- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Великая Победа
Бөек җиңү.
Яшәү өчен нәрсә кирәк?
Кояш.
Дуслык өчен нәрсә кирәк?
Йөрәк .
Йөрәк өчен нәрсә кирәк ?
Бәхет.
Бәхет өчен нәрсә кирәк ?
Тынычлык!
Нәкъ __ ел эпек безнең ил җиңү яулаган, аны якынайтып күпме кеше яу кырында мәңгелеккә ятып калган.Төрле милләт кешеләре үзләрен аямыйча фашистларга каршы көрәшкәннәр.Безнең бу көннәрне онытырга хакыбыз юк.Хөрмәтле авылдашлар! Сезне җиңү бәйрәме белән тәбриклибез.
Картаймагыз әле ветераннар!
Картаймагыз , әй тынгысыз җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар ,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар!
Шау- гөр килеп авыл бәйрәм итә,
Салют балкый Казан күгендә
Йөрәгемне кысып утлы төен,
Ачы төер тора күңелдә.
2.Кемдер бүген үксеп – үксеп елый,
Кемдер көлә кемдер шатлана.
Йә еларга иде,
Йә көләргә
Җанымдагы төен , шартла , йә!
1.Миндә җиңел сулап куяр идем,
Кыса гына төер сулышны.
Шатланырга дисәң, нинди шатлык!
Без бит җиңгән
Кеше гомерләре .
Утын кебек кенә киселгән.
Өем- өем булып тузан калган,
Бабий ярлар калган кешедән .
Без бит җиңгән.
Дошман юлларына
Киртә итеп кеше салынган
Миллионлап киткән әдам башы
Кем хәбәрсез,
Кемдер табылган
2.Бүген бәйрәм .
Кайгырганга- кайгы.
Шатланганга
Сөенеп туя алмас зур шатлык,
Яраларны еллар үткәч ачтык,
Күңелләрне елап бушаттык
.Бүген бәйрәм.
Халкым көлә- көлә,
Елый –елый бәйрәм иткәндә
Әй, кысыла сулыш,
Тын кысыла,
Әй үртәлә күңел, үртәлә
Кичәгедә кичкән газап кала.
Яңа көн туасы иртәгә.
Туплар гөрли Мәскәү каласында ,
Туплар гөрли кичке салкында.
Гөрселдәтеп җиңү шатлыкларын
Салют бирә илем халкына
Ил өстенә, алтын ялкын бөркеп ,
Алар сөйли җиңү шатлыгын;
Алар сөйли бөек тантанасын
Мәңге үлмәс совет халкының
2.1941 нче ел.
Ул көннәрне кем дә оныта алмас.
Аһ-зар басты авыл иртәсен
Җил капкалар киереп ачылдылар,
Щинел кысты ирләр җилкәсен.
1.Без кайгының кара канатына
Орындыкта киттек югалдык.
Югалтмадык, юк, юк!
Калганнарның канлы хәтере буйлап
Мәңгелеккә таба юл алдык
Югалмадык,
Эзләүчеләр булса,
Тик күзләргә генә карагыз;
Дистә еллар инде керфекләрдән
Өмет яше булып тамабыз.
2.Яшьләр !
Без яраткан кичке уеннарда
Онытмагыз безне , санагыз!
Без бит менә , үтәр юлыгызда
Мәңгелек ут булып янабыз.
1.Онытмагыз сабан туйларында.
Мәйданнардан әле китмәдек;
Бәйгеләргә чыккан аргамактай
Кайтып кына әле җитмәдек
2.Тезгеннәрне урап тартты еллар
Карурманга кереп югалдык
Югалмадык, юк, юк! Сез көтегез;
Бу чорларны куып үзалдык.
Югалмадык.
1.Хәбәрсез дә түгел
Бер хәбәрсез дип кем әйтә?
Һәр тыныч көн бездән хәбәр сезгә,
Һәр яз белән бездән җыр кайта.
Аулак өй.
Моңсыз авыл сандугачсыз урманны хәтерләтә, халык бит үз җанын җырлап аңлата.Җыр кеше җанын уята, уйлата, сагындыра, юата , мәхәббәткә юл сала.
2. Сугыш чорындагы хатыннарның
Исемнәрен ташка нык уеп
Кулдан килсә әгәр, бронзадан
Һәйкәл куяр идем мин коеп
Килеп йөрер идем шул һәйкәлгә
Батырлыкны кабат күрергә.
Өйрәнергә тормыш авырлыгын
Алар кебек җиңә белергә.
Килер идем мин һәрчак аларга
Яшәү көче җирдән алырга.
Тынычлыкны яклап җир шарында
Мәхәббәткә туры калырга
1.Таңындамы матур җәйләрнең!
Кайтырлар да безгә әйтерләр:
-Без хәбәрсез югалмадык, -
Диярләр
Салып керле киемнәрен
Ак күлмәкләр киярләр;
Без якыннар күңелендә
Онытылмыйбыз,
Бик сагынсак,
Яшь чыгармый елыйбыз,
Таң атканда
Җилләр булып җырлыйбыз,
Без якыннар йөрәгендә
Һаман да.
Өннәрендә!
Төшләренә керәбез.
Сагынуларын җирсүләрен беләбез,
Сез исәннәр , аерылыша күрмәгез!
Якыннар гел бәйрәмнәрдә
Түрдән урын калдыралар.
Кайтып килә калсалар дип,
Болдырда ут яндыралар.
Үз күзләре белән безнең
Туфракларны күрми торып,
Суынмыйлар
Якыннарның күңелләре.
Кара мөһерле кәгазьләр
Алар өчен
Соңгы хәбәр түгел әле.
Көтмәгәнгә караганда
Көтеп яшәү хәерлерәк.
Кеше җаны таш түгел бит,
Суынмасын.
Өмет белән яшәүләре
Исәннәргә җиңелрәк.
Хөрмәтле авылдашлар, безнең бәйрәм концертыбыз шуның белән тәмам. Сезне тагын бер мәртәбә җиңүнең 69 еллыгы белән тәбрик итәбез.Сезгә кояшлы ,исәнлекле көннәр, тыныч күкләр, ак бәхетләр телибез.Кабат очрашканга кадәр .
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/42277-velikaja-pobeda
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Основы профилактики коррупции»
- «Использование современных технических средств реабилитации»
- «Организация мероприятий в области молодежной политики»
- «Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим»
- «Экстренная психологическая помощь при кризисных ситуациях в образовательной организации»
- «ОГЭ по географии: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся в соответствии с ФГОС»
- Управление процессом реализации услуг (работ) в сфере молодежной политики
- Педагогика дополнительного образования детей
- Преподаватель среднего профессионального образования
- Руководство и управление организацией дополнительного образования детей
- Содержание и организация профессиональной деятельности педагога-дефектолога
- Социально-психологическое сопровождение и психологическая помощь населению

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.