Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
11.10.2023

Сценария «Тукай»

Гилаева Раушания Мануровна
Учитель татарскгог языка и литературы,библиотекарь
Сценария «Тукай» для внеклассной работы.Это сценарий для праздника Тукая. для средних классов.Они должны играть эту сцену.Это работа дает детям что писатель был удивительным.Он всегда любил природу,семью.

Содержимое разработки

«Минем һәр минутым бөтен дөнья бәһасенә тора...»

(Г.Тукайга багышланган кичә өчен сценарий)

Сәхнә ябык. Әллүки көе яңгырый. Сәхнә ачыла, сәхнә уртасында бишек, янында ана һәм ир кеше. Алда Тукай.Сәхнәнең бер ягында а.б.лар.(Бишек җыры башкарарыла ).

Ир. Күрше Сасна авылы мулласы яхшы кеше диләр, хатынлыкка сората, балаңны Шәрифә карчык карап торыр, тормышыңны җайлагач кайтып алырсың.

Хатын. (күз яше аша) Хуш, әлегә кечкенә Габдуллам, дүрт айдан атасыз калдың, инде миннән дә аералар. Язган булса очрашырбыз.

Тукай.. Шушы көннән минем газаплы, авыр тормышым башлана. Дөньяда бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп үз гомерендә җиде-сигез хатынга «әни» дип дәшеп караганы булмагандыр. Мин исә әнә шундый язмыш кичердем.

1а.б.Через некоторые время мать Габдуллы забирает сына в свою новую семью. Казалось бы все наладилось. Но счастье было недолгим. Мать, оставив сына круглой сиротой покидает этот грешный мир. Отчим отправляет Габдуллу обратно Училе к дедушке.

Тукай. Монда исә үги әби. Күп балалы гаилә. «Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам — юатучы, иркәләним дисәм — сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә — кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр...»

2а.Ә бервакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар.

Залга ишектән бала күтәргән ямщик керә: «Асрамага бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри.Сәхнәдәге халык арасыннан ир-белән хатын баланы ала, ямщик ишектән чыгып китә.

2а.б. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Тукай өчен бу исә — бишенче оя. Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә ике ел буена ярыйсы гына яшәгәч, тагын артып кала; әти-әнисе авырып китә һәм: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк...» — дип, аны яңадан Өчилегә озаталар.

Тукай.Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу гаиләнең мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин.

2а.б.Тырыша торгач, малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай ал­тынчы оя...

1а.б. Здесь Габдулла начал приобщаться к трудовой крестьянской жизни, испытал её радости и горечи, стал учиться и, как он сам потом признавался в своих воспоминаниях, Кырлай открыл ему глаза на жизнь. Действительно, впечатления кырлайского периода оставили в памяти и творчестве поэта неизгладимый след любви к родной земле и её простым чистосердечным людям, действие поэмы «Шурале» происходит именно в этой деревне.

Шүрәле” поэмасыннан өзек. (мөмкин булса сәхнәләштереп)

2а.б. Ррухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.

Сәхнәдә күренеш: Тукай, Бәдретдин абзый, әнисе чыгалар.

Әни. Сине, Бәдретдин абзый, ипле, юньле кеше итеп беләбез, шуңа күрә генә сиңа ышанып олы юлга җибәрергә булдык инде.

Бәдретдин. Кайгырма, сеңлем, улыңны зур дөнья,һөнәрчеләр, лавкалар тулы, мәчетле, чиркәүле, школалы, мәдрәсәле, Казаннан кала икенче мәркәз булган, милли-чуар Җаек көтә.

Әни.Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмугъ кисәве булырсың, ахыр сүзем шул сиңа.

Тукай. Кайгы-хәсрәте, ятимлегендә изгән, сихри табигатендә рухи яктан баеткан бишегем белән саубуллашып, мин билгесез сәфәргә чыгып киттем. Алда ниләр көтә мин ятимне?(китәләр)

Туган ил, аерылу турында җыр яисә мөнәҗәт.

1а.б.В дальнейшем детство Габдуллы продолжалось в городе Уральске. Первые литературные опыты Тукая частично запечатлелись в рукописном журнале «Аль-Гасраль-джадид» («Новый век») за 1904 год. В этот же период он переводит на татарский язык басни Крылова. Увлекается поэзией Пушкина и Лермонтова.

2а.б.Мәдрәсәдәәдәбирухбиккөчлебула, белемгә сусаган, гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән Тукай монда рус һәм Европа әдәбияты дөньясына чума.

2.абВ доме недалеко от медресе в котором учился Тукай останавливались личности играющие немоловажную роль в его жизни. Например, 1833 году Владимир Иванович Даль поселился с Пушкиным, который посетил Уралск в связи с изучением историю Пугачевского движения. В разное время побывали в этом доме учителя-наставники Тукая поэт В.А. Жуковский и Л.Н.Толстой.

2.а.б.1905 елда Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы эләгә. Ике ел үткәч, Тукай моны искә алыр — Төркиягә китегез, дип киңәш биргән карагруһ министрларга болай дип җавап бирер.

Китмибез без” шигыренә инценировка.

Пар ат” җыры акапеллада ике-өч куплет башкарыла, аннан җырчы арткы планга китә сәхнәгә Тукай керә. Сәхнә артынан 2а.б. “1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә“.

Тукай.Ниһаят мин Казанда!..

Казан газета-журналларында эшләү өчен татар әдәби һәм сөйләм телен, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрен белгән тәҗрибәле шагыйрь һәм публицист кайтты. Кабул ит, Казан! Сөеп кайттым сиңа...

1а.б.Тукай приезжает в Казань, чтобы посвятить свою деятельность новым творческим задачам. Здесь он быстро входит в литературные круги и сближается с молодежью, группировавшейся вокруг газеты «Аль-Ислах» («Реформа») — ФатихАмирхан и др. Все свои творческие возможности Тукай в этот период посвящает сатирико-юмористическим журналам «Яшен» («Молния»), «Ялт-юлт» («Зарница»).

2а.б.Тукай Казангакилгәчтә, мәдәният-мәгьрифәтатмосферасыначумып, иңкирәклеикеюнәлешнесайлап ала: халыкәдәбиятынкүтәрүһәмяшьбуынөченәсәрләр, укукитаплары, дәреслекләрязу. Тукай балаларәдәбиятынаһәмхалыкәдәбиятынөйрәнү, бастырыпчыгаруэшенәнигез сала. АныңКазандагыкыскагомерендәбалаларөченбулганунөч, халыкиҗатыбуенчадүрт, барлыгыутызданартыккитабыбасылыпчыга.

1а.б.В Казани он ведет активную общественную жизнь. Совместно с передовой молодёжью: Колахметовым, Амирханом, Алиевым организует лекции, концерты по праграмме клуба “ Шарык” и сам принимает участие.

Концерт номеры бию.

Әмирхан белән Тукай чыга.

Тукай.Әмирхан иптәш, кара әле, минем бу шигырьне концертта укысаң ни диярләр икән?

Әмихан.Кая, тыңлап багыйк.

Тукай.(укый).

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас – төшми яңгыр тамчысы;

Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы.

Тешләренең гәүһәреннән кабызып алдым менә

Мин бу шигъре, - әйтсәгез лә, энҗедән ким кай төше?

Әмма ләзәтле дә соң яшерен газап, яшерен яну! –

Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы?

Әмирхан.Кара әле, Тукай дус, Зәйтүнә туташ синең белән очрашырга тели, ник качасыңсин аннан, үзең дә яратасың ич, күреп трабыз.

Тукай.(Каушап калган). Шулай нык сизеләме?

Әмирхан.Күрешәсең бер дә килмимени соң?

Тукай.Мин күземдәге актан оялам.

Әмирхан.Бар кайгың шул гына булса... (сәхнә артына). Зәйтүнә туташ. (Тукай китмәкче була, Әмирхан аны туктата) Тукта, кыз да сине бер күрергә зар-интизар. Үкенечкә калмасын, күрешеп сөйләш.

Зәйтүнә керә. Оялып кына икесе белән дә күрешә. Әмирхан китә.

Зәйтүнә.Сез, Тукай әфәнде, миннән качып йөрисез димме...

Тукай.Юк ла...

Зәйтүнә.Сез хатын-кызларны яратмыйсыз димме...

Тукай. (аны бүлдереп). Сез нәрсә, Зәйтүнә туташ, мин хатын-кызларны чын мәгънәсендә ихтирам итәм, зурлыйм.

Зәйтүнә.Сез, Тукай әфәнде, үзегезгә башка бер төрле кабатланмый торган нәфис табигатьле кеше.

Тукай. Очраган юлда, сине күргән, иелгән ул бүген, ул шуңар да шатлана бит...

Зәйтүнә кызарып чыгып йөгерә.

2а.б.Габдулла Тукайның яратып йөргән кызы Зәйтүнә Казан педагогия институтын бетереп, гомерен балалар укытуга багышлый. Үләр алдыннан: “ Мөмкин булса, мине Тукай янынарак күмсәгез иде”, - дигән үтенеч белдерә... Татар театрының эшчәнлегенә дә Тукай зур игътибар бирә. Театрның үзәгендә төп фигура — Тукайның яшьтәше һәм Уральскидагы сабакташы Габдулла Кариев. Тукайның Казанга килгәч язган иң әүвәлге шигырьләреннән берсе театр турында.

Театр” шигыре укыла.(рус телендә).

2а.б.1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкинулиҗатэшентуктатмый. Тукайныңсоңгыайларындаязганәсәрләреаныңчынмәгънәсендәзур патриот, гражданин һәмтарихнытирәнтенаңлаганшәхесикәненисбатитәләр. Аныңиңсоңгышигырьләрендә кат-кат Лев Толстойгамөрәҗәгатьитүе, ШиһабетдинМәрҗанишәхесетурындаязуы, шигырьләре — чынмәгънәсендәмилли хәзинә.Үләренә берничә ай кала, Кличкин больницасында ятканда, ул үз янына Фатих Әмирханны чакырта.

Сәхнәгә авыру Тукай чыга. Аңа каршы Ф. Әмирхан килә. Утыралар.

Ф. Әмирхан. Я, ни хәлләр.

Тукай. Гомер елларым санаулы гына калды, дустым.

Әмирхан. Син алай димә әле...

Тукай (аны бүлдереп). Еллар түгел... айлар. Шуңа күрә бер генә көнне дә әрәмгә уздырасы килми. Халкыма әйтеп әйтеп бетерәсе сүзләрем бар. Безнең ниятләгән эш ни хәлдә анда?

Әмирхан. нәкъ синең белән хыялланганча яңа әдәби-сәнгать журналы булып дөнья күрәчәк, иншалла.

Тукай. Нәшире итеп кемне күз алдына китерәсең?

Әмирхан. Мин Әхмәтгәрәй Хәсәнидән дә яхшысын күрмим.

Тукай. Мин дә шулай дип уйлыйм. Тирән фикерле, укымышлы шәхес.

Әмирхан. Исеме турында гына бәхәсләр бар.

Тукай. Исеме “ Аң” булыр. Беренче саны өчен махсус үзем шигырь яздым.

Үттеинде, дустларым, улүткәнэш, ни булсаул;

Инде эшликсаф, ачыккүзләрбелән, чынаңбелән.

Әмирхан.Тизтерелепчык, тизкүрешик.

Тукай. Юк, тиз күрешмик әле, син озаграк яшә.(китәләр)

Җыр: “Тәфтиләү”

1а.б. 2 (15) апреля 1913 года в 20 часов 15 минут Габдуллы Тукая не стало. Он ушёл из жизни в расцвете своего таланта. «Татары в лице Тукаева потеряли величайшего национального поэта»,— писали казанские русскоязычные газеты. Петербургская газета “День” печатает большую статью о его жизни и творчестве под названием “Татарский Пушкин”.

2а.б.1912 елдашагыйрьболайязганиде:

Язганыңбулсадәвамлы, улмәңгелеккә тартыла;

Мин дәбулдымһичтәонтылмаскешешул аркада.

«Минем һәр минутым бөтен дөнья бәһасенә тора...»

1а.б.Тукаевские традиции стали одним из решающих идейно-эстетических факторов и животворных источников для дальнейшего развития татарской литературы под знаменем реализма и народности.

2а.б.Тукай иҗаты бүгенге заманда да яши, үзенең активлыгын югалтмый. Нигә шулай? Чөнки бу бөек иҗат — дөнья мәдәниятының аерылгысыз бер өлеше. Бөек Тукайның әкият-поэмасына таянып Фәрит Яруллин иҗат иткән «Шүрәле» балеты илебез сәхнәләреннән чыгып Көнбатышта йөреп кайтты. Тукай җырлары бүген Европада, Америкада, Африкада яңгырый. Финляндиядә күптән инде илебез белән мәдәният арадашлыгы органының бер бүлеге — «Тукай җәмгыяте» яшәп килә. Татарстанда иҗат ителгән иң яхшы әдәбият, сәнгать әсәрләре өчен Тукай туган көндә әдәбият, сәнгать әһелләренә ел саен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

1а.б. 2011 год объявлен Годом Тукая

2а.б.Тукай, әнә шулай, халкы белән бүген дә бергә атлый.

(“Туган тел” көе яңгырый).

2а.б.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

1а.б

Родной язык, с тобой вдвоем я в первый раз молил Творца:

" О боже, мать мою прости, прости меня, прости отца"

1а.б.

Якты кояш бит ул минем телем,

Илгә нурын сибә елмаеп.

Туган телем алтын йөзек булса,

Асылташы – бөек Тукае! (Ф. Хабибрахманова).

Туган тел” көе астында барлык катнашучылар сәхнәгә һәм залга тарала һәм басып “Туган тел” җыры җырлана.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/549550-scenarija-tukaj

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки