- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Юлда йөрсәң, бул өлгер
Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!
Күңел ачу иртәсе үткәрелә торган бүлмә түбәндәгечә җиһазлана: уртада юл, анда җәяүлеләр сукмагын күрсәтеп торучы билге. Юлның теге ягында урындыклардан ясалган автобус, икенче якта транспорт музее(анда уенчык машиналар, транспорт рәсемнәре, юл билгеләре, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча плакатлар; ашханә, ашыгыч ярдәм күрсәтү урыны билгеләре).
Максатлар: Юл аша чыкканда светофорнын тослэренэ, машиналарнын юнэлешенэ игътибар итэргэ ойрэту. Машиналарнын куп торле булуларын, аларнын кешегэ курсэткэн файдаларын искэ тошеру.
Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәндек. Менә шуларны ныгыту өчен без бүген сәяхәткә чыгабыз. Хәзер безгә юлның икенче ягына чыгарга кирәк, анда безне автобус көтеп тора. Искә төшерик әле, балалар: юл аша ничек чыгабыз?
Балалар: Җәяүлеләр йөри торган сукмактан, башта сул, аннары уң якка карыйбыз да, машиналар булмаса, чыгабыз.
Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән транспорт музеена барачакбыз. Сез инде музейның нәрсә икәнлеген, музейларның бик күп төрле булуларын беләсез. Транспорт музее булгач, анда нәрсәләр булыр икән?
Балалар: Машиналар!
Тәрбияче: Бик дөрес, ләкин без бүген барачак музей хәзерге заман машиналары музее. Шулай булгач, без анда иске машиналарны күрмәбез инде.
Шофер: Барыгыз да әйбәтләп утырып беттегезме? Алайса, кузгалдык.
Тәрбияче: Юлыбыз кыскарак булыр, әйдәгез, балалар, җырлап барыйк.
“Светофор утлары” Х.Әхмәтшин сүзләре, Р.Сәрвәров музыкасы.
Тәрбияче: Менә музейга килеп тә җиттек. Әкрен генә автобустан төшәбез.(Бер төркем балалар тәрбияче янына килә, икенче төркем төрле транспортны гәүдәләндерү өчен түшләренә машина рәсемнәре киеп, кулларына руль алалар, бер бала уенчык атка утыра. Алар юлга тезелеп басалар).
Тәрбияче(үз янындагы балаларга): Балалар, без менә шәһәр урамында. Музейга барыр өчен безгә тагын юл аркылы чыгарга кирәк. Нишлибез?
Балалар: Җәяүле сукмагына барырга кирәк.
Тәрбияче: Урамда шау-шу
Бик җанлы урам.
Анда кешеләр,
Машина тулган.
Беренче бала(түшендә “ГАЗ” машинасы рәсеме):
Үтә “ГАЗ”лар да ,
Зур “КамАЗ”лар да,
“Жигули”лар да
Йөри урамда .
Икенче бала(атлы):
Күңелле йөрү,
Утырып атка,
Тик кара алга
Һәм кара артка.
Өченче бала:
Мотоцикллар
Выж да выж чаба.
Велосипедлар
Кош кебек оча.
Тәрбияче: Светофорда җәяүлеләргә - кызыл, машиналарга яшел ут яна, машиналар юлда йөреп тора.
Урамда йөрү
Күңелле бигрәк.
Урамда йөри
Белергә кирәк.
Дүртенче бала:
Як-якка кара,
Нәрсә барын күр!
Машиналарга,
Атларга юл бир!
Бишенче бала:
Хоккей уйнарга
Чыкма син юлга.
Ярамый анда
Алай шаярырга.
Алтынчы бала:
Ут чыккан кебек
Ашыгып чапма.
Бераз туктап тор
Урам чатында.
Светофор булса,
Игътибар белән
Син аңа кара.
“Юл маҗаралары” мультфильмын карау,эчтәлеге буенча фикер алышу.
Светофорга карап торалар,машиналарга кызыл ут яна,алар туктый,җәяүлеләргә яшел ут яна,алар җәяүле сукмагыннан юл аша чыгалар.
(транспортны гәүдәләндергән балалар атрибутларын куеп,музей янындагы балаларга килеп кушылалар).
Тәрбияче: Менә,без,балалар,транспорт музее янына килеп тә җиттек.Музейга кергәнче,исегезгә төшерик:андагы әйберләгә кул белән кагылырга ярамый,читтән генә карарга кирәк.(Музейның ишеге ачылмый,ишек өстеннән курчак театры куяны күренә).
Куян: -И-и-и,безнең музейга нихәтле матур балалар килгән.Әйдәгез танышыйк:мин музей хуҗасыНазлыкай булам.
Тәрбияче: Ә без “Ромашка”балалар бакчасыннан. Назлыкай,безне музейга кертерсеңме икән?
Куян: Бик рәхәтләнеп кертер идем дә бит,балалар,музей ишеге гади ишек түгел,сез транспортка кагылышлы берәр шигырь сөйләп күрсәтмичә ишек ачылмый.(балалар шигырьләр сөйлиләр)
Музей ишеге ачыла,керәләр,карыйлар.
Куян: Балалар,сезне музей белән тәрбияче апагыз таныштырыр,мин бик арыдым,әле генә монда бик күп балалар булып китте,бераз ял итеп алыйм.
Тәрбияче музей белән таныштыра,нинди машиналар барлыгын карыйлар,плакатлар буенча әңгәмә уздырыла,яңа юл билгеләре турында белешмә бирә.Яңадан куян күренә.
Куян: Уф,арыдым,ярый әле килеп өлгердем.Минем дә сезгә берничә соравым бар иде.Кем миңа менә шушы рәсемнәрдән янгын сүндерү(ашыгыч ярдәм,полиция,җиңел,йөк )машиналарын күрсәтә?
Балалар күрсәтә,куян аларны мактый.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез музей өчен Назлыкайга рәхмәт әйтик тә китик, киләсе кешеләр дә күп икән әле(саубуллашалар).
Куян: Хушыгыз, балалар, тагын килегез.
Музейдан чыгуга бер әби: “Балалар, килегез әле монда”,- дип дәшә.
Тәрбияче: Нәрсә бар? Ни булды, әби? Бу безнең Гөлчәчәк түгелме соң?
Балалар: Әйе, Гөлчәчәк!
Әби:Гөлчәчәкнең дә сезнең белән бик барасы килгән дә сезнең арттан чыгып чапкан, ә үзе юл йөрү кагыйдәләрен белми икән.Юл аркылы чыкканда аны бер машина бәреп киткән.
Тәрбияче: Нишлик икән, балалар?
Балалар: Ашыгыч ярдәм машинасын чакырыйк.
Тәрбияче: Ә аның өчен нәрсә кирәк?
Балалар: Телефон!
Тәрбияче: Әйе, балалар. Әйдәгез ашыгыч ярдәм номерын җыеп, шунда шалтыратыйк. Ашыгыч ярдәмме? Транспорт музее янында безнең Гөлчәчәкне машина бәргән, тизрәк килеп җитсәгезче.(Балалар янына килеп).Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитмәдеме? Нишләптер озак тора. Башкача булыша алмыйбызмы без Гөлчәчәккә?
Балалар: Врачка илтергә кирәк.
Әби: И, рәхмәт төшкере, балалар, мин менә носилка да табып куйган идем дә, картайдым шул, күтәрә алмыйм. Сез илтсәгез генә инде.
Тәрбияче: Балалар, ә врачны ничек табарсыз икән(балалар күрсәткеч билгене табып күрсәтәләр, кутәреп врачка киләләр). Исәнмесез! Сезгә авыру китердек, аңа ашыгыч ярдәм кирәк, аны юлда машина бәргән.
Врач: Кая, китерегез, тизрәк менә монда яткырыгыз(карый).
Тәрбияче:Балалар, врач апа Гөлчәчәкне карый торсын, без, әйдәгез берәр җирдә тамак ялгап чыгыйк, ашыйсыгыз да килгәндер. Кайда ашап алырга булыр икән.
(Балалар ашханә билгесен табалар, бер читтә йоклап ятучы аю баласын күрәләр, аның баш очында язу: “Мишутка” ашханәсенә рәхим итегез! Сез, без аюларның кыш җитүгә йокыга китүен беләсез инде. Үзебез йокласак та, ашханәбез юл йөреп ачыкканнарга һәрвакыт ачык. Рәхим итеп ашагыз, тик безне генә уятмагыз. Сезнен Мишуткагыз!”)
Тәрбияче: Карыйк әле, балалар, нәрсә белән сыйлый икән безне Мишутка?
(Балалар печенье белән чәй эчәләр һәм, Мишуткага рәхмәт әйтеп, чыгып китәләр. Гөлчәчәкнең хәлен белергә баралар)
Тәрбияче: Әллә инде, балалар, безнең Гөлчәчәк торыт та утырган?
Врач: Гөлчәчәк бик нык курыккан гына. Ярый әле бер җире дә имгәнмәгән. Башка вакытта, юл кагыйдәләрен өйрәнгәндә, аңа да өйрәтегез. Юл аша чыкканда, тиешле урыннан светофорга карап чыксын. Ә хәзер Гөлчәчәкне үзегез белән алып китә аласыз.
Балалар: Рәхмәт, апа, хушыгыз.
(Светофор янына туктыйлар, анда кызыл ут яна).
Тәрбияче: Светофорда кызыл ут янганда, юл аша чыгарга ярыймы?
Балалар: Юк!
Тәрбияче: Кызыл төс нәрсә ди?
Балалар: Көтегез!
Тәрбияче: Яшел төс яна.
Балалар: Барыгыз, ди.(Юл аша чыгып, автобуска утыралар)
Әби: Балалар, мин дә сезнең белән кайтыйм әле.
Балалар: Кил, әби, монда утыр.
Әби: И-и-и, мең рәхмәт,кызым. Бигрәк игелекле бала икәнсең син.
Тәбрияче: Балалар, менә бүген без сезнең белән күп йөрдек, күп күрдек. Сәяхәтебез сезгә ошадымы?Музей ошадымы?Сез хәзер урамда йөри беләсез инде. Урамда һәрвакыт юл кагыйдәләрен саклап, тәртип бозмыйча йөрсәгез, беркайчанда хәвеф-хәтәргә юлыкмассыз.
Балалар:
Бергә булса да,
Ялгыз булса да,
Урамда дөрес
Йөрсен һәр бала.
Тәрбияче: Шушы шигырь юлларына өстәп, юлда йөрсәң – бул өлгер,юл кагыйдәләрен нык бел, дибез. Алга таба да юл кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итәрбез. Ә хәзер әйбәтләп утырыйк та җырлый-җырлый кайтып китик.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/46929-julda-jrs-bul-lger
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Методические принципы работы музыкального руководителя дошкольного образовательного учреждения»
- «Классификация речевых нарушений и их причины»
- «Особенности преподавания изобразительного и декоративно-прикладного искусства в дополнительном образовании детей»
- «ФГОС ООО, утвержденный приказом Минпросвещения России № 287 от 31 мая 2021 года: содержание и особенности реализации Стандарта»
- «Адаптация детей-мигрантов к образовательной среде»
- «Развитие профессиональной компетентности учителя начальных классов в контексте ФГОС НОО и профессионального стандарта»
- Теория и методика преподавания истории и обществознания
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания биологии
- Секретарь учебной части. Делопроизводство в образовательной организации
- Физическая культура. Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса
- Содержание и организация профессиональной деятельности педагога-дефектолога
- Теория и методика преподавания основ безопасности жизнедеятельности

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.