- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Әбекәй алтыным минем иң якыным!
“ӘБЕКӘЙ-
АЛТЫНЫМ,
МИНЕМ ИҢ
ЯКЫНЫМ!!!”
3нче сыйныфта үткәрелгән бәйрәм кичәсе
Башлангыч сыйныф укытучысы
Зиннурова Нәфисә Сибгатулла кызы
Максат: 1. Укучыларны сәнгатьле сөйләргә өйрәтү.
2.Балаларны татар халкының борынгы җырлары, догалар, мөнәҗәтләр белән таныштыру.
3. Гаиләдә әбиләр тәрбиясен көчәйтү, аларга карата мәрхәмәтле, ихтирамлы булырга, кадерләрен белергә, хөрмәт итәргә өйрәтү.
Җиһазлау: 1. “Әбекәй- алтыным, минем иң якыным” дигән плакат.
2. Балаларның әбиләре белән төшкән фоторәсемнәрдән төзелгән стенгазета һәм презентация.
3. Әби һәм онык рәсеме ясалган зур рәсем.
Кичә барышы.
Акрын гына залда татар халык көе “Су буйлап” агыла.
Хәерле көн,хөрмәтле кунаклар! Сөйкемле, ягымлы, йомшак күңелле әбиләребез! Бүгенге кичәдә сезнең барлык кайгы-хәсрәтләрегезне,сызлануларыгызны оныттырып,күңелегез белән яшьлек елларыгызга кайтара алсак,без бик шат булыр идек.
Бу очрашу сезнең күңелләрдә матур истәлекләр калдырсын иде.
“Әбекәй-алтыным, минем иң якыным!” дигән кичәбезне башлыйбыз
1.Чәчәк эзләп йөрдем кырларда
Белмим сезне ничек зурларга.
Телим сезгә изге теләкләр,
Йолдыз булып яна йөрәкләр.
Кайгыларны сыйпап аласыз,
Хәерле юл теләп каласыз.
Сез бит шундый сабыр һәм чыдам,
Сезне уйлап юлга мин чыгам.
2. Кояш көлеп уянды да,
Нурларын сипте мулдан.
Әбиләр килде мәктәпкә
Кышкы кояшлы юлдан.
3. Бүген гади көн түгел бит,
Моны балалар белә.
Елмаеп сәламләлшәләр
Дәү әни, әби белән.
4. Җилнең дә беләсе килә
Чәчебезне тарта.
Әйтегезче нинди көн?-дип
Бәйләнде,аптырата.
5. Болытлар йөриләр арттан
Белмәкчеләр алар да.
Әйтә күрик, үпкәләтсәк
Тотынырлар яварга.
6. Һәр җирдә бер хикмәт көтә,
Бүген гади көн түгел.
Бүген- әбиләр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.
“Әбиләр көне бүген.”җыры башкарыла(хор).
Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без бик күп сөйлибез. Ә менә аналарның, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, аларны кеше иткән кешеләр-әбиләр турында алай еш уйламыйбыз. Ә әбисе булган кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә.
Әбием! Нинди матур яңгырый бу сүз. Бу сүз “Әни” дигән
сүз кебек үк якын һәм кадерле. Әбиләрне хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк.Алар булмаса өйдә, тормышта ямь калмас иде.
Гомернең сикәлтәле юллары артта калган. Маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә ак кырау кунган. Күңелгә тормышның барлык хәтирәләре сыйган. Ә киләчәккә ышаныч барыбер сүнмәгән.
Ак яулыклы татар әбисе! Син барысын да күрдең,яхшысын да яманын да. Ләкин син барыбер татар әбисе булып калдың.Ак яулыгыңны башыңнан салмадың. Ә иң мөһиме :синең Ходай Тәгаләгә ышачың саф булып сакланды.
Бүген намаз укыганыңны күрәм дә сиңасокланам. Тәсбих тотып илнең иминлеген теләп, балаларыңның саулыгын теләп намаз укыйсың.Теләгең кабул булсын,и мәрхәмәтле ак яулыклы әбием.
Әбиләребез укыган догаларны без дә ишетеп үсәбез.Шундый догаларның берсен бездә тыңлап үтик әле.
(Бер әби дога укый,тәрҗемәсен аңлата. Аннан соң бер бала укый)
Әбекәем кичен миңа
Мөнәҗәтләр көйли-көйли,
Пәйгамбәрләр тарихыннан
Гыйбрәтле бер кыйсса сөйли.
(Бер әби мөнәҗәт әйтә).
Әгәр дә сезнең бишек җырларыгыз яңгырамаса, җырчылар, шагыйрьләр каян килер иде безгә. Әгәр дә улларыгызны корыч ихтыярлы итеп үстермәсәгез, каян килер иде безгә батырлар! Әгәр дә кызларыгызны инсафлы,сабыр, тыйнак итеп тәрбияләмәсәгез, сезнең кебек аналар булыр идеме икән татарда?
“Бишек җыры”(кызлар җыр башкара, курчак белән)
И хөрмәтле татар әбиләре!Сез тыйнак та,сөйкемле дә,сез эшчән дә, сез иманлы да, дәрманлы да. Сез - өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме . Дөнья йөген сез күтәргәнсез, гаилә учагын сүндермичә сез дөрләтеп торасыз. Сезне яратмаган, хөрмәт итмәгән кешенең эчендә җаны булмас.
Шөкер татарда анага булган мәхәббәт яши.Үз анасын яраткан халык үзе дә озын гомерле булыр.
Бииләр итек читекләр –кызлар биюе
Әбиебезнең күзләренә игътибар итик әле. Йөзенә текәлеп карыйк әле. Еллар аңа тирән эзләрен салган,тормыш берәүне дә аермый: ачысын да,төчесен дә мулдан өләшә.
Кулларына күз салыйк әле әбиебезнең.Җыерчыкланып,авыр эштән бирчәеп беткәннәр алар, кан тамырлары калкып тора. Шулай да безне иркәләгәндә дөньяда алардан дә йомшаграк куллар юктыр, шулай бит.
“МИНЕМ КАДЕРЛЕ ӘБИЕМ.”
Сез минем әбине беләсезме? Юк, белмисез. Чөнки дөньяда әбиләр күп, ләкин минем әбием шикелле әби дөньяда бер генә кебек тоела миңа. Минем әбием җитез куллы булган. Ул үзенең кечкенә куллары белән җәен урак урган, кышын җитен, йон эрләгән,шәл бәйләгән.Минем әбием кулларыннан узган эшләрне тау итеп өйсәң,ул тау болытка тияр иде,юл итеп сузсаң, аны узарга бер гомер кирәк булыр иде.
Шушы куллары белән минем әбием ничә бала карап үстергән.Аларны киендергән, туйдырган,сөеп иркәләгән.
Хәзер инде әбиемнең куллары җыерчыкланган.Уч төпләре,китап битенә төшкән язу юллары кебек,сызгаланып беткән.Шулай булса да, әбием башымнан сыйпаганда, ул куллар иң йомшак, иң җылы булып тоелалар. Әбиемнең кочагына сыенып, озак-озак иркәләнәсем килә минем. Әгәрдә “Дөньяда кем кулы иң матур, кем кулы иң йомшак?-дип сорасалар, мин әбиемнең җыерчыкланып беткән,сөялләнеп калган шул кечкенә генә кулларын күрсәтер идем.
Әйе, әбием зур тормыш юлы үткән.Әгәр дә әбием туган көнне җиргә каен агачы утырткан булсалар,ул каеннан коелган орлыклардан инде үтеп йөри алмаслык зур куе урман үсеп чыккан булыр иде.
Мәрьям әби Нафиковадан сугыш елларындагы батырлыкларын сөйләтү.
Шушылай матур итеп мөнәҗәтләр әйтүче, җырлар җырлаучы, оныкларым дип өзелеп торучы әбиләребезне яратмый мөмкинме соң? Безнең дә шигырьләребез кадерле әбиләребезгә рәхмәт сүзе булып яңгырасын иде.
1. “ДӘҮ ӘНИЕМ”.
Әниемнең әнисе Тәмле ашлар пешерә,
Әбием була минем. Матур гөлләр үстерә.
Әби генә түгел әле Өебезнең нуры ул
Ул минем дәү әнием. Барыбыздан олы ул.
