Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
24.03.2014

Өзлексез белем бирү эшчәнлеге «Ашъяулыкны бизәү» (аппликация)

Резидя
тәрбияче
Өстәл япмасын ясау аша балалар татар милли киемнәрендәге бизәкләр белән танышалар. Материал төрле чәчәк формаларын – ләлә, кыңгырау, канәфер, яфрак үрнәкләрен – үз эченә ала. Эш балаларның милли киемнәргә булган кызыксынуын арттыра, аларның күзаллауларын баетырга һәм кулдан эшләү осталыкларын ныгытырга ярдәм итә. Җитештерү балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен махсус эшкә әзерләнгән.

Содержимое разработки

Гайнетдинова Гөлчәчәк Галимҗановна

тәрбияче Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы Теләнче-

Тамак авылы «Акчәчәк» балалар

бакчасы

Өзлексез белем бирү эшчәнлеге «Ашъяулыкны бизәү» (аппликация)

Максат: татар милли киемендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын

тирәнәйтү; балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну уяту; балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү; ләлә, кыңгырау, канәфер чәчәкләрен, яфраклар кисү ысулларын ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: иҗади сәнгать.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, матур

әдәбиять, музыка.

Методик алымнар һәм чаралар: уен мизгеле, сорау, әңгәмә, күрсәтү, мөстәкыйль

эш.

Җиһазлау:сандык, магнитофон, проектор, ИКТ куллану, татар бизәкләрен слайларда күрсәтү.

Сүзлек өстендә эш: серле, тылсымлы, сихри сандык, лалә, кыңгырау, канәфер чәчәк,

алъяпкыч, түбәтәй, читек.

Алдан үткәрелгән эшләр:милли киемнәр, андагы татар бизәкләре белән танышу,

татар бизәкләрен рәсемгә төшерү, «Түбәтәй» уенын өйрәнү, уеннар уйнау.

Эшчәнлек төзелеше:

1.Татарстан һәм андагы яшәүче халык турында әңгәмә.

2. Музейга сәяхать.

3.Милли бизәкләр турында әңгәмә.

4. Сюрприз.

5. Уен «Түбәтәй».

6. Ашъяулыгын бизәү.

7. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

Исәнмесез, хәерле көн балалар һәм килгән кунаклар. Без сезнең белән бүген татар милли киемнәре һәм бизәкләре турында сөйләшербез.

Тәрбияче:Балалар, бүген нинди кояшлы, матур көн. Шушы матур минутларда бер-берегезгә шат елмаюлар бүләк итик әле. Ә хәзер бүлмәбез тагы да матурланды, яктырып китте.

Тәрбияче:Балалар, без сезнең белән нинди республикада яшибез?

Республикабызда нинди милләтләр яши?

Без нинди милләт кешесе, милләтләр бер-берсеннән ничек аерылалар?

Балалар:Татарстанда.

Татарлар, руслар, чувашлар, марилар һ. б. халыклар яши.

Милләтләрне телләре, киемнәре, киемдәге орнаментлары буенча аерып була.

Тәрбияче:Дөрес. Ә минем киемем сезгә ошыймы?

Мин нинди халыкның милли киеменә киенгәнмен?

Балалар: Ошый.

Сез татар милли киемен кигәнсез.

Тәрбияче:Ә хәзер без сезнең белән татар милли киемнәре күргәзмәсенә сәяхатькә барып кайтабыз.

Күргәзмәдә татар милли киемнәре куела: түбәтәй, калфак, читек, алъяпкыч, кулъяулык.

Тәрбияче:Кем татар милли киемнәре турында шигырьләр белә?

Рүзәл:Калфак кигән кыз баланың багып алчы йөзенә,

Нинди гүзәл татар кызы, күз тимәсен үзенә .

Азалия:Килешеп тора тубәтәй аның күркәм йөзенә.

Нинди матур татар улы, күз тимәсен үзенә.

Самат: Әнием туган көнемә

Бүләк итте түбәтәй

Шундый матур түбәтәем,

Үзем кебек бәләкәй.

Әнием ак сәйлән тезеп

Чиккән яшел бәрхәтне.

Бар түбәмдә түбәтәем-

Мин бүген бик бәхетле!

Ләйлә: Аягымда чиккән читек,

Бизәге көлеп тора.

Нәкыш җепләрдән күңелгә

Җылы нур бөркеп тора.

Салават күпере төсле

Җемелди итекләрдә.

Останың кул җылысын

Тоямын читекләрдә.

Резидә:Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә,

Энҗекалфак, үзе ап-ак,

Бик килешә йөземә.

Энҗе-мәрҗән калфагыма

Йөрим сөенеп кенә,

Сәхнәләргә чыгып җырлыйм,

Калфаклар киепкенә.

Тәрбияче: Булдырдыгыз. Күрәсезме барлык әйберләрдә дә орнамент төшерелгән. Ул ничек дип атала?

Балалар:Чәчәк – үсемлекле орнамент.

Тәрбияче:Дөрес.Татар милли орнаментының төп бизәкләре: чәчәкләр, усемлекләр: лалә, канәфер. кыңгырау, чалмабаш чәчәкләре, өчяфраклар. Борынгы заманда барлык кеше дә кием сатып ала алмаган, алар киемнәрне узләре теккәнәр һәм матур булсын өчен бизәгәннәр. Ә аларны бизәү өчен үрнәкләрне каян алганнар?

Балалар:Табигатьтән алганнар.

Тәрбияче:Дөрес. Бу матур киемнәр нәселдән нәселгә бирелеп килгән һәм шулай музейларга да әләккән.

Шул вакыт ишек шакыйлар.

Тәрбияче: Балалар ишетәсезме, кемдер ишек шакый. Мин карыйм әле, кем икән анда. (тәрбияче барып ишекне ача һәм ишек төбендә сандык таба).

Тәрбияче сандыкны ачып карарга тәкъдим итә, ләкин сандык ачылмый.

Тәрбияче: Сандык турында матур сүзләр әйтсәк, бәлки, ачылыр.

(матур,серле, бизәкле, тылсымлы).

Сандык ачыла һәм аның эченнән табышмаклар табыла.

Тәрбияче: Балалар бу сихри сандыкта сезнең өчен табышмаклар бар икән, әйдәгез әле табышмакларга бергәләп җаваплар табыйк.

«Табышмаклар әйтәм-җавабын тап!»уены.

1. Яңа гына идем итек,

«ч»өстәгәч булдым...(читек)

2. Әнием ак сәйлән тезеп,

Чиккән яшел бәрхәтне.

Ул үзем кебек бәләкәй

Ә исеме ... (түбәтәй)

3. Җырлый-җырлый сәхнәләрдә

Аларның биер чагы.

Кызларга бик килешә

Башындагы ...( калфагы)

Тәрбияче:Татар милли киемнәргә багышланган уенны уйныйбыз.

«Түбәтәй» уены.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең.

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм, дигәнсең.

Түп-түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы,

Чиккән, матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Бер баланың башына түбәтәй кигертелә һәм шигырь сөйләгәндә түбәтәйне бер-берсенең башларына түгәрәк буенча күчереп баралар. Шигырьне сөйцләп бетерүгә түбәтәй кем башында кала шул уеннан чыгарыла. Азактан калган бала җиңүче була.

Тәрбияче:Балалар әйдәгез без дә музейга узебезнең өлешебезне кертик. Музейга бүләккә ашъяулыкны бизәп тапшырыйк.

Утырганда туры утыру күнекмәсе искә төшерелә.

Тәрбияче:Сезнең өстәлегездә бизәкләр шаблоннары ята. Сез аны төсле кәгазьләргә төшереп, кайчы белән кисеп алырсыз һәм матур итеп шушы ашъяулыкка ябыштырырсыз.

Кайчыны дөрес итеп тоту күнекмәсе искә төшерелә.

Тәрбияче:Балалар, ашъяулыгыбыз бик матур композицияле килеп чыккан. чиста итеп ябыштыргансыз. кургәзмә эшчеләре бик шат булыр.

Сезгә бүгенге эшчәнлек ошадымы? Нәрсә ошады?

Ә хәзер эш урыннарыгызны жыештырыгыз. Эшчәнлегебез тәмам.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/39447-zleksez-belem-bir-jeshchnlege-ashjaulykny-

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки
Курсы повышения квалификации