- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Того, кто хоть что-нибудь стоит, довольно трудно купить» (Э. Севрус)
«Того, кто хоть что-нибудь стоит,
довольно трудно купить» (Э. Севрус)
Мин әти-әниемнең җылы канаты астында, әбиемнең догаларын тыңлап, бер-берсе өчен чын күңелдән борчылып торучы туганнарым белән аралашып яшим, яраткан мәктәбемдә тырышып-тырышып белем алам. Киләчәктә бик файдалы һөнәр иясе булырга җыенам. Үз үҗәтлегем, тырышлыгым аркасында тупланган белемнәремә нигезләнеп алынган бишлеләрем белән өйдәге кадерле кешеләремне сөендерәм, ә үзем шатлык хисләренә күмелеп, яңа үрләр яулау нияте белән очынып-очынып йөрим.
Ә кайчагында, күңел тынычлыгымны аларның сүзләре ала да куя. Әбием еш кына “и, бала, нинди заманага эләктең син, киләчәгең хәерле булсын: юлың туры, ниятләрең саф булсын”, дияргә ярата. Ә әтием мине һәрвакыт, һәркайда дөрес кеше булып калырга өйрәтә, әнием, беркайчан алдашма, башкаларга да алданма, дип киңәш бирә.
Менә мин әлеге иншаны язарга утыргач, ул сүзләрнең мәгънәләренәтөшенә башладым, үз вакытында игътибардан читтә калган вакыйгаларны исемә төшердем һәм теманы ачып бирер өчен туры килүләрен аңладым.
Беркөн әбием врачка барган иде. Су буе чиратта торып, ярты көн вакытын ишек төбен саклап уздырып, приемга эләгә алмыйча кире борылып кайткач, анда ни күргәннәрен һәм ишеткәннәрен әниемә бәйнә-бәйнә сөйләде. Ак халатлылар ияртеп алып кереп киткән чирлеләр, аларның чиратсыз гына табибка эләгү өчен күпмедер суммада акча түләүләре, гозереңне үтәсеннәр өчен алып киленгән күчтәнәчләре, 26 ел сыер савучы булып эшләве, шәһәргә күчкәч производствода көч куюы, хезмәт ветераны исеме дә, яхшы пенсиясе дә юклыгы турында уфтанды.“Кайбер сәламәт кешеләрнең, үзләренә инвалидлык ясатып, яхшы пенсия алып ятканын да беләм. Элек мондый хәл юк иде. Без беркайчан да ришвәтбирмәдек. Бөтенҗирдәакчатөртеп, кешеләрбарысын да үзләребозыпбетерделәр”, диде. “Үзем әзерләгән үләннәрем бар, шулар белән генә дәваланыймчы”, –дип өстәде.
Ә узган атнада әтинең бер дусты авылдан килгәндә юл йөрү кагыйдәләрен каты бозып та ГАИ хезмәткәрләренә өч мең түләп тиз генә котылуы, җәй көне күрше апаларның кызларын бик зур күләмдә акча түләп югары уку йортына кертүләре, икенче бер кешеләрнең шулай ук бик күп акчалар түләп, бердәнбер улларын армия хезмәтеннән качырып калдырулары турында сөйләшкәннәре – һәммәсе дә хәтеремә төшеп күзалдыма килеп бастылар. Әйе, бу күренешләр – ришвәтчелекнең бер билгелләре иде.
Ришвәтчелекнең тамырлары бик борынгы заманнарга барып тоташа икән. Кешелек дөньясы никадәр яшәгән булса, ришвәтчелек кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә шуның кадәр җуелмаслык зыян китергән.
Кешенең тырышып эшләп тапканы өчен хезмәт хакының бик зур аермалар белән түләнүе, хезмәт хакының кимүе, дәүләт җитәкчелегенең контроле йомшаруы, базар мөнәсәбәтләренең, дәүләт законнарының төгәл билгеләнмәве– ришвәтчелекне азындыра гына торган билгеләр.
Гади тел белән әйткәндә, коррупция-ришвәтчелек– шәхси максатларда ачык мөмкинлекләрдән файдалану дигән сүз ул. Ә законнарда аңа беренче тапкыр билгеләмә 2008 елда кабул ителгән “Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль законда бирелә. Әлеге законда әйтелгәнчә, коррупция – ул хезмәт урыныннан, вәкаләтләрдән явызларча файдаланып, ришвәт бирү, ришвәт алу, коммерцияле сатып алу, яки вазифаи хәлдән җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп, акча, кыйммәтле әйбер, башка төрле мөлкәт рәвешендә файда алу максатында файдалану, яки санап кителгән хәрәкәтләрне юридик зат исеменнән яисә аның мәнфәгатьләрендә файдалану дигән сүз.
Э. Севрусның “Нидер тора алган кешене сатып алуы авыр булачак” дигән сүзләре акылымны һәм рухымны ныгытуын сизәм. Чөнки нәкъ менәакылы белән күңел дөньясы ныклылыкта тәңгәл килгән кешеләр генә ришвәтчелек колы булудан саклана алачаклар һәм аларны беркайчан сатып алып булмаячак.
Минем бөтен тормышым көннән-көн чәчәк атучы туган илем белән бәйле. Аның һәр өлкәсе, һәр уңайлыгы, һәр матурлыгы ишекләре, нәкъ минем кебек үк барлык гади кешеләргә закон нигезендә ачык булырга тиеш.
Инде 19 нчыйөзнеңуртасында, моннан 150 ел элекүк, бөек рус язучысы Федор Достоевский: “Духовная красота спасет мир”,–дипәйткәнбулган. Бездәанынишләптер, кыскартып, “духовная” сүзентөшерепкалдырып, “красота спасет мир” дипкенәәйтәләр.Игътибаритик: “Хорошие заводы, богатство или спорт спасет мир”, –димәгән бит бөекәдип.
Бүген Татарстан яисә Россия генә түгел, бөтен кешелек дөньясы рухи кризис кичерә. Телевизордан җитәкчеләр көне-төне финанс кризисы хакында чаң сугалар, шул ук вакытта нишләптер рухи халәтебезне бик сирәк искә алалар. Ә рухи кризистан чыкмый, котылмый торып, җәмгыятьнең бер өлкәсендә дә: производствода да, хокук саклау органнарында да, дәүләт һәм җирле үзидарә структураларында да беркайчан без көткән тәртип, югары әхлакый вәзгыять булмаячак. Алда саналган даирәләр генә түгел, хәтта җәмгыятьнең рухи нигезен тәшкил итүче мәгариф, фән, сәнгать өлкәләре үзләре дә бүген рухи һәм матди репрессия хәлендә. Мәктәпләр һәм югары уку йортларындагы ришвәтчелек, ата-аналардан мәҗбүриләп акча җыю, зачет һәм курс эшләрен, дипломнарны сатып алу очраклары инде гадәти хәлгә әверелеп бара. Шунысы куркыныч: без моңа үзебез дә әкренләп ияләшәбез, күнегәбез кебек.
Бу дөньяда гади адәм баласы барлык проблемаларны дөрес юл белән хәл итеп бетерә алмый, күрәсең. Шуңа күрә ул дөрес булмаган, җиңелрәк юллар эзли башлый, ягъни кемгәдер акча бирә дә проблемасын чишә.
Урынсыз тыюлар, үз хокукларыңны белмәү, белеп тә куллана алмау кебек җитешсезлекләрнең гаепчесе без үзебез, ләбаса. Димәк, һәммәбезнең намусы чиста булырга тиеш. Бүген законны таптап барлыкка килгән ниндидер уңышыбызның киләчәктә балаларыбызга кыйммәткә төшүе бар. Алар безне кичермәсләр...
Хәер, бергәләп көрәшкәндә генә, битарафлык күрсәтмәгәндә генә без әлеге тискәре күренешләрне бетерә алачакбыз. Безнең яраткан илебез – безнең Россия, ул ирекле, тәртипле һәм җаваплы кешеләр кулында булырга тиеш. Әйдәгез, уйланыйк һәм бергәләп көрәшик! Киләчәгебез үзебезнең кулларда!
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/42843-togo-kto-hot-chto-nibud-stoit-dovolno-trudno-
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Цифровая грамотность педагога и основы безопасности в информационной среде»
- «Монтессори-педагогика в работе с детьми дошкольного возраста»
- «Теоретические основы логопедии и особенности работы учителя-логопеда с обучающимися с ОВЗ по ФГОС»
- «Современные подходы к преподаванию ОБЖ в условиях реализации ФГОС ООО»
- «Дополнительное образование детей в рамках дошкольной образовательной организации»
- «Особенности работы педагога с обучающимися с СДВГ в условиях реализации ФГОС»
- Управленческая деятельность в системе социального обслуживания
- Дополнительное образование детей. Содержание и организация деятельности педагога-организатора
- Руководство и управление организацией дополнительного образования детей
- Основы менеджмента в образовательной организации
- Теория и методика дополнительного образования детей
- Теория и методика преподавания физики и астрономии в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.