Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
28.03.2014

Флористика. Табигый материаллар

Гульфия
Учитель начальных классов
Создайте своими руками красивый букет роз из кленовых листьев! Этот увлекательный урок технологии для 2 класса познакомит детей с природными материалами. Простой мастер-класс: для работы понадобятся 18 кленовых листьев, нитки, ножницы и небольшая вазочка. Идеальное занятие для развития мелкой моторики, творческого мышления и любви к флористике. Готовой композицией можно украсить интерьер или подарить близким.

Содержимое разработки

Тема : Табигый материаллар белән эш.”Нәни йөрәктән – зур бүләк .”

(флористика)

Максат :

1.Флористика төшенчәсен формалаштыру.Табигый материаллар белән эшләү күнекмәләрен ныгыту. Укучыларның күзаллау сәләтләрен үстерү.

2.Бәйләнешле сөйләм күнекмәсе булдыру; укучы шәхесенә индивидуаль якын килү.

3.Табигатьне күзәтергә өйрәтү, сак караш тәрбияләү;кешелек дөньясы һәм табигатьне бербөтен итеп карау аша шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

Материал :төрле рәсемнәр, эшче кагыйдәсе, шигырьләр, җырлар, технологик карта, презентация.

Оештыру өлеше.

-Исәнмесез , укучылар ! Хәерле көн !

-...... -Укучылар игътибар итегез әле, мин бер шигырь укыйм, анда сүз кайсы ел фасылы турында бара ?

Яратам мин сары төсне

Бөтендөнья сары төсле.

Күк зәп-зәңгәр диңгез кебек,

Әйтерсең лә чыңлый һава

Тирбәлешкән күбәләктәй

Җир өстенә яфрак ява.

Я, кем игътибарлы икән, бу кайсы вакыт ?(Слайдта көз рәсеме)

Бу алтын көз.

Әйе, бик дөрес әйттегез. Укучылар сез көзне яратасызмы ?

- Яратабыз.

- Ни өчен яратасыз?

-Мул уңышы, көшел-көшел ашлыклары, бәрәңгесе, мул яшелчәләре , алтын төсе өчен.(Слайдта мул уңыш күрсәтелә)

- Балалар , көзне ниндиләргә бүләләр соң?

- Кара һәм алтын көз (Слайдта сары һәм кара ,яңгырлы көз рәсемнәре)

- Ни өчен шулай икән ?

- Башта җылы, матур аяз күк йөзле көз килә, аннан соң караңгы көннәре белән кара көз килә.

- Шулай булса да, һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. Мондый матурлыкны бары тик күрә белергә , дөрес кулланырга гына кирәк. Көз фасылындагы табигый бизәлеш башка бер фасылда да кабатланмый.

Бүген без сезнең белән табигатъ биргән гади генә матурлыкны тагын да күркәмрәк, гүзәлрәк итәргә өйрәнербез. Ул –флористика дип атала. Нәрсә соң ул флористика ?

Флористика- декоратив бизәү сәнгатенең табигый материаллар кулланып, төрле букет, панно, картиналар ясау төре.(Слайдта күрсәтелә)

Бу эштә кипкән чәчәкләр, яфраклар, орлыклар,үләннәр кулланыла. Аларны киптереп тә, катырып та, тере килеш тә файдаланалар. Без бүген нәни флористлар булырбыз.Гади генә яфраклар белән эшләрбез.

Ә хәзер Р.Мингалимовның “Уйнап йөгерә ,диләр ” шигырен тыңлап карагыз әле.Яфрак уйнап йөгерә микән ?

Сары яфрак йөгерә әнә,

Йөгерә таш юл буйлап.

Уйнап йөгерә ,диләр аны,

Юк, йөгерми уйнап.

Ул урманда яшәгән бит,

Анда яхшы булган.

Артык шаянланып кына

Чыккан ул таш юлга.

Ул адашкан сары яфрак

Арып беткән тәмам.

Үзен үстергән урманны

Ашыгып эзли һаман.

Уйнап йөгерә , диләр аны,

Юк, йөгерми уйнап...

_ Укучылар , яфрак уйнап йөгерә микән ?

-Юк , урманны сагына.

-Әйдәгез әле, бүген аның бәйрәме булсын, ул урманны сагынмасын иде.

ЯЛ ИТҮ

Сары , сары , сап-сары,

Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак

Көзнең матур чаклары.

Оча яфрак, уйный яфрак,

Бүген,бүген.бүген,

Яфракларның бәйрәме.

Укучылар без яфраклар бәйрәме ясыйбыз дибез, сез аларны кайсы агачныкы икәнен таныйсызмы соң ?

Әйдәгез әле болай эшлик, бер уен уйнап алыйк.

Мин бер яфрак күрсәтәм, сезаның кайсы агачныкы икәнен әйтегез.Уенны башладык.(Укучылар партадагы яфракларын алып, аның кайсы агачныкы икәнен әйтәләр.Соңыннан өрәңге яфрагы барысында да кала.)

Барыбызда да нинди яфрак булды ?

Өрәңге

Өрәңге көз җиткәч,

Кызгылт шәл ябынган.

Ерактан карасаң,

Әйтерсең аңа ут кабынган

Өрәңгене икенче төрле ЧАГАН дип тә атыйлар. Русчасы “Клен остролистый” .Безнең якларда аны өрәңге диләр.(Слайдта өрәңгенең төрле ел фасылындагы рәсемнәре күрсәтелә)

Без бүген шушы гади генә өрәңге яфрагыннан менә шундый букет ясарга өйрәнербез.

-Иң беренче эш итеп кирәкле материалны барларбыз. Чәчәк ясау өчен безгә яфраклар , җеп кирәк булыр.

Без өч чәчәк ясарбыз, бер чәчәккә өч яфрак кирәк. Укучылар , һәрберегезгә чәчәк өчен ничә яфрак кирәк ?

-....

Тагын өч яфрак кырыйларын бизәү өчен алына , барысы ничәү булды.?

- (12)

- Ә хәзер эшче кагыйдәләрен искә төшерик.

----------------------------------------------------------

Игътибар белән эш тәртибен карыйк.

Димәк без сезнең белән өч чәчәк ясыйбыз , аны берләштерәбез, букет барлыкка килә.

Эшне башладык.

Эшләрне төгәлләү,һәр укучы үз эшенә анализ ясый, аны кайда куллана ? (

Бүгенге дәресебезне “Нәни йөрәктән зур бүләк” дип атарбыз.Чөнки сезнең бу бүләгегезне кем генә алса да бик сөенәчәк.

Укучылар , өй эше менә мондый була:

Шушы букетка карата кечкенә генә әкият уйлап килергә

Ә хәзер дәресебезне дәвам итик.Бүген без кайсы ел фасылы турында сөйләштек?

...

Аңа рәхмәт әйтеп, үзебез өйрәнгән җырны ,шигырьләрне башкарыйк әле.

Дәрескә йомгак ясау, билге кую.

2 класс. Технология дәресе.

Үткәрде : Кызыл Мишә төп мәктәбе укытучысы Хафизова Гөлфия Рәхимҗан кызы.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/40716-floristikatabigyj-materiallar

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки