- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Использование игровые технологии при объяснении темы «Числа»
Проект эшемнең максаты – туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга белем бирүдә һәм телгә кызыксыну уятуда уеннарның әһәмиятен күрсәтү.
Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
- уеннарның укыту процессында тоткан ролен билгеләү;
- укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү максатыннан кулланылган уеннарны барлау;
- “Сан” темасын аңлатканда кулланылган дидактик уеннарны ачыклау.
Татарстан Республикасы
Саба муниципаль районы
Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбе
ПРОЕКТ ЭШЕ (Проектная работа)
“Сан” темасын аңлатканда, уен технологиясен файдалану.
( Использованиеигровые технологии при объяснении темы "Числа").
Башкарды : туган тел һәм әдәбияты укытучысы
Зайнагиева Зөлфия Фоат кызы
Казан, 2020
Эчтәлек
Кереш.................................................................................................................3-4
Беренче бүлек. Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә яңа педагогик технологияләр
Яңа педагогик технологияләрнең берсе буларак уен технологиясе.....5-8
ФДББС таләпләренә туры килә торган уен технологиясе........................9
Икенче бүлек. Укучыларга туган телне өйрәтүдә кулланыла торган уеннарның роле
2.1. Укучыларга туган телне өйрәтүдә тел уеннары.....................................11-19
2.2. Сан темасын өйрәнгәндә уеннар..................................................................20
Йомгаклау.............................................................................................................26
Әдәбият исемлеге ................................................................................................27
КЕРЕШ
Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укытучы баланың югары сөйләм культурасын формалаштырырга, ишетеп аңлау, уйлау, фикер йөртү, иҗади сәләтен үстерергә, мөстәкыйль эшләү омтылышын уятырга, сүзләрне дөрес әйтә һәм яза белергә өйрәтергә, сүз байлыгын арттыру өстендә эшләргә тиеш. Моның өчен тиешле шартлар булдыру – укытучының мөһим бурычы. Укучыларның туган тел һәм әдәбият фәнен тирәнтен үзләштерүе өчен балаларда телгә кызыксыну уятырга, укучыларның алган белемнәрен гомумиләштерү, яңа лексиканы истә калдыру, өйрәнгән материалны тормышта куллана белү күнекмәләрен камилләштерү, сөйләм телен шомартыр өчен, дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә, төрле алымнар кулланып эшләргә, укучыларны актив сөйләмгә тартырга кирәк. Югарыда күрсәтелгән проблемалардан чыгып, тикшеренү эшенең темасы билгеләнә: “Гомуми белем бирү оешмаларында “Сан” темасын аңлатканда, уен технологиясен файдалану”
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда уеннарның әһәмияте зур. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә һәм иҗади халәт булдыра. Уеннар вакытында фән нигезләрен үзләштерү белән бергә укучы үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре дә ала. Шулай итеп, уеннар бала тормышында әһәмиятле урын алып торалар, белем һәм тәрбия бирүдә мөһим чыганак булалар.
Югарыда китерелгән фикерләр проект эше темасының актуальлеген дәлилли.
Проект эшебезнең максаты – туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга белем бирүдә һәм телгә кызыксыну уятуда уеннарның әһәмиятен күрсәтү.
Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
- уеннарның укыту процессында тоткан ролен билгеләү;
- укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү максатыннан кулланылган уеннарныбарлау;
- “Сан” темасын аңлатканда кулланылган дидактик уеннарны ачыклау.
Тикшеренү объекты – укучыларга “Сан” темасын аңлатканда, уен технологиясенең кулланылышы.
Тикшеренү предметы – туган тел һәм әдәбият дәресләрендә кулланылган уен технологиясе.
Метод һәм алымнар: өйрәнелә торган материалның характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып күзәтү методы сайланды. Әлеге метод үз эченә фәнни һәм методик әдәбиятны туплау һәм анализлау, фактик материалны өйрәнү, педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, классификацияләү кебек эш алымнарын берләштерә.
Проектның фәнни-гамәли әһәмияте: бу хезмәттән туган тел һәм әдәбият укытучылары дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда, шулай ук докладлар әзерләгәндә файдалана алалар.
Проектта катнашучылар: туган тел һәм әдәбият укытучылары.
Көтелгән нәтиҗәләр. Без тәкъдим иткән уеннар туган тел дәресләрен нәтиҗәле һәм мавыктыргыч итәчәк. Алар ярдәмендә укучылар тел материалын тизрәк һәм яхшырак үзләштерәчәк. Кайбер уеннар хәтта балаларны ритм, рифманы аңларга гадәтләндерәчәк һәм алардагы сөйләү кимчелекләрен бетерергә ярдәм итәчәк.
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
ТУГАН ТЕЛ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЯҢА ПЕДАГОГИК ТЕХНОЛОГИЯЛӘР
1.1. Яңа педагогик технологияләрнең берсе буларак уен технологиясе
Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр чоры укыту-тәрбия эшенең дә барлык өлкәләренә яңача якын килү, аны яңача аңлауны таләп итә. Бу үзгәрешләр мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр алдына яңа мәсьәләләр куя. Укытучылар бу яңарышларны тормышка ашыруда төп рольне башкаралар. Укыту-тәрбия системасын яңарту – яңа идеяләр, ысуллар, чаралар эзләү дигән сүз. Мәктәпләрнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, социаль актив, карарларны мөстәкыйль кабул итә торган иҗади шәхес тәрбияләү.
Укыту-тәрбиянең бүгенге көндәге уңышы укытучының бу процессны сыйфатлы башкаруында, укучыларны танып-белү процессы белән кызыксындыра алуында; иҗади уйларга, мөстәкыйль белем алырга өйрәнүенә, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле. Әйләнә-тирәне, кешелек дөньясын өйрәнү һәм аны укучыга дөрес аңлату, укучыны тормышка яраклаштыру – укытучылар алдына куелган мөһим бурыч.
Бүгенге көндә белем-тәрбия бирү процессын тормыш белән бәйләп алып бару зарурилыгы да артты. Дәресләрдә әле моңа кадәр билгеле булмаган чаралар кулланыла, элеккеге метод-алымнар яңара, камилләшә. Шулай да педагогикага яңалык башка фәннәргә һәм тармакларга караганда авыррак керә. Бу хәлнең сәбәбе, бәлки, кешене укыту-тәрбияләүнең гаять дәрәҗәдә авыр булуыннан киләдер. Кайбер яңалыклар киң күләмдә кулланылмау нәтиҗәсендә кире кагыла һәм бик тиз онытыла. Хәзерге чорда укытучы күптөрле мәгълүматлар чолганышы эчендә калды. Алар алдында яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып аны үзләштерү зарурлыгы туды.
Соңгы елларда күп кенә яңа технологияләр тәкъдим ителде һәм гамәлгә кертелде. Аларның күбесе дәресләрдә уңышлы кулланыла. Укытучы һәм укучылар эшчәнлеген оештыру мәсьәләләрен алдан уйлап, башкарырга тиешле эшләрне системага салып кую укыту-тәрбия процессында уңышка ирешергә ярдәм итә.
Туган тел һәм әдәбиятны яңа технологияләр аша өйрәтү - ул уку процессын яңача оештыру, ахыргы нәтиҗәләрне күзалларга омтылу, укучыларның актив эшчәнлегенә этәргеч бирү. Бүгенге көндә халык мәгарифе икътисадын, укыту техникасын һәм технологиясен, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң җәелде. Шуңа бәйле рәвештә педагогик технология, педагогик техника төшенчәләре дә актив кулланылышка керде.
Технология – (грек теленнән алынган сүз; сәнгать, осталык дигән мәгънәне белдерә) фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланылучы методлар, алымнар, ысуллар җыелмасы ул. Нәрсә соң ул педагогик технология? АКШтагы Педагогик ассоциация һәм технологияләр берләшмәсе аңлатканча, педагогик технология укытуны, белемнәрне үзләштерүне, идея-фикерләрне, төрле чараларны, ысулларны планлаштыруны һәм гамәлгә ашыруны үз эченә ала. Аларның бурычы – укыту процессын, яңалыклар кертеп, даими камилләштереп тору, яңа дәреслекләр, укыту өчен кинофильмнар, компьютерларга программалар һ.б. ярдәмлекләр төзү
Педагогогик технология төшенчәсенә күренекле педагог-галимнәрнең аңлатмалары төрлечә. Б.Г. Лихачев фикеренчә, педагогогик технология – укыту процессындагы махсус ысуллар, алымнар, психологик-педагогик юнәлешләр җыелмасы; ул – педагогик процессны оештыруның төп коралы. В.П. Беспалько педагогик технологияне “укыту процессын тормышка ашыруда эчтәлекле техника” дип саный. И.П. Волков бу терминны укытуның көтелгән нәтиҗәләрен тасвирлау процессы буларак карый. М.А.Чошанов белем бирү технологиясен дидактиканың состав өлеше дип билгели. Г.К.Селевко педагогик технология төшенчәсен өч аспектта карый: 1) фәнни: педагогик технология – педагогиканы белем бирү максатын, эчтәлеген, методларын өйрәнүче һәм педагогик процессларны проектлаучы өлеше; 2) процессуаль-тасвирлаулы: белем бирүдә көтелгән нәтиҗәләргә ирешү өчен кирәк булган максат, эчтәлек, ысул һәм алымнардан торган процессны тасвирлау; 3) процессуаль-тәэсирле: педагогик процессны гамәлгә ашыручы, “шәхси, инструменталь һәм педагогик-методологик чараларны хәрәкәтләндерү” .
Шулай итеп, педагогик технология белем бирүнең иң уңышлы юлларын өйрәнүче фән буларак та, педагогик процесста кулланыла торган ысуллар, чаралар системасы буларак та, белем бирү процессы буларак та билгеләнә. Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота. Заманча технологияләр кулланып татар телен өйрәтү – уку-укыту процессын яңача оештыру ул. Ул түбәндәге максатларны күздә тотып башкарыла: 1) татар телен өйрәнүгә кызыксындыру, теләк уяту; 2) укучыларның танып белү активлыгын арттыру; 3) телне өйрәнү өчен уңай шартлар булдыру; 4) укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу.
Белем бирү технологияләре күп төрле. Шулай да алар арасында охшашлыклар күзәтелә. Максаты, эчтәлеге, кулланылган ысуллары, алымнары һәм чараларының охшашлыгы буенча технологияләрне берничә зур төркемгә берләштерергә мөмкин. Мәсәлән: укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр; уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр; уку материалын методик яктан камилләштерүгә, дидактик яктан үзгәртүгә нигезләнгән педагогик технологияләр; халык педагогикасына нигезләнгән педагогик технологияләр һ.б.
Соңгы елларда белем бирү системасында заманча технологияләрдән уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр (терәк схемалар кулланып, алга китеп укыту технологиясе, белем бирүнең компьютер технологияләре, үстерелешле укыту технологиясе, проектлар методы, концентрик белем бирү технологиясе) һәм укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр (уен технологиясе, проблемалы укыту технологиясе, аралашуга өйрәтү технологиясе) уңышлы кулланыла.
Бу эшебездә уен технологиясенә тирәнрәк тукталырбыз, чөнки, безнең уйлавыбызча, чит телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора.
1.2. ФДББС таләпләренә туры килә торган уен технологиясе
Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты нигезендә мәктәптә белем бирүнең төп максаты – балаларда гомуми күнекмәләр һәм осталыклар булдыру белән беррәттән аларның уку эшчәнлеген формалаштыру. Бу исә аларның уку һәм танып-белү мотивларын, максат куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерүне үз эченә ала. Шулай ук гамәлдәге осталыкларын заманча аралашу формаларына юнәлтүгә дә игътибар итә. Әлеге максатны тормышка ашыруга уен технологиясе куллануның роле зур. Ул телне өйрәнгән вакытта кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора. Балалар дәресләрдә үзләрен ачып бетермәскә мөмкин, ә төрле уеннар вакытында моңа шартлар тудырыла. Балаларның, беренчедән, үз-үзләренә, икенчедән, үзләре янәшәсендәге кешеләргә ышанычлары арта. Методик яктан дөрес уйланылган уен, бердән, укучыда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенчедән, белем бирүнең коммуникатив юнәлеше таләпләренә җавап бирә. Туган тел (татар теле) дәресләрендәге уен ситуацияләре яңа тел материалын презентацияләүдә, үтелгән лексик һәм грамматик материалны ныгыту һәм активлаштыруда аерым урын тота. Уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакытта сөйләмгә һәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар бер-берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә нәрсәдер әйтү, нәрсә турында булса да сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа. Уеннар вакытында укучыларның белем һәм күнекмәләре камилләшә. Аларда бердәмлек, берберсенә ярдәм итү теләге туа. Балалар уен вакытында шатланырга, эшләгән эшләреннән риза, канәгать калырга тиешләр. Уен барышында укучыларның сәләтләрен үстерү өстендә дә эшләргә кирәк. Галим Г.К. Селенко максатчан юнәлеш буенча дидактик (белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген киңәйтү, белем һәм күнекмәләрне гамәли эшчәнлектә куллану, гомумуку күнекмәләрен үстерү һ.б.); тәрбияви (мөстәкыйльлек тәрбияләү, билгеле бер юнәлешләр, дөньяга караш тәрбияләү һ.б); үстерелешле (игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү һ.б.); социальләштерә торган (аралашуга өйрәтү һ.б) уеннарны аера. Уку барышын интенсивлаштыруны активлаштыру максатында, уенны төшенчәләрне үзләштерү, теманы өйрәнү, яңа материалны аңлату, ныгыту, сөйләм эшчәнлегенең телдән төрләренә өйрәтү вакытында технология буларак файдаланырга була. Балалар уены, аның сабый үсешенә тәэсире һәм роле турында психологлар Л.С. Выготский, А.А. Леонтьев, Д.Б. Эльконин һәм башкаларның хезмәтләре билгеле. Педагогика һәм психология өлкәсендә укыту методы буларак, уен XX гасырның 70 нче елларында киң тарала. Укыту процессында уен технологиясе максатчан булуы белән гомуми уен эшчәнлегеннән аерылып тора. Хәзерге көндә мәктәпләрдә уку-укыту барышын активлаштыру һәм интенсивлаштыру максатыннан уен эшчәнлеге түбәндәге очракларда файдаланыла: 1) телне өйрәнүдә мөстәкыйль технология; 2) нинди дә булса технологиянең бер состав өлеше; 3) дәрес яки аның бер этабы (кереш өлеше, яңа белемнәрне ачу, рефлексия дәресе (катнаш дәрес), кабатлау һ.б.). Дидактик уеннар әдәби уку дәресләрендә дә уңышлы файдаланыла ала. Мондый уеннар укучыларның сөйләмнәрен, иҗади активлыкларын үстерүгә, китап укырга кызыксыну уятуга, фантазияләрен баетуга хезмәт итәләр
Кечкенә яшьтәге укучы балалар белән эшләү безне психофизиологик үзенчәлекләрне тирәнрәк өйрәнүгә этәрде. Яңа гына балалар бакчасыннан килгән сабыйларның игътибарлары да, истә калдыру сәләте дә бик йомшак, бигрәк тә уку кызыклы булмаса. Баланың мәктәпкә кергәндә барлыкка килгән психологик киртәләрне тиз арада җиңү юлы итеп укыту-тәрбия процессында уеннар, аның элементларын куллану бик отышлы. Димәк, дәрескә уен, уен ситуцияләрен кертергә кирәк.Уен ситуацияләре укучыларга материалны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә. Уеннар балаларда җитезлек, зирәклек сыйфатлары тәрбияли,хәрәкәт,көй аша бала күңелендә иҗат хисе кабына.
“Уен – әйләнә - тирә мохит төшенчәләрен баланың рухи дөньясына алып керүче зур якты тәрәзә ул. Уен-кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган учак ул”, - ди В.А. Сухомлинский.
Уен технологиясенең роле һәм әһәмияте рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең төрле этапларында дә бәхәссез. Татар теле дәресләрендә уен ситуацияләре яңа тел материалын презентацияләүдә, үтелгән лексик материалны ныгыту һәм активлаштыруда аерым урын тота. Алар шулай ук укучыларның татар телендә сөйләм эшчәнлеген оештыру функциясен үтиләр.
Методик яктан дөрес уйланылган уен, бер яктан караганда, укучыда өйрәнелә торган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенче яктан – тел материалы өстендә нәтиҗәле эшләргә ярдәм итә. Белем бирүнең коммуникатив юнәлеше таләпләренә җавап бирә.
Безнең өлкәгә килгәндә, ягъни рус балаларында татар теленә карата кызыксыну уятуда да уенның роле гаять зур. Чит телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксындыра, дәртләндерә. Г.К. Селевко уеннарны дүрт юнәлешкә аера: дидактик, тәрбияви, иҗади һәм коммуникатив уеннар. Болар барысы да Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Үткәрү методикасы буенча да алар бик күп төргә бүленә: предметлы, сюжетлы, рольле, эшлекле уеннар. Төрләре ягыннан уеннар тел, өстәл, язма һәм хәрәкәтле була. Уеннарны яңа материалны аңлатуда да, белемнәрне ныгытканда да, телдән сөйләм эшчәнлегенең өйрәтү вакытында да технология буларак файдаланыла.
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
УКУЧЫЛАРГА ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘТҮДӘ КУЛЛАНЫЛГАН УЕННАРНЫҢ РОЛЕ
2.1. УКУЧЫЛАРГА ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘТҮДӘ ТЕЛ УЕННАРЫ
Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар алган белемне кабатлау һәм ныгыту йөзеннән кулланыла. Уен алымнарын, эш төрләрен төрлечә сайларга мөмкин. Ләкин һәр уен ныклап уйланылган, һәрьяклап эшкәртелгән булырга тиеш.
Уеннарны гадәттә берничә төркемгә бүлеп йөртәләр:
1) әле өйрәнелмәгән татар лексикасын үзләштерергә ярдәм итүче уеннар;
2) өйрәнгән лексиканы ныгытырга ярдәм итүче уеннар;
3) грамматик кагыйдәләрне кызыклы формада бирүче уеннар;
4) грамматик формаларны, жөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм жөмлә төзү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итүче уеннар.
Фонетик уеннар
Татар теленең фонетик системасын үзләштерү өчен фонетик һәм лексик зарядка битләрен кулланырга мөмкин. Мәсәлән, уртасында специфик татар Ә авазын белдерә торган хәреф язылган альбом бите. Бу хәреф белән янәшә исемнәрендә шундый аваз булган кешеләр яки предметларның рәсемнәре ясалган яки рәсемнәре ябыштырылган (әти, әни, бәби, әтәч, тәрәзә, тәлинкә, кәбестә, чиләк һ.б.). Берьюлы күп мәгълүмат бирергә ярамый, чөнки балалар бик тиз арыйлар. Башта һәр биткә темага туры килә торган 5-6 рәсем ясау яки ябыштыру да җитә. Һәр 2-3 дәрес саен рәсемнәрнең санын арттырырга була. Мондый «битләр» һәр специфик татар авазына ясалган булырга тиеш. Әгәр уку елы ахырына фонетик һәм лексик зарядка битләрендә 15-20 рәсем-сүз булса, бу – яхшы нәтиҗә: бер авырлыксыз өйрәнелгән, якынча 200 сүздән торган әзер лексика.
Бу «битләр» һәр дәрес башында фонетик һәм лексик зарядка вакытында кулланылырга тиеш. «Битләрне» төзегәч, укытучы фонетик һәм лексик зарядканы болай үткәрә: специфик татар авазын белдерүче хәрефне күрсәтә һәм әйтә. Аннан соң рәсемнәрне күрсәтә. Берничә дәрестән соң яхшы әзерлекле укучылар аваз һәм сүзләрне үзләре әйтә башлыйлар. Дәреснең бу этабында алар бернинди авырлыксыз укытучыны алмаштыра алалар. Ә тагын күпмедер вакыттан соң аларны уртача өлгерешле һәм авыр өлгерешле укучылар алмаштырачак, бу вакытта яхшы әзерлекле укучыларга дәреснең бу этабында инде авыррак биремнәр биреләчәк (мәсәлән,бу «бит» буенча җөмләләр уйла һәм яз).
Укытуның башлангыч этабында кулланылучы фонетик уеннар арасыннан уен-табышмак, уен-имитация, уен-ярыш, предметлар белән уеннар, игътибарлыкка уеннарны аерырга мөмкин. Дөрес әйтүгә өйрәткәндә чираттагы уеннар файдалы .
«Нинди аваз әйтелә?»
(уен-табышмак)
Укытучы бер үк төрле аваз ишетелә торган сүзләр чылбыры әйтә (әни, әти, бәби, тәлинкә, күркә, чәйнек), беренче булып ([ә] авазын) җавап тапкан бала үзенең табышмагын әйтү хокукын ала.
Әлеге уенда дифференциаль якын килүне кулланганда яхшы өлгерүче (1 нче вариант), уртача өлгерүче (2 нче вариант) һәм авырдан өлгерүчеләрне (3 нче вариант) вариантлап утырту сакланырга тиеш. Башта чагыштырмача авыррак сүзләр чылбыры 1 нче вариантка тәкъдим ителә (чылбырга укучыларга таныш лексика гына түгел, ә таныш булмаганы да кертелә). Шуннан соң 2 нче вариантка бик үк авыр булмаган чылбыр тәкъдим ителә (сүзләр чылбырына берничә таныш булмаган сүз кертелә). 3 нче вариантка темалар буенча үтелгән яхшы белгән сүзләр тәкъдим ителә.
«Кызык телефон»
Тактада зур телефон рәсеме ясала. Дискта саннар урынына хәрефләр языла. Укучылар билгеле вакыт аралыгында күбрәк итеп (специфик татар авазларын кулланып) сүзләр җыярга һәм аларны әйтергә тиешләр. Мәсәлән, әни, һәм, кар, өстәл, үрдәк, чәйнек, чиләк, җиләк һ.б.
«Сүзне әйт»
Алып баручы ( яхшы өлгерүче укучы) уенда катнашучыларга чираттан аваз әйтеп туп ыргыта (мәсәлән, [к]), катнашучылар әлеге аваз булган сүзне әйтеп ( [кар]), тупны кире кайтаралар.
«Сүз уйлау»
Бу уен татар теленә генә авазларны өйрәнгәндә уйнала. Мәсәлән, [ә] авазына башланган яки шушы аваз булган сүзләрне кем күбрәк әйтер?
Лексик уеннар
Лексикага өйрәткәндә карточкдагы уеннар, табышмаклар, кроссвордлар, чайнвордлар, «Сүзне тап», «Мәкальне тап» кебегрәк уеннар куллану кулайрак була.
Лексик материалны кертү этабында укытучы әкренләп, мәгънәләре контексттан аңлашылган, яңа сүзләр кулланылган хикәя сөйли. Укучылар яңа сүзне кагыйдә чыгарып, синоним яки антоним табып аңлатырга тырышалар. Бу сәламәт ярыш һәм хезмәттәшлек тудыра. Икенче дәрестә укытучы яки укучы предметны атамыйча гына аның турында сөйләгәндә, лексик искә төшерүләргә мөрәҗәгать итәргә була, ә калганнар, ул кулланган әйтемне искә төшереп, җавабын табарга тырышалар, аны җөмләдә яки ситуациядә кулланалар.
Мондый биремнәр тәрҗемәгә мөрәҗәгать итмичә генә лексиканы өйрәнүгә ярдәм итәләр. Өстәвенә, мондый күнегүләр уйлап табуга һәм конструктрлауга корылган кроссвордлар, чайнвордлар, уен тестлары белән эшләүгә әзерлиләр. Шулай итеп, билгеле бер тема буенча актив сүзлек запасын кабатлауны оештыру карточкалар белән уеннарга күчәргә ярдәм итә. Аларның нигезе классның бөтен укучылары тарафыннан төзелгән хикәя булырга мөмкин.
«Кар өеме» кебек уеннар бик тә нәтиҗәле булалар. Укучылар түгәрәк өстәл принцибы буенча утыралар, ә өстәл уртасында өйрәнелүче сүзләр һәм әйтелмәләр язылган карточкалар куелган. Бер укучы карточка ала, аны бөтенесенә күрсәтә һәм әлеге сүзне яки әйтелмәне җөмләдә куллана. Чираттагы укучы икенче карточканы ала һәм алдагысы белән логик яктан бәйләнгән тагын бер җөмлә уйлап әйтә. Укучыларга уен бер төрле булып тоелмасын өчен карточкалар күгәрчен, чәчәк һәм башка формаларда төзеләләр. Мәсәлән, укучылар коллектив хикәя төзиләр. Һәр фраза билгеле бер сандагы сүзләрдән тора: беренчесе бердән, икенчесе икедән һ.б. Соңгы фразаны төзеп чыгучы җиңеп чыга. Алып баручы (яхшы өлгерүче укучы) бөтен җөмләләрне тактага язып бара. 1... . 2... һ.б.
Лексика белән эшләгәндә, әлеге типка туры килүче икенче уен да файдалы була. Бөтен группа фотосурәт, рәсем, күренешне тасвирлауда яки хикәя төзүдә катнаша. Актив сүзлекне куллану уенның иң кирәкле кагыйдәсе булып санала .
«Фоторобот яса»
Һәрбер укучыда кәгазь бите һәм төсле карандашлар. Класс өч командага бүленә (һәрберсе – милиция бүлеге). Өч алып баручы билгеләнә (яхшы өлгерешле укучылар). Алар милиция бүлегенә югалган дусларын табу үтенече белән мөрәҗәгать итәләр. Алып баручылар тышкы кыяфәтен сурәтлиләр, ә балалар туры килүче рәсемнәр ясыйлар. Әгәр рәсем сөйләмгә туры килсә, югалучы табылган дип санала. Мәсәлән, «Бу минем сеңлем. Аның исеме Гүзәл. Гүзәл укучы. Аның чәче озын, күзләре зәңгәр. Ул кызыл күлмәктән иде».
Лексика белән эшләгәндә әлеге типка туры килүче икенче уен да бар. монда бөтен группа бер генә җөмләдән торган фотография, рәсем, күренешне сурәтләүдә яки хикәя төзүдә катнаша. Актив сүзлекне куллану уенның иң кирәкле биреме булып тора.
«Ул нинди төстә?»
Уен укучыларның төсләрне белдерүче лексика куллануны кабатлауга юнәлтелгән.
Өстәлдә төрле төстәге уенчыклар җәеп салынган. Укытучы бер укучыга (алып баручыга) берәр хайванны уйлап куярга киңәш итә. Калганнар аның нинди хайван яки җәнлек икәнен белергә тиешләр. Башта алар сораулар бирәләр: «Ул ак төстәме?», «Ул кызылмы?», «Ул зәңгәрсу төстәме?», «Ул карамы?» һ.б.
Шуннан төсне дөрес атаган укучы икенче сорау бирә: «Бу ак куянмы?». Әгәр укучы ялгышмаган икән, ул алып баручы була.
Уен-ярышлар кулланырга була (парлы, командалы, фронталь), шул исәптән викториналар, конкурслар, шулай ук «Аукцион» кебек уеннар. Монда бирем билгеле тема, ситуациягә караган сүз, әйтем, фразаны соңгы булып әйтүгә кайтып кала.
«Аукцион»
Укытучы уенны: «Бүген без сезнең белән авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә барабыз. Анда иң яхшы каз, тавык, күркә төрләрен күргәзмәгә куйганнар. Бүген без нәрсә теләсәк, шуны сатып ала алабыз; кошның бәясе – җөмлә. Кем күбрәк әйтсә, шул сатып ала. Беренче булып каз сатыла», – дипбашлый. Укучылар:«Бу – каз. Каз ак, шаян. Каз ит бирә, мамык бирә. Каз солы ярата, үлән ашый. Казның бәбкәләре була».
Ахыргы җөмләне әйткән кешегә каз бирелә. Бу уенда теләсә-кайсы укучы җиңүче була ала.
Тизлеккә булган лексик уеннар да әһәмиятле (укучылар бирелгән сүзләргә тиңдәш яки капма-каршы мәгънәле сүзләрне; әлеге сүзтезмәләрдә кулланырга мөмкин булган сүзләрне мөмкин кадәр тизрәк әйтергә тиеш булганда). Мәсәлән:
«Киресен әйт»
Балалар түгәрәккә басалар, уртада – алып баручы (яхшы өлгерешле бала). Ул уенны башлый: балаларга таныш булган бер сүз әйтә һәм тупны берәр уенчыга ыргыта. Уйнаучы сүзнең капма-каршы мәгънәсен әйтә һәм тупны кире кайтара.
Уенда түбәндәге сүзләрне кулланырга була:әни – әти, апа – абый, эне – сеңел, ак – кара, җәй – кыш, яз – көз.
«Кем күбрәк әйтер?»
Укучылар ике төркемгә бүленәләр. Тактага 2 рәсем эленә. Һәр төркем укучылары, үз рәсеме буенча, чиратлашып, сүзләр әйтергә тиеш. Тукталып калган яки әйтә алмаган укучы уеннан чыга. Күбрәк сүз әйткән төркем укучылары җиңүче була.
Фразалы уеннар
Сөйләшергә өйрәтүдә фразалы уеннар зур мәгънәгә ия, чөнки аларның җавабы гади генә булмый, ә элек өйрәнелгән лексик берәмлекләрне дөрес куллануны, татарча җөмләләрнең төзелешен белүне (хикәя, сорау, инкарь) сорый.
Мисалга «Сорау-җавап» тибындагы уены китерегә була. Мәсәлән. Бер укучы соравын яза, икенчесе – җавабын (сорауны күрмичә). Ә менә «Юк-бар сүз» тибындагы уенда укучылар фраза төзи. Мәсәлән, берәү ияне яза, язганны каплый һәм битне икенче кешегә бирә, ул хәбәрне яза һ.б. Җөмләнең структурасы бирелә. Соңыннан алар бөтен класс белән укыла һәм хаталары төзәтелә.
«Сорау-җавап»
Һәр укучы нинди дә булса малай исемен (Петя) яза, язылган күренмәслек итеп бөкли һәм чираттагы уенчыга бирә. Икенчесе кыз исемен (Сара) яза һәм өченче уенчыга бирә. Өченче уенчы Петяның Сарага нәрсә әйтүен яза һәм битне дүртенчегә бирә. Әлеге уенчы кызның җавабын яза һәм битне тагын җибәрә. Бишенче кеше малайның кызны калдырып, кайда китүен яза. Алтынчы уенчы аның нигә китәргә тиешлеген яза (нинди максат белән) һәм тагын җибәрә. Җиденче кызның җавабын яза һәм шулай дәвам итә.
Уен ахырында битләр ачыла һәм аларның эчтәлеге кычкырып укыла.
Шулай ук «ватык телефон» яки «попугай» тибындагы уеннарны кулланырга була. Монда сүзләр чылбыры төзелә, һәм һәрбер чираттагы сүз алдагы сүзнең ахыргы иҗегеннән башлана.
«Ватык телефон»
Балалар түгәрәккә басалар. Укытучы бер укучыга пышылдап кына сүз әйтә. Мәсәлән, күлмәк. Бу сүзне укучы күршесенә әйтергә тиеш. Сүз, шулай итеп, ахыргы укучыга кадәр барып җитә. Һәр укучы сүзне кычкырып әйтә.сүз үзгәргән булса, ялгыш әйткән кеше ачыклана һәм аңа «җәза» бирелә. Мәсәлән, шигырь сөйләү, җырлау һ.б.
Грамматик уеннар
Төрле грамматик күренешләрне кабатлатучы, камилләштерүче уеннар алда әйтелгән уеннар белән тыгыз бәйләнештә, чөнки алар сөйләм ситуацияләрен алмаштырмыйлар, ә өстәмәлелек бирәләр. Грамматик уеннар дәресләрдә дә, дәрестән тыш эшләргә бәйләп тә үткәрелә.
«Нәрсә кайда?»
Укытучы сыйныф бүлмәсендәге, өстәлдәге, сумкадагы әйберләр турында сорый. Укучылар аларның урыны турында, өйрәнелгән җөмлә үрнәкләреннән файдаланып хәбәр итә. Мәсәлән, Бу нәрсә? – Бу карандаш. Карандаш кайда? – Карандаш өстәлдә.
«Син ни эшли аласың?»
Укучыларалуярдәмче-функциональ фигыльнең сорау, раслау һәм инкарь формаларында кулланылуын кабатлыйлар.
Класс ике командага бүленә. Бер команда алуфигыле белән берәр төрле җөмлә уйлый (Мәсәлән,Без яза алабыз).Икенче команда әгъзалары сораулар биреп, аны белергә тырышалар: «Сез укый аласызмы?»,«Сез татарча сөйләшә аласызмы?»,«Сез русча сөйләшә аласызмы?» һ.б. Бу сорауларга түбәндәге җаваплар бара: «Юк, без укый алмыйбыз» яки«Әйе, без татарча сөйләшә алабыз» .
«Алар нишли?»
Укытучы төрле темага караган исемнәр әйтә. Укучылар мәгънәләре буенча туры килә торган фигыльләр уйлап әйтергә тиешләр. Мәсәлән, Әни тегә (яза...). Куян ашый (эчә...). Кем күбрәк фигыль уйлап таба, шул җиңә.
«Телефоннан сөйләшү»
Һәр командадан ике алып баручы сайлап алына (яхшы өлгерүче укучылар), алар классның төрле башларында торалар. Алар «телефоннан» сөйләшәчәкләр. Беренче укучы «челтәр» буенча (ягъни калган укучылар) иптәшенә биреләчәк сорауны бирә, шуннан соң шул «челтәр» буенча аңа җавап та киләчәк. «Челтәрләрнең»бурычы – һәр фразаны дөрес һәм тиз бирергә, капма-каршы очракта «элемтә өзеләчәк», һәм команда җиңеләчәк.
2.2 Сан темасын өйрәнгәндә уеннар
Уен технологиясенең роле һәм әһәмияте туган телгә һәм әдәбиятка өйрәтү дәресләренең актуальләштерү, уку мәсьәләсен өлешләп чишү этапларында аеруча зур. Уен – танып белүгә кызыксыну уята һәм укучылар эшчәнлеген активлаштыра торган тәрбия чарасы ул. Дидактик уеннар хәтерне яхшырта, укучыларга сөйләм осталыклары һәм күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итә. Гомумән, уен укучыларның акыл эшчәнлеген арттыра, игътибарлылык һәм предметка карата кызыксынучанлыкны үстерә, аларны активлаштыра, командада эшләргә өйрәтә
Дәрес-шоу.
Дәресне уздыру өчен, сыйныф берничә төркемгә бүленә. Һәрбер группа үзенең лидерын сайлый. Ул укытучы биргән тема буенча әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкъдим итә белергә тиеш. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Әңгәмәгә башка группа укучылары да кушыла ала. Шул тәртиптә группалар да үз темалары буенча чыгыш ясыйлар.
«Нәрсә, кайда, кайчан?» дәрес-уены.
Бу уен телетапшыру үрнәгендә оештырыла. Аны алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү максатыннан чыгып оештырырга була. Мәсәлән, теманы өйрәнеп бетергәч, чирек, яки уку елы ахырында һ.б.
«Киресен әйт»
Балалар түгәрәккә басалар, уртада – алып баручы (яхшы өлгерешле бала). Ул уенны башлый: балаларга таныш булган бер сүз әйтә һәм кечкенә тупны берәр уенчыга ыргыта. Уйнаучы сүзнең капма-каршы мәгънәсен әйтә һәм тупны кире кайтара.
Уенда түбәндәге сүзләрне кулланырга була:
«Шәвәли»
Шәвәли ролен укытучы үзе башкара. Өйрәнелгән темалар буенча укучылар аңа сораулар бирәләр. Шәвәли аларга ялгыш җаваплар бирә. Укучылар аны төзәтергә тиеш булалар. Мәсәлән, 26- кушма сан, 11 тезмә сан, җыю санының саналмышы бар. Бу уен укучыларны тел нормаларына игътибарлы булырга өйрәтә, сүзләрне дөрес куллану күнекмәләре формалаштыруга ярдәм итә.
«Диктор»
Укучылар саннар кергән текстны тыңлыйлар, темасын билгелиләр, темага бәйле мәгълүматны аерып алалар, конспектлар төзиләр (ачыклаучы сүзләрне язып алалар, схемалар сызалар, планнар язалар, таблицалар тутырталар). Шуннан үзләренең язмалары буенча алар «диктор»ның сөйләмен кабаттан «тудыралар». Уен ахырында иң яхшы дикторга конкурс үткәрелә.
«Рәсем буенча сөйлә»
Ярышның һәр катнашучысы рәсем буенча ( анда саннар кертеп була) , эчтәлек логикасын саклап, берәр җөмлә әйтәләр. Кем иң соңгы җөмләне әйтә, шул җиңүче була.
«Кем дәвам итә?»
Бер кешедән кала, уенның бөтен катнашучысы, алдан тыңланылган текст ярдәмендә, алдан укылган тексттан алынган сүзләр, фразалар белән карточкалар алалар. Уенда катнашучыларның барысы да сөйләм логикасын тыңлыйлар, чөнки аларның һәрберсе сөйләмдә үзенең урынын билгеләргә тиеш. Контролер (яхшы өлгерүче укучы) сөйләмнең барышы һәм логикасы артыннан тикшерә һәм уен ахырында нәтиҗә чыгара.
«Нәрсә? Кайда? Кайчан?»
Һәрбер укучы (уртача өлгерүчеләр группасыннан) берәр төрле хәлгә туры килүче фактны атый. Бирем: бу хәлне, чараны белергә (авырдан өлгерүчеләргә), һәм аның белән бәйле булган башка фактларны атарга (яхшы өлгерүчеләргә).
“Тамгаларны таны”
Укучыларга карточка таратыла. Анда сан һәм хәрефләр язылган. Укучы аларны кушып сүзләр язарга тиеш. Мәсәлән, 6н (алтын), к3(көч), 5ек(бишек), 100ек(йөзек), б6рган(балтырган), 1дәм(бердәм), 1лек(берлек) , 5мәт
“Логик чылбыр” уены
Бу алым зур күләмле мәгълүматны хәтердә калдырырга, логик фикерләргә өйрәтә. “Логик чылбыр” алымының асылы фактларны, җөмләләрне, даталарны, кагыйдәләрне, цитаталарны яки текстның өзекләрен логик яки хронологик тәртиптә куюдан гыйбарәт. Логик чылбырны төзү укытучы белән берлектә, парлы, төркемдә, мөстәкыйль индивидуаль эш яки өй эше буларак үткәрелә ала. “Логик чылбыр” алымы зур күләмле мәгълүматны хәтердә калдыру, игътибарлылыкны, күзәтүчәнлекне үстерү, үзләштерелгән материалны ныгыту өчен кулланыла. Мәсәлән, рим цифрларын өйрәнгәндә , аларның язылышын истә калдыру өчен: V, I, X, C. M, XXX, IXX саннары бирелә. Укучылар саннарны үсә бару тәртибендә яза һәм дөрес итеп укып күрсәтә.
“Буталган логик чылбыр” уены
Укытучы терминнар, даталар, сүзләрнең логик тәртибе бозылган рәт бирә. Укучылар логик хатаны табып төзәтергә тиеш булалар. Уен формасында үткәрелгән логик чылбыр алымы укучыларның күзаллауларын үстерә. Уен телдән үткәрелә.
X,V,XX, M,C,L, I.
“Мнемотаблица»
Мнемоника, мнемотехника – төрле алымнар рәвешендә балаларның истә калдыруын җиңеләйтү һәм хәтер сәләтен ясалма ассоциацияләр аша арттыру чарасы булып тора.Ул аерым бер мәгълүмат тупланган схема. Аның асылы шунда: һәр сүз яки кечкенә сүзтезмәгә аерым рәсем (картина) уйлана; шулай итеп текст схематик рәвештә «языла» , әлеге схема-рәсемгә карап, бала мәгълүматны җиңел генә истә калдыра.
Җиде тапкыр үлчә , бер кат кис. Әлеге мәкальне “Сан” темасын өйрәнгәндә, дәрескә эпиграф итеп алырга да була.
“Яшеренгән сузыклар”
Бирелгән мәкальләрдә сузык авазлар куелмаган. Шуларны куеп мәкальне укырга һәм аңлатырга кирәк. Мәсәлән, “Җиде тапкыр үлчә, бер кат кис” -
Җд тпкр лч бр кт кс.
“Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бир” -
җд йртнң тлн бл җд трл блм бр.
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, “йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын”.
“Саннар ни сөйли?” уены
Саннарны дөрес уку һәм истә калдыру өчен тәкъдим ителә.
1945, 1941, 100, 2020, 2019, 1990, XX , XIX.
КРОССЕНС- “Фикерләр киселеше” уены
Ул табышмак, башваткыч, ребус. 9 квадраттан торган зур шакмак, һәр шакмакта мәгънәләре белән бер-берсенә бәйле рәсемнәр урнаштырылган.
Аны без “Сан” темасын өйрәнгәндә, рәсем урынына сан куеп уйныйбыз.
1 | 2 | 3 |
20 | Сан | 4 |
9 | 7 | 5 |
- саналмыш,
- ике төрле: сүз һәм цифр белән языла,
- соравы бар: ничә? күпме? никадәр?
- ясалышы ягыннан : тамыр, кушма, парлы, тезмә.
5 - төркемчәсе бар: микъдар, тәртип, бүлем, чама, җыю.
7 - рим цифры җиде төрле тамга белән белдерелә.
9 - гарәп цифры тугыз тамга белән белдерелә.
“Тавышландыру” уены
Саннар кергән тавышсыз гына мультифильм яки башка видео куела. Укучыларга рольләр бүленә. Укучылар үз рольлләрен сөйләп баралар. Соңыннан видео тавыш белән карала, нәтиҗә ясала.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа материалны аңлату дәресләрендә, белем һәм күнекмәләрне бәяләү, йомгаклау вакытында да уен элементларыннан файдалану отышлы. “Исем”, “Сыйфат”, “Сан”, “Фигыль”, “Алмашлык” темаларын өйрәнгәндә шушы сүз төркемнәре кергән мәкаль һәм табышмаклардан файдалану, балаларга өйдә шундый мәкаль һәм табышмаклар табарга кушу дәресне кызыклы, җанлы итә, укучыларның сөйләм телен баета, язма эшләрдә халык авыз иҗатыннан уңышлы файдалана белергә өйрәтә.
Дәрестә “Мәкальне әйтеп бетер” дигән уен түбәндәгечә уйнала. Укытучы мәкальнең башын әйтә, иң беренче булып кул күтәргән укучы ахырын әйтә һәм бу укучыга жетон бирелә. Иң күп жетонлы укучыга югары билге куела һәм ул икенче дәрескә уенның алып баручысы итеп билгеләнә.
“Чылбырлы” уены
“Сан” темасын өйрәнгәндә “Чылбырлы” уенын уйнатып, балаларда тиз уйлау сәләтен үстерергә була. Мәсәлән, беренче укучы сан кергән җөмлә белән бәйләнешле булырга тиешле текстны башлап җибәрә: “Барам бер көнне урман буйлап”... Икенче укучы сан кергән җөмлә белән текстны дәвам итәргә тиеш. Мондый эшләр логик фикерләүне, бәйләнешле сөйләм үстерүне формалаштыруга да уңай йогынты ясый.
“Кем күбрәк?”
“Кем күбрәк?” уены танып белү сәләтләрен үстерүгә булышлык итә. Мәсәлән, сан кергән әсәрләр исемнәрен кем күбрәк белә? (“Мең дә бер кичә”, “Өч кыз”, “Җиде күгәрчен”, “Җиде кат җир астында”). Бу эшне өй эше итеп биреп җибәрергә дә була. Укучылар төрле темаларга кроссворд, чайнворд, шарадалар төзүне дә яратып башкаралар.
“Таныш булыгыз – минем өем”
Син гаиләң белән күптән түгел генә яңа фатирга күчтең. Сыйныфташларыңны йортыгыз, фатирыгыз белән таныштыр.Йортыгыз нинди урамда? Ничәнче йорт? Йортыгыз ничә катлы? Фатирыгыз ничәнче катта? Ул ничә бүлмәле? Анда нинди бүлмәләр бар? Нинди җиһазлар бар? Фатирыгыз сиңа ошыймы? Сөйләгәндә саннардан актив файдаланырга .
ЙОМГАК
Бала тормышында төрле характердагы уеннар аеруча әһәмиятле урын алып торалар. Уен, акыл эшчәнлеген камилләштерү белән бергә, белем, тәрбия бирү кебек максатларны да үз эченә ала. Укытучы уеннарны балалар эшчәнлегенә яраклы итеп оештырырга тиеш.
Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан зур методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Уенның кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы да мөһим. Шуның белән беррәттән, уенның белем һәм тәрбия чарасы икәнлеге дә игътибар үзәгендә торырга тиеш. Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеручы нәтиҗәле була. Проект эшендә балаларга “Сан” темасын өйрәтүдә тел уеннарын куллану мәсьәләсе күтәрелде. Әлеге мәсьәләне чишү, куелган сорауларга җаваплар табу барышында түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:
– теманы өйрәтүдә уеннар куллануның әһәмияте бик зур, алар үзләштерелүче материалны җиңеләйтә һәм дәресне күңелле итә;
– уеннар һәм аларны куллануны тикшереп, анализлап, без укучыларга теманы өйрәтү процессында аларның алыштыргысыз роль уйнауларына инандык. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Уен әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә.
Шулай итеп, балаларга туган телне өйрәтүнең һәрбер чорында уеннарны дәрестә һәм дәрестән тыш куллану уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Бары тик оста оештырылган уен гына балаларны дәрескә җәлеп итә ала.
Дәрестә уеннарны куллану өчен укытучы зур методик әзерлекле булырга, уенны кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырырга тиеш.
ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ
Норматив документлар
1. Хәйдәрова Р.З. “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту”. Яр Чаллы, 2015.
2. 2014/2015 нче уку елында татар телен укыту үзенчәлекләре: методик тәкъдимнәр/ төз.Д.Ш.Гыйльманов. – Казан: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, 2014. – 52 б.
Методик хезмәтләр
1. Мияссарова И.Х. Азрак ял итеп алыйк: Физкультминутлар, сүзле-хәрәкәтле уеннар (Башлангыч мәктәп, татар теле укытучылары, тәрбиячеләр һәм студентлар өчен кулланма)/ И.Х.Мияссарова. – Казан, 1998. – 60б.
2. Фәтхуллова К.С., Денмөхәммәтова Э.Н. Телдән сөйләмгә өйрәтү. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 87 б.
3. Шакурова М.М. Л.М. Гыйниятуллина, Г.Н. Мөхәрләмова, Д.М. Абдуллина. Дидактик уеннар: «Туган тел (татар теле)» һәм «Әдәби уку» дәресләрендә куллану өчен. Башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен методик әсбап. – Казан, 2019. – 60 б.
Фәнни хезмәтләр
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм /төз. Р.Б.Камаева, А.Х.Мөхәммәтҗанова – Казан: ТРМҮИ, 2015 – 110б.
Электрон ресурслар
Балаларга ана телен өйрәтүдә уеннар куллану - консультация для педагогов: http://www.pedagog.kamardin.com/index.php/2011-01-06-20-26-22/22-6/257-2013-09-20-17-27-54
Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар: https://kopilkaurokov.ru/prochee/prochee/tatar-tielie-d-riesl-riend-ghrammatik-uiennar
Татар теленә өйрәтүдә – сүз уеннары: http://magarif-uku.ru/teachers-room/tatar-telene-ojjretude-suz-uennary/
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/420025-ispolzovanie-igrovye-tehnologii-pri-objasneni
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Основное общее и среднее общее образование: нормативно-правовые основы организации образовательного процесса»
- «Активизация познавательной деятельности учащихся на уроках русского языка»
- «Проведение тематических занятий «Разговоры (беседы) о важном» для детей дошкольного возраста»
- «Федеральная адаптированная образовательная программа основного общего образования для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья»
- «Делопроизводство в образовательной организации»
- «Управленческая деятельность в образовании»
- Педагогика и методика преподавания математики
- Организация методической работы в образовательной организации
- Основы управления дошкольной образовательной организацией
- Педагогика и методика преподавания основ духовно-нравственной культуры народов России в образовательной организации
- Организация учебно-воспитательной работы с обучающимися в группе продленного дня
- Теория и методика дополнительного образования детей

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.