көннәре кышка охшаган, бик салкын булган. Яңгырлар бик аз яуган. Идел елгасы буйларында мамонтлар,
мөгезборыннар һәм төньяк боланнары яшәгәннәр. Урманнар аз булган. Борынгы кешеләр мамонтлар, боланнар аулаганнар. Акрынлап җир җылынган, яңгырлар яуган, үләннәр һәм урманнар үскән. Ләкин мамонтлар үлеп беткәннәр, ә алар урынына атлар һәм пошилар, күп кенә башка төрле кошлар яши башлаганнар. Кешеләр лә үзгәргәннәр, кием тегә һәм кия башлаганнар. Бу тирәлә иң зур елга — Идел елгасы, элек аны Итил лип йөрткәннәр.
Менә, балалар, сез элек Илел елгасы буйларында ничек яшәүләре турында кыскача белдегез. Ә хәзер үткән тарихыбыз турында бергәләп сөйләшик. Әйтегез әле, элек Идел елгасы ничек аталган?
Идел.
Идел елгасы тирәсендә нинди халыклар яшәгән?
Татарлар, руслар, мордвалар, чувашлар, башкортлар, удмуртлар.
Идел буйларының матур табигате турында безнең сөекле шагыйребез Г.Тукай үзенең нинди әсәрендә сөйли?
"Шүрәле".
Әйдәгез "Шүрәле" әсәреннән өзек тыңлап үтик.
(Данис)
Без сезнең белән татарлар яшәгән җирдә яшибез. Безнең туган җиребез ничек атала?
Татарстан.
"Татарстан" сүзе нәрсә дигәнне аңлата?
Татарлар яшәгән җир.
һәр дәүләтнең аерымлык билгесе булган кебек, безнең Татарстанның да аерымлык билгеләре бар. Нәрсәләр соң алар?
Герб, флаг, гимн.
Герб турында безгә Алиясөйләп бирер.
Алия:Герб—дәүләтнең аерымлык билгесе. Без яшәгән Татарстан дәүләтенең гербы —ак барс. Ә нигә соң ак барс? Чөнки безнең болгар бабаларыбыз мөһерләрендә барс сурәте булган. Барс — ирек сөюче җанвар. Аны читлектә тотып булмый, ул азатлык ярата. Гербта калкан да бар, ул халкыбызны явыз көчләрдән сакларга тиеш. Барс яшел чирәмдә яши. Шуның өчен гербның читләре яшел төстә. Ә гербның иң өске өлешендә безнең татар милләтенең яраткан чәчәге — лалә чәчәге урнаштырылган.
Рәхмәт, Алия, бик яхшы таныштырдың балаларны герб белән.
Ә хәзер Гөлназ Татарстан флагы турында берничә сүз әйтеп үтәр.
Гэлназ: «Җилфер—җилфер итә безнең байрак,
Ниләр сөйли соң ул җилләргә?
Көрәшүче татар халкыннан ул
Сәлам әйтә азат илләргә.
3төс балкый безнең бу байракта.
Ак төс —безнең намус төсебез,
Яшел төс — безнең яшәү төсе,
Кызыллыкта чагыла көчебез.»
Рәхмәт, Гөлназ. Ә хәзер гимныбызны тыңлап узарбыз. (Гимн яңгырый.)
Балалар, һәр дәүләтнең башкаласы була. Безнең дәүләтнең башкаласы ничек аталган?
Казан.
Казан шәһәренең барлыкка килүе, аның Казан дип аталуы турында Камилә сөйләп бирер.
Камилә: Бер вакыт бай үзенең хезмәтчесен су алырга җибәргән. Су алып кайтыр өчен чуен казан биргән. Хезмәтче суга киткән. Елганың яры бик уңайсыз, текә булган. Хезмәтче су алырга дип казанын суга тыккан, ләкин казанын төшереп җибәргән, ул суга баткан. Шуннан казан баткан елганы Казанка, ә ул елга буенда төзелгән шәһәрне Казан шәһәре дип атаганнар.
Рәхмәт, Камилә. Физминутка.
Безнең әби—бабаларыбыз тырыш булганнар. Балаларын укытырга тырышканнар. Аларның балалары кайларда белем алганнар?
Мәдрәсәдә, мәктәпләрдә.
Нәрсәләргә өйрәткәннәр мәдрәсәләрдә?
Укырга, язарга, дини сабакларга.
Балалар, язу өчен кәгазьне нәрсә алыштырган?
Каен тузы.
Идел буенда урнашкан халыклар шәһәрләрдә генә түгел, авылларда яшәгәннәр. Аларның өйләре ничек аталган?
Ызба.
Ә хәзер ызба белән танышып үтәбез. Ишектән килеп керүгә зур мич торган. Аны ап—ак итеп акбур белән агартканнар. Түрдә зур сәке торган. Ул сәкене көндезләрен пөхтә итеп җыештырып куйганнар. Бар гаилә шул сәкегә утырып ашаганнар. Кич белән сәкегә бар гаилә өчен урын җәелгән. Шунда барысы да тезелешеп йоклаганнар, иртән тагын җыештырып куйганнар. Ызба эчен чигү ле сөлгеләр, ашъяулыклар, җәймәләр бизәгән.
Ишек шаку. Әби керә.
Менә, үтеп бара идем, монда балалар тавышы ишеткәч тыңлап тордым. Оныгым йоклаган арада туктале, балалар янына кереп чыгыйм дидем. Сезне тыңлап тордым да, бик сөендем, күп беләсез икән туган җиребез, халкыбыз турында, бик шатландым.
Бала җылый.
И, балалар, оныгым уянды, тирбәтеп алыйм.
Әбекәй, безнең балалар бишек җыры белә, оныгыгызны тирбәтеп йоклатсыннар.
Бишек җыры.
Рәхмәт, балалар, күңелләрем тулып, яшь чакларым искә төшеп китте. Үзебезнең бәйрәмнеребезне искә төшердем. Бәлки сез ул милли бәйрәмнәрне беләсездер әле?
Әйе, әбекәй, беләбез. Сабан туе, чәкчәк бәйрәме, корбан бәйрәме, Нәүрүз, Сөмбелә.
Балалар, татар халкының үз милли киемнәре бар. Алар турында сез беләсезме?
Әбекәй, милли киемнәр, әйберләр турында балалар шигырьләр дә беләләр. Хәзер сөйләп күрсәтерләр.
Дәү әнием энҗе калфак Бүләк итте үземә.
Энҗе калфак үзе ап—ак
Бик килешә йөземә.
Бизәп төшкән итекләрне Читекләр дип йөрткәннәр. Аларны татар кызлары Бәйрәмнәрдә кигәннәр.
Уңган хатын—кызларыбыз Түбәтәйләр дә теккәннәр. Кич утырып җырлар җырлап, Оста чигү чиккәннәр.
Балкып тора алкаларым Бизи кулны йөзегем. Тәңкә чыңын ишеткәндә, Өзгәләнә үзәгем.
Алъяпкычымның бизәге Әллә кайда күренә. Аллы—гөлле чәчәк төшкән Килешәдер үземә.
Ай, алла, балакайларым, сезгә сокланып утырып, онытып та җибәргәнмен. Сез татар халкының милли ашларын да беләсездер әле, менә бу камыр ашы ничек атала?
Чәкчәк.
Тагын нинди татар камыр ашларын беләсез?
Пәрәмәч, өчпочмак...
Ярый, балалар, оныгым уянганчы, кайтыйк әле без, сау булыгыз.
Менә, балалар, шөгылебез ахырына җитте. Без нинди илдә яшибез?
Татарстан җирендә.
Татарстанның башкаласы?
Казан шәһәре.
Татарстан республикасының нинди символларын беләсез?
Герб, флаг, гимн.
Татарстанның Президенты кем?
Минтимер Шәрип улы Шәймиев.
Без нинди шәһәрдә яшибез?
Яр Чаллыда.
Булдырдыгыз.
Кулланылган әдәбият /литература на русском языке /:
Программа под реакцией М.А. Васильевой «Воспитание и обучение в детском саду»
К.В. Закирова «Әткәм-әнкәмнең теле»
Г.З. Гарафиева «Сөмбеләне кем белә»
К.В. Закирова «Әхлак нигезе - матур гадәт»
Г.А. Борһанова, Ф.М. Хисамов«Татар теле өйрәнә нәниләр»
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/351776-konspekt-ood-po-teme-tatary-povolzhja
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Активизация познавательной деятельности учащихся на уроках русского языка»
- «Основные аспекты деятельности по надзору за режимом в социальном учреждении»
- «Инклюзия в дополнительном образовании: особенности обучения и воспитания детей с нарушениями зрения»
- «Современные подходы к преподаванию истории и обществознания в условиях реализации ФГОС ООО»
- «Организация обучения физической культуре в начальной школе в соответствии с ФГОС НОО от 2021 года»
- «Обучение музыке в школе: специфика организации образовательного процесса по ФГОС НОО и ФГОС ООО от 2021 года»
- Профессиональная деятельность музыкального руководителя дошкольной образовательной организации
- Сопровождение деятельности детских общественных объединений в образовательной организации
- Организация досуговых мероприятий и развитие социального партнёрства в дополнительном образовании детей
- Педагогическое образование: история и кубановедение в образовательной организации
- Обучение детей с ограниченными возможностями здоровья в общеобразовательной организации
- Деятельность учителя-методиста в рамках сопровождения реализации общеобразовательных программ

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.