Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
01.04.2014

Энилэр бэйрэме белэн

Гатиятуллина Чулпан Фаизовна
Учитель начальных классов
Эдип-музыкаль кичә «Эниләр бәйрәме белән» башлангыч сыйныф укучылары өчен әзерләнгән махсус проект. Мероприятие балаларның әниләргә һәйкәл, төп сүзләр һәм җырлар багышлау өлкәсендә иҗади сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән. Кичәдә мәктәптә һәм гаиләдәге әни-кыз мөнәсәбәтләрен ныгыту, балаларның сәхнә тәҗрибәсен киңәйтү, шулай ук мәктәптә тыныч һәм шатландыргыч атмосфера тудыру күздә тотыла. Чара төрле яшьтәге балалар өчен уйнап карарга һәм җырларга мөмкинлек бирә торган күңелле номерларны үз эченә ала.

Содержимое разработки

Әниләр көненә багышланган бәйрәм программасы.

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле телевизор караучы хатын кызларыбыз яраткан әниләребез! Сезне шук балалар телевидениесе, яисә ШБТ каналы сәламлый. Бүгенгә телевизион тапшырулар программасын тыңлап үтегез.

1.Бәйрәм котлавы.

2.”Бүләккә җыр” тапшыруы

3.“Хатын – кызга ни җитми” тапшыруын алып бара Г.Инзилә. Темасы “Ба-лачакка кайтыр идем”.

4.Музыкаль шоу”Халык артисты”н сайлау.

5.Атна яңалыклары. Дежур бүлек.

6.Һәм тәмамлап “Тыныч йокы, әниләр” тапшыруы.

(көй яңгырый)

А.б. : Хөрмәтле, әниләребез! Сезне чын күңелебездән матур бәйрәмегез “Әниләр” көне белән котлыйбыз!Сезгә сабырлык,сәламәтлек, тыныч тормыш, иң изге теләкләр теләп калабыз. Сезне чын күңелдән яратучы балаларыгыз.

Алып баручы: Сүзне үзләренә бирик әле.Г.Инзилә шигырь

Әниләрне яратыгыз” җыры.

Алып баручы: Эфирда “Бүләккә җыр” тапшыруы

- Безнең тапшыру аша Ш.Алсу әнисен бәйрәм белән котлап җырлый

Бүләкләр тапшыру

Алып баручы: Ә хәзер реклама карап үтегез(.Сәхнәгә ике бала чыга. Аларның берсенә “бәрәңге”, икенчесенә “томат” дип язылган табличкалар эленгән.)

Бәрәңге: Мин бәрәңге.

Томат: Ә мин помидор.

Шул вакытта бер төркем балалар поезд булып чыгалар да томат белән бә-рәңгене “таптап китәләр”. Шул арада томат белән бәрәңге табличкаларын алыштырып куялар. Бәрәңге “Умный Обед” ка, ә томат “Балтимор” кетчубы-на әйләнә.

Алып баручы: Эфирда “Шигьри тәлгәшләр”

Х.Әдилә,

Алып баручы (Г.Инзилә): Безнең эфирда әниләребезнең иң яраткан тапшыруы “Хатын – кызга ни җитми” һәм аның мөлаем алып баручысы Гаттарова Инзилә.

Инзилә: Исәнмесез, кадерле хатын – кызларыбыз! Сез бүген иң матурлар, иң мөлаемлар, иң чибәрләр һәм иң сөйкемлеләр! 4 нче классның социолог-лары әниләрнең “Барыннан да ныграк кайда булырга теләр идегез?” дигән сорауга җавапларын билгеләделәр.

1. Кешеләр булмаган утрауга, бер кешене дә күрмәскә, бер нәрсә дә ишетмәскә - 20% җавап биргән.

2.Айга – ераграк барып булмас инде – 30% җавап биргән

3. Әни янына – балачакка һәм тизрәк – 50% җавап биргән

Без сезгә аерым утрау да, хәтта айга баруны да тәэмин итә алмыйбыз. Шуның өчен без сезгә хәзер балачакка кайтырга тәкъдим итәбез.

(укытучы керә).

Укытучы (Г.Инзилә). Исәнмесез, укучылар! Нишләп утырасыз басыгыз?! Укытучының класска кергәнен күрмисезмени? Утырыгыз. Хәзер математи

ка дәресе. Өй эше тапкырлау таблицасын кабатларга иде хәзер тикшерәм. Бер генә кат аңлатам. Хәзер“Без, без идек” уенын уйныйбыз. Мин сезгә мисал әйтәм, ә сез кул чабу белән генә җавап бирәсез. Аңлашылдымы?

Фахриева,Хафизова,Хабибуллина,САбирова,Гаттарова..

2х2=? 0х7=? 3х2=? (һәрбер әнидән сорала)

Молодцы!Иртәгә масса берәмлекләрен сорыйм. Барыгызга “5” ле. Дәрес тәмам. Икенче дәрескә тарихка әзерләнәбез. Хәзер тәнәфес.

( Җыр “Әнкәмнең догалары” )

Тарих укытучысы : ( Х . Әдилә ) .Исәнмесез ,укучылар!Хәзер тарих дәресе . Өй эшен тикшерәбез . Фәхриев Берлинны кем алган?

Әмирхан: Мин алмадым апа Берлинны.

Укытучы: Гатиятуллин, кем Берлинны алган?

Айрат: Әмирхан алмагач, мин дә алмадым инде.

Укытучы башын тотып йөгереп чыгып китә. Директор белән керә.

Укытучы: Ринат Рафилович! Кем Берлинны алган дип сораган идем, алар мин алмадым дип җавап бирәләр.

Директор: Әдилә Нурисламовна! Бу кадәр көяләнмәгез әле. Уйнап туйгач Берлинны кире бирерләр. Кайсы класс алган соң әле ул?

Укытучы: 4 класс.

Директор: У-у. Болар бирмәячәкләр.

(Динә шигырь сөйли)

Алып бар: Эфирда музыкаль пауза. Бию “Татарча”

Кыңгырау шалтырый. Класска физкультура укытучысы керә. (Фәхриев Әмирхан)

Укытучы: Встать! Класс, равняйсь, смирно! Здравствуйте, ребята! Домашнее задание подготовили? Сегодня зачетный урок. Ко мне подойдут Фахриева, Хабибуллина, Хафизова,Шагабиева Так почему без формы? Ах, опять дома забыли? Последний раз прощаю. Зачет по прышкам в длину. Считаю до трёх. На счет “три” нужно прыгнуть как можно дальше. Раз, два, три...(говорит то-му, кто дальше прыгает). Да, деточка, у вас повышенная прыгучесть, вы наверное, “Растишки” объелись (Остальным) Отставить, прыжок некуда не годится. В зачёт не уложились. Тренируйтесь каждый день. Через год придете на зачёт.

Запишите домашнее задание: тренироваться в беге по магазинам (пауза)с нагрузкой не менее 10 кг (пауза)в каждой руке. Не забывайте про утреннюю зарядку лица, то есть улыбайтесь. Ведь от улыбки день становится светлей...(Уходит) җыр:Пусть всегда будет солнце.

Алып баручы: Тапшыруыбызны дәвам итәбез. Безнең эфирда “Халык артисты” программасы урын ала.

Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле конкурсантларыбыз һәм тамашачыла-рыбыз. Безнең программага ике группа сайлап алынды.

1.Балалар группасы.

2.Әниләр группасы

Конкурсыбызда 3 бирем биреләчәк. Биремнәрнең барысын да бик яхшы үтәгән группа җиңүче була.

1.Хор белән җырлау “Әпипә”

2 Бер кеше генә җырлау “Сагыну”

3.Кара- каршы җырлау “Әнисә”

-Җирәбә салып алыйк әле.

Конкурс үткәрелә. Һәр җыр җырланган саен җюри үзенең билгеләрен әйтә. Соңыннан нәтиҗәләр билгеләнә.

Алып баручы: Классыбызның сандугачы Г.Инзилә сезгә үзенең яраткан җырын бүләк итә.

Алып баручы: Хәзер, хөрмәтле әниләребез! “Атна яңалыклары”н тыңлап үтәрсез.

Алып баручы: Кызыл Мишә төп мәктәбенең 4 нче сыйныф тормышыннан яңалыклар тыңлап үтегез. 4 класс укучылары Сабиров Илназ һәм Гатиятуллин Айрат уку әсбапларын ату буенча беренчелекне бирмиләр. Соңгы атна эчендә генә 6 линейка сындырдылар, 3 ручка югалттылар һәм ата – аналарының өметләрен өзделәр.

Алып баручы: Ә хәзер спорт яңалыкларын тыңлап үтегез. 4 класс укучысы Фәхриев Әмирхан мәктәп күләмендә рекорд куйды. Ул мәктәп коридорын 30 секунд эчендә йөгереп үтте һәм шул вакыт эчендә 5 укучы кызны бәреп егарга да өлгерде.

Алып баручы: Шулай ук класстагы һава торышын да тыңлап китегез. Икенче партада һава температурасы түбән, анда яшәүчеләр өшегәнгә охшап торалар. Әгәр ике атмосфера фронты Айрат белән Ринат очрашса яшенле яңгыр яву мөмкинлеге бар. Урыны – урыны белән күз яше түгелү һәм чәчләр коелу булырга мөмкин. Классның уртача атмосфера басымы тыныч. Урыны – урыны белән көлүләр булу сәбәпле кәефнең күтәрелүе көтелә. Сезгә дә күтәренке кәефләр теләп калабыз кадерле әниләр!

Алып баручы: Эфирда шигьри пауза : М. Ринат әнисенә багышланган шигырен сөйләп китәр.

Алып баручы: Һәм безнең телеэфир ахырында әниләрнең иң яраткан тапшыруы “Тыныч йокы, әниләр!”

Алып баручы: Исәнмесез, нәни әниләр!

Хрюшка: Хәерле кич, нәни дусларыбыз.

Степашка: Хәерле кич, хөрмәтое тамашачыларыбыз. Әлфинә Зәбировна без бүген мультфильм караячакбызмы?

Алып баручы: Әйе, Степашка! Бүген без “Түгәрәк икмәк” әкиятен карап үтәрбез. Ләкин безнең әкияттә катнашучы артистларыбыз авырып киткәннәр. Шуңа күрә безгә әниләрнең ярдәме кирәк булачак. Рольләрне башкаручылар-ны әниләр арасыннан чакырыйк әле.

Залда утыручы әниләр ярдәмендә “Әнигә бүләк” әкияте куела

Алып баручы: Менә әкиятебездә тәмам. Сезгә нәни дусларыбыз тыныч йокы һәм тәмле төшләр телибез.

Степашка: Тыныч йокы, дуслар

Хрюшка: Тәмле төшләр.

Бишек” җыры

Алып баручы: Шушының белән безнең тапшыруларыбыз азагына килеп җитте. Сезгә хөрмәтле әниләребез тыныч тормыш, корычтай ныклы сәламәт-лек, эшегездә зур уңышлар, өегезгә иминлек һәм тынычлык телибез. Балалар-ыгызның игелеген күрергә язсын.

Әниләр көненә багышланган бәйрәм

программасы

2009 – 2010 нчы уку елы, ноябрь.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/41539-jeniljer-bjejrjeme-beljen

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки