Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
07.04.2014

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Абубакирова Айзиля Ринатовна
Учитель татарского языка и литературы
Готовый конспект урока для классного руководителя по теме «Изменение имен существительных по падежам». Включает подробный ход занятия: организационный момент, мотивацию, физкультминутку, работу с текстом и групповые задания. Материал содержит вопросы для обсуждения, примеры склонения слов и интерактивные приемы для закрепления темы. Подойдет для проведения урока в начальных классах.

Содержимое разработки

Дәреснең темасы: Исемнәр темасын кабатлау.

Дәреснең тибы. Кабатлау дәресе.

Дәреснең максатлары:

1.Белем бирү максаты-Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын, кушымчаларын, килешләрен искә төшерү, башка сүз төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат -аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенчамультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.

Дәреслек:Харисов Ф.Ф. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). – Казан: Мәгариф, 2012.

Дәрес технологиясе: үстерешле укыту.

Дәрес барышы

1. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар, укытучылар!

Укучы: (Укучылар басып исәнләшәләр!)

Исәнмесез, укытучы апа, хәерле көн сезгә!

Укытучы: Укучылар, игътибар итегез әле, бүген көн нинди матур! Без дә бер-беребезгә матур итеп елмаеп дәресебезгә керешик! (Укучылар бер-берсенә карап елмаялар) (Басып)

Укытучы:Бүген сыйныфта кем дежур? (Берничә укучы кул күтәрә)

Укучы: Бүген дәрестә мин дежур! (дежур укучы белән әңгәмә)

Укытучы: Бүген дәрестә кемнәр юк?

Укучы: Дәрестә барысы да бар!

Укытучы:Урамда һава торышы нинди?

Укучы: Урамда көн бик матур, аяз.

Укытучы: Бүген атнаның ничәнче көне?

Бүген атнаның икенче көне, сишәмбе!

Укытучы: Бик яхшы.

Укучылар, искә төшерик, без дәрестә ничек эшләргә тиеш?

Укучы: - җаваплар тулы булырга тиеш.

- җаваплар төгәл булырга тиеш.

- җаваплар аңлаешлы булырга тиеш.

Укытучы: Бик яхшы!

2. Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, үткән теманы искә төшерү өчен, сез слайдта язылган хәрефләр арасыннан А, Ә, Б, Д, хәрефләрен сызарга тиеш.

Слайд. Такта

ӘДАИБАДӘСӘБАДЕДБӘМА

Нинди сүз килеп чыкты?

Исем

Фонетик күнегү эшләп алыйк.

Ихәрефе кергән сүзләр әйтегез

Фамилиясендәсхәрефе булган кызлар басыгыз.

Е хәрефе кергән сүзләр әйтегез

Безнең сыйныфта кемнең исемнәрендә мхәрефе бар басыгыз.

Укытучы: Укучылар, димәк, без нинди теманы өйрәндек?

Слайд.

Укучы:Без исем темасын өйрәндек.

Укытучы:Слайд. Исем турында ниләр беләсез? Исем схемасын, моделен төзик әле.

Укучы: Слайд - Исем мөстәкыйль сүз төркеме.

Слайд - Исем кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.

Слайд - Исемнәр ялгызлык һәм уртаклык була.

Слайд - Исемнәр тартым белән төрләнәләр.

Слайд - Исемнәр килеш белән төрләнәләр.

3. Уку мәсьәләсе кую.

Укытучы: Бик яхшы! Димәк, бүген безнең дәресебезнең темасы нинди булыр?

Укучы: Без бүген исемнәр темасын кабатлыйбыз.

Укытучы: Әйе, бик яхшы! Бүгенге дәрестә: Исемнәр темасын кабатлыйбыз.

Слайд. Дәфтәргә чиста, матур итеп бүгенге числоны, теманы язып куегыз. (Тактада)

Укучылар: (дәфтәргә язалар)

4. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы: Исем дип нинди сүз төркеменә әйтәләр?

Укучы: предметны белдерүче сүз төркеме исем дип атала.

Укытучы: Исемне белдерүче нинди сүзләр беләсез?

Укучы: - кешеләрне белдерә торган сүзләр:

- хайван исемнәре:

- кош исемнәре;

- яшелчә исемнәре;

- җиләк-җимеш исемнәре ;

- үсемлек исемнәре;

- табигать күренешләренең исемнәре.

Слайд, такта

Сорауны ачыклаудан башлыйбыз.

(Сюжетлы рәсемнәр күрсәтелә)

Слайд. Бу кем?

Слайд Укучы: Бу укытучы.

Слайд Укытучы: Бу нәрсә?

Слайд Укучы: Бу йорт

Слайд Укытучы: Ә бу нәрсә?

Слайд Укучы: Бу кош.

Укытучы: Ни өчен нәрсә соравы куйдыгыз?

Слайд Укучы: Чөнки татар телендә кешеләргә генә кем? соравы куябыз. Мәсәлән, әти.

Слайд Укытучы: Ә рус телендә ничек?

Укучы: Рус телендә барлык җанлы предметларга кем? соравы куябыз. кто? Кошка.

Укытучы: Димәк, татар телендә кешеләргә кем? соравы, кем? укытучы, ә хайваннарга нәрсә? соравын куябыз, нәрсә? такта, нәрсә? эт, ә рус телендә барлык җанлы предметларга кем? кто? соравы куябыз. Кто? Собачка.

Слайд. Укытучы: Сезнең һәрберегезнең дә алдында өчәр карточка ята. Слайд Шушы карточкаларның һәрберсенә дә нинди дә булса, берәр исем языгыз.

Хәзер парларда эшлисез, шушы карточкадагы исемнәрегезгә сораулар куегыз (кем? яки нәрсә?) һәм бер-берегезне тыңлагыз, хаталарыгызны төзәтегез.

Бер парны тикшерәбез.

Бик яхшы, димәк алга таба исемнәргә дөрес сорау куя белерсез дип уйлыйм.

Үзегезне бәяләгез!

Физкультминут

Укытучы:Ә хәзер укучылар бераз ял итеп алабыз. Барыбыз да матур итеп басабыз һәм күнегүләрне кабатлыйбыз.

Ак куянкай утыра,

Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян, туңа башлагач,

Аякларын җылыта.

Менә шулай, менә шулай

Аякларын җылыта.

Укытучы:Бик яхшы, булдырдыгыз!

Слайд. Музыка

Укытучы: Татар халык биюе астында без сезнең белән биибез һәм көй туктагач, 3 командага бүленәбез. “Артыгын әйт” уенын уйнап алыйк. Сез карточкаларда да, экранда да сүзләр күрерсез. Шулар арасыннан кайсы сүз калганнарына охшамаган, шуны әйтергә тиешсез.

1 рәт

1. Шәһәр

2. Идән

3. Яр Чаллы

4. Урман

2 рәт

1. Алабуга

2. Чулман

3. Урам

4. Тукай

3 рәт

1. Чәчәк

2. Татарстан

3. Кош

4. Дәфтәр

Слайд. Артык сүзне әйтегез. Яр Чаллы (Ялгызлык исем), Тукай (Уртаклык исем), Татарстан (Ялгызлык исем).

Укытучы: Димәк, исемнәр нинди ике төргә бүленә?

Исемнәр, ялгызлык һәм уртаклыкка бүленә.

Укытучы: Ялгызлыкка нинди исемнәр керә?

Укучы: Ялгызлык исемнәргә: шәһәр, авыл, республика, кибет, китап, елга, кеше исемнәре керә.

Укытучы: Ялгызлык исемнәр белән уртаклык исемнәрне бер-берсеннән ничек аерырга?

Укучы: Слайд. Ялгызлык исемнәр - баш хәрефтән, уртаклык исемнәр - юл хәрефтән язылалар.

Укытучы: Бик яхшы, утырыгыз.

Исемнәр тагын нәрсә белән төрләнә?

Укучы: Слайд. Исемнәр тагын сан белән төрләнә.

Укытучы: Нинди сан белән төрләнә?

Исемнәр берлек һәм күплек санда була.

Укытучы:Берлек сан исемнәрнең кушымчасын әйтегез әле?

Укучы: Берлек сан исемнәргә кушымча ялганмый.

Укытучы: Мисал китерегез.

Укучы: Дәфтәр, китап, әни.

Укытучы:Күплек сан исемнәргә нинди кушымчалар ялгыйбыз?

Укучы: Күплек сан исемнәргә -лар/ -ләр, -нар/- нәр кушымчалары ялгыйбыз.

Укытучы: Нинди очракта -нар/-нәр кушымчасын ялгыйбыз.

Укучы: Исемнәр –м, -н, -ң хәрефләренә бетсә –нар/-нәр кушымчасын ялгыйбыз. Мәсәлән: урамнар, идәннәр.

Укытучы: -лар, -ләр кушымчасын нинди очракта ялгыйбыз?

Укучы: Калган очракта -лар/-ләр кушымчаларын ялгыйбыз. (Такталар, дәфтәрләр)

Укытучы: Слайд. Хәзер сезнең исемнәрнең берлек һәм күплек саннарын белүегезне тикшерер өчен дәфтәрләрдә дәреслектәге 31 битнең 81 нче күнегүен эшлибез

Укытучы: Исемнәр тагын нәрсә белән төрләнә?

Укучы: Слайд Исемнәр тагын килеш белән төрләнә.

Укытучы: Татар телендә ничә килеш бар?

Укучы: Татар телендә алты килеш бар.

Укытучы: Сорауларын һәм килеш исемнәрен искә төшерик әле.

Укытучы: Укучылар сезнең алда карточкалар бар. Сез шул тексттагы күп нокталар урынына тиешле килеш кушымчаларын куеп языгыз.

Слайд Чыпчык.

Көн бик салкын. Марат урамга чыкты. Аның күзе өй янындагы агачка төште. Агач төбендә бер чыпчык ята иде. Чыпчык ачлыктан хәлсезләнгән, туңган. Марат чыпчыкны кулына алды, өйгә алып керде. Чыпчык кышын өйдә яшәде. Яз көне Марат кошны иреккә җибәрде.

Слайд. Бергәләп Тикшерү

5. Рефлексия.

Укытучы: Укучылар, димәк без бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндек?

Укучы: Исемнәр мөстәкыйль сүз төркеме, алар предметны белдереп, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә. Ялгызлык һәм уртаклыкка бүленә, берлек һәм күплек сан белән, килеш, тартым белән төрләнә.

6. Өй эше бирү.

Укытучы: Сезгә 3 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Берсен сайлап эшләгез.

1. 32 биттәге 82 нче күнегү. Күчереп язарга һәм исемнәрнең астына сызарга.

2. Исемнәр кергән 4 җөмлә язарга.

3. “Исемнәр” темасына газета, постер ясап килергә.

7. Билге кую.

Укучылар, бүгенге дәресне “5”легә кемнәр үзләштерде? Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, кемнәр “3”ле куя?

Тырышлык булса, уңышлар да булыр!

Сау булыгыз, укучылар!

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/42841-isemnrne-kilesh-beln-trlneshe

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки