Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
10.10.2023

Разработка «Табигатьнең матур киләчәге»

Гилаева Раушания Мануровна
Учитель татарскгог языка и литературы,библиотекарь
Разработка «Табигатьнең матур киләчәге»описывается о писателе Мингалиев Минневәрис Харисовича .Он очень красиво пишет свои работы.Его уважают все.Внеклассных чтениях можно говорит мног о нем.Он еще пишет стихи о родине.

Содержимое разработки

Табигатьнең –матур киләчәге

Мингалиев Минневәрис Харис улына багышлана

Башкарды :Түбән Шүләңгер авыл библиотекасы җитәкчесе Гилаева Р.М.

Мингалиев Минневәрис Харис

Офык читләреннән әкрен генә,
Матур булып синдә таң ата.
Урамнардан узган көтүләрең
Хезмәт көнен синдә уята.
Иртүк торып, әгәр кырга чыксаң,
Ишетәсең тургай моңнарын.
Ишетәсең бодай, арышларның
Иртәнге саф җилдә шаулавын.
Әнә кара! Барлык игеннәр дә
Елмаялар кояш ягына.
Кем сокланмас шушы матурлыкка
Ия булган туган ягыма!

Эчтәлек

Кереш...................................................................................................4 бит

Вәрис Гали турында ..........................................................................5 бит

Язучының истәлекләре.......................................................................7 бит

Йомгаклау ...........................................................................................11 бит

Кулланган китаплар............................................................................12 бит

Кереш

Мамадыш яклары – җырлы-моңлы як. Талантлары да чишмәләр санынча. Җирле шагыйрьләребезнең,язучыларыбызның чал тарихлы Мамадышыбызга багышланган җырлары, шигырьләре,әсәрләре,хикәяләре бик күп.

Мамадышның шифалы суын эчеп, хуш исле икмәген ашап, аның борынгы әмма мәңге яшь туфрагында аунап үскән, җиргә баскан саен туган җир җылысын йөрәкләре аша уздырган егет – кызлар турында махсус китаплар иҗат итәргә мөмкин. Мин җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнеп, аларның Мамадыш шәһәре һәм авылларына багышлап  язылган шигырьләре,әсәрләре турында эзләнү-тикшеренү эше эшләргә уйладым. Мамадышның ургылып аккан чишмәләре һич тә саегырлык түгел, бөтен илгә, дөньяга танылган шәхесләрне тәрбияләп үстерде.  

      Безнең Мамадыш төбәгендә милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда, матурлауда зур тырышлык куючы, әдәбиятыбызга намуслы хезмәт итүче язучыларыбыз, шагыйрьләребез яши.  

 Кешенең кешелеге Туган җиренә мәхәббәт хисендә сынала. Туган якка мөнәсәбәттә шәхес билгеләнә. Юкка гына галимнәр, язучылар Ватанның кайда һәм нидән башлануы, кайда тәмамлануы, үз эченә нәрсәләрне алуы турында элек-электән баш ватмагандыр.

   Кеше өйдән, ишек алдына үтмичә, олы юлга чыга алмый. Шуның кебек безгә, укучыларга, туган як әдипләренең тормышы, эшчәнлеге белән танышмыйча, дөньякүләм танылган олпат шәхесләрнең иҗатын югары дәрәҗәдә күзаллау мөмкин түгел.

   Республикабызның кайсы гына районында яшәсәк тә, туган ягыбызның үз төбәгенә генә хас булган кабатланмас матурлыгын күрсәтергә, бай тарихын сөйләргә, күренекле шәхесләре белән таныштырырга бурычлыбыз. Туган җир һәр кешегә газиз, кадерле ул. Анда адәм баласының кендек каны тама, ул җиһанга тәүге аваз сала, шуннан зур тормыш дәрьясына юл яра. Еллар узган саен, туган якка карата олы иң самими хисләр көчәя генә бара.    

   Чыннан да, кемнәр генә, нинди шәхесләр генә чыкмаган әлеге хикмәтле-уңдырышлы туфрактан?!

    Шулар арасыннан төбәгебезнең үзенчәлекле язучысы остасы буларак танылып килүче тагын бер күркәм шәхесебез –Мингалиев Минневәрис Харис улы исемен тирән хөрмәт, зур ихтирам хисләре белән телгә алабыз.

Эзләнү эшенең максаты:

     1. Җирле язучы Вәрис ага Гали тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.

      2. Иҗатының төп темаларын ачыклау.

   

     Эзләнү эшенең объекты – язучы Вәрис ага Гали

    Эзләнү эшенең предметы – каләмдәшләренең истәлекләре.

    Эзләнү эшенең бурычлары:

  1. Темага кагылышлы чыганакларны өйрәнү;

  2. Вәрис гаг Гали язучы булып җитлегү сәбәпләрен ачыклау;

  3. Шагырь турында замандашларының истәлекләре белән танышу;

  4. УкучылардаВәрис гаг Гали тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Вәрис Гали турында

Вәрис Гали (Мингалиев Минневәрис Харис улы) 1959нчы елның 16 ноябрендә Татарстанның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында туган. Тәүге шигырьләрен, хикәяләрен туган авылы мәктәбендә укыганда яза башлый. Алар “Яшь ленинчы”, Мамадыш районының ”Коммунистик хезмәт өчен” газеталары битләрендә дөнья күрә. Иҗат белән ныклап шөгыльләнергә Урта Кирмән урта мәктәбендә укыганда татар теле һәм әдәбияте укытучысы Ләлә Абдуллина оештырган түгәрәктә керешә. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. Мамадыш районы газетасында корреспондент, бүлек мөдире, җаваплы сәркатип булып эшли. 1984-1985нче елларда–район кино челтәрендә директор урынбасары һәм директор вазыйфаларын башкара. 1989-1995нче елларда җәмәгать тәртибендә мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитетын җитәкли. 1990-1996нчы елларда–Минневәрис Харис улы район типографиясе директоры. Кабат редакциягә кайтып, мөхәррир урынбасары булып эшли. Бүген–“Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең Мамадыштагы “Нократ” мәгълүмат-матбугат филиалы директоры урынбасары. 1996нчы елдан–районда эшләүче Шәйхи Маннур исемедәге “Агымсу” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе. “Бәхет күпере”, “Күңелле китап”, “Дуслар бүләге”, “Бөркет тау” китаплары авторы. “Мамадышым–язмышым–Мамадыш–судьба моя” энциклопедик басмасының баш мөхәррире урынбасары. Күпсанлы хикәяләре һәм шигырьләре республика һәм район газета-журналларында, төрле күмәк җыентыкларда дөнья күрде. “Агымсу” берләшмәсе әгъзаларының ике дистәдән артык китабын редакцияләп чыгарды.Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хәкимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе лауреаты. Россиянең һәм Татарстанның Журналистлар, Татарстанның Язучылар берлекләре әгъзасы2001 елның азагында Чаллының «КамАЗ» гәзит-китап нәшриятендә Вәрис Галинең «Бәхет күпере» дип исемләнгән тәүге җыентыгы дөнья күрде. Бераздан хикәяләреннән «Дуслар бүләге» дигән китап туплап чыгардык.Ә Вәрис Галинең «Нократ» гәзитендә ике-өч ай саен яңа хикәяләре дөнья күрә торды. Егет Мамадыш тарихына багышланган энциклопедияне чыгару өчен янып-көеп йөрде. «Агымсу» әдәби-иҗат берләшмәсе, район гәзите мәнфәгатьләре өчен иҗтиһат итте. 

Вәристә бәгырь аша кичереп, сызланып укый торган хикәяләр байтак. «Гомер хакы», «Дөньяң әйләнгәч» дигәннәре нәкъ шундыйлардан. «Артык кашык» дигәне сугыш чорыныкы булмаса да, ятим бала бәхетсезлеге турында. Чит-ят ирләрне газиз баласыннан артык күргән һәм итәгенә хуҗа була белмәс бер бозык җан турында. Анысын газиз баланы кызганудан яшь төеннәреңне йота-йота укымыйча булмый. Вәрис менә шулай, бармактан суырмыйча, аллы-гөлле чәчәкләр арасына кертмичә, ачы язмышның ачы суларында коендырып яза.

Янә бер кабатлыйм: Вәрис Гали катлаулы, мавыктыргыч сюжетлар кору белән мавыкмый. Ул тормышта үз урынын һәм үз кадерен белә торган язучы. Язар каләме һәм намусы чиста. Исемен һәрчак горурланып, сагынып телгә алам. Иманым камил: Мамадышта Вәрис Гали атлы чын язучы яши!