Ак ефәктәй чәчләрен, Кызыклы әкиятләр
Ул тарап куя үреп. Сөйли кичләрен безгә.
Чисталыкка өйрәнәм Бәбкәм диеп иркәләп
Мин дә аңардан күреп. Эндәшә үзе безгә.
2. “ӘБИ КҮЗЛЕГЕН ЭЗЛИ”.
Кайда икәнен белми, Әби,әби-дим аңа
Әби күзлеген эзли. Каршысына ук килеп.
Күзлеге бит кулында Җайлы булыр эзләргә
Әмма ул аны сизми. Күзлегеңне ки элек.
Әби күзлеген кия,
Үзе елмаеп көлә.
Рәхмәт табып бирдең ди,
Аркамнан сөя-сөя.
“ДӘҮ ӘНИГӘ КҮЧТӘНӘЧ”.
Тутырдык без тартмага Әй сөенер дәү әни,
Өрек, йөзем, алманы. Килеп төшкәч күчтәнәч.
Салдык чәй дә, конфет та Кызык булыр ул аңа
Буш урыннар калмады. Алдан белеп көтмәгәч.
Җыр “Әбигә хат”
“ДӘҮ ӘНИ”.
Түтәлләрнең чүбен утап, Юындырган,киендергән,
Бер читкә куйдым өеп. Йөргән күтәреп тә.
Дәү әни аркамнан сөя Әкиятләр дә сөйләгән,
Үзем үстердем!-диеп. Йоклаткан тирбәтеп тә.
Дәү әнием караган мине, Кыярларга сулар сиптем,
Әнием эштә чакта. Елгадан ташып хәтта.
Ашаткан ул,сөт эчерткән, Мине дәү әни үстергән
Бергә уйнаган хәтта. Әнием эштә чакта.
Түтәлләрдән кыярлар җыйдым,
Кәрзингә өеп-өеп.
Дәү әнигә кертеп бирдем
Үзем үстердем диеп.
“МИН ӘБИГӘ БУЛЫШАМ”.
Әби пәрәмәч пешерә Мин дә булыштым әбигә,
Вак итеп ,тәмле итеп. Пәрәмәчләр ясарга.
Без табында чәй эчәбез, Үзең эшләгәч тәмле ул,
Бергәләп тәмле итеп. Кирәк эшләп ашарга.
Скетчлар.
Татар халык биюе.
Әбиләрне котлау, бүләкләү.
Күршедәге, әйләнә-тирәдәге әби-бабайларга да игътибар итик әле. Һәммәсе дә тормышның авыр сынаулары аша үткән бит алар.Булдыра алган кадәр кадерлик, хөрмәтлик без аларны.
Кайчак бер җылы сүз дә җитә бит алҗыган, талчыккан күңелләргә.
Әби кеше гел яхшылык тели,
Гаебебез булса кичерә.
Гомер буе калыйк тугрылыклы,
Әби дигән изге кешегә.
Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз таза-сәламәт,
Оныкларга булыр бик рәхәт.
Оныкларга терәк булып,
Яшәгез сез шатлыкта.
Сәламәтлек ак бәхетләр,
Юлдаш булсын картлыкта.
Картаймыйча шулай кояш кебек,
Балкып торыгыз сез иртә- кич.
Яхшылыкны җирдә ятмый диләр,
Онытмабыз сезне һич тә без.
Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
“БӘЙРӘМ БҮГЕН” җыры белән тәмамлана.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/35927-bekj-altynymminem-i-jakynym
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Современные методы, средства и технологии обучения в учреждениях СПО»
- «Организация процесса обучения английскому языку в начальной школе по ФГОС НОО»
- «Специфика преподавания обществознания в условиях реализации ФГОС ООО от 2021 года»
- «Эстетическое воспитание в образовательной организации: содержание и методы работы со школьниками»
- «Современная библиотека: инновационные формы взаимодействия с читателями»
- «Туризм и краеведение: особенности организации учебной деятельности в ДОД»
- Содержание деятельности педагога-организатора в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания математики
- Учитель изобразительного искусства. Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса
- Педагогика и методика преподавания музыки в начальной и основной школе
- Основы духовно-нравственной культуры народов России: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Педагогическое образование: Теория и методика начального образования

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.