- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Габдулла Тукай hәм Мәҗит Гафури шигъриятендә уртак мотивлар
Габдулла Тукай hәм Мәҗит Гафури шигъриятендә уртак мотивлар
Дөньябызның бөек уллары төрле заманнарда, төрле илләрдә үзләренең сынын кешелек алдында мәңгеләштерә алырлык сүзләр әйтеп калдырганнар. “Эврика!” – “Таптым!” – дигән бөек галим үзенең иң шатлыклы hәм бәхетле минутында. Ул сүз грек телендә әйтелгән, аның иясе – Архимед. “Мәрхәмәтле тойгыларны уяттым мин лирам белән”, – дигән үзенең туган телендә бөек рус шагыйре Александр Пушкин. Егерменчегасырбашларындабашкабербөекшагыйрь: “Очтыдөньячитлегеннәнтарсыныпкүңлемкошы”, - дигәнканатлысүзләрнетатартелендәдөньягаочырткан.Билгеле, ул сүзләрне татар поэзиясенең йөзек кашы булган бөек Тукай әйткән. Мин берничә бөек исемне генә атадым. Алар бик күп, исемнәрен дисбе итеп тезсәң, бәяләп бетереп булмаслык затлы тәсбих барлыкка килер иде. Ә Тукай – нурлар чәчеп торган төймәләрнең берсе. Бу дисбедә Мәҗит Гафури да, hичшиксез, урын ала. Г.Халит болай дип язды: “Габдулла Тукайдан соң татар әдәбиятында актив иҗат иткән олы әдипләр арасында Гафури тормышчанлык, халыкчанлык hәм гуманизм байрагын төшермичә, алга табан бертуктаусыз күтәреп барган көрәшче ролен чын мәгънәсендә үтәүчеләрнең берсе булды”. Охшашязмышлыәдипләрнебашкаилләрдә,заманнарда hәммилләтләрдәдәтабаргамөмкиндер.Габдулла Тукай белән Мәҗит Гафури язмышларында да күпмедер дәрәҗәдә охшашлык бар. Шуңа нигезләнеп, бу ике бөек шагыйрьнең шигъриятендә уртак мотивларны күрсәтергә була. Алар икесе дә - шигырь өчен туып, шигырьдә яшәп, шигырьдә үлгән җаннар. Ике шагыйрьнең дә иҗатындагы темалар аларның язмышы мотивлары белән аралашып бара. Исәпсез hәм хисапсыз кыллардан торган сихри hәм шигъри бер саз булган Тукай үзенең “Дошманнар” шигырендә яза: Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Шушы ике юлга сөекле шагыйребезнең биографиясе сыйган да беткән. Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң кадерле кәррә син, Шушы ук шигырьдәге юлларда да – шагыйрь язмышы: Шат яратса да, җиhанга ят яраткан раббысы.
Тау башына салынгандыр безнең авыл... “Туган авыл” шигырендә Тукай туган авылын исенә төшергәндә балачагын искә ала. Балачак, яшьлек – hәркемнең тормыш юлындагы кабатланмас гүзәл бер мизгел. Шагыйрьнең үзенең яшьлеген матур итеп кенә күрәсе килә. “Сөям җаным, тәнем белән” сүзләрендә туган авылга булган мәхәббәтнең ни дәрәҗәдә югары булуы күренә. Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, Туган авыл, хәтта ямьсез булса да, hәркемгә туган як, яшәгән урын, нәрсәләргәдер өйрәнгән урын буларак, ягъни кешенең үз гомере буларак күзаллана. Аның чишмәсе дә башка авыл чишмәләре кебек, суының тәме дә башка чишмәләр тәме кебек. Ләкин ул чишмә - күп мәртәбәләр күреп күңелгә сеңдерелгән чишмә. Суы – күп тапкырлар эчеп шифа алган су. Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм. Туганавылыматурбулыпшагыйрьнеңхәтерендәкалган,чишмәсуыныңтәмехәтерендәсакланган.Туган авыл туган җир булганга, беренче мәртәбә белем алган урын булганга кадерле. Балачагында кызык итеп уйнавы, эшләве дә хәтерендә. Димәк, Тукайга туган авылы балачагы, яшьлеге белән тиңләшә. Авылын ул яшьлеген сагынган кебек сагына, аның матурлыгы да яшьлек матурлыгы бизәгәнгә ямьле. Үзеисәнчактаукшигырьләребеләнбергәиңкараңгытатаравылларынакадәрүтепкергән,иңзәвыклыязучы hәмтәнкыйтьчеләртарафыннанберенчешагыйрьитептанылганТукайүзенбәхетлехиситәргәтиешиде.Ә ул “Гомер юлына керүчеләргә” шигырендә ачына, зарлана: Нигә, дим, изге мәктәптән, сабый чактан айрылдым? Тикшулайда,минемчә, 27 яшьлекегетүзиҗатыныңниндитарихиәhәмияткәиябулачагын,үзенеңниндиюгарылыккакүтәреләчәген,үзбаласынхалыкныңнидәрәҗәдәбәяләячәгеналдануккүргән.“Ваксынмыйм” шигырендәге юллар шул хакта сөйлиләр: Ашкынамын мин әбәд бетмәс урынга, мәңгегә, Анда мин мәңге көләч hәм мәңге яшь булмак телим; Татар hәм башкорт халыкларының уртак шагыйре Мәҗит Гафури да үз гомерендә бик күп авырлыклар күргән. “Мәкъсудка җитәмен!” – дип тырышканда, – дип яза Мәҗит Гафури үзенең “Яшь гомерем” шигырендә. Авырлыкларны җиңеп чыгуы турында да әйтеп уза: Ата-анадан мәхрүм булып, калдык ятим, Әйтерсең лә, Мәҗит Гафури, бу шигьри юлларны язганда, Тукай белән икесен күздә тоткан. Мәҗит Гафури – бик талантлы шәхес. Аның шигырьләрен укыйсы hәм укыйсы килеп тора, чөнки ул, Тукай кебек үк, чынбарлыкны яза. Күрү, тою тойгысы анда бик көчле. Юккамы: “Минем гомрем минутлары менә шул тамчылар төсле; - ди ул үзенең “Үтә гомерем...” шигырендә. Әдип үзенең гомерен, тормышын тамчылар белән чагыштыра. Бу шигырь минем күңелемә ныграк уелып керде. Торам чишмә янында: чылтырап, шәпләп ага саф су; “Бу су тамчылары инде миңа мәңге күрешмәсләр”, - Шагыйрь гомернең узуы турында уйлана. Әйе, гомер уза, ул әйләнеп кайтмый. Югала. Су шикелле агып китә. Кемнең генә бу матур дөньяны ташлап китәсе килә икән? Ямь-яшел болыннарны, шау-шулы елгаларны, кояшка елмаеп күз кысучы матур чәчәкләрне, зәп-зәңгәр күк йөзен!.. Шуның өчен дә шагыйрьнең дөньяны калдырып бакыйга күчәсе килмәгән; күз яшьләрен тамчылар төсле агызса да, аның тормышы, гомере бушка узмаган. Ул аны буыннан-буынга татлы тамчы итеп тапшыру өчен бәян итеп калдырган. Үтә гомрем, югала, кайтадан hич әйләнеп килмәс!.. Әйе, гомер үтә, әмма югалмый. Ул мәңгегә күңелдә... Гомеренең узуы турында уйланган шагыйрьнең биографиясе аңарда еш кына иҗат биографиясенә әверелеп китә. Беренче шигырьләрендә әле шагыйрь шәхесе белән шигырь арасында аермалык зур булса, “Яшь гомерем” (1905) кебек әсәрләрендә инде бу ара якыная төшә. Шагыйрь шигырьгә үз биографиясен, үз буыны тәҗрибәсен алып керә. Шул хакта турыдан – туры үзе үк әйтеп куя: Һәр кеше үзе хәлен сөйләгәндә, Шушытенденция – тормыштаүзекүргәнне,үзекичергәннеязу,иҗатитүрәвешенәәйләнепкитә.“Милләтемә шатлык” (1905) шигыре дә, “Юктырсың ла, алла!” (1915), “Кызыл байрак” (1917), “Матәм аhлары” (1924) шигырләре дә, “Эшче” (1920) поэмасы да әнә шулай шагыйрьнең үз күзәтүләре, үз кичерешләре буларак дөньяга килә. Шагыйрь hәм шәхесе шигырьнең лирик эчтәлегенә генә түгел, аның төзелешенә дә, аhәңенә дә билгеле бер эз сала. Әйтик, Гафуриның Троицк, Уфа, Казан мәдрәсәләрендә белем алуы аның Көнчыгыш hәм иске татар шигыре традицияләренә якынлыгына, шигъри юл башын шул өлгеләрдән башлавына сәбәпче булган. Башкортстан туфрагында тууы hәм яшәве, яшьлек елларында казакълар арасында мөгаллимлек итүе, алар белән якын аралашуы аның шигырьләрендә хикмәтле сүз әйтү осталыгының көчле булуына китергән. Туктаусыз иҗади эзләнүләр, халыкчан гадилеккә омтылу, тормышка якын булу, замандаш шагыйрьләрнең тәҗрибәсен өйрәнү, уртаклашу Гафуриның әдәби осталыгын яңа баскычларга күтәрә. Тукай белән иҗат элемтәсе ныгу, аларның, 1912 ел язында Уфада очрашып, бер-берсен якыннан аңлаулары да шагыйрьнең иҗади үсешенә тирән йогынты ясый. Мәҗит Гафури болай дип искә ала: “Баштарак Тукай да, мин дә сүз таба алмаган кебек, бер-беребезнең күзебезгә карашып, тик утыра идек. Бара торгач, безнең мәҗлес бик күңелле булып китте. Күбрәк сүзләребез шигырь вә шагыйрьләр, Казан hәм дә мохитымыз хакында иде”. Шулай булгач, ике бөек шәхес hәм шагыйрь иҗатында уртак мотивларның булмавы мөмкин түгел. Тукайэстетиккарашларыныңнигезендәфән hәммәгърифәтнеңәhәмиятенхалыккапропагандалаузурурыналыптора.Шигырьләрендә белем hәм мәгърифәтнең халыклар тормышында гаять зур урын тотканы күрсәтелә. Бу идея Тукайның балалар hәм яшүсмерләр өчен язган әсәрләрендә бигрәк тә көчле гәүдәләнә. Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән! Өч наданга алмашынмас - бер язу белгән кеше; Тукай дини хорафатлардан, юк-бар нәрсәләргә ышанудан котылуның белем hәм мәгърифәт аркасында гына булачагын күрә, шул идеяне поэзиягә сала. “Сабыйга” шигырендә:
- дип яза. Тукай эстетик карашларында хезмәтне мактау идеясе шулай ук зур урын ала. “Эш”, “Зур бәхетләр”, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Иртә”, “Япон хикәясе” кебек талантлы язылган әсәрләрендә Тукай яшәешнең нигезендә хезмәт ятканын күрсәтә. Гомумән, Тукайның иң зур hәм кыйммәтле иҗат катламы – шигырьләрендә, аеруча балалар өчен язылган әсәрләрендә. Шагыйрь бала психологиясен hәм үзенчәлекләрен бик яхшы белә, сабыйларның эчке дөньясын дөрес аңлый. “Ул балалар психологиясен тирәнтен аңлый, аларның рухларына керә белә иде”, - дип яза Г. Рәхим. Бу фикерне дәвам итеп, Х.Хәйри: “Тукай – бала аңының үзенчәлеген оста аңлап, шигырьләре белән балага гаять дәрәҗәдә оста якын килә белүче шагыйрь”, - ди. Ә инде Х.Хәйринең сөекле әдибебез турында әйтелгән: “Тукай балаларга ирекле тәрбия бирергә, аларга фән укытырга, hәр яктан үстерергә өндәде hәм балаларның культуралы, эшкә сәләтле, халыкны сөюче булып үсүләрен теләде”, - дигән сүзләре Мәҗит Гафурига да бик туры килә. Аның педагогик карашлары 1902–1905 еллардагы иҗатында, иҗтимагый эшчәнлегендә киң чагыла башлый. Ул иҗатының беренче җимеше булган “Гыйлем” дигән шигырендә үк ватандашларын укырга, аң-белемле булырга чакыра. Шактый күләмле бу шигырьнең hәр юлында фән hәм мәгърифәтнең әhәмияте пропагандалана. Гыйлемнеңкадеренбел – хасыйльбулса, Шагыйрьбалагадөрестәрбиябирергә,аларныйомшаклыкбелән,ягънисабырлыкбеләнукытыргаөнди. Йомшаклыкләбалаңныукыттәртипилә. Дөрестәрбиябирүнеңкешетормышынданиндизуррольуйнавыхакындаәйтепбирә. Тәрбиялазембезнеңтатарларга, Әдипбелем hәмтәрбиябирүдәтугантелнеңәhәмиятлерольуйнаганыняхшыаңлый,шуныңөчендәукытуныңүзәгендәтугантелторыргатиешдигәнфикернеалгасөрә.Улбашлангычклассларөченязылган “Тугантел”дәреслекләренеңберенчекитабынаэпиграфитепГ.Тукайның “Тугантел” шигыреннәнтүбәндәгеюлларныалган: И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Әле дә шул тел белән укыйм, язам hәм сөйләшәм, Һәрвакыт шул тел белән язган матур китап укыйм, ( “Ана теле” ) Әдипнең әсәрләре, Тукай әсәрләре кебек үк, әхлак тәрбиясе өлкәсендә файдаланырлык материалларга бай. Ул яшь буынның ата-аналарны, өлкәннәрне хөрмәт итүен, уку өлкәсендәге тырышлыкны, хезмәткә намуслы карашны хуплый, мактануны, минминлекне күралмый. Әдип кешеләрнең тыйнаклыгын, киң күңеллелеген зурлый. М.Гафурибалаларөченязганәсәрләрендә,тәрбиянеңәhәмиятлечарасыбуларак,хезмәтнекиңпропагандалый.“Эш hәм белем” , “Эш”, “Балалар эше”, “Нәсихәт” дигән шигырьләрендә ул хезмәткә дан җырлый. Эш hәм белем бергә җыелсалар “Эш” hәм “Эшкә өндәү” шигырьләрен чагыштырып карыйк. Габдулла Тукай: – Зур бәхетләр сызганыл эшкә бирелгәннән килә. Мәҗит Гафури: – Якты көннәр, зур бәхетләр эшләгәнлектән килә. Габдулла Тукай: – Тир белән тапсын ашарын, итсен әлбәт иҗтиhад. Мәҗит Гафури: – Бер минут та бушка ятма, алга атларга тырыш. Габдулла Тукай: – Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба. Мәҗит Гафури: – Тыршып эшләүләр кешеләрне югары мендерә. Шушыикешигырьгәнигезләнеп,бөекшәхесләрарасындагыдиалогныбашкачадатөзергәмөмкин.Ләкинничеккенәтөзесәктә,шигырьләрдәгеохшашлыкюккачыкмас,иҗатларындагыуртакмотивларачыккүренепторыр. Милләтебезнең бөек шагыйрьләре Габдулла Тукай hәм Мәҗит Гафуриның балалар өчен язган әсәрләре, яшь буынга белем hәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак булып, бүген дә тәрбияви әhәмиятләрен югалтмыйлар.“Гаделлекhәм мәгърифәт җырчысы” дигән сүзләр ике әдипне дә бик дөрес характерлыйлар. Гаделлек өчен шигырьләре белән көрәш алып барган чорда аларның икесенең дә иҗади кәефләрендә өметсезлек мотивлары да сизелә. Әмма Тукайның тормыш hәм кеше сөючән оптимистик, горур образы реакция караңгылыгына hәм капитал коллыгына каршы куелды. “Шагыйрь” шигырендәге: Җырлый-җырлыйүләрменминүлгәндәдә, кебекмотивларреакциякилүбеләнкуерыпкиткәнөметсезлекуйларынкирекагалар.Мәҗит Гафури да реакция елларын авыр кичерә. Беренче рус революциясенең җиңелүе, әлбәттә, аның көткән якты өметләрен, теләкләрен шик астына куя. Шуңа күрә шагыйрь иҗатында төшенкелек мотивларының әледән-әле сизелеп торуы да табигый. Аның алдына тормышның ачы бер хакыйкате үзенең ялангач рәхимсезлеге, объектив чынлыгы белән килеп басуын ул ачык аңлый: Морадыңчатәгәрәмәсдөньяшары, (“Тәэссеф”) Гафуриныңреакциячорындагыиҗатышактыйкатлаулы.Аныңшундыйкаршылык hәмкимчелекләренәкаратаГ.Тукайкебекалдынгызамандашларытуры,кыютәнкыйтьфикерләреәйтәләр.Гафури - классик стиль, традицион шигырь тарафдары. Алай гына түгел, ул үзе шушы XX гасыр башында яңарган шигъри стильне тудыручыларның берсе. Яңа шигъри стиль турында сөйләгәндә ике шәхесне дә күздә тотабыз. Атаклы француз язучысы Луи Арагон хаклы рәвештә болай дип язды: “Тукай hәм Гафури поэзияләре татар совет язучыларына юл әзерләде...” Иҗатитүдәверекыскабулсада,Тукайүзгомерендәстильситуациясекичерергә,яңачорныңяңаәдәбистилентудыруярышынакатнашыргаөлгерә.Иҗаты совет чорында да дәвам иткән Гафурига исә бер генә түгел, ике стиль ситуациясе үткәрергә туры килә. Әдип яңа чорда да гади кешенең йөрәгенә игътибарлы булып кала. 1902–1917 еллар арасында Мәҗит Гафури зур тормыш hәм катлаулы иҗат юлы үтә. Бөек халык шагыйре Тукай шигъри мәктәбе традицияләренә турылыклы булып иҗат итү аны чын мәгънәсендә күренекле әдип итеп танытты. Үзләренеңсоңгысулышыначашагыйрьләркулларыннанкаләмнетөшермәделәр,илhамлыҗырчы,көрәшчебулыпкалдылар.Аларның иҗат мирасы яши hәм яшәр. Кулланылганәдәбият
2.Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986 -1989. – Т.3. – 600 б. 3.Гафури М. Шигырьләр hәм мәсәлләр//Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Тат. китап нәшр., 1980. - Т.1. – 536 б. 4.Нигъмәтҗанова А. Чит илдәге милләттәшләр hәм Тукайның иҗат мирасы.//Мәгариф. – 1993. - №8. – Б.25. 5.Тукай Г. Шигырьләр. Поэмалар.//Әсәрләр: 5 томда. – Казан: Тат. китап нәшр., 1985. – Т.1. – 406 б. 6.Тукай турында хатирәләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1976. – 190 б. |
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Содержание деятельности социального педагога образовательной организации»
- «Искусственный интеллект в образовании: применение и перспективы развития»
- «Современные подходы к организации учебно-воспитательного процесса в общеобразовательной школе»
- «Преподавание учебного предмета «Изобразительное искусство» в соответствии с требованиями ФГОС ООО от 2021 года»
- «Познавательное развитие детей дошкольного возраста в условиях реализации ФГОС ДО»
- «Метод проектов в ДОУ: особенности организации учебно-воспитательного процесса по ФГОС ДО»
- Изобразительное искусство и педагогическая деятельность в образовательных организациях
- История и кубановедение: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Социальное обслуживание населения: основы и базовые технологии социальной работы
- Дошкольное образование: обучение и воспитание детей дошкольного возраста
- Физика: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Методика преподавания основ безопасности жизнедеятельности

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.