- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Дискалькулия: профилактика и коррекция нарушений в овладении счетными операциями у детей»
- «Основы сенсорной интеграции и возможности применения сенсорной комнаты в работе с детьми»
- «Применение элементов прикладного анализа поведения (ABA-терапии) в работе с детьми с РАС»
- «Фитнес-программы для детей: возрастная физиология и методика построения занятий»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
И туган тел, и матур тел
«Гөлназ» 49 нчы балаларның танып- белү-сөйләм үсешен өстенлекле
гамәлгә ашыручы гомумүстерелешле балалар бакчасы» муниципаль
бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“Телләр белгән-илләр гизгән.”
КВН
Төзеде: Шайхуллина Светлана Марселовна
Фардеева Равиля Насибулловна
Максат:туган телебезнең матурлыгын, байлыгын күрсәтү.
Бурычлар:туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү; тел турында белемнәрен киңәйтү; туган телебезгә карата горурлык хисе тәрбияләү.
(Зал бәйрәмчә бизәлгән. Әкрен, матур көй уйный.)
Алып баручы: И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнен теле – дигән бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен? Чөнки кечкенәдән ук халык куңелендә милли горурлык хисләре уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.
(Ишекне шакыйлар, залга”кәҗә “белән” сарык керә.)
Кәҗә: Микики! Микики! Без кая килеп чыктык соң?
Сарык: Бу урман тугел, кышкы салкын да сизелми. Нишләптер балалар да җыелган. Без кайда соң?
Балалар: Бу “Гөлназ” балалар бакчасы.
Кәҗә: Шулай мыни? Сарык абзый, бәлкем бездә монда калырбыз? Миңа биктә охшап китте бу бакчада.
Сарык: Ярар мин риза. Ә балалар нәрсә әйтерләр?
Балалар:без риза.
Алып баручы: Буген безнен залда телгә багышланган КВН була, әйдәгез сездә рәхим итегез. Бәлки сез Жюри әгъзалары булырсыз? Сез ризамы?
Кәҗә, Сарык: Әйе, риза.
Алып баручы: Балалар әйдәгез КВНны башлап җибәрик. КВНның девизы: “Телләр белгән - илләр гизгән”. Жюри әгъзалары Кәҗә белән Сарык. КВНда ике команда катнаша: “Дуслык” Һәм “Бердәмлек”.
Безнең беренче бирем: командалар бер-берсен сәламлиләр
“Дуслык” командасы:
Татарча да яхшы бел,
Урысчада яхшы бел.
Икесе дә безнен өчен
Иң кирәкле затлы тел.
“Бердәмлек” командасы:
Тел кешене дус итә
Бер берсенә беркетә.
Бел балам син рус телен
Һәм онытма үз телең.
Алып баручы: Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм. Ә сез барыгыз да җавабын уйлагыз.
“Кайвакыт корыч кебек каты,
Кайчакта әремнән дә әче,
Кайвакытта кылыч кебек үткен,
Елан кебек чага да белә ул.Ул нәрсә? (тел)
Алып баручы: Әйдәгез әле 2 команда да тел турында мәкаль-әйтемнәр әйтеп алыйк. Кайсы команда күбрәк белә икән?
1.Тел- кешенең рухи көзгесе.
2.Сөйдергән дә тел- биздергән дә тел.
3.Аз сөйлә-күп тыңла.
4.Яхшы сүз җанга рәхәт,яман сүз-җәрәхәт.
5.Тәмле тел таш яра,тәмсез тел баш яра.
6.Тән ярасы онытылыр,тел ярасы онытылмас.
Алып баручы: Булдырдыгыз, афәрин. Балалар сез матур итеп җырлыйсыз, шигырьләр сөйлисез, биисез дә. Ә менә сез тапкырмы, җитезме? Тагын бер табышмак әйтәм.
”Алан тулы түмгәк-түмгәк,
Өсте кызыл түгәрәк.
Җиргә тоташ сабагы,
Ничек була җавабы”. (Гөмбә)
Алып баручы: Дөрес балалар, гөмбә. Безгә Сарык белән Кәҗә күчтәнәч алып килгән, нинди матур гөмбә... (Гөмбәнен эшләпәсен ача) Я, балалар, кайсы команда табышмакларны җитезрәк чишә икән? Кайсы команда Тукай әсәрләрен яхшы белуен күрсәтә? Игътибар белән тыңлагыз. Мин хәзер табышмаклар әйтәм.Сез командалар тыңлагыз.
1. Нәкъ кеше кебек үзе,
Бар маңгаенда мөгезе.
”Былтыр” кысты дип,- акыра,
Туганнарын чакыра.Ул кем әле? (Шүрәле).
2. Туннарга киендерә,
Җылыта, сөендерә.
Тоягы була ярык.
Исеме аның (сарык) (Кәҗә белән сарык).
3. Кешенен якын дусты,
Йортнын тугры сакчысы.
Аннан гел игелек көт,
Ә исеме ничек? (эт) (Кызыклы шәкерт)
4. Кулы юк,балчык ташый,
Балтасы юк,өй ясый. (Карлыгач)
5. Чуар йомшак күлмәге,
Тотсаң уңа бизәге.
Тоттырмый китә очып,
Я кала җирдә посып. (күбәләк) (Бала белән күбәләк).
Алып баручы: Булдырдыгыз балалар. Ә хәзер балалар әйдәгез ”Без.без идек” дигән уен уйнап алабыз.
“Без, без, без идек,
Без 12 кыз идек.
Барыбызга бер шатлык,
Бик кызык уен таптык.
Кем тели уйнап карый,
Кагыйдәсе бик гади.
”әйе-ыһы”димәскә,
Сөйләшмәскә, көлмәскә.
Авызыбызны яптык ,
Әйтерсең лә су каптык.
Кәҗә белән сарык балаларны сөйләштереп карый,төрле сораулар бирәләр,көлдерергә телиләр. Көлгән командага җәза бирелә.
Алып баручы: әйдәгез балалар хәзер тагын бер уен уйнап алабыз. Уен “җ” авазы кергән сүзләр” . Кайсы команда җитезрәк булып чыгар?(Җил,җимеш,җиләк,җир,җан, җаваб, һ.б)
Алып баручы: Әфәрин, булдырдыгыз балалар. Ә хәзер сүзне жюри әгъзаларына бирәбез.
(Жюри әгъзалары нәтиҗәләр белән таныштыра, котлау сүзләрен әйтә.)
Бала: Әле укый белмәсәк тә,
“Туган тел”не җырлыйбыз.
Бу Тукай абый буләге
Иң гүзәл бер җыр дибез
Алып баручы: Бәйрәмебез ахырына якынлаша. Әйдәгез бергәләп “Туган тел” җырын җырлыйк.
(“И туган тел, и матур тел” җырын башкару.)
Алып баручы: Хөрмәтле Кәҗә белән Сарык бугенге бәйрәмдә катнашканыгыз өчен рәхмәт. Безнең бакча истәлеге итеп, сезгә ромашка чәчәкләрен бүләк итәбез.
(Кәҗә белән Сарык рәхмәт әйтеп, балалар белән саубуллашып, залдан чыгып китәләр.)
Алып баручы:Шунын белән бәйрәмебез тәмам.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/514772-i-tugan-tel-i-matur-tel
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Особенности работы помощника воспитателя в дошкольном образовательном учреждении»
- «Организация психолого-педагогического сопровождения семей, воспитывающих детей с ОВЗ»
- «Кубановедение: особенности преподавания учебного предмета в соответствии с ФГОС НОО, ФГОС ООО от 2021 года и ФГОС СОО»
- «Реабилитация и абилитация детей и подростков с ОВЗ и детей-инвалидов»
- «Преподавание истории и обществознания по ФГОС ООО и ФГОС СОО: содержание, методы и технологии»
- «Ключевые инструменты социально-психологической поддержки»
- Содержание и организация профессиональной деятельности педагога-дефектолога
- Педагог-организатор: проектирование и реализация воспитательной деятельности в образовательной организации
- Содержание и организация профессиональной деятельности по присмотру и уходу за детьми
- Организация и содержание деятельности младшего воспитателя в дошкольном образовательном учреждении
- Тифлопедагогика: учебно-воспитательная работа педагога с детьми с нарушениями зрения
- Логопедическая работа при нарушениях речи у детей дошкольного возраста

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.