- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
- «Особенности логопедической работы с детьми с СДВГ»
- «Психологическое сопровождение детей и подростков с СДВГ»
- «Дошкольник с СДВГ: особенности работы с гиперактивными детьми»
- «Специфика обучения и воспитания школьников с СДВГ»
- «Дети и подростки с СДВГ: особенности обучения, воспитания и психологической поддержки»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Кəрим Тинчурин прозаик
Кəрим Тинчурин - прозаик
К. Тинчуринны без күбрәк атаклы драматург буларак беләбез, ләкин ул чәчмә әсәрләр дә язган. “Хәкимҗан агай” (1916), “Искәндәр”дәге (1917) фаҗигалелек, сатирик алымнар белән язылган “Юбилей”, “Ак чирбик” әсәрләре аның хикәя остасы булуын сөйлиләр. К.Тинчуринның юмористик һәм сатирик характердагы кыска хикәяләре әле революциягә кадәр үк газета, журналларда да еш басылганнар.
1935-1937 нче елларда исә ул «Мәрҗәннәр» исемле хикәяләр циклы өстендә мавыгып эшли. «Мәрҗәннәр» — авторның үз биографиясенә бәйле вакыйгаларга нигезләп язылган һәм эчтәлеге белән унтугызынчы йөзнең ахырыннан алып гражданнар сугышына чаклы булган татар иҗтимагый тормышының аерым күренешләрен чагылдырган сигез хикәя һәм бер повестьтан гыйбарәт. 1960 нчы һәм 1976 нчы елларда алар, бергә тупланып, Татарстан китап нәшрияты тарафыннан аерым җыентыклар булып басылдылар.
Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кәрим Тинчурин турында болай яза: «Кәрим Тинчурин күпкырлы талант иясе булуы белән замандашларыннан аерылып тора. Ул — актер, режиссер, драматург буларак татар театрын ныгыткан сәнгатькәр, әмма шулар өстенә Кәрим Тинчурин - проза остасы да, ул «Мәрҗәннәр» романы белән әдәбиятыбызның олы классигы булып тарихта калган зат…1».
“Мәрҗәннәр”нең сакланып калуы — ул аның тол хатынының баһадирлыгы, чөнки ул аны репрессияләр вакытында саклап торган.
Реабилитациядән соң әлеге әсәр Риза Ишморат эшкәртүендә совет чорында ике тапкыр басылган. Шушы әсәрне кабат бастыру вакытында әдәбиятчылар гомуми бер мәсьәлә алдында уйланганнар. Мөселманнарның “совет” татар әдәбиятына карата нинди караш булырга тиеш? Моңа хәтле ул мәсьәлә ничектер читтә кала килгән. Шулай да татар әдәбияты алай ук чиксез түгел, аңардан тулаем бер гасырлык диярлек «дәһри» әдәбиятны чыгарып ташлап булмый. Шуның өчен әдәбиятчы, тарихчылар шушы К. Тинчуринның “Мәрҗән”нәрен нәшер итүдә үзенә күрә бер методик караш-ысул тәкъдим дә иткәннәр.
Әдәбиятта ике өлешне күрергә кирәк — дәһри дәүләт таккан өлешне һәм татарлык даирәсенә тартым өлешне. К. Тинчуринның шушы әсәрен әзерләгәндә совет дәһрилеге белән сөремләнгән өлешен төшереп кенә калдырганнар, ә мәдрәсә тормышын тасвирлаучы, Ислам диненә хас өлешенә тимәгәннәр. Киләчәктә шундый методика буенча совет татар әдәбиятының сәламәт өлеше янәдән диндар укучысына әйләнеп кайта алыр дип уйлап ялгышмаганнанр алар.
Һәм мөселман нәшриятлары да ул әдәбиятны бастыра алырлар иде дигән уй да туа. Бай әдәбиятыбыз мөһим өлешен һичюгалтмас иде.
Кәрим Тинчурин үз әсәрен бик кыен вакытта, идеологик фикер кыры тарайган чорда яза. Шуңа да карамастан, гади татар авылыннан Казанга килергә мәҗбүр ителгән фәкыйрь егетнең язмышын сөйләгәндә автор XX гасыр башындагы Казанны күрсәтә. Әйтергә кирәк, ул вакыттагы Казанның шәһәр тормышы тәфсилле рәвештә, оста сурәтләнә. Безнең өчен шул заманда мөселманнарның гадәтләре читләп үтелмәве мөһим. Әсәрнең башында ук мулла кыяфәтендәге берәүнең урамда егет янында туктап, озак дога кылып, акча соравы тасвирлана. Бүген дә исламлашу шәһәребезгә кире кайтканда, андый күренешләр янә гамәлгә керүе бар.
К.Тинчурин атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган. Ирексездән, ошбу әсәрдә күп кенә мәдрәсә тормышына кагылышлы күренешләр теркәлгән. К.Тинчуринның “Мəрҗəннəр” əсəрендə шəхес һəм дəвер каршылыгы ныклы нигез алган.
Кəрим Тинчурин – күпкырлы шəхес, лəкин ул əдəбият тарихына, беренче чиратта, мəңге тутыкмас, асыл кыйммəтлəрен җуймас драма əсəрлəре авторы буларак кереп калган. Əлегəчə аның публицистик язмалары да, сəхнə əсəрлəренə кереп халык җырларына əверелгəн шигырьлəре дə өйрəнелмичə ята. Шул исəптəн Тинчуринның проза җəүһəрлəре, хикəялəре дə галимнəр игътибарыннан читтə кала. Əдипнең 1914-18 нче елларда язылган хикəялəре күпмедер дəрəҗəдə Фəрит Бəшəр хезмəтлəрендə каралса да, аның проза остасы булуын тикшерү, фəнни өйрəнү килəчəк эше булып тора.
Əлеге мəкалəдə без К. Тинчуринның “Мəрҗəннəр” əсəренə күзəтү ясауны максат итеп куйдык. 1935-37 нче елларда язылган əсəр əдип прозасында аерым урын алып тора. Иң элек “Мəрҗəннəр”нең жанрын билгелəүгə тукталыйк. Əсəр аерым хикəя-новеллаларны туплаган циклны тəшкил итə. “Мəрҗəннəр”не без хикəялəр тезмəсе булудан бигрəк, югары художество дəрəҗəсенə күтəрелгəн əдəби очерклар җыентыгы дияр идек2”, - дип саный заманында К. Тинурин белəн берлектə əсəрлəр иҗат иткəн һəм əдипнең 1976 нчы елда чыккан китабына кереш сүз язган Риза Ишморат.
Ф.Бəшəр фикеренчə, “Мəрҗəннəр” билгеле бер дəрəҗəдə төгəллəнгəн иҗат җимешен хəтерлəтə. “Нəтиҗəдə күп планлы, күп проблемалы һəм тотрыклы структурага ия əсəр барлыкка килə ... аны новеллалар тезмəсеннəн торган роман дип билгелəргə мөмкин булыр иде.3”
Б. Гыйззəт тә əсəрне новеллалар сериясе дип атаудан ерак китми.4
Ə. Кəримуллин исə, “Мəрҗəннəр”не революциягə хəтле татар шəкертлəре тормышын чагылдырган эпик рухтагы əсəрлəр циклы дип атый, əсəрнең автобиографик характердагы хикəя-новеллалардан торуын искəртə.5
Безнең карашыбызча, бу мəсьəлəдə Ф. Бəшəр фикере дөреслеккə якынрак тора. Чыннан да, “Мəрҗəннəр” - шактый вакыт аралыгы сурəтлəнеш тапкан, төрле проблемалар күтəрелгəн, сюжет-композициясе шактый тотрыклы схемага салынган, катнашучы геройлары күп булган зур күлəмле чəчмə əсəр. Структурасына килгəндə, ул тугыз мəрҗəннəн, үзенə күрə роман бүлеклəрен хəтерлəткəн өлешлəрдəн тора. Шунысын да искəртү кирəк: бу К.Тинчуринның тəмамланып бетмəгəн əсəре. Үзенең язганнары буенча, əлеге иҗат җимеше 20-25 хикəядəн гыйбарəт булырга һəм 1930 нчы
елларга кадəр сузылырга, язылганнары арасында да əле берничə мəрҗəн бүлек булырга тиеш була. Əсəрне тəмамлауга К.Тинчуринның кулга алынуы һəм үтерелүе комачаулаган.
Беренче-сигезенче мəрҗəн элеккеге татар шəкертлəре тормышын, авыллардан җыелган яшь жилкенчəкнең көнитеше, хыял-омтылышларын, инкыйлабка кадəр татарлар арасында уку-укыту эшлəренең ничек куелуын җанлы образлар, картиналар аша күз алдына китереп бастыра. Аерым хикəялəрендə автор шəкертлəр тормышын гына түгел, гомумəн революциягə кадəрге иҗтимагый тормышның аерым күренешлəрен чагылдыруга ирешə.
Һəр мəрҗəн, һəр бүлек үзенчəлекле кереш белəн башланып китə. “Сакал”, “Бирəн Хафиз”, “Камчы байдан, үлем Ходайдан”, “Бүре зəхмəте”, “Хəсрəт бакчасы” кебек бүлеклəрнең башламы гади дə, шул ук вакытта күп мəгънəгə ия, гыйбрəтле, хəтта афоризмнарга охшаш эпиграфларны хəтерлəтə. Бүлеклəре укырга кызык, вакыйгалар мавыктыргыч.
“К. Тинчурин татар теленең мөмкинлеген, байлыгын сизгер тоя һəм аны уңышлы файдалана белə торган язучыларның берсе иде. Аның хикəялəренең теле оста чагыштыруларга, үткен эпитетларга, сүзлəрнең тулы җегəрлегенə куллана белү белəн аерылып тора.6” Əлеге фикерне раслау өчен бер-ике мисал гына да китерү җитə: “Печəн базары өстендə болыт-болыт белəн торган тузан авыл һавасына өйрəнгəн үпкəлəргə килешмəде”, яки “Əсир, җəрəхəтлəнгəн арслан җəрəхəтен ялаган төсле, сынык хəнҗəренең сөяк сабын сыйпап алды. Тешлəре коелган, тырнаклары кителгəн карт юлбарыс төсле, ыңгырашып бер көрсенде7”. Əсəрнең беренче сигез мəрҗəнендə автор милли сəясəт, миллəт проблемаларын калку итеп куюга ирешə. Шул ук Əсир Мөхəммəтҗан мисалында ул рус империясенең кече халыкларга баскыннарча мөнəсəбəте,əлеге халык вəкиллəренең тоткыннарча гомер кичерүе, күбесенең урыслаштырылуы турында уйланырга мəҗбүр итə. Кавказ халыкларының курку белмəс баһадиры Шамил улының урыс мохитендə тəрбиялəнеп, Мөхəммəтлəргə кимсетеп каравына, “бөек” миллəт холык-фигылен алуына автор ризасызлык белдерə. Шул ук вакытта К.Тинчурин үз миллəтетурында да ачынып яза. Əсəрне уку дəвамында татарларарасындагы бердəмсезлек, көнчелек, бер катламныңикенчесеннəн өстенлеге, юк нəрсə өчен дə тарткалаш-сугыш – болар бар да татар миллəтенə хас күренешлəр. Əйтерсең, əдипсанаган тискəре күренешлəр аркасында гына миллəт шулдəрəҗəгə төште дип белдерергə тели. Бердəмлек, татулыкшəкертлəр арасында да юк; əсəрнең бөтен дəвамында үзəк урынобъекты булып торган Печəн базарында да һəрчак талаш, бер-береңнəн көлү, сугыш һəм үтереш; бай “миллəтпарвəрлəр”нең“кечкенə” кешелəргə мөнəсəбəте дə явызларча; инкыйлаб, гражданнар сугышы чорындагы миллəтнең үз эчендəгетарткалашлар, фикер төрлелеге дə күп очракта фаҗигагə алыпкилə. “Сакал” дип аталган тəүге мəрҗəндə үк, Тинчурин миллəткəсыйфатлама бирə. Шəрəфи исемле байның кибетеннəн килепчыккан күсе артыннан ярлысы, бае, чалбарлысы, чалбарсызыйөгерə башлыйлар. “Күсене урам уртасында тотып, плен алып, койрыгыннан күтəреп, зур тантана белəн мəчет алдына ... фонарьбаганасына башы белəн аска таба асып куялар”. Шуннан китəкадимчелəр белəн җəдитчелəр арасында талаш, бер-береңнəнкөлү. Күсе куу вакыйгасында авторның сатира остасы булуы искəтөшə. Миллəткə хезмəт итү, аның мəнфəгатьлəрен кайгыртуурынына күсе куу белəн мавыгып, юк-бар эш белəн 237шөгыльлəнеп, вакытларын буш сүз уйнатуга кайтарыпкалдыруларынаТинчурин, əлбəттə, ризасызлыгын белдерə.
“Мəрҗəннəр” өчен уртак герой, барлык хикəя-новеллаларны берлəштереп торучы каһарман – Сөлəйман образы. Хронологик яктан əсəр Сөлəйманның авылыннан, əнисе яныннан китеп, Казанга килгəн вакытыннан алып, гражданнар сугышы дəверенə кадəр корылган. Төп герой шактый тулы ачылган. Ə.Кəримуллин, Р.Ишморатлар Сөлəйман образының прототибы итеп Тинчуринның үзе алынган дип саныйлар. Чыннан да, əсəрнең һəр мəрҗəне, һəр бүлеге зур танып белү көченə ия. Башкалар кебек, Кəрим Тинчурин да мəдрəсə тормышын, нигездə, тискəре яклары, кимчелеклəре белəн нисбəттə сурəтли. Автор үзе дə алты ел Казанның “Мөхəммəдия” мəдрəсəсендə белем алып, демократия җиллəре исə башлагач, шəкертлəр хəрəкəтенə кушылып, уку йортын ташлап чыгуын истə тотсак, биредə биографик моментлар, реаль яшəеш тасвирлануына шик тумый кебек.
“Мəрҗəннəр” татар тормышында башланган уяну хəрəкəтен, мəгърифəткə һəм азатлыкка омтылган яшьлəрнең үз чорыннан, байлардан, уку-укытудан канəгать булмавын əдəби сүзгə төреп бирү ягыннан да зур əһəмияткə ия. Ə менə “Утыз өч көн” дип аталган соңгы мəрҗəндəге Сөлəйманның автор үзе булуына Б.Гыйззəт шик белдерə һəм моның өчен төп герой белəн шул чордагы Тинчурин тормышын чагыштырып карарга тəкъдим итə. “Аклар Казанны басып алган чакта Сөлəйман озак кына ике арада буталып йөри, аптырашта кала һəм шактый күпне күргəннəн соң гына дөрес юлга төшə... К.Тинчурин исə Октябрьнекаршылаганда да, гражданнар сугышы чорында да һичберикелəнмичə халык ягында була”, - дип яза ул.8
Биобиблиограф Рəис Даутов мəгълүматларына караганда, 1971 нче елгы Февраль инкыйлабыннан соң, Керенский хөкүмəте элек хəрби хезмəттəн азат ителгəннəрне дə мобилизациялəү турында игълан итə. Шул вакытта заманында К.Тинчуринны үз труппасына алган Габдулла Кариев аңа янə булышырга алына һəм Мəскүдə яшəүче Г.Исхакыйга мөрəҗəгать итə. “Исхакый, ярдəм кулы сузып, К.Тинчуринны үз мөхəррирлегендə чыгып килгəн “Ил” газетасы редакциясенə əдəби хезмəткəр итеп эшкə ала.9” Əлбəттə, Исхакый кадəр Исхакыйның йогынтысы, тəэсире Тинчуринга тими калмагандыр. Мəгълүм ки, инкыйлаб булгач та, иске тəртиплəргə каршы чыккан, яңалык тарафдарлары буларак чыгыш ясаган күп кенə татар зыялысы каушап кала, кайсы якка кушылырга аптырап, төрле юл сайлый, язмышлары да төрлечə корыла.
“Утыз өч көн” бүлегендə вакыйгалар 1918 нче елның җəендə бара. Биредə гражданнар сугышы чоры, чехлар Казанны алгач, татар байларының алар ягына авышулары, советларга каршы көрəшүлəре, татар зыяласы, журналист һəм яшь язучы Сөлəйманның, ике арада калып, аптырап йөрүе, тирəн кичерешлəрдəн соң кызылларга килеп кушылуы гəүдəлəнə. Бу бүлектə автор психологизм остасы буларак ачыла: Сөлəйман акылы белəн яңа хакимият ягында, лəкин ул билгеле бер киртəне һаман узып чыга алмый, үз-үзе белəн тарткалаша, инде кызылларга кушылдым дигəндə генə, янə фикереннəн кайта, нидер комачаулый, тагын үз эчендə көрəш башлана. Язучы тагын күсе образына мөрəҗəгать итə: Сөлəйман аптырап йөргəн чагында, бик матур төш күреп ята, лəкин бер күсе аның бармагын тешлəп уята. Биредə күсе вакыйгасы, беренчедəн, төп геройның куркаклыгын, икенчедəн, көчсезлеген күрсəтə (янəсе, хəтта күсе дə тешли ала).
Язганнарның күбесен Тинчурин үзе күргəн, ишетеп белгəн, шуларның тере шаһиты булган. Əсəр кысаларында Г.Камал, Х.Ямашев, Й.Акчура һəм башка тарихи шəхеслəрнең исемнəре аталуы да “Мəрҗəннəр”нең реаль җирлеккə корылуын дəлилли. Документаль төгəллек һəм югары сəнгатьлелек белəн язылганлыктан, əсəр татар укучысында зур кызыкыну уятырга сəлəтле. Ф.Мусин язганча, “Тарихилык принцибы язучы иҗатында автор хыялы белəн документализмның үзара тыгыз бəйлəнештə булуларын, бер-берсенə булышуларын талəп итə. Шунлыктан иҗат процессында һич тə аларның берсенə генə өстенлек бирергə ярамый.10” Геройларның язмышы да автор телəге белəн генə түгел, тормыш кануннары белəн хəл ителə.
Гомумəн, 1920-30 нчы елларда əдиплəр, телилəрме-юкмы, чишелəсе проблемаларны партиялелек, сыйнфыйлык принципларыннан чыгып яктыртырга мəҗбүр булалар. Ниһаять, Сөлəйман да озак тарткалашудан соң совет иленə хезмəт итə башлый, “Эш” газетасында үз урынын таба. “Көннəр, атналар үткəн саен Сөлəйманның редакциядəге һəм матур əдəбият өлкəсендəге уңышлары арта бардылар. Көннəр, атналар үткəн саен аның язу өстəлендə Карл Маркс, Ленин китаплары күбəйгəннəн-күбəя барды” - əсəр шул сүзлəр белəн романтик сурəттə тəмамлана.
Шулай итеп, XX гасырның 10 елларындагы беренче тәҗрибәләреннән башлап, 30 нчы еллар уртасына кадәр дәвам иткән иҗат юлында әдип бай мирас калдыра. Күпкырлы әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлек алып барган, әмма «вакытсыз сүнгән йолдыз»ның тормышы туган халкы язмышын үз язмышы итүнең символына әверелә. К.Тинчурин иҗатка килгән чор — татар халкы тормышында, шул исәптән аның рухи яшәеше чагылышы булган әдәбият-сәнгатьтә дә Яңарыш дәвере буларак билгеләнә. Заманның иҗтимагый-сәяси шартлары яшь авторның дөньяга карашларында, уйлану-эзләнүләрендә урын ала. Милләт буларак формалашкан татар халкы үз хокуклары өчен көрәш башлый. Татар җәмгыяте эчендә төрле социаль төркемнәр мәнфәгатенә бәйле каршылык шактый тирәнәя. К.Тинчурин шул тормыш эчендә кайный һәм әлеге идеяләр йогынтысында булып, берсеннән-берсе көчле “мәрҗәннәр” иҗат итә.
Əдəбият
1. Бəшəр Ф. Контрастлар художнигы / Ф.Бəшəр // Сөйлə, калəм! – Казан: Татар.кит.нəшр., 2001. – Б.66-71.
2. Гыйззəт Б. Кəрим Тинчурин хикəялəре / Б.Гыйззəт // Тинчурин К. Сайланма əсəрлəр. 3 томда, т.3. – Казан: Татар.кит.нəшр., 1987. – Б.500-505.
3. Даутов Р. Драматург һəм артист / Р.Даутов // Мирас. – 2002. - № 9. – Б.33-35.
4. Ишморат Р. Мəрҗəннəр турында берничə сүз / Р.Ишморат // Тинчурин К. Мəрҗəннəр. – Б.3-4.
5. Кəримуллин Ə. Кəрим Тинчурин хикəялəре / Ə.Кəримуллин // Тинчурин К. Сайланма хикəялəр. – Казан: Татар.кит.нəшр., 1967. – Б.3-5.
6. Мусин Ф. Чор белəн аваздаш / Ф.Мусин. – Казан: Татар.кит.нəшр., 1983. – 256 б. Садыкова Л.Р.
1 Бəшəр Ф. Контрастлар художнигы / Ф.Бəшəр // Сөйлə, калəм! – Казан: Татар.кит.нəшр., 2001. – Б.66-71.
2 Ишморат Р. Мəрҗəннəр турында берничə сүз / Р.Ишморат // Тинчурин К. Мəрҗəннəр. – Б.3-4.
3 Бəшəр Ф. Контрастлар художнигы / Ф.Бəшəр // Сөйлə, калəм! – Казан: Татар.кит.нəшр., 2001. – Б.66-71.
4 Гыйззəт Б. Кəрим Тинчурин хикəялəре / Б.Гыйззəт // Тинчурин К. Сайланма əсəрлəр. 3 томда, т.3. – Казан: Татар.кит.нəшр., 1987. – Б.500-505.
5 Кəримуллин Ə. Кəрим Тинчурин хикəялəре / Ə.Кəримуллин // Тинчурин К. Сайланма хикəялəр. – Казан: Татар.кит.нəшр., 1967. – Б.3-5.
6 Кəримуллин Ə. Кəрим Тинчурин хикəялəре / Ə.Кəримуллин // Тинчурин К. Сайланма хикəялəр. – Казан: Татар.кит.нəшр., 1967. – Б.3-5.
7 Кəримуллин Ə. Кəрим Тинчурин хикəялəре / Ə.Кəримуллин // Тинчурин К. Сайланма хикəялəр. – Казан: Татар.кит.нəшр., 1967. – Б.3-5.
8 Гыйззəт Б. Кəрим Тинчурин хикəялəре / Б.Гыйззəт // Тинчурин К. Сайланма əсəрлəр. 3 томда, т.3. – Казан: Татар.кит.нəшр., 1987. – Б.500-505.
9 Даутов Р. Драматург һəм артист / Р.Даутов // Мирас. – 2002. - № 9. – Б.33-35.
10 Мусин Ф. Чор белəн аваздаш / Ф.Мусин. – Казан: Татар.кит.нəшр., 1983. – 256 б. Садыкова Л.Р.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/43167-krim-tinchurinprozaik
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Реализация инклюзивного образования в детской музыкальной школе (ДМШ) с учетом особых образовательных потребностей детей с ОВЗ»
- «Сопровождение детей с ограниченными возможностями здоровья в дошкольном учреждении согласно ФГОС ДО»
- «Организационно-методическое обеспечение деятельности педагога дополнительного образования»
- «Содержание и методы преподавания общеобразовательной дисциплины «Математика» по ФГОС СПО»
- «Обучение мерам пожарной безопасности для руководителей организаций, лиц, назначенных руководителем организации ответственными за обеспечение пожарной безопасности, в т.ч. в обособленных структурных подразделениях»
- «Психологическая реабилитация и абилитация инвалидов и детей-инвалидов»
- Астрономия: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Деятельность няни в рамках социального обслуживания населения: теоретические и практические основы
- Технологии социальной реабилитации и абилитации детей и взрослых
- Педагогика и методика преподавания английского языка
- Педагогика и методика преподавания географии
- Теоретические и практические аспекты оказания экскурсионных услуг

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.