Язучының истәлекләре

В.Галинең “Артык кашык” хикәясенә

тәнкыйть мәкалә

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист һәм язучы

Вәрис Галинең “Бәхет күпере”, “Күңелле китап”, “Дуслар бүләге” кебек китаплары бар. Вәрис Галинең каләме җиңел. Һәр җиргә җитез генә кагылып уза ала торган җитез тасвирлы. Аның теле матур, каләме шома йөри, җиңел һәм рәхәт яза. Шул ук вакытта тирәнгә дә чуммый. “Идел” журналының сентябрь аенда басылып чыккан “Артык кашык” дигән хикәясе мине уйланырга мәҗбүр итте.

Унынчы яше киткән Нинаның әтисе вакытсыз гүр иясе була. Кызчык әтисенең үлемен бик авыр кичерә. Әнисе Вера кызын үзенең олы апасы Анастасиядә калдырып, эш эзләп, шәһәргә китә. Хатын шунда кияүгә чыга, “яңа әтиеңә ияләним, киләсе елга сине үзебезгә алырбыз”,-дип кызы янына ара-тирә кайтып-китеп йөри.Анастасия түтинең ире Тимофей холыксызрак, эчәргә дә ярата. Нина аларда артык кашык булып яши башлый, бик күп җәфа чигә: олы-олы чиләкләр белән бәрәңге ташый, өйдән куыла, сәндерәләрдә йокысыз төннәр үткәрә...Өйдәгеләр аңа караңгы чырай күрсәтәләр, арт санына да аз эләкми кызның. Кызның бердәнбер юанычы – әтисенең кабере. Ул анда һәрдаим бара, Ходайга “әтиемне терелт” дип ялварып, үксеп-үксеп елый. Нинаның укытучысының әнисе Галина Егоровна кызны үзенә алып кайта. Кыз миһербанлы карчыкта, әнисе ире белән килешеп, аны шәһәргә алып киткәнче яши.

Дөресен генә әйткәндә, әсәр бик күп сораулар һәм фикерләр тудыра. Ни өчен авторның геройларында рус исемнәре? Автор чыннан да башка милләт җәмгыятен сурәтлиме? Әллә кызына караганда үз тормышын җайлау кадерлерәк булган татар “анасын” маска эчендә күрсәтү галәмәтеме?

Әсәрдән күренгәнчә, кызчыкның әтисе Нократ елгасына балык тотарга киткәч вафат була. Географиядән белгәнебезчә, Нократ елгасы Мамадышның төньяк өлеше (Киров өлкәсе) белән чиктәш. Димәк, вакыйгалар Мамадыш якларында бара. (Вәрис Гали шунда яшәп иҗат итә.) Мамадышта татар, рус, мари, удмурт, әрмән, чуваш, башкорт, украин, мордва халык вәкилләре яши. Геройларны рус исемнәре белән бирү мәсьәләсе минем өчен билгесез, автор гына бу сорауга җавап бирә ала. Мин бары тик фаразлый гына алам. Бәлки, автор татар милләте кешеләрен күздә тотып, исемнәрен үзгәртеп язгандыр, бәлки башка милләт кешеләре турында сүз барадыр. Ничек кенә булмасын, безнең дәүләт күпмилләтле, җәмгыятебез бер һәм әсәрдә күтәрелгән проблемалар да барыбыз өчен актуаль.

Унынчы яше киткән кыз бала сәндерәләрдә җан әрнеше белән йокысыз төннәр үткәрергә мәҗбүр. Кем гаепле? Вакытсыз үлгән ата кешеме?

Әтисе үлү сәбәпле кызның йөрәге авырта: “Йөрәгенең кайда урнашканын да шул көннәрдә беренче тапкыр белде ул. Бүтән бит ул беркайчан да булмаячак, елмаеп ишектән килеп кермәячәк, сары чәчбием, почык борынлым дип, башларыннан сөймәячәк, иркәләмәячәк. Шуларны уйлап эчтән генә елап утырганда, сул яктан күкрәк читлеге әрни башлады.” Кыз әтисенең үлемен авыр кичерә. Ләкин ни өчен 9 яшьлек (унынчы киткән) кыз бала эчтән генә елый? Нина әле бала бит, бала психологиясе буенча авырлык килгәндә кычкырып елый, уйлаганын теле белән әйтә. Теле белән әйтмәсә дә, балаларның нәрсәгә елауларын аңлау кыен түгел. Бала эчтән генә елагач, әтисен бик нык юксынгач, бәлки әнисен алай ук якын күрмидер. Хикәядә әнисенең кызын юату моментлары күренми. Ә бит әтисе каберенә килеп Нина үз хәлләрен үкси-үкси сөйли: “Кире чыга, аны яклый алмый шул ул хәзер”. Шулай ук укытучысының әнисе Галина Егоровна да җайлаштырып сорагач, Нина нәрсә булганын сөйләп бирә. Ана кызы янына шәһәрдән ялга кайткалаганда кызның аңа ияреп китәсе килә, ләкин кыз әйтергә кыймый. Бу шулай ук кыз белән ана араларының бик үк якын булмавын күрсәтә.  

Әнисе эш эзләп китә, кызын апаларында калдыра. Апасының кияве Тимофей сүзсез генә көрсенә, “Аның болай да кара тимгелле йөзе бөтенләй каралып, гомер агармый торган кызыл борыны күгәреп үк чыкты. Мондый кыяфәтеннән соң хәвеф көтәргә кирәген белгән өлкәннәр бер сүз дәшми, күрмәмешкә салышалар”. Ана нинди йөрәк белән баланы белә торып утка сала?! Белә торып үзе «яңа әти»гә ияләнгәндә бала авыр тормышта яшәп торсын имеш… “Быел тутаңнарда яшәп тор. Яңа әтиеңә ияләнәм. Киләсе елга сине үзебезгә алырбыз”, - ди ана. “Кызның бөтен гәүдәсе эсселе-суыклы булып китә. Күзләренә яшь тула...” Кыз ни өчен елый? Мөгаен тагын бер ел апасының исерек ире белән җәфа чигеп яшисе бар икәнен күз алдына китергәнгәдер. Бәлки үзенең әтисен “яңа әтигә” алыштырырга теләмәү сәбәпледер. Кызчык миһербанлы карчыкта яши башлагач та, ана кеше ире белән килешкәнче баланы алмый. Нәтиҗә: анага баласына караганда үз тормышын җайлау беренче урында тора.

Анастасия кызны анасына ышандырап алып кала: “Өченче янына тагын берәү сыяр әле”.Шул ук вакытта  кыз турында: «Артык кеше асраганчы, арык сарык асрармын. Бик борчылсаң, үзеңә ал», - ди карчыкка. Кыз җизнәсеннән куркып кунарга кайтмагач та, туганнарыннан бер кешедә аны эзләргә чыкмый, икенче көнне кайткач аңа: “Аяк асында чуалып йөрмә әле монда” - диләр. Анастасия кыз өчен җаваплы бит. Бу аның кешелексез, ә иренең кансыз икәнлеген ачып сала. Апалары аңа борылып та карамыйлар. Гомумән, Анастасияләр гаиләләре белән үк мәрхәмәтсез. Үз балалары да шундый ук булып үсеп киләләр. Экономик яктан гаилә ярлы түгел бит, бер кечкенә кызга-туганнарына урын табылыр иде әле.Анастасияләрнең ике бакчасы бар, Нина куллары өзелеп төшәрдәй булып сызлаганчы бәрәңге алыша.Анастасияләр гаиләсе мораль яктан түбән. Нина белән кечкенә Апушны (Г.Тукай) чагыштырып карап була. Икесе дә ятим, үксез бала (Нина әнисе шәһәргә киткәч, ятим дип бирелә), икесе дә туганнары өчен “артык кашык”, икесе дә бәрәңге бакчасында физик авыру алалар… Шәһәргә күчкәч Нинаны ниди язмыш көтә? Бәлки, Г. Тукай белән охшаш балачак мизгелләре юктан гына түгелдер? Бәлки, Нина да татар әдәбиятында үзенең урынын алыр…

Кечкенә Нина ачы тормыш авырлыкларын кечкенәдән үз җилкәсендә татыса да, миһербанлылыгын югалтмый. Сәндерәләрдә йокласа да, укуын онытмый. Кызый үзенең беркемгә дә кирәге калмавын аңлый, ләкин авыр уйларын куарга теләп, дәресен кабатлый. Анасының тормышы яңадан җайга салынуын тели. «Нәни йөрәге белән дә аның канаты каерылгандай йөрүен сизә бит». Юк, Нинаның күкрәгендә олы йөрәк тибә. Шуңа күрә туганнарына кирәк булмаган кызга чит хатын битараф калмый, аңа ярдәм кулын суза.

Автор бу хикәясе белән укучыларга ни әйтергә тели соң? Җавапны Нинаның сүзләрендә табарга мөмкин:“Кеше кулларына калырга язмасын икән. Үз туганнарыңа да кирәк түгел син”.

Бүгенге әдәбият исә бик нык авыру. Әсәрләрне бүген укысаң берничә көннән онытыла. Әлбәттә, Т.Галиуллин, Р.Батулла кебек үзләренең әсәрләре белән куандыручы өлкән буын әдипләребезгә бу сүз кагылмый. Өметле яшь язучылар да бар. Ләкин күпчелек масса әсәрләрдә яңалык юк. Вакыт уздыру, вакытлы эмоция алу өчен генә укылган әсәрләрне күңелгә үтеп керердәйлекләре белән алыштырасы килә. “Артык кашык” хикәясе минем күңелемә нык тәэсир ясады. Проблема үз туганнарыңның мәрхәмәтсезлегендә. Автор юкка гына мәрхәмәтсез туганнар белән балага катышы булмаган мәрхәмәтле чит хатынны антитеза алымы белән укучылар күз алдына китереп бастырмый. Бу проблема, кызганычка каршы, хәзерге заманда, хәзерге җәмгыятьтә дә еш очрый, ягъни актуаль. Шуңа күрә әдәбиятта бу хикәягә урын бар.

Вәрис ага Галинең иҗат җимешләре

Соңгы тамчы күз яше (хикәя)

Түгәрәк дөнья (хикәя)

Гомер челләсе (хикәя)

Ипекәй исләре (хикәя)

Безнесмен (хикәя)

Кара сәет риваяте (хикәя)

Авылыма кайтып киләм,
Таныш өйнең тәрәзләре.
Каршы ала гөл-чәчәкле,
Авылым тәрәзләре!
Сөйли миңа ак сириннәр,
Авылның хабәрләрен.
Сәләм биреп озатып бара,
Авылым тәрәзләре!
Китсәм дә мин еракларга
Үзәкне өзәр әле!
Сагындырыр гөл-чәчәкле
Авылым тәрәзләре!
Таң җилләре җиткерерләр,
Сезгә кагып,сәләмнәрне,
“Ул сагына сезне “- диеп
Авылым тәрәзәләре!

Йомгаклау

Эзләнү-тикшеренү эшемне язганда мин үземнең сайлаган темамның бүгенге көндә актуаль булуын аңладам, бик күп әдәбият укып чыктым һәм менә мондый нәтиҗәгә килдем: кешенең туган җире – аның кендек каны тамган җир. Гомере буе чит җирләрдә яшәсә дә, һәрвакыт туган ягында үткәргән вакытларын сагынып яши. Укылган әсәрләренә анализ ясап, шуны әйтәсе килә: туган авылны, шәһәрне сагыну вакыт белән дә бәйләнгән. Ә без, кешеләр, вакыт агышы алдында иң көчсез затлар.

Вакыт үтү белән без туган йортыбыздан аерылып чит җирләрдә укып, эшләп йөрергә мәҗбүр булабыз, һәрвакып әйләнеп кайткач, шул ук тормышка кайтырбыз кебек. язучылар теле белән әйткәндә «кабатланмый икән үткәннәр».

Аннары әдәм баласының бер гадәте бар – күп нәрсәнең кадерен югалткач кына аңлый. Туган яктан аерылгач – туган якны, балачак үтеп киткәч – балачакны сагыну хисләре кулга каләм алып, иҗат итәргә этәрә.

Табигать турында, уңган халкы турында язучылар бер-берсен кабатламыйча нинди генә тирән эчтәлекле сүзләр, чагыштырулар тапмаганнар! әсәрләрен укыган саен укыйсы килә! Халыкка хезмәт итеп, киләчәк буынга тәрбия бирүдә зур эш башкарганнары, сагышлы минутларда онытылып укырлык әсәрләре, өчен бик зур рәхмәт сезгә, Мамадышның данлы тургайлары!

Файдаланган әдәбият исемлеге

  1. М.Р.Булатова. Милли-мәдәни мирасыбыз: Мамадыш. – Казан, 2017. – 75нче б. –

  2. Р. Ш. Газизов. Мамадышым –язмышым, Мамадыш- судьба моя. 121-127нче б

  3. Татарстан һәм татар халкы тарихы. –Казан: Мәгариф, 1996.-115-125нче б.

  4. Ф.Г. Гарипова. “Авыллар һәм калалар тарихыннан”.-Казан, 1997.-104нче б.-193нче б

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/549411-razrabotka-tabigatne-matur-kilchge

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки