- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Статья на тему воспитание патриотизма
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
БАЛЫК БИСТӘСЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
ЯМАШ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
Патриотлар тәрбияләүдә укытучының роле
Зиннәтов Айрат Хикмәтуллович
тарих, татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Тәрбия – мәңгелек һәм гомуми категория, бу эштә патриотизм, аның рухи-әхлакый нигезе буларак, идеаль үзәкне тәшкил итә. Туган илгә мәхәббәт хисе һәм Туган ил үзе – бик югары кыйммәтләр. Кеше өчен иң изге, кадерле нәрсә – патриотизм. Бишек җырлары, ана теле – барысы да патриотизм тәрбияли башлау өчен бик мөһим чыганак булып тора. Яшь буында тотрыклы патриотик, югары рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, аны зыялы, чын гражданин итеп тәрбияләү зарур. Бу бурычларны хәл итүдә тарих укытучысының роле бик зур. Ни кызганыч, хәзерге вакытта илебезнең сәясәтендә, икътисадында һәм мәдәниятендә бара торган вакыйгалар безнең җәмгыятебезгә хас булган патриотик аңның югала баруын күрсәтәләр. Димәк, ил гражданнарының патриотизмын һәм гражданлылыгын тәрбияләү әһәмияте дә күп тапкырлар арта. Җәмгыять тормышының алга таба үзгәрүе рухи башлангычларның яңаруын, тарихи кыйммәтләрне, Ватаныбызның героик үткәнен, халыкның гражданлык батырлыгын тирәнтен аңлауны таләп итә.
Гражданлылыкны һәм патриотизмны тәрбияләү – мәктәпнең максатчан һәм системалы эшчәнлеге. Бу эшчәнлектә тарих укытучысы алдагы рәтләрдә бара, чөнки ул халкыбызның хәрби һәм хезмәт батырлыгын күрсәтүче материаллар белән ныграк таныш.
Шул ук вакытта тарих укытучысы укучыларга гомумкешелек кыйммәтләрен, мәдәнияткә мәхәббәт, башка халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәтне дә сеңдерергә тиеш.
Хәзерге заманда мәктәп җәмгыять белән бергә үзгәрешләр чорында яши.
Төп проблемаларның берсе - укучыларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү. Шәхескә әхлакый тәрбия бирүнең хәлиткеч роле турында элек-электән сөйләнеп килә.
Җәмгыятькә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү укучыда гражданлык хисләре, патриотизм, иҗтимагый һәм рухи активлык тәрбияләү дигән сүз. Балада дөрес әхлак нормалары формалаштыру аның киләчәк тормышына да йогынты ясый. Кеше, шәхси тормышында, гаиләдә үзен җәмгыятьнең тулы хокуклы һәм җәмгыять алдындагы бурычларын тоя белгән граждан итеп хис итәргә тиеш.
Яшь буынны тотрыклы патриотик, югары рухи-әхлакый сыйфатларга ия итеп, зыялы, чын гражданин итеп тәрбияләү өчен түбәндәге бурычлар куела:
Патриотик аң һәм хисләр тәрбияләү.
Укучыларда актив тормыш позициясе формалаштыру.
Үз илеңнең гражданины хокукларын һәм бурычларын аңларга, үзенә кабул кылып, аларны ихтирам итәргә өйрәтү.
Кешелек дәрәҗәңне белергә һәм үз-үзеңне ихтирам итә белү хисе тәрбияләү.
Үз халкыңның, илеңнең тарихын, мәдәниятен, этнопедагогиканы, шәхесне һәм аның хокукларын өйрәнү – һәммәсе дә укучыларны патриотик рухта тәрбияләргә тиеш.
Россия Федерациясе Милли доктринасында тәрбия мәсьәләләренә зур әһәмият бирелә. Анда түбәндәге проблемалар игътибар үзәгенә куела:
- буыннар арасында тарихи дәвамчанлык;
- милли мәдәниятләрне саклау, киң җәелдерү һәм үстерү, Россия халыкларының тарихи мирасына карата сакчыл караш тәрбияләү;
- Россия патриотларын, хокукый, демократик, социаль дәүләтнең югары әхлаклы, милли һәм дини түземлелек күрсәтә белгән, башка халыкларның телләренә, гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә ихтирамлы карашта булган гражданнар тәрбияләү.
Сер түгел, демократик дәүләт төзибез дип, мәктәп тормышында яшәп килгән тәрбия системасын үзгәртеп кору гел уңай нәтиҗә генә бирмәде. Иң аянычы – балаларыбызның туң йөрәкле, үз мәнфәгатьләрен бөтен нәрсәдән өстен куючы затлар булып үсүе ихтимал. Яшьләрнең чирләшкә, йомшак характерлы була баруының да төп сәбәбе аларның рухи зәгыйфьлегендә. Бу хәл уку-укыту эшендә дә үзен сиздерә. Хәзерге балаларга совет чоры әсәрләрен, бигрәк тә патриотик рухта язылганнарыннарын аңлау кыенлашты. Ләкин җәмгыять ничек кенә үзгәрмәсен, кеше яхшы белән начарны, ак белән караны, бөеклек белән түбәнлекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Чөнки бәхетле тормышны үз илебезгә үзебезгә төзергә туры киләчәк.
Ә без бит горурланырлык бай тарихы булган Татарстан җөмһүриятендә яшибез. Халыкта борын-борыннан Туган ил,туган җир, туган телгә мәхәббәт, кардәш-ыруга хөрмәт һәм кайгыртучанлык яшәп килгән. Бу гүзәл сыйфатлар борынгы бабаларыбыз тарафыннан югары бәяләнгән. Шуңа күрә дә татар мәктәпләрендә тәрбиянең иң мөһим бурычларыннан берсе – патриотизм хисе тәрбияләү.
Ватан һәм халык, халык алдындагы бурычларны аңлау мәсьәләсе ислам тәгълиматында да үзәк урынны алып тора.Чөнки андый халәт кешенең рухи-әхлакый, иҗтимагый-мәдәни җитлегүнең бер дәлиле буларак аеруча әһәмиятле. Әлеге бурычны аңлы башкару өчен, беренче чиратта, бу төшенчәләрнең асылына төшенергә кирәк, әлбәттә.
Ватан – халыкның тарихи үсеш үзенчәлекләре, үзенең теле, мәдәнияте, көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән бергә яши торган тарихи җире, аның табигате. Кыскасы, Ватан – кешенең изге туган җире. Әлеге төшенчәгә башкачарак аңлатма да бар. Бу да алдагысы белән аваздаш. Ватан – кеше үзе туган һәм шуның гражданины булган ил, туган ил, кешенең туган җире, туган ягы.
Хәзер икенче төшенчәгә дә ачыклык кертергә кирәк. Кем ул патриот? Патриотизм нәрсә ул? “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә ул болай аңлатыла: “Патриот – үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше. Патриотизм – патриотларга хас булган күренеш (эш, теләк, хис); үз илеңә, халкыңа мәхәббәт”. Киңрәк мәгънәдә әйткәндә, патриотизм – үз илеңә, халкыңа, туган табигатькә, милли традицияләргә, милли мәдәнияткә, туган илгә мәхәббәт ул.
Укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү уңаеннан мондый юнәлештә эшләү максатка яраклы:
- республика, туган як турында мәгълумат бирү;
- төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән очрашулар үткәрү;
- халкыбызның гореф-гадәтләре белән тулырак таныштыру;
- хезмәт һәм сугыш ветераннары белән очрашулар үткәрү.
Без тирән үзгәрешләр һәм үзгәртеп кору чорында яшибез. Татар халкының фидакарь уллары бик күп. Алар арасында бөек язучылар, җырчылар, композиторлар һәм башка төрле хезмәт батырлары бар. Милләткә алар аша бәя бирелә, олылыгы аларга карап үлчәнә. Андый затлар татар тарихында аз булмаган. Укучыларда горурлык хисе формалаштыруга бөек Тукайга багышланган һәм безнең якты киләчәгебез өчен гомерләрен биргән М. Җәлил һәм җәлилчеләр, татар халкының горур уллары Г.Исхакый, Х.Туфан турындагы класстан тыш чаралар моның якты үрнәге булып тора.
Патриотик тәрбия бирү максатыннан Бөек Ватан сугышы (1941-1945) чорын күзәтеп үтү гыйбрәтле булыр. Ул дәһшәтле сугышта фронтта да, тылда да халыкның күрсәткән патриотизмы, массакүләм батырлыгы турында хәзер төрле караш-фикерләр пәйдә булды. Ничек кенә булмасын, халыкның ул чордагы патриотизмы эчкерсез, аяусыз һәм көчле иде. Чөнки халык ил-җир, Ватан өчен көрәште һәм эшләде. Анда бик көчле патриотизм, Ватанга бирелгәнлек хисе тәрбияләнгән иде. Шуңа күрә көчле патриотизм хисе барлыкка килү әлегә кадәр күрелмәгән шул дәһшәтле, аяусыз бәрелештә җиңеп чыгуыбызның төп сәбәпләреннән берсе дип әйтергә була.
Укучыларга халыкның шул чордагы патриотизмын, массакүләм батырлыгын күрсәтүдә сугыш ветераннары белән очрашуларның роле зур. Тарих дәресләрендә бу очрашу материалларын куллану бик отышлы була. Мәсәлән, безнең мәктәп музеенда Советлар Союзы Герое Күки авылыннан Миңнулла Гыйззәтуллин белән очрашуның магнитофон тасмасына алынган язмасы саклана. Шулай ук Ленинград блокадасында сугышкан авылдашыбыз Сафин Гыйлемҗан абый белән очрашуның видеоязмасы бар. 17 яшеннән фронтка киткән, күп авырлыклар күргән Төхбәтуллин Гарифулла абый белән очрашуның видеоязмаларын карау да укучыларга патриотик тәэсир итүнең бер юлы булып тора.
Герой шагыйрь Муса Җәлил әйткәнчә, патриотизм ... кешене шәхси курку хисләреннән өстен күтәрә шул.
Халык патриотизмы, ил-җир хакына батырлык, үз-үзеңне аямау – халык тарафыннан күрсәтелгән эш-гамәлләр. Гражданнарда, беренче чиратта, яшьләрдә әнә шундый сыйфатларны тәрбияләү өчен дәүләт тә тиешле шартлар – халыкның лаеклы яшәеше өчен мөмкинлекләр, аңа хөрмәт, алгарышын тәэмин итәрдәй уңайлыклар тудырырга бурычлы. Боларны гамәлгә кую өчен дәүләтнең социаль-иктисадый, хокукый, сәяси, рухи-әхлакый көче булырга тиеш. Чөнки алар, патриотизм, Ватанга мәхәббәт, халыкка тугрылык хисе тәрбияләүнең төп шарты, җирлек булып тора.
Патриотизм, батырлык, Ватанга бирелгәнлек сыйфатлары Ислам тәгълиматында да олы бәһаләнә, кешедәге шундый сыйфатлар хуплана.
Милләтнең батыр уллары – каһарманнарның фидакарьлеге халык, милләт хәтерендә мәңге саклана.Моңа бәйле рәвештә Садри Максудиның фикерләре бик мәгънәле. Ул болай дип яза: “җир йөзендәге барлык милләтләр кыю вә батыр затлар һәм бөек шәхесләр тудыралар. Милләтнең хәятендә, тәрәккыяте өчен көрәшләрдә фидакарьлек күрсәткән, Ватанга гадәттән тыш хезмәтләре белән дан алган кешеләргә каһарман исеме бирелер. Мондый бөек шәхесләр милләтнең хәтерендә онытылмас эз калдыралар. Үз милләтен сөйгән халык шагыйрьләре бу каһарманнар истәлегенә мәдхияләр вә җырлар иҗат иткәннәр, алар хакында дастаннар язганнар. Шул рәвешчә, каһарман үз милләтенең хәтер хәзинәсендә күренекле урын алган.”
Туган ил, туган җир. Бу сүзләр мәгънәсенә шулай ук әти, әни, әби, бабай, безнең якын кешеләребез, гомумән, барлык тереклек дөньясы керә.
Туган тел – туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерүче иң мөһим чара. Балаларга патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мөмкин түгел. Баланың аңы үсү,белеме арту, чынбарлыкны танып-белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен – ана телен белүенә бәйле.
Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт.
Татарстанда яшәүче төрле милләт халыкларының үзләренә хас гореф-гадәтләре, мәдәнияте, шул исәптән татар халкының тормыш-көнкүреш үзенчәлекләре, милли киемнәре, бәйрәмнәре һәм Республикабызның иҗтимагый тормыш вакыйгалары, символикасы белән даими таныштырып тору кирәк. Милләтебезнең дини йолалары, халык авыз иҗаты, сынлы сәнгате һәм архитектурасы, музыка сәнгате белән таныштырып тору да Туган илне ярату хисе тәрбияләргә булыша.
Патриотик тәрбия бирүне әхлак, экологик, эстетик һәм хезмәт тәрбиясеннән аерып алып карарга ярамый. Алар комплекслы рәвештә алып барылса гына, гражданлык хисләре тәрбияләүдә уңышка ирешеп була.
Әхлакый-патриотик тәрбия проблемалары укыту-тәрбия процессында туган як тарихын өйрәнү аркылы да хәл ителә. Укучыларны әхлакый яктан тәрбияләү өчен, аларны практик эшчәнлекнең күп төрле формаларына тарту мөһим.
Алга куелган бурычларны, максатларны үтәгәндә укучыларның мөстәкыйльлеген үстерүгә игътибар итәргә, шул ук вакытта аларга ярдәм дә итәргә кирәк. Чөнки илдәге иҗтимагый халәт, аерым төбәкләрдәге гаделсез сугышлар алып барылуы, мәгълүмат даирәсендә чит телле мәдәниятнең йогынтысы арту, яшәеш кыйммәтләренә карашлар үзгәрү – укучыларга дөрес юнәлеш алуда кыенлыклар китереп чыгарырга мөмкин.
Укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү үз халкыңның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын, җәмгыятьтә тирән эз калдырган шәхесләрен хөрмәт итәргә өйрәтүгә бәйле. Кеше яшьтән үк яхшы белән начарны, түбәнчелек белән бөеклекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Тарих дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда балаларны милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп тәрбияләү күздә тотыла. Бу уңайдан түбәндәге юнәлешләрдә эш башкарыла:
Республика һәм туган як турында мәгълүмат бирү (походлар, экскурсияләр);
төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән очрашулар үткәрү;
сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашулар, “Батырлык дәресләре”;
хәрби дан көннәрен билгеләп үтү;
мәктәпне тәмамлаучылар, ата-аналар, кунаклар белән очрашулар;
районыбызның истәлекле урыннарына һәм мәктәп музейларына бару;
төрле чаралар уздыру (предмет атналыклары, Хәтер көне, гражданлык оборонасы айлыгы, сәламәтлек көннәре, Татарстан Республикасы көне, Россия көне).
Халкыбызның гореф-гадәтләре белән тулырак таныштыру (бәйрәмнәр үткәрү: Сабантуй, Уңыш бәйрәме, Сөмбелә, Яңа ел, Әниләр көне, өлкәннәр көне һ.б.);
иҗади конкурслар (җыр, рәсем, сочинение һ.б.);
шефлык итү.
Патриотизм төшенчәсе белән янәшә батырлык төшенчәсе дә тора. Батырлык сугышларда күрсәткән кыюлыкны гына аңлатмый, ул максатка бирелгәнлекне, аны тормышка ашыруда ныклыкны аңлата, ул үз-үзеңне тота алу, каушап калмау, чыдамлык, файдалы эшләргә әзер булу, бурычны үтәү кебек сыйфатларны үз эченә ала.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: хәзерге чорда тарихны өйрәнүгә игътибар арта бара, бигрәк тә милли тарихка. Милли-этник мәсьәләләр тарих фәнендә һәрвакыт үзәктә тора. Үткәндәге хәлләргә төрле позициядән торып аңлатма бирергә була. Укучының дөньяга карашы формалашуда укытучының гражданлык позицияләре дә зур роль уйный.
Татарстан һәм Россия тарихларын укытканда тарихи процессларга объектив якын килергә, бер чиктән икенче чиккә ташланмаска кирәк. Үз халкыңның тарихын Россия һәм дөнья тарихлары яссылыгында карарга, башка халыкларның тарихын һәм мәдәниятен танырга, дөрес кабул итәргә өйрәтү укытучыларның изге бурычы булып тора.
Үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт белән караган халыкның гына киләчәге бар. Шуңа күрә без олы шәхесләребез, күркәм затларыбыз, халкыбыз үткән олы тарихыбыз, гүзәл туган җиребез белән горурланырга, алар рухы белән яшәргә һәм укучыларда да шушы сыйфатларны тәрбияләргә тиешбез.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/376387-statja-na-temu-vospitanie-patriotizma
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Управленческая деятельность руководителя общеобразовательной организации»
- «Формирование элементарных математических представлений. Ознакомление с окружающим миром»
- «Особенности работы помощника воспитателя в дошкольном образовательном учреждении»
- «Разработка и реализация образовательных программ СПО в соответствии с ФГОС»
- «Обеспечение безопасности образовательной организации»
- Курс-практикум «Профессиональная устойчивость и энергия педагога»
- Информатика: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Основы дефектологии. Содержание и методы работы с обучающимися с ОВЗ
- Педагогика и методика преподавания истории
- Дошкольная педагогика: теория и методика обучения и воспитания
- Организация работы классного руководителя в образовательной организации
- Управление специальной (коррекционной) образовательной организацией

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.