- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Разработка урока
В ходе урока нам предстоит выяснить, так ли это важно «знать союзы в лицо» и уметь правильно расставлять знаки препинания. Пригодятся ли эти знания вам в жизни.
Мы знаем, что союзы относятся к служебным частям речи. Служебные слова не немногочисленны. Однако они большие труженики: каждое четвёртое слово, употребляемое нами в речи - служебное.
· Давайте выясним, что означает слово «союз» в обычной речи. В обычной речи союз – нечто связывающее, соединяющее.
· А что же такое союз в грамматике?
5
Тема:Теркәгечләр
Максат: 1.Укучыларны теркәгечләр белән таныштыру.
2. Теркәгечләрнең төркемчәләре белән таныштыру;
3. Теркәгечләрне сөйләмдә һәм язуда урынлы куллана белү күнекмәләренә өйрәтү;
4. Татарстанның башкаласы Казанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү, туган телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Дәрес тибы: Яңа материалны аңлату.
Дәреснең методы: Әңгәмә, эвристик (өлешчә эзләнү), репродуктив, язма эш, иҗади эш.
Дәрес планы:
Мотивация.
1.Исәнләшү, танышу, уңай халәт тудыру. Уку мәсьәләсен кую.
Теркәгеч турында мәглүмат Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру.
Теркәгеч турындамәглүмат:
1.Тактага эленгән плакатлар өстендә эшләү, һәр җөмләне аерым тикшерү.
а) җөмләләрдәге теркәгечләрне табу. Төрләрен билгеләү.
ll. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.Иҗади биремле эш (карточка белән). Тиешле теркәгечләрне куеп, җөмләләрне төзергә (өч төрле дәрәҗәдәге карточкалар).
3.Иҗади эш (телдән). Теркәгечләр кулланып, Казан шәһәренә багышлап, җөмләләр төзеп әйтергә.
lV.Йомгаклау.
1.Дәрескә нәтиҗә ясау. Рефлексия.
а) Таблица өстендә эш ;
б) билгеләр кую;
в) өй эше бирү (өч төрле дәрәжәдәге карточкалар).
Дәрес барышы.
I.Укучыларны дәрескә оештыру.
1.Исәнмесез, укучылар! Минем исемем Гөлнур Фатеховна. Мин сезне бүген сәяхәткә чакырам. Барабызмы? .... Уку мәсьәләсен кую. Ярар, бүгенге дәреснең темасы берничә ребус артында яшеренгән, теманы белер өчен безгә ребусларны чишеп чыгарга кирәк. Яратасызмы ребуслар? ----(ребус чишү, теманың исемен табу). Димәк, балалар, бүгенге дәреснең темасы: Теркәгечләр. Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны, дәреснең темасын матур гына язып куябыз.
II.Теркәгеч сүз төркеме белән танышу.
- Без сезнең белән теркәгеч сүз төркеме белән танышабыз.
- Теркәгеч ул Ярдәмлек сүз төркеме була. Теркәгечләр җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне бәйләү өчен кулланылалар. Мәсәлән, Ә, ләкин, һәм, чөнки һ.б теркәгечләр бар.
- Бу теркәгечләрнең барысы да бер төрле мәгънә белдерәме икән? Бүген дәрестә шушы сорауга җавап табарбыз, теркәгечләрнең төркемчәләре, аларның нинди мәгънә бәйләнешен белдерүләре белән танышырбыз.
III.Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру.
1. Укучылар, тактага карагыз (Слайды 1 дигәнне өрәм) (Слайдларгаязылган җөмләләр өстендә эшләү: җөмләләрдәге теркәгечләрнең нинди мәгънә бәйләнешен белдерүләрен, нинди кисәкләрне, өлешләрне бәйләп килүен ачыклау.
1.Казан – борынгы һәм тарихи шәһәр. 2.Мең ел эчендә ул күп вакыйгалар кичергән, ләкин данлы исемен югалтмаган.3.БашкалабызСөембикә манарасы яки Кол Шәриф мәчете белән генә дә горурлана ала. 4.Казан минем өчен кадерле, чөнкибиредә туганмын, тәүге адымнарымны атлаганмын.
- Беренче җөмләдәһәм теркәгече нинди кисәкләрне бәйләп килә? (Борынгы һәм тарихи сүзләрен, ягъни тиңдәш кисәкләрне. Тиңдәш кисәкләр бер ук сорауга җавап бирәләр, бер ук җөмлә кисәге булалар. Бу очракта бу сузләр аергычлар: нинди? Соравына җавап бирәләр. Дөрес бит? Һәм теркәгече җыюны белдерә.
- Димәк, һәм теркәгече – жыючы теркәгеч. Икенче җөмләдә ләкин теркәгече нинди кисәкләрне бәйли? (Тиңдәш хәбәрләрне). Каршы кую мәгьнәсендә. Димәк, ләкин теркәгече каршы кую мәгънәсен белдерүче теркәгеч.
- Өченче җөмләдәге яки теркәгече нинди кисәкләрне бәйләп килә? (сөембикә манарасы+ кол шәриф мәчете сүзләрен. Алар нинди сорауга җавап бирә? Нәрсә? Тиңдәш тәмамлыклар. (Бүлү мәгънәсендә). Димәк, ул бүлүче теркәгеч.
4 җөмләдә чөнки теркәгече, ул иятрүче теркәгеч. Мәгнә ягыннан сәбәп, шарт кебек мөнәсәбәтләр оештыра.
-Карагыз менә шушы таблицага (слайд 1 дә 2нче). Монда теркәгечләрнең төркемчәләре язылган.
Тезүче теркәгечләр | Ияртүче теркәгечләр | ||
Җыючы(Җыю, санап китү, теркәү кебек вазифа башкаралар) | каршы куючы (тиңдәш кисәкләрне, кушма җөмләдәге гади җөмләләрне бер-берсенә каршы куялар) | Бүлүче (санап китү, охшаш күренешләрнең берсен аерып кую мәгьнәсендә) | гүя, чөнки, әгәр, гәрчә, ки, гүяки (шарт, сәбәп кебек мөнәсәбәтләр оештыралар) |
Һәм (да,дә, та, тә), ни...ни, янә, тагы (тагын), вә | ләкин, ә, әмма, бәлки, бары, тик, фәкать | Яки, я, яисә | |
Нәтиҗә: теркәгечләр ике төркемчәгә бүленә: тезүче һәