Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
28.12.2020

История семьи как пример героизма и воспитания: методическая разработка

Я решила сесть и написать сочинение о своей семье, написала все это от рассказов своей мамы, от ее имени. И назвала «История моей семьи». Моя мама героическая женщина, которая не смотря на все трудности воспитала трех дочерей и кроме нас взяла на воспитание трех приемных детей. Она заслуживает похвалы!

Содержимое разработки

Минемгайләмнең тарихы.

Яшәргә икән яшәргә

Үзенне жәлләмичә

Безгә бирелгән гөмерләр

Тугел бит әллә ничә...

Дөрестәндә автор бит бик дөрес әйтә. Бу дөньяда берәугә дә гөмерләр әллә ничә бирелми. Һәрберебезгә бары бер генә . Шушы тормыш юлын ничек дәвам итәргә бу бары тик кешенең узеннән тора дип уйлыйм. Ә шулайда тормышта бәхетле булырга хәркемнең хакы бар. Шушы девиз белән тормышымны бәйләдем дә кебек.

Бала вакытымда кимсетелгән, әтисез бала булып үскәнгәме , кече яшьтән үк үземне сакларга да, якларга да, хәм шул ук вакытта алдыма куйган максатны авырлыкларны җинеп булсада тормышка ашырырга өйрәнгәнмендер. Ә авыр, катлаулы тормыш юлында сабыр һәм тәвәкәл булырга кече яшьтән миңа газиз әнием өйрәтте. Авырлыкларга түзәргә, сынмыйча-сыгылмыйча утәргә, хәр туган таңга сөенеп, дөньяның ямен куреп яшәргә әнием коч бирде. Мең-мең рәхмәтле мин үземнең газиз кадерле әниемә. Әниемнән үрнәк алып үскәнгә, яшәгәнгә мин бүгенгесе көндә бик бәхетле ана дип саныйм үземне. Кызганычка каршы шушы матур тормышымны минем бәхетемә сөенеп яшәргә янымда әнием юк инде. Авыр туфрагы җинел булсын.

Бүгенгесе кондә узем, олы яшьтә булсам да шушы язмама утыргач тормыш тәгәрмәчем артка тәгәрәп кабат уйларым яшьлегемә кире алып кайтты. Әйткәнемчә бала вакытым авырлык белән узса да, сөенеп искә алырлык истәлекләрем аз булса да, ә яшьлек үсмер чагымда мин бик бәхетле идем. Ул вакытта инде тормышны аңларлык, акны-карадан аера алырлык үсеп җиткән кыз. 10 сыйныфны көмеш медальгә тәмамласамда, укуымны дәвам итмичә, әниемне тәрбияләр өчен авылда, фермада сыер савучы булып калсамда, мин үземчә бәхетле идем. Чөнки әнием алдында үземнең беренче, изге бурычымны үти алдым.

Комсомол оешмасының казанында кайнап куп кенә премия, мактау кәгазьләренә, кыйммәтле бүләкләргә ия булдым. Беренче саф мәхәббәт хисләре белән ялкынланып-гөрләп яшәдем.

1985 елның 24 декабрендә яңа тормыш – үз гайләм. Минем өчен икеләтә бәхет. Моңа кадәр янымда кадерле әнием булса, ә хәзер пар канатым-ирем янәшәмдә. Тормышым тагы да ямьләнде, шатлыгым артты. Яшә дә яшә Дания.

Бер-бер артлы берсеннән-берсе матур өч нарасыебыз дөньяга аваз салды. Бу бәхетне язып та, аңлатып та бирә алырлык мин сүзләр таба алмадым. Бары ходайдан бәхетемнән купсенмичә, барыбызга исәнлек-саулык сорап кына догалар кылдым.

Нихәтле бәхетле булсаң да тормыш юлы сикәлтәсез булмыйдыр инде ул. 1991 елда туган кече кызым авырып хастәхәнәгә ятырга туры килде. Шушы хастәхәнә ятагы минем тормышымны астын-өскә китерде дисәмдә ялгыш булмастыр.

Хастәхәнә палатасы. Бер читтә кечкенә генә тимер ятак. Ә анда ялгыз, асты юеш,арык гәүдәле бер сабый. Ул ничектә яшәргә тырыша. Минем йорәктә авыр бер төен. Палатада ятучы хәр сабый җылы одеялларга төренгән, әниләренең куенында, нәни куллары белән тотынып күкрәк соте сөте суыра. Ә читтәге баланың нәни куллары пыяла бутылканы капшап, суынып беткән сөтен эзли. Бала вакытымдагы девиз кабат баш калкытты. Хәрбер кешенең бәхетле булырга хакы бар. Минем аңым томаланды, сабыйны алып күкрәгемә кыстым. Бу нәни кызчык ябык куллары белән мине капшады, гүя ул сөенеп әнисен сыйпый иде. Мөлдерәмә тулы күзләр....Бу мизгелдә ана йөрәге генә тугел, хаттә таш булып, ташның да йөрәге әрнер иде.

Нәни сабыйны күкерәгемә кыскан килеш “мин бу сабыйны бәхетле итәргә тиешь”- дип сүз бирдем. Кызганычка каршы бу хыялым тормышка ашмады. Ходай миңа үзенең каршылыкларын бер-бер артлы алдыма өя торды. Башта яндагы иң кадерле кешем-әнием салкын гүр иясе булды. Ә аннан соң ут-дигән нәрсә каккан казыкны да калдырмыйча ялап-ялмап алды. Ирем, өч балам белән урам уртасында утырып калдым. Утырырга урындыгым, ашарга ипием юк. Ботен дөньям караңгылыкка чумды. Шул вакыт әниемнең авазы яңгырый. “ Син нык булырга тиеш, иң куанычы гайләң янәшәсендә бит син кызым. Сынма, сыгылма, сагышларга башыңны салма. Сез бит бердәм. Сез барсына да тузәргә һәм авырлыкларга бирешми,тормышыгызны дэвам итәргә, сез җиңәргә тиеш!”

Өч бүлмәле фатыйрыбыз булуга карамастан, безнең максат яңадан шушы нигезне торгызып, яшәү ямен дәвам иту иде. АвырЙөрәгемнең бер почмагында балалар йортындагы ятим баланың тавышы яңгырап тора.

2010 ел. Бәхетем тулы чагымда минем теләгем кабул булды. Без гайләдә сигез кеше. Бер яктан кызларыбыз буй җитеп үзләренең уңышлары белән сөендерсәләр, икенче яктан шат балалар тавышы. Без бик бәхетле зур гайлә. Шушы өч сабыйны без бәхетле итә алганбыздыр дип уйлыйм.

Менә кайда ул яшәү яме. Мәшәкатьләр артса да, болар барысы да соенечле мәшәкать. Гайлә ишле булгач бәйрәмнәр дә ешайды. Ай саен диярлек туган көннәр. Ә без туган көнне тәбигать кочагында уздырырга яратабыз. Җәй булса чәчәк, җиләк җыюны шушы бәйрәмгә остибез. Көз гөмбә. Кыш чаңгы-чана белән урман, тауларга юл алабыз. Шуып арганнан соң кар остенә әзерлзнгән өстәл артына җыелабыз. Мэтрушкэ, бетнек салып ясалган кайнар чәй суык көндә аеруча тәмле була. Әлбәттә өстәл уртасында әбиемнең узе генә белеп әзерли торган, безнең яраткан ризыгыбыз-тутырган тавык. Эченә алма, җимеш, дөге, тире арасына каймак белән йомырканы туглаптутырган ризыкны без барчабыз, дус-ишләр, туганнар җыелышып бик яратып ашыйбыз. Төрле уеннар белән аралаштырып оештырган бу бәйрәмнән барчабызда рәхәтләнеп ял итеп кайтабыз. Шаулап-гөрләп тәбигать кочагыннан кайту үзе зур сөенеч, зур бәхет. Ә өйдә уздырыла торган каз өмәләре янә бер күңелле бәйрәмгә әйләнә. Элеккеге татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калу өчен безнең гайлә бердә иренми. Самавар белән чәй кайнатыр өчен Лилия самаварны ком белән юа. Күмер урнына Линар белән Руслан улларым күркә җыеп кайталар. Олы кызларым өстәл әзерли, коймак пешерәләр. Минем ит бәлешем дә өлгерә. Сөйләшә-сөйләшә барың бер өстәл артына җыелып беткән вакытта ике кызым ике яктан гайләләре белән кайтып керә. Зур өстәл артында безне саклаучы-яклаучы ирем, дурт куанычларым кызларым, ике кияүем, ике оныгым, ике улым –гайләм минем, минем горурлыгым! Ходаем исәнлек-саулыкларыннан, кунел тынычлыгыннан аермасын... Ана өчен моннан да зур бәхет була аламы соң хәзерге буталчык дөньяда?!....

Автор: Александрова Дания Исмагиловна.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/435166-istorija-moej-semi

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки