- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
- «Особенности логопедической работы с детьми с СДВГ»
- «Психологическое сопровождение детей и подростков с СДВГ»
- «Дошкольник с СДВГ: особенности работы с гиперактивными детьми»
- «Специфика обучения и воспитания школьников с СДВГ»
- «Дети и подростки с СДВГ: особенности обучения, воспитания и психологической поддержки»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Яр Чаллы тарихы турында уйларым
Эссе
“Яр Чаллы тарихы турында уйларым”
Тарих ул – хәтер. Хәтер югалса, яшәешнең бөтен мәгънәсе югала. Үз халкыңның тарихын өйрәнмичә, аның үткәнен белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Тарихын белмәгән яки аны бөтенләй оныткан халык юкка чыгачак. Безнең тарихыбызны күпме генә оныттырырга, юк итәргә тырышмасыннар, татар халкы барыбер үзен саклап кала алган. Үз тарихын бөртекләп җыйган ул, чөнки борынгы тарихи кулъязмаларыбыз басып алучылар тарафыннан юк ителгән, исән калганнары дөнья буйлап таралган: Англия, Стамбул, Каһирә, Лейпциг китапханәләреннән табарга була әдәбиятыбызны, тарихыбызны чагылдырган материалларны!
Татар халкы − күпләргә үрнәк булып торырлык бөек тарихлы, мәдәниятле халык. Бүгенгесе көндә һәр татар баласының үз телен югалтмавын, милли үзаңының үсүен теләсәк, иң элек аңа борынгы бабаларының кем булуын аңлатырга, тарихын тиешенчә өйрәтергә кирәк дип саныйм. Шул чагында гына ул башын югары күтәреп, кимсенмичә, аягында нык басып торыр, горур булыр.
Киң проспектлары, матур чәчәклекләре, данлыклы “КАМАЗ”ы, эш сөючән, тырыш халкы белән дөньяга даны таралган шәһәребез − Яр Чаллының үткәне, бүгенгесе − шул тарихның бер зур өлеше.
“Комсомол юлламасы белән элеккеге СССРның төрле төбәкләреннән килеп, данлы эшкә күңелләрен биреп төрле милләт вәкилләре төзегән заводлар, торак йортлар, хастаханәләр, китапханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният сарайлары бүгенге көндә заманча кыяфәткә кереп балкып торалар.
Ак шәһәрем бүгенгедәй гүзәл булсын өчен аның какшамас нигезе ничек барлыкка килгән соң?
Археологик казылмалар күрсәткәнчә, бу төбәктәге беренче авылларга бронза чорында, безнең эрага кадәр III меңьеллык урталарында бура кабиләләре нигез салган. Беренче язма истәлекләр шактый соңгы чорга туры килә. Бәхши Иманның 1680 елгы «Җәгъфәр тарихы» исемле болгар елъязмалары җыентыгында Яр Чаллы шәһәренә Кол Галинең («Кыйссаи Йосыф» поэмасы авторы) әтисе мулла Мирхаҗи Нәккар инициативасы буенча 1172 елда нигез салынуы (1 том, 317 бит) һәм аның XIV-XV гасырларда Болгар ханлыгындагы эре болгар шәһәренә һәм Яр үзәгенә әверелүе турында әйтелә. Итальян сәүдәгәрләре – бертуган Франсиско һәм Доменико Пициганоларның 1367 елгы карталарында һәм 1375 елгы Каталон атласында Яр Чаллы шәһәре Жар дип билгеләнгән (болгар теленең Казан диалектында «Яр» сүзе «Жар» рәвешендә әйтелә). Идел-Кама Болгары чорында хәзерге Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы территориясе әлеге дәүләт составында булган. 1992 елда Элеватор тавында табылган археологик табылдыклар, XIV гасырның икенче яртысына караган күп санлы болгар керамикасы калдыклары да шуны раслый. Шәһәргә нигез салынуның төгәл вакытын ачыклау өчен, күп төрле тикшеренүләр һәм фәнни эзләнүләр таләп ителә.
Дәүләт архивларында сакланган документлар буенча рус елъязмаларында беренче тапкыр Яр Чаллы 1626 елда искә алына. 1626 елда Алабуга авылында Федор Попов җитәкчелегендә «яңа алабугалы крестьяннар общинасы» оеша. Шушы елда «Попов биш тату гаилә белән, Кама (Чулман) елгасы аша чыгып, әзер өйләргә урнаша». 1626 елда нигез салынган авыл башта Чаллыбаш, соңрак Яр буе һәм ниһаять, Яр Чаллы исемен йөртә башлый.
Күпчелек тарихчыларның фикеренчә, «чал» сүзе болгарларда «таш» төшенчәсен белдергән, ә иске төрки сүзе − «чаллы» − таш белән әйләндереп алынган корылманы – ныгытма сүзен аңлаткан. 1647 елдагы халык санын исәпкә алу вакытында Чаллыбаш тирәсендә оешкан 10 авылда (шул исәптән: Бережная, Мыс, Орловка, Мироновка, Шилнә һ.б.) 296 крестьян һәм 55 ялгыз яшәүчеләр хуҗалыгы булуы, 683 крестьян һәм ялгыз ир-атлар яшәве билгеле. 1650 елда патша Алексей Михайлович фәрманы белән Чаллы елгасының Камага (Чулманга) коя торган урынында, калмык һәм нугай сугышчылары яуларыннан саклану өчен, Чаллы шәһәрчеге төзелгән. Хәзерге шәһәр урынындагы авыллар Челнинка, Мәләкәс, Шилнә елгалары ярларына урнашкан булган.
Армый-талмый, ак күбекләр уйната-уйната куе урманнар, биек тау итәкләреннән, матур әрәмәләр арасыннан, жәелеп ята торган иксез-чиксез тигез җирләрне иңләп, мәһабәт Чулман елгасы бүген дә ага... Чулманның олуг елга, ягъни тирән һәм зур су икәнлеген, татарның: «Чулманны чулманга утырып кичмиләр» дигән мәкале ачык күрсәтә. Чулман иделе дип безнең бабаларыбыз Кама елгасын атап йөрткәннәр. Чулман агышы безнең йөрәк тибешебез, яр буйлары – газиз туган туфрагыбыз, атамасы – бабаларыбыз истәлеге. Алар белән безне тоташтыра торган хәтер күпере.
Кама (Чулман) үзәнлегендә язын су астында кала торган бик матур аланнар урын алган. Кызганыч, Түбән Кама сусаклагычы төзелгән вакытта, бу аланнарның күбесе су астында кала. Шулай ук бу урыннарда күлләр булуы да билгеле. Аларның күбесендә киек кошлар оя корган. Җирле халык балык тоткан. Әлеге күлләр Түбән Кама сусаклагычы төзү зонасына эләгеп, яисә грунт белән каплау нәтиҗәсендә юкка чыккан.
1930 нчы елның 10 нчы августында Чаллы авылына шәһәр исеме бирелә. Шәһәребезнең 2005 нче елда ясалган гербындагы алтын төс ныклыкны, байлыкны, зыялылык, хөрмәтне аңлата. Көмеш исә чисталык, камиллек, үзара аңлашуны күрсәтә. Зәңгәрсу төс − намус, яшел төс − сәламәтлек, яз, яңарыш, табигать; кызыл төс – хезмәт, тормыш энергиясе, матурлык, бәйрәм символы итеп бирелә. Йорт җылысын, өй учагын саклаучы буларак көймәнең борын өлешендәге кыз образы, туктаусыз хәрәкәт, каршылыкларны җиңү, максатка ирешү символы − көймә, уңыш турында сөйләүче киерелгән җилкән, милли орнамент – ләлә чәчәге, халыкның үз көче, үз хезмәте белән яшәвен күрсәтүче җиде ишкәк, Чулман елгасы ярларына Чаллы шәһәре урнашкан Түбән Кама сусаклагычын символлаштыручы көмеш дулкыннар – чаллылыларның чиста күңел дөньясын, матур яшәү рәвешен аңлаталар.
Әйе, шәһәремнең халкы батыр да, матур да булган.
1941-1945 еллар. Авыр, ачы, кайгылы, хәсрәтле, бәхетсез, ачлык-ялангачлык, күз яшьләре түгелгән чор. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышында күпме балалар, аналар, аталар, абыйлар, апалар, бабайлар яу кырында ятып калдылар. Безнең, безгә хәтле һәм бездән соң буынның яу кырында ятып калган кешеләрне онытырга хакы юк. Нәкъ шушы әйтелгән сүзләрне күздә тотып, 2011 нче елны шәһәребездә Муса Җәлил проспекты һәм студентлар урамы кисешкән чатта Дан мемориалы төзелде.
Бөек Ватан сугышы елларында Чаллы районы илебез тылында иде. 14 меңгә якын Чаллы кешесе фронтка китә, шуларның 8 мең ярымы кире әйләнеп кайтмый. Сугышның беренче елларында шәһәрдә 8 балалар йорты эвакуацияләнә, аларның дүртесе шәһәрдә кала, калган дүртесен район буенча тараталар.Бөек Ватан сугышы елларында 12 якташыбыз «Советлар Союзы Герое» исеменә лаек булды, ә бер кеше - Дан Ордены тулы кавалеры. 2800 дән артык кеше СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.
Шәһәр язмышына ни язган, шуны лаеклы кичереп яшәвен дәвам итә, сынауларга бирешми, киләчәккә өмет белән карый.
Яр Чаллы төзекләнгәннән төзекләнә, киңәйгәннән киңәя, үскәннән үсә бара. 1960 нчы еллар башында күзәнәкле бетон заводы, Түбән Кама ГЭСы, кирпеч заводы төзелешләре башланып китә. 1964 елда өч төзү-монтажлау идарәсе базасында «Камгэсэнергострой» төзелеш идарәсе оештырыла. 1969 нчы елга шәһәрдә халык саны 35,5 мең кешегә җитә. Районда авыл хуҗалыгы зур үсеш ала. 1969 нчы елның 13 декабре − Яр Чаллы тарихында иң истәлекле көннәрнең берсе. Бу көнне экскаваторчы Михаил Носков экскаватор чүмече белән үзбушаткыч машинасы кузовына туңган җир өемен бушата. Шушы өемнән КамАЗ төзелеше башланып китә. КамАЗ төзелеше белән бергә, СССР МСның 1970 нче елның 9 июнендәге «Яр Чаллы шәһәре төзелеше чаралары турында» карары нигезендә, Кама (Чулман) елгасы ярында яңа шәһәр төзелеше дә башлана.Шул еллардан бирле шәһәр гел үсештә: ГЭС, ЗЯБ, Сидоровка бистәләре, Яңа шәһәр, соңгы елларда гына калкып чыккан “Мәләкәс аръягы”, “Яр буе”, “Чаллы Яр”, “Яшьлек-2”, “Машина төзүчеләр” районнары шәһәр халкының алга, якты киләчәккә омтылышын исбатлый.
Мин шәһәрем белән горурлану хисләре кичерәм. Бүген балкып торган ак шәһәрнең үткән шаһитларына, аңа нигез салучыларга рәхмәтемне әйтәм. Шәһәрем язмышын тарихка әйләндереп баручы, көн артыннан үтүче яңа көн өр-яңа идеяләре, планнары, максатлары белән туып тора һәм күп үзгәрешләр алып килә.Е.Батенчук, Р. Низаметдинов, С. Титов, Н. Якупов, З. Яруллин, Р. Беляевлар янәшәсенә тагын файдалы, кирәкле эшләре белән истә калырдай әллә кемнәрнең исемнәре хәтерләргә уелып язылыр, бүген без саф йөрәктән башкарган тырыш хезмәт җимешләре киләчәк буынга тарих итеп сөйләрлек горурлыкка әйләнер.
Чаллыда 2011 нче елны Тукайга һәйкәл ачылу шәһәребез өчен генә түгел, бөтен татар дөньясы өчен истәлекле һәм мөһим вакыйга булды. Боровецк бульвары төзекләндерелде. Биредә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Дан һәйкәле ачылды. Чернобыль фаҗигасеннән соң төзекләндерү эшләрендә катнашкан чаллылыларга, ТКХ тармагында эшләүчеләргә багышлап, шәһәрдә скверлар булдырылды. Чаллы каласы 2009 елдаГиннесс рекордлар китабына кертелде. 100 метрга йөгерү буенча эстафетада 24 сәгать эчендә катнашкан 4799 кеше моңа кадәр Рига шәһәре куйган рекордтан бер мең кешедән дә артыграк булуы белән өстен иде.
Әйе, шәһәрдәшләрем һәрнәрсәдә биеклекләрне иңләргә күнеккән. Дәртле, моңлы, күңелле җырларда җырланучы, шигъри юлларда тирбәлүче, җитди әсәрләрдә урын алучы, дөньякүләмендә танылган шәһәремнең күпмилләтле халкы кулга-кул тотынышып, бер-берсенең йөрәк тибешен тоеп, дус-тату яши, чын күңеленнән җиң сызганып эш эшли, бәйрәмнәрдә матур итеп, тәрбияле рәвештә күңел ача, татар халкының буыннардан килгән гореф-гадәтләрен саклап юана белә. Яр Чаллы шәһәре әкренләп, заманча карашлы, акыллы, укымышлы, бүгенге буын яшьләре кулына күчә бара. Алар үткәнне, хәзергене истә тотып, киләчәкне күзалдына китереп, шәһәребезне тагы да бизәрләр, үстерерләр, төрле юнәлешләрдә дан казанырлар әле!
6
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/43158-jar-chally-tarihy-turynda-ujlarym
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Содержание и методы обучения младших школьников в условиях реализации ФГОС НОО от 2021 года»
- «Духовно-нравственные основы и направления педагогической деятельности»
- «Реализация инвариантного модуля «Робототехника» учебного предмета «Труд (технология)» по ФГОС»
- «Адаптированные образовательные программы: разработка и реализация в соответствии с ФГОС СПО»
- «Реализация программ досуговых и массовых мероприятий в детском лагере»
- «Обучение музыке в школе: специфика организации образовательного процесса по ФГОС НОО и ФГОС ООО от 2021 года»
- Содержание профессиональной деятельности старшего вожатого образовательной организации
- Технологии оказания социальной помощи гражданам и семьям с детьми
- Деятельность учителя-методиста в рамках сопровождения реализации общеобразовательных программ
- Физика: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Социальное сопровождение и социальная поддержка семей с детьми
- Воспитательная деятельность в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.