- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Нормативно-правовое обеспечение работы социального педагога образовательного учреждения»
- «Организационные аспекты работы педагога-психолога ДОУ»
- «Ранний детский аутизм»
- «Специальная психология»
- «Психолого-педагогическое сопровождение процесса адаптации детей-мигрантов в образовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
"Көзнең тылсымлы кулчатырлары"
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең бу зал.
Музыка яңгырый. Балалар чыга.
А.б.: Карагыз әле, балалар, залда бүген ничек матур.
Ребёнок 1: Ни арада җәй үтте,
Алтын көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Ребёнок 2: Уңыш җыелды.
Аккошлар китте.
Матур көз ае –
Октябрь җитте.
«Көзнеңтылсымлыкулчатырлары»
Бүген бездә көзге бал.
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең бу зал.
Музыка яңгырый. Балалар чыга.
А.б.: Карагыз әле, балалар, залда бүген ничек матур.
Ребёнок 1: Ни арада җәй үтте,
Алтын көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне Рамин
Балалар күптән көтте.
Ребёнок 2: Уңыш җыелды.
Аккошлар китте.
Матур көз ае – Мадина
Октябрь җитте.
Ребёнок 3: Вот и осень наступила вслед за летом, точно в срок.
И в садах позолотила каждый маленький листок.
Ребёнок 4: Яфракларны күр әле
Алтын төскә кергәннәр. Алсу
Бар дөньяны күмгәннәр.
Җил чыкканда шаулашалар,
Оча-оча уйнашалар,
Һавада әйләнәләр
Һәм җиргә сибеләләр.
Ребёнок 5: Миләш кызыл мәрҗән киде,
Каен – алтын күлмәген.
Һәммәсе дә яраттылар
Юмарт көзнең бүләген. Аскар
Көз агачларны буяды,
Киендерде, бизәде.
Көзгә рәхмәт әйтеп урман
Чуар яулык изәде.
Җыр “Яфрак бәйрәме”
1. Шаяра әле күбәләк,
Үтсәләр дә җәйләре.
Ә урамга килеп керде
Килде яфрак бәйрәме.
Кушымта:
Нинди генә төсләре юк,
Күреп исең китәрлек!
Яфрак ява, яфрак ява,
Юлыбызга түшәлеп.
2. Өлгереп җиткән миләшләр,
Утлар шикелле яна.
Ә яфраклар бөтерелеп
Ява да ява, ява.
3. Югалмаган икән әле,
Төсләрнең яшеле дә,
Ясап яфрак бәйрәмнәре
Килә көз әкрен генә.
Ребенок: Листик желтый,
Листик красный
На дорожке соберем! Ислам
Здравствуй осень,здравствуй осень.
Приходи ,тебя мы ждем!
Ребенок: Оча яфрак,уйный яфрак
Һаваларда әйләнеп.
Бүген бездә бик күңелле Аяз
Көзнең ямьле бәйрәме.
Җил тавышы.
Балалар кулларын ияк асларына куялар.
А.б.: Ишетәсезме? Җил шаулый,
Безгә кунакка килә.
Яфракларны өзеп алып
Сап-салкын җиргә сибә.
Әйдәгез, качабыз. (Балалар чүгәлиләр һәм куллары беләнбитләрен каплыйлар.)
Арткы рәттән бала-җил торып баса һәм балалар арасыннан йөри.
Бала-җил: Мин көзге җил йөрим очып
Куаклардан, агачлардан яфракларны өзеп
Салкын яңгыр белән тәрәзә юешлим.
Мин ирекле, нәрсә телим, шуны эшлим .
А.б.: Җил-җил, җилисәр!
Тынычлан, юкка исмә.
Дети все вместе: Без синнән курыкмыйбыз
Һәм сиңа тоттырмыйбыз. (Йөгерәләр һәм урыннарына барып утыралар.)
Бала-җил: Мин җил, җил, җилисәр, ерак җирләрдән исәм.
А.б.: Тукта, җилкәй, син очма, безнең белән бәйрәмне каршыла.
Бала-җил: Яхшы, мин калам, сезнең белән дуслашам. (Җил утыра)
А.б.: Көз урманнарда йөри,
Төсле яфраклар кери.
Көз, безгә дә кил инде
Күҗелебезне күр инде.
Әйдзгез, балалар, барыбыз бергәләшеп көзне кунакка чакырабыз.
Балалар бергә: Көз, кил безгә тизрәк
Бәйрәмгә син бик кирәк!
Түшәмнән өрәңге яфрагы төшә.
А.б.: Балалар, карагыз әле, ниндидер яфрак очып төште. Аңа нәрсәдер язылган, укыйбызмы?
Балалар бергә: Әйе!
А.б. (укый): Исәнмесез, балалар!
Мин юлда тоткарланам, әлегә килә алмыйм.
Урманнарда яфракларны төрле төскә буйыйм.
Сезгә күңелсез булмасын өчен үземнең серле кулчатырларымны җибәрдем. Рәхәтләнеп уйнагыз!
– Менә Көздән шундый хат, балалар! Карагыз әле, нинди матур кулчатырлар. Көз аларны серле ди. Тикшереп карыйбызмы?
Балалар бергә: Әйе!
А.б.: Менә беренче кулчатыр. Ул нинди матур, тылсымлы. (Кулчатырны әйләндерә).
Голос за кадром: Кемкулчатыр тотып йөри, шул безгә шигырь сөйли.
А.б.: Тылсымны кулчатыр астына мин Айбулатны,Давидны,Искәндәрне. чакырам.
Ребёнок 1: Гүзәллеге белән килде бу көз,
Килде безгә, күзгә күренеп Айбулат
Яфраклардан келәм җәйгән төсле,
Сары- алтын төскә төренеп.
Ребёнок 2: Кто сказал, что осень грустная пора?
Радостно по лужам скачет детвора
Жёлтые листочки в воздухе кружат,
По стеклу дождинки весело стучат. Давид
Кто сказал, что осень грустная пора?
Столько ярких красок дарит нам она!
Ребёнок 3: Ямьле җәй үтеп киткән –
Алтын-сары көз җиткән! Искәндәр
Төсле-төсле җимешләр
Бакчаны матур иткән.
А.б.1: Нинди тылсымлы кулчатыр, ул безнең бөтен теләгән теләкләребезне тормышка ашырырга әзер.
А.б.2: Менә икенче кулчатыр (кулчатырны әйләндерә), ул безгә нәрсә әзерләде икән?
Голос за кадром: Әгәр көчле яңгыр яуса,
Кулчатыр да көчсез.
Безне яңгырдан саклаучы
«Төсле уен», белегез!
А.б.2: Бишкә кадәр без саныйк,
Кулчатырларны алыйк!
Балалар бергә: 1, 2, 3, 4, 5
А.б.2: Әйдәгез уйный башлыйк!
Матур итеп аякларыбызга басабыз һәм уенга чыгабыз!
Уен “Кулчатыр”
Бөтен балалар уенга чыгалар.
Уен барышы:
Без дә чыктык урамга
Кояш күренми анда.
Болытлар да җыелган
Яңгыр булып яварга.
Музыкасыз текст:
Таня (Аня, Ваня), кулчатырыңны ачтыр
Безне яңгырдан качыр.
Төп уенчы кулчатыр ача һәм аны 2 уенчы арасында тотып тора. Уенчылар түгәрәк буенча капма-каршы якка йөгерәләр. Кем беренче кулчатыр янына йөгереп килә, шул җиңүче. Ул төп уенчы була.
Уеннан соң балалар урыннырына барып утыралар.
А.б.1: Балалар! Әйдәгез тикшереп карыйк, бу кулчатыр нинди сюрприз әззерләде икән? (Кулчатырны әйләндерә).
Голос за кадром: Алтын көз килде, җирне хәтфә паласка төрде.
Ребёнок 1: Жёлтый клён, жёлтый дуб.
Жёлтый в небе солнца круг. Артем
Листья жёлтые летят это значит
Дети все вместе: Листопад!
Ребёнок 2: Осень,осень за окошком:
дождик сыплется горошком, Марьям
Листья падают шурша.Как ты осень хороша!
А.б.2: Хәзер балалар сезне “Яфраклар” биюе” белән куандырырлар.
Биюдән соң балалар урыннарына барып утыралар.
«Яфраклар» биюе.
А.б.Кулчатыр тылсымлы әйләнә,безнең бәйрәм дәвам итә
Голос: Бии бии тамчылар
Тәрәзәне шакыйлар
Болытлар утырмагыз,
Безгә биеп күрсәтегез!
Бию “Болытлар” “Виноватая тучка”
А.б.Кулчатыр тизрәк әйләнә көзге бәйрәм дәвам итә.
Голос: Матур көз килде
Урманда гөмбәләр элгерде
Балалар эйдәгез урманга
Гөмбәләр җыярга!
Җырлы уен “Гөмбә”
1: Балалар! Безнең көзге бәйрәм ахырына якынлаша, ә көз һаман күренми. Әйдәгез бергәләп аны бирегә чакырыйк.
А.б.2: Көз, син кайда йөрисең,
Ник бәйрәмгә килмисең?
Детивсе вместе: Безнең янга көз килсен
Бәйрәм күңелле узсын.
А.б.1: Көз безне ишетми. Әти-әниләр, әйдәгез, сез дә безгә ярдәм итегез. Көзне бергәләшеп чакырыйк.
Әти-әниләр һәм балалар бергә: Безнең янга көз килсен
Бәйрәм күңелле узсын.
Көз чыга.
Бала-көз: Исәнмесез, нәни дусларым!
Җыелгансыз изге бәйрәмгә.
Коелырга вакыт җитте
Җир өстенә, яфракларга.
Ә кошларга саубуллашып
Юл тотарга җылы якларга.
Ребёнок 1: Осень, как тебе мы рады
Кружит пёстрый листопад.
Низко, около деревьев Камиль
Золотым ковром лежат.
Ребёнок 3: Көз-сылу килгән ерактан,
Нәрсә генә алмаган!
Нинди бүләк кирәклеген
Әйтмәсәң дә аңлаган. Камал
Каеннарга - сары яулык,
Миләшкә - муенсалар,
Чиягә көрән алкалар
Бигрәк килешеп торалар.
А.б.2: Әйе, Көз, балалар сине сагынып көтеп алдылар һәм сиңа матур җыр дә әзерләделәр.
Җыр “Яңгыр” (Алсу,Айбулат)
Бала-көз: Кулчатырым, син әйлән
Уйныйк без әйлән-бәйлән.
Рәхмәт бәйрәмегезгә,
Миннән бүләкләр сезгә.
Балалар! Сездән дуслыкны өмет итәм,
Көз беткәч кенә китәм.
Тәрбияче балаларга һәм кунакларга кәрзиндәге алмаларны күрсәтеп чыга.
А.б.: Рәхмәт сиңа, көз-туган,
Тәмле бүләкләр өчен.
Мул уңышны үстерергә
Куйгансын бөтен көчең.
А.Б. Милая осень шедра и красива
Скажем мы осени дружно:»Спасибо»
Мы для осени чудесной
В благодарность дарим песню!
Песня “Осень –чародейка”
А.б.2: Шуның белән көзге бәйрәмебез тәмам. Безнең белән шушы матур мизгелләрне уртаклашканыгыз өчен сезгә рәхмәтебезне белдерәбез. Киләсе очрашуларга кадәр.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/549026-kzne-tylsymly-kulchatyrlary


БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Управление образовательным учреждением в условиях реализации ФГОС»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
- «Коррекционно-педагогическая работа логопеда при дислалии, ринолалии, дизартрии, афазии и нарушении голоса»
- «Особенности управления воспитательной деятельностью образовательной организации в работе советника директора по воспитанию»
- «Содержание и методы преподавания общеобразовательной дисциплины «Иностранный язык» по ФГОС СПО»
- «Профилактика буллинга в образовательном учреждении в соответствии с методическими рекомендациями Минобрнауки России»
- Педагог-библиотекарь в образовательной организации
- Менеджмент в сфере образования. Организация работы специальной (коррекционной) школы
- Современные технологии социального обслуживания населения
- История и кубановедение: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания биологии в образовательной организации
- Инклюзивное образование: организация обучения детей с ограниченными возможностями здоровья
Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.