- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Нормативно-правовое обеспечение работы социального педагога образовательного учреждения»
- «Организационные аспекты работы педагога-психолога ДОУ»
- «Ранний детский аутизм»
- «Специальная психология»
- «Психолого-педагогическое сопровождение процесса адаптации детей-мигрантов в образовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
В волшебном саду
Максат: яшелчә һәм җиләк- җимешләрнең үзенчәлекләрен өйрәнү, аша ана телен үстерү.
Бурычлар:
-өйрәнгәннәрне рәсемдәге сурәтләр белән тәңгәл китерә белергә, логик фикер йөртергә, дүртпочмактан түгәрәк кисәргә өйрәтүне дәвам итәргә;
-предметны караганда төс, форма үзенчүлекләрен аңлату, пөхтә ябыштыру күнекмәләрен ныгыту;
-күмәкләшеп эшләү һәм иптәшләреңә булышасы килү теләге тудыру, дөрес сөйләмгә омтылыш тәрбияләү.
Нигматзянова Фирдауса Гилязетдиновна, воспитатель, МБДОУ № 49 «Гульназ»
Проект ООД по теме: “Тылсымлы бакчада”.
Максат: яшелчә һәм җиләк- җимешләрнең үзенчәлекләрен өйрәнү, аша ана телен үстерү.
Бурычлар:
-өйрәнгәннәрне рәсемдәге сурәтләр белән тәңгәл китерә белергә, логик фикер йөртергә, дүртпочмактан түгәрәк кисәргә өйрәтүне дәвам итәргә;
-предметны караганда төс, форма үзенчүлекләрен аңлату, пөхтә ябыштыру күнекмәләрен ныгыту;
-күмәкләшеп эшләү һәм иптәшләреңә булышасы килү теләге тудыру, дөрес сөйләмгә омтылыш тәрбияләү.
Методик алымнар: уен, продуктив эшчәнлек, сорау- җавап, мактау, үзбәя.
Җиһазлау: проектор, яшелчә, җиләк- җимеш, агач рәсемнәре, серле сандык, өстәл уены “Шалкан”, кисеп- ябыштыру әсбаплары.
Сүзлек өстендә эш: муляж, җиләк- җимеш
Алдан үткәрелгән эш: әкиятләрне искә төшерү, ял минутын өйрәнү.
Эшчәнлек төзелеше:
Психологик көйләү.
Оештыру.
Сөенеч мизгеле
Табышмаклар.
Дидактик уеннар “Дөрес урнаштыр”, “Бу нинди агач?”
Ял минуты
Нәтиҗәле эш: кисеп- ябыштыру.
Танып- белү тикшеренү эшчәнлеге
Йомгаклау
Эшчәнлек барышы:
-Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек бүген?
-Минем дә кәефем бик әйбәт. Мин тылсымчы , сезнең турында барысын да беләсем килә...Без бүген сихри, серле бакчада. Серле сандыгымның капкачы ачылсын өчен,табышмакка җавап табарга кирәк булыр:
Бер- бер артлы бастылар да,
Тарталар да тарталар
Бик тирәндә утыра шул,
Һич чыгара алмыйлар.
Нәни тычкан килгәч кенә,
Тарттылар, чыгардылар.
-Табышмакның җавабы , сандык эчендә яшеренгән? (Ачкычны бора һәм ача)
-Шалкан кайда үсә?
-Нинди әкияттән килгән бу шалкан?
-Бу әкияттә нинди геройлар бар?
-Ни өчен бабай шалканны үзе генә тартып чыгара алмаган?
Булдырдыгыз, дөрес әйттегез, “бергәлектә көч” диеп юкка гына әйтмиләр шул. Минем сандыгымда тагын бер гаҗәеп җиләк- җимеш яшеренгән, табышмак буенча таныгыз әле:
Алсу битле кыз үсте,
Кызарып җиргә төште
-Бигрәк зиһенле балалар булдыгыз. Минем сандыгымда серле яшелчә- җимешләр тагын бар әле.
“Табигать гармониясе” көе яңгырый.
-Уен “Дөрес урнаштыр”. Җиләк- җимешләр белән яшелчәләр буталган. Аларның исемнәрен дөрес итеп әйтеп, кирәкле кәрзиннәргә салырга кирәк.
-Балалархәзер экранга карыйбыз.
Без хәзер “Бу нинди агач?” уены уйнап алабыз.(рәсемнәрне проекторда күрсәтә)
-Бу нинди агач (каен, миләш, өрәңге)
-Көз көне яфраклар коелалар, аларның яфраклары коелган һәм буталган, ә без сезнең белән бергәләп табыйк әле.
Балалар менә бу яфрак кайсы агачтан коелды икән?
-Нинди агачларда җиләк- җимешләр өлгерә ?
-Балалар, экранга карагыз әле, бу нинди агач?Алмагачның алмалары ничек матур кып- кызыл тәмле үскәннәр..
-Балалар алмагачның уңышын кәрзингә җыябызмы? Ләкин иң элек ял итеп алыйк.(музыка)
Без бакчага киләбез,
Алмаларны күрәбез.
Алмалар зур үскәннәр,
Кызарышып пешкәннәр.
Без алмалар җыябыз,
Сикергәләп өзәбез.
Кәрзингә тутырабыз,
Кәрзиннәр авырайгач,
Чүгәләп ял итәбез,
Аннан тиз- тиз атлап,
Өйгә кайтып китәбез.
-Балалар, әйдәгез әле без кәрзиннәргә алмаларны тутырыйк.
Кисеп- ябыштыру.
- Менә кәрзин рәсеме. (Балалар дүртпочмаклыкның кырыйларын түгәрәкләп, алма фигурасын кисәләр һәм кәрзингә ябыштыралар).
-Сезнең алда нинди фигура һәм нинди төстә?
-Ә хәзер шакмакныкырыйларын түгәрәкләп, алма фигурасын кисәбез.
- Иң беренче шакмак кәгазьләрне алдык. Кайчыларны алып, кырыйларын түгәрәкләп кисәбез, җелем сылап, кәрзингә ябыштырабыз.
Менә нинди мул уңыш җыелды...
Мин тылсымчы апа ич, хәзер бергәләп алмаларны чын алмаларга әйләндерик. Килегез, әйдәгез!
(Балалар 1 алманы алып, серле сандыкка салалар)
Әйдәгез, бергәләп тылсымлы сүзләрне әкрен генә әйтик:
(музыка)
Бер- бер артлы тезелешеп
Еллар уңышлы килсен
Сандыктагы шушы алма
Чын алмага әйләнсен.
(Сандыкны ачып муляҗ ала). Әле бу чын алма түгел икән. Тылсымлы сүзләрне тагын кабатлыйк (сандыктан чын алма ала).
-Балалар алма нинди формада, ул тәгәриме? Төсе нинди? Исе бармы? (урталай бүлә)
-Пычак ни өчен юешләнде?....
-Әйе алманың согы бар! Исе бармы?
-Эйе, хәзер мин сезне шушы алмалар белән сыйлыйм...
-Сезгә тылсымлы бакчада ошадымы? Күңелегездә нәрсәләр истә калды?
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/479860-v-volshebnom-sadu


БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Реализация инвариантного модуля «3D-моделирование, прототипирование, макетирование» учебного предмета «Труд (технология)» по ФГОС»
- «Особенности разработки и реализации программ дополнительного образования детей»
- «Обучение английскому языку в соответствии с ФГОС НОО, ФГОС ООО от 2021 года и ФГОС СОО»
- «Семьеведение: содержательные и методические основы преподавания в соответствии с ФГОС СОО»
- «Нормативно-правовое регулирование учебно-воспитательной деятельности в образовательной организации»
- «Содержание и структура федеральной адаптированной образовательной программы дошкольного образования для обучающихся с ОВЗ»
- Основы реабилитационной работы в социальной сфере
- Сопровождение учебно-воспитательного процесса в деятельности педагога-психолога дошкольной образовательной организации
- Социальная педагогика: воспитание и социализация детей в образовательной организации
- Содержание деятельности педагога-организатора в образовательной организации
- Содержание и организация профессиональной деятельности по присмотру и уходу за детьми
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания физики
Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.