Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
27.09.2019

Урманга сәяхәт

2 нче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү шөгыле конспекты.
Максат:
1.Балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау,исем сыйфатларны кулланырга өйрәтү: йомшак йонлы койрык,озын колаклы куян,юан тәпиле аю,соры бүре;кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләрен белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне активлаштыру(төлке бара,куян сикерә,аю алпан-тилпән йөри һ.б).
2.Ишетү игътибарын,координацияне,ритм хисен үстерү;
3.Кыргый хайваннарга карата кызыксыну тәрбияләү.

Содержимое разработки

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы АюМиләшкәйбалалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе филиалы –Кадрәк “Ландыш” балалар бакчасы

Тема:

Урманга сәяхәт”

(2 нче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү шөгыле конспекты)

Төзеде: тәрбияче

Гыйләҗева Л.А.

Кадрәк

Тема: ”Урманга сәяхәт”

Максат:

1.Балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау,исем сыйфатларны кулланырга өйрәтү: йомшак йонлы койрык,озын колаклы куян,юан тәпиле аю,соры бүре;кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләрен белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне активлаштыру(төлке бара,куян сикерә,аю алпан-тилпән йөри һ.б).

2.Ишетү игътибарын,координацияне,ритм хисен үстерү;

3.Кыргый хайваннарга карата кызыксыну тәрбияләү.

Сүзлек эше: Куыш,юан тәпи,алпан-тилпән...

Материал: презентация,проектор,ноутбук,агачлар,тиен,аю,куян,төлке сүрәтләре,диск”кошлар тавышы”.

Эшчәнлек барышы:

Эйдәгез әле балалар исәнләшеп алыйк әле:

Хәерле иртә мина,хәерле иртә сина,

Хәерле иртә кояшка,хәерле иртә барыбызга да.Балалар,карагыз әле безгә кунакка кем килгән?(Тиен). Нишләп ул шундый күңелсез микән?Әллә берәр нәрсә булды микән аңа?(балаларның җаваплары).Менә бит ул безгә хат җибәргән.Әйдәгез әле укыйк әле,нинди хәбәрләр бар микән анда.(проектордан хатны укый).Монда балалар, тиен баласы үзенең өен югалткан,ул безгә хат язган. Тиеннәр-ул безнең урман дусларыбыз,аларга булышырга кирәк.Ә безнең тиен кайда яши соң?(урманда)Тиенгә булышырга барабызмы дуслар?(әйе).Ә без анда ничек барабыз соң бүген?(төрле җаваплар).Бик дөрес балалар,урманга төрлечә барып була.Ә без сезнең белән җәйәүләп кенә барырбыз.(әкрен генә баралар,сукмакка килеп җитәләр).

-Бу нинди сукмак балалар? Киң сукмакмы,тармы?Ул нинди төстә?Зурмы,бәләкәйме?(җаваплар).Бу сукмактан барганда дөрес итеп барырга кирәк.(Тәрбияче төз басып балалрга алдан барып күрсәтә,әйбәт барган балаларны мактый).Карагыз әле урманга да якынлашабыз бугай балалар,кошлар тавышы ишетелә. Тыңлап карагыз әле? Ишетәсезме?(Тынлыйлар.Шул вакытта ноутбукта диск куела кошлар тавышы бн).

-Ә сез нинди кошлар беләсез? (сыерчык,карга,чыпчык,песнәк..) Бик дөрес балалар,бик куп кошлар беләсез икән.Молодцы!Ярар,балалар,әйдәгез юлыбызны дәвам итик.( аю сурәтен күрәләр). –Бу нәрсә балалар?(аю). -Нинди ул?(зур,куркыныч) .-Ул ничек йөри? (алпан-тилпән). –Ул нинди төстә?(көрән).

Уен”Мишка-косолапый”.

-Әйе,балалар,бик дөрес әйттегез.Аю- көрән,зур була,алпан-тилпән йөри.Молодцы!Беләсез.

Менә шулай балалар,урманга килеп тә җиттек.Менә бит безнең тиенебездә монда икән.(тиенне курәләр). –Ник елыйсын,тиен?-Мин үземнең өемне югалттым?.-Балалар,ә тиен кайда яши соң безнең?(агач башында).-Аның өе ничек дип атала?(куыш).-Әйдәгез әле тиенне карап алыйк әле.

-Ул нинди?(кечкенә,йомшак,матур)

-Аның нәрсәләре бар?(койрык,тәпи)

-Тиенне матур итеп,ничек атарга була?(тиенкәй,йомшаккай)

-Ул нәрсә ярата?(чикләвек).Бик дөрес б-р.Менә бит синең өең.(Тиенне агач башына куябыз).

Дөрес балалар,тиен агач башында яши.Аның өе агач куышында.

Балалар,ә урманда тагын нинди хайваннар яши соң?Әйдәгез әле мин сезгә бер табышмак әйтеп алыйм әле.

-Җәен соры,кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.(куян).Бик дорес.-Ул нинди була соң?-Ул үзен ничек саклый соң?(туңын алыштыра)

Уен “Ак куянкай”.

Ак куянкай утырган,колакларын селкетә,

Менә шулай,менә шулай колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач,аякларын җылыта,

Менә шулай,менә шулай,аякларын җылыта.

Куян тагын а туңа,сикергәләп тә куя,

Менә шулай,менә шулай,сикергәләп тә куя.

Мин сезгә тагын табышмаклар әйтеп алыйм әле:

-Бер нәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри.(керпе)

-Нечкә билле,озын койрыклы.

Үзе бик хәйләкәр.(төлке)

-Сорыдыр төсе,үткендер теше,

Урманда йөри,сарыклар эзли.(бүре).Бик дөрес,балалар.

-Кызык,хайваннар урманда яши, ә без сезнең белән нинди авылда яшибез соң?(Кадрәк,Иске Мунча).

Әйе,балалар,кыргый хайваннар урманда яши,ә без сезнең белән авылда яшибез.

-Балалар,безгә инде сезнең белән кайтырга вакыт.Сезгә безнең сәяхәт ошадымы?(әйе) -Сез анда кемнәрне очраттыгыз? –Сезгә анда бигрәктә нәрсә ошады? –Без бүген сезнең белән нәрсәгә булыштык?(тиенгә).

-Мина да сезнең белән бик ошады,балалар.-Сезнең белемнәрегез бик күп икән.Сез бүген өйрәнгәннәрне өйгә кайткач кемнәргә сөйлисез?(әнигә,әтигә,абыйга...)

Әле тиен сезгә үзенең күчтәнәчен дә калдырган,ә күчтәнәч бн без соңрак сыйланырбыз.(кәрзиндә чикләвекләр).

Молодцы балалар,барыгызга да рәхмәт.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/372927-urmanga-sjaht

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки