Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
15.04.2014

Конспект внеклассного мероприятия «Улица полна неожиданностей»

Камалова Гульнар Ильдаровна
учитель начальных классов
Конспект внеклассного мероприятия «Улица полна неожиданностей» для начальной школы. В формате увлекательного соревнования между командами «Светофор» и «Остановка» дети повторяют и закрепляют жизненно важные правила дорожного движения. Цель — научиться применять знания на практике, развить внимательность и осторожность. Участников ждут практические задания и нестандартные ситуации, которые проверят их смекалку и помогут осознать личную ответственность за свою безопасность и здоровье на дороге.

Содержимое разработки

Урам тулы могҗиза.

Класс бүлмәсе бәйрәмчә бизәлә.Тактада "Юлда йөрү кагыйдәләре", Моны эшләү тыела!" дигән плакатлар.Стенада төрле юл кагыйдәләрен бозу рәсемнәре.

Дәресне алып бару өчен укучылар "Светофор" һәм "Тукталыш" командаларына бүленәләр.

Укытучыдәресне башлап җибәрә.

- Укучылар! Бүген без юлда йөрү кагыйдәләрен кабатларбыз һәм аларны кулланырга өйрәнербез. Бу кагыйдәләрне белү ни өчен кирәк? (Балаларның җаваплары тыңлана.) -Дөрес имгәнүне булдырмау, сәламәтлекне саклау үзебездән тора.Әйдәгез бүген тормыш иминлеге дәресләрендә алган белемнәребезнең ныклыгын, мөһимлеген ачыклау төрле хәлләр белән "очрашып" карыйк әле.Дәресне "Светофор" һәм "Тукталыш" командалары алып бара.һәр команда әгъ засына белемнәрен, тапкырлык һәм зирәклекләрен күрсәтү өчен нык тырышырга туры килер. Чөнки, алда әле зур сынаулар көтә. Ә хәзер командалар бер-берсен сәламлиләр. 1 нче бирем. Командалар үзләре белән таныштыралар. "Тукталыш" командасы. Девиз: "Тукта сабыр ит.

Алда тукталыш бит.!"

Сәламләү шигыре:

-Исәнмесез безнең шаян дуслар!-Дәресебез бүген- кабатлау. Урам тулы төрле могҗизалар Көтеп тора безне һәр чатта.

Уяу булсын бүген шаяннар да Уяу булсын бүген наяннар да Чөнки алда- "Тукталыш" Алда ниләр бар икән?

Юл кагыйдәләрен белми торган

Бала анда юк микән?

Безнең команданың уе: Шуны ачыклап китү-Ялкауларны сансызларны Бүген бик кызык итү.

Ә хәзергә якын дуслар,

Рәхим итеп тыңлагыз Кызык хәлләр башланганчы Сезгә җырлап алабыз.(җыр башкарыла.)"Светофор" командасы. Девиз: "Як-ягыңа карамый Ашыгырга ярамый

-Исәнмесез, сыйныфташлар Харап булмас өчен башлар Юлда йөри белегез -Светофорны күрегез

Яшел ут янганда гына, Юл аркылы чыгыгыз, Шунда гына уңар сезнең Бара торган юлыгыз. Авылда яшәсәк тә, Бар нәрсәгә өйрәник

Нигә безгә болар,?!

Диеп, дуслар, - сөйләнмик.

Үсә-үсә һәр нәрсәне без

Танырбыз, белербез,

Бу чактагы кыенлыкны,

Искә алып көлербез. (җыр башкарыла.)

Укытучы: Рәхмәт, укучылар. Дәресне дәвам итәбез.

2 нче бирем. Тактага эленгән плакатларда хата-ялгышларны табыгыз. Аларны булдырмас өчен ни эшләргә кирәк? Сез ничек уйлыйсыз?

. Ә хәзер 3 нче биремне тыңлагыз.

3 нче бирем. Киселгән билгеләрне дөрес итеп ябыштырыгыз, аның ни аңлатканы һәм кайчан кулланылуы турында сөйләгез.


Укытучы: Рәхмәт, укучылар. Димәк, сез һәр билгенең үз мәгънәсе барлыгын, аны танып белергә өйрәнгәндә һәм дөрес файдаланганда гына юлларыгызның, эшегезнең уңышлы узачагын аңладыгыз. Барыбыз да юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерик. Кем исбатлап чыгар? (Кагыйдәләр исбатлана.)

Бик әйбәт. Юл йөргәндә нәрсәләр эшләргә ярамый?

(Укучылар моны эшләү тыела кагыйдәләрен укып

\ ■


чыгалар һәм сәбәпләрен аңлаталар.)

Укытучы: Рәхмәт! Димәк, сез кагыйдәләрнең нәкъ башка әйберләр кебек үк тормыш-көнкүрештә кирәклеген аңлагансыз һәм аны үзегездә кечкенәләргә дә аңлатып, аларга ярдәм итсәгез иде. һәрвакыт бер­берегезгә ярдәмчел, игътибарлы, кешелекле булыгыз. Шул вакытта без барыбыз да сау-сәламәт һәм шат күңелле булыр идек.

Ә хәзер Шәүкәт Галиевның "Светофорның өч күзе" дигән шигырен тыңлагыз.

Укытучы: Рәхмәт. Хәзер 4 нче бирем тәкъдитм ителә. "Серле тартмадагы сорауларга җавап бирү. Тартмага алдан әзерләп

куелган сорау-билетлар салына, һәр укучы үзенә туры килгән билетны кычкырып укый һәм аңа тулы җавап бирә.тотынып йөрергә; буш урынга утырырга; өлкәннәргә, инвалидларга урын бирергә.

5 нче бирем, һәр ике команда бер-берсе өчен әзерләгән ялгышларны табарга тиеш. Командалар алдан берәр хикәя, әкият яки шигырь, рәсем әзерләп куялар.Биремнәр юлда йөрү кагыйдәләрен бозуны күрсәткән булырга тиеш.

"Светофор" командасына сүз бирелә.Команда

капитаны шигырь укый, Ә "Тукталыш" командасы

членнары ялгышларны табарга тиеш.

Ни булган бүген урамга,

Урам тулган тамаша:

Машиналар узышалар

Халык йөгерә чаба

Кырыйдан карап тора

Шурулла да аптырап

-Ничек итеп каршы якка

Чыгыйм?-диеп аптырап.

Шул арада бер укучы

Шурулланы күреп алган

-Әй бабакай,ник туктадың?

Әйдә атла минем яннан.

Күрәсеңме яшел утны?! Атла тизрәк бабакай

Мин карт җүләр тагын бире Шу ларны күрергә килдем. -Әй балалар кайсыгыз Булышыр инде миңа? Урманга кайту өчен Чыгыйм кайдагы юлга? Әллә ябышыйм гынамы Машиналар артына?

Укытучы. Балалар! Әйдәгез, Шурулла агайның ялгышларын табыйк, аңа ярдәм итик. Шурулла агай нәрсә эшләмәскә, нәрсәләр эшләргә тиеш?

Укытучы: Рәхмәт укучылар! Болай булгач Шурулла

агай, һичшиксез үз урманына - Кырлаена кайтып җитәр.

Ә хәзер тукталыш командасына сүз бирелә.

Бер укучы шигырь укый, ялгышларны светофор

командасы табарга тиеш.

Әнә анда тукталыш,

Тора анда автобус,

Арча-Казан ахрысы.

Йөгердем мин шул якка.

Сикереп кенә чыгам

Рәшәткәләр аркылы,

Машиналар туктап калсын.

куркып мине күреп, -

Каян килгән Шүрәле

Йөри соң монда диеп

Күрсеннәр Шүрәленең

җилдән җитез очканын.

Машиналардан да көчле,

Минем аяк табаным

Ай-яй-яй эшләр харап,

Сызгырталар түгелме?

Ни эшлим? Кая барыйм?

Кем гаебемне табар?

Нигә мине әрлиләр?

Нигә миңа барысы да

Усал итеп карыйлар

Урамны аркылы чыгыйк

Аптырама бабакай

Син авылдан килгәнгә Юлда йөри белмисең Ничек инде өйдәгеләр Җибәргәннәр берүзен?!

Шурулла шыпырт кына Малайны тыңлап тора Урманына кайту өчен Бер хәйлә, план кора. -Булмас агай бу шәһәрдә маҗаралар майтарып, Лучше Кырлаема кайтыйм Урманны беттем сагынып..

Әнә теге машинаның артына ябышырмын, Ике сәгать тә үтмәс Урманымда булырмын. Югыйсә бер сәбәп табып Зоопаркка ябарлар Анда яши икән ди, Филләр, явыз еланнар. Шундый хәлләр турында Мөбәрәк сөйләгән иде,

Укытучы.Укучылар! Әйдәгез Шурулла агайга тагын ярдәм итеп алыйк. "Юлда йөрү кагыйдәләре"н һәм "Моны эшләү тыела" кагыйдәләрен кем кабатлап әйтеп чыгар?

(Укучылар бердәм җавап бирәләр, киңәшләрен әйтәләр, ялгышларын төзәтәләр.)

Укытучы.Нәкъ шулай. Юлда йөри белү өчен безгә тырышып укырга һәм тәртипле булырга кирәк. Укучылар, әйдәгез, Шурулла агайга хушлашу сәламе юллап, аңа атап язылган "Шүрәле" җырын башкарабыз. (Җыр башкарыла.)

Укытучы.Рәхмәт, балалар! Ә хәзер "Тукталыш" командасы капитаны "Тукталыш" дигән шигырьне укый, тыңлагыз. Нәрсә соң ул "Тукталыш"? (Шигырь укыла.)

"Тукталыш" булганга –

Тәртип урамда.

Автобуслар килеп туктый, "Тукталыш"та торганда.

Трамвай да, троллейбус та, Туктыйлар "Тукталыш"та. Бераз ял итеп алалар, Туктыйлар "Тукталыш"та.

"Тукталыш"тан ерак түгел Ашханә, медпункт та, "Тукталыш"ка җиткәчтен, Ял ит син бераз, тукта?

Күрәсеңме, күпме кеше Синдә туктап калганнар. Синнән киткәч эшләренә, Барып җитә алганнар.

Кайсын эшкә, кайсын ялга, Озата һәр "Тукталыш". "Тукталыш"та көтәм сине" -Минем мәктәпкә барыш.

Укытучы.Рәхмәт, укучылар. Димәк, юлдагы һәр билге безгә зур ярдәм итә, дөрес юл күрсәтеп тора икән. Ә хәзер тыңлагыз. Сезгә "Кызыклы ситуация" бирелә. Игътибар! Монда нәрсә турында сүз бара һәм сезнең фикерегез?

Укытучы ситуацияне укый.

... Урамны яңгыратып кычкыртып килүче ашыгыч ярдәм машинасын күреп, светофорның яшел утына юлны аркылы чыгып баручы Марат болай дип уйлады: "Карале, без нәрсә эшләргә тиеш соң? Кагыйдә буенча светофорның яшел утына бары тик җәяүлеләр генә чыгарга тиеш."

Ә сез ничек уйлыйсыз?

(Укучылар җавабы тыңлана.)

Укытучы:Дөрес. Ашыгыч ярдәм, янгын һәм автомобиль инспекциясе машиналары ерактан сигнал биреп килгән очракта, без аларны уздырып җибәрергә тиеш. Бу очракта алар ярдәмгә ашыгалар - аларны көтәләр.

Ә хәзер укучылар "Табышмак әйтәм, тап" уенын уйнап ял итеп алабыз.

Юл транспортларына багышланган, шулай ук укучылар үзләре дә белгән табышмаклар әйтелә.

Барам-барам - очы юк. (Юл.)

Ике аяклы үгез

Маңгаенда куш мөгез. (Велосипед.)

Олы күзле кара айгыр Кырык арба тартадыр.(Поезд.)

Тимер ат җир сөрә, Ашарга сорамый. (Трактор.)

Укытучы.Рәхмәт, укучылар! Бераз ял иттек. Инде һәр ике команда укучыларының өй эшләре - рәсемнәр күргәзмәсенә игътибар итик.

"Светофор" командасы укучылары "Тукталыш" командагысындагы, ә "Тукталыш" командасы "Светофор" командасындагы иң яхшы, иң оста рәсем ясаучыны билгели.

Укучылар исемнәрне атыйлар, ни өчен ул эшне ярашканлыкларын аңлаталар.

Укытучы."Безнең Әтнэ урамнарының киләчәге" дип атала бу рәсем күргәзмәсе.

- Рәхмәт. Бик матур, эчтәлекле рәсемнәр, төрле билгеләр белән баетылган һәм һәрберсе дөрес урынга урнаштырылган. Хәзер тыңлагыз. Дөньяда ниләр бар икән? "Син боларны беләсеңме?" дигән кызыклы хәлләр турында сөйлим.

Игътибар! Зоология белгечләре җан ияләренең юл аша чыкканда үз-үзләрен ничек тотуына карап, исемлек төзегәннәр. Беренче урынга машина тәгәрмәче астына керүнең ни икәнен белмәүче каз чыккан. Икенче урынга калын тиреле һәм пошмас дип исемләнгән дуңгыз, аннары мәче чыккан. Аннан соңгы урыннарны тавык белән эт алган.

Йомгаклау.

Укытучы.Димәк, укучылар, юлда йөргәндә хайваннарның да күбесе юлга игътибар итә икән. Шуңа күрә исән кала. Хайваннарда хәвефне сиземәү сәләте көчле үскән. Ә без -кешеләр юлда йөргәндә бигрәк тә игътибарлы һәм башкаларга да ярдәмчел булсак икән. Бүген без сезнең белән ниләр белдек, нәрсәләрне кабатладык?

Укучылар дәрестә алган, белгән, ишеткән кагыйдәләрне искә төшерәләр.

4


Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/45000-konspekt-vneklassnogo-meroprijatija-ulica-pol

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки