- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
ЮИД отряды: сценарий мероприятия по ПДД для активных помощников ГИБДД
7
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шекше урта гомумбелем бирү мәктәбе
Тема: Имин булсын юлларыбыз!
Максат: балаларны юл хәрәкәте билгеләрен , кагыйдәләрен белүләрен ачыклау, искә төшерү һәм ныгыту; урамда һәм юлларда йөргәндә юл кагыйдәләренә буйсынырга өндәү; юлда, урамда йөргәндә үз –үзеңне дөрес тоту культурасын формалаштыру.
Төре: ярыш
Формасы: ЮИД-шоу
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, светофор төсендәге карточкалар (жюри өчен), музыка, DVD-диск (капитаннарга имтихан тапшыру өчен)
Катнашалар: ЮИД отряды членнары (команда капитаны), ЮХИДИ хезмәткәре
Зал стена газеталары (командалар чыгарган), плакатлар, укучыларның рәсемнәре белән бизәлә. Командаларның исемнәре язылган эмблемалар эшләнә.
Алып баручы.-Исәнмесез, минем шаян дуслар!,-
Бүген без ЮИД – шоуда кунакта.
Уңышлы үтәргә сынауларны
Белем кирәк һәр чакта.
Юл кагыйдәсен белми торган
Монда балалар юк микән?
Командаларыбызның уе:
Шуны ачыклап китү-
Ялкауларны, саксызларны
Исәп бик кызык итү!
Ә хәзергә, якын дуслар,
Рәхим итеп тыңлагыз,
Әле ярыш башланганчы,
Сезгә җырлап алабыз.
(җыр: “Исәнмесез” кызлар триосы)
А.б.Хәерле көн, дуслар, хәерле көн! ЮИД – шоуны башлыйбыз!
Бүген бездә кунакта Саба районы ГИБДДсының пропаганда бүлеге инспекторы ..... Командаларыбызның белемнәрен бәяләячәк жюри составы белән таныштырабыз .
Әйдәгез, юлга кузгалыйк! Хәерле, имин юллар сезгә!
I тур “Таныш булыйк!” Ә хәзер сүзне командаларның үзләренә бирәбез. Рәхим итегез!
“Иминлек”командасы (4+1) чыгышы
Әйтем: “Иминлек кирәк һәрвакыт
Җыр: Авылларда юк ул, ләкин
Син ашыкма, туктап тор.
Белик әле нәрсә икән:
Ул әйбер бит – светофор!
Кара, кара як-ягыңа,
Уңга, сулга, артыңа.
Әнә бит ул нәкъ каршыңда –
Баганада алдыңда.
“Юллар” командасы (4+1) чыгышы
Әйтем: Юллар, юллар озын булса булсын, тик соңгысы гына булмасын!
Җыр. Без барасы юллар озын булсын,
Иминлекне саклап үтәрбез.
Тирән белемнәрне эшкә кушып
Бөтен каршылыкны җиңәрбез!
Урамда,урамда
Шау-гөр килеп уйныйбыз.
Юлларда, юлларда
Бер дә тәртип бозмыйбыз!
(Жюри һәр турга нәтиҗә ясап, таныштырып бара)
А.б.Мәктәп белән өй арасы
Ике чакрым барасы, -
Билгеләнгән тукталышта
Бераз хәл җыеп аласы.
Икенче турыбызга күчәбез. 2нче тур – “Кем тизрәк?”
Диктор тавышы.Кагыйдәләрне яхшы белеп тизлекне арттырсаң-тиз барып җитәрсең, белмичә каты чапсаң – үзеңне әрәм итәрсең!
А.б. Сезгә тестлар тәкъдим ителәчәк, ә сез аның дөрес җавабын сайлап алырга тиешсез.
1 нче җавапны сайласагыз – кызыл карточканы күтәрәсез,
2нче җавап – сары,
3нче җавап – яшел.
Әйдәгез, хәерле, имин юллар сезгә!
ТЕСТЛАР
1.Автобус туктагач, аны ничек әйләнеп чыгарга?
а) читтән
б) алдан
в) арттан
2.Трамвайдан төшкәч,аны кайсы яктан урап үтәргә?
а) автобустагы кебек
б) белмим
в) алдан
3.Светофорның сары уты янып – сүнеп торуы нәрсәне аңлата?
а) Тиздән яшел ут яна
б) Светофор эшләми.
4.Велосипедны үзе белән алып баручы нинди кагыйдәләргә буйсына?
а) Җәяүлеләр өчен
б) машина йөртүчеләр өчен
5.Юлны аркылы чыгар алдыннан нишләргә?
а) сул җилкә аркылы төкерергә
б) башта уңга аннары сулга карарга
в) башта сулга аннан уңга карарга.
6.Нәрсә ул юл һәлакәте?
а) Юлның җимерелүе
б) Транспорт белән бәйле булган, кешеләргә һәм транспорт чараларына зарарлану китергән вакыйга..
7.Җәяүле юлны чыгып өлгермәсә, ягъни юлның уртасына җиткәндә, транспорт килеп чыкса нишләргә тиеш?
а) кире китәргә
б) юлның уртасында көтеп торырга
в) йөгереп булса да юлны дәвам итәргә
8.Тротуар булмаганда җәяүле юлның кайсы ягыннан хәрәкәт итәргә тиеш?
а) Юлның уң ягыннан
б) Юлның сул ягыннан
в) Машиналар хәрәкәтенә каршы.
9.Регулировщик йөзе белән тора. Бу нәрсәне аңлата?
а) Хәрәкәт итәргә ярый
б) Хәрәкәт итәргә ярамый
в) Игътибар.
10.Сөяк сынган вакытта нишләргә?
а) Повязка салырга
б) Шина салырга
в) жгут салырга
А.б.Һич курыкма, светофор-
Юлчыларның дусты ул.
Туктап сиңа бәладән
Сакланырга куша ул.
Син җәяүле, гел сак бул!,
Зебралы җирдә генә
Хәвефсез булыр синең юл.
3 тур - “ЗЕБРА” тукталышы
Командалар юл кагыйдәләренә кагылышлы терминнарны искә төшерергә тиешләр. Чираттан әйтеп барабыз- жюри исәбен ала.
Әйдәгез, кем ялгышмыйча тизрәк “ЗЕБРА”ны үтәр.
Кузгалдык. Юлчының юлда булуы хәерле!
Яңа турыбызга күчкәнче ял итеп алыйк әле.
Музыкаль тәнәфес.
Реклама.Искә төшереп китәм, әгәр дә кемнедер туган көне белән котларга оныткан булсагыз, яисә шалтыратасыгыз булса - менә хәзер ... кәрәзле телефоныгызны алып... сез моны эшли аласыз. Чөнки транспорт туктап торган вакытта- телефоннан сөйләшү тыелмый!
(җыр “Хәйкәлләр”)
А.б.Урам кагыйдәсен бел,
Як ягыңа карап йөр!
Әлифба кебек урам
Тамгалар белән тулган.
Кайда куркыныч тыкрык.
Чуты юк машинаның
Ансат түгел юлны чыгу
Белмәсәң кагыйдәне.
“Юлга чыккан чакта дустың үзеңнән яхшы булсын”,- диләр. Безнең капитаннарыбыз үз командаларын ничек, нинди юлдан алып барырлар икән? Аларны сынап карыйк әле.
4 нче тур – Капитаннар ярышы.Капитаннарыбыз – Илдар һәм Арслан чын-чынлап имтихан тапшыралар. Уңышлар сезгә, егетләр!
(Егетләр компьютерда махсус программа буенча имтихан тапшыралар)
А.б.Озын юллар нинди серле,
Без күрмәгән җирләр гел алда.
Ерак барып шуны күрер өчен,
Юл тамгасын кирәк белергә.
5 нче тур – “Игътибар: билгеләр!”
А.б.Дуслар! Сезгә юл билгеләре тәкъдим итәбез. Сез аларга аңлатма бирергә тиеш буласыз. Кем тулырак аңлата ала- ул җиңүче!
1.
2
3
4
5
6
7
8 
9
10
11
12
А.б.Карап –карап торам да мин,
Уйлап –уйлап торам да,
Куркып куям: ай- һай кыен
Йөрүләре урамда!
Урамның теге ягына
Мөмкин түгел үтүе:
Урам тулы троллейбуслар,
Машиналар көтүе.
Әллә кайсы җирдән генә
Трамвай я машина,
Я булмаса мотороллер
Килә чыга каршыма.
Я сызгырта сыбызгысын
Миллиционер абый.
Йөри белмәсәң урамда,
Ул әллә каян таный.
Иң актык турыбыз “Блиц-турнир”, ягъни сорауларга тиз җавап бирү.
Блиц – турнирга сораулар.
1 командага
Җәяүлегә юл аша чыгарга рөхсәт бирә торган җир?
Рельстан йөрүче электротранспорт?
Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан?
Бензин белән нәрсә туклана?
Россиянең беренче автомобиле кайда, кайчан төзелә? (1752 санкт петербург)
2 командага
Юл хәрәкәтен, тәртибен саклаучы электрофонарь?
Җәяүлеләр өчен яшел ут янса машиналар өчен нинди ут янар?
Светофор ни өчен кирәк.
Юлдагы “дирижер” кем ул?
Беренче светофор кайчан һәм кайда куела?( 10 декабря 1868 года в Лондоне возле здания Британского парламента. ) (В СССР первый светофор установили в Москве 30 декабря 1930 года на углу улиц Петровка и Кузнецкий Мост. )
А.б.Кадерле дуслар! Зур сынауларны үтеп командаларыбыз исән-имин “Финал” тукталышына килеп җитте. Алар белән сез дә уйнадыгыз, уйладыгыз һәм уйландыгыз. Юл кагыйдәләрен белү һәм аларны төгәл үтәү – ул безнең иминлек!
Ә хәзер нәтиҗә ясау өчен сүзне жюрига бирәбез.
Рәхим итегез.
А.б.Тагын күп белемнәр алыйк,
Җыелып бергә –бергә.
Үрдәк кебек йөрмик борын чөеп,
Дус яшик без гомер –гомергә.
Җыр: “Җыр белән яшәрә күңелләр!”
Кулланган әдәбият
Периодические издания «ДДД», STOPгазета»
Правила дорожного движения РФ. ООО “БРИЗ”, Москва, 2009
«Сабантуй» газетасы , махсус кушымта, июнь, 2009
DVD .Копусов-Долинин А.И. Первая Российская системная методика подготовки настоящих водителей. 2009
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/460083-juid-shou
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Возрастные и психологические особенности младших школьников»
- «Организация профориентационной работы с детьми»
- «Социальная работа с детьми-сиротами и оставшимися без попечения родителей»
- «Организационно-методические аспекты подготовки обучающихся к ВПР в соответствии с ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Музейная педагогика: содержание и технологии работы с обучающимися в соответствии с ФГОС»
- «Теория управления образовательными системами»
- Организация и содержание деятельности младшего воспитателя в дошкольном образовательном учреждении
- Учитель-логопед в образовательной организации. Коррекция речевых нарушений у младших школьников
- Мировая художественная культура: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Педагог-воспитатель группы продленного дня. Теория и методика организации учебно-воспитательной работы
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания истории в образовательных организациях
- Социальное сопровождение и социальная поддержка семей с детьми

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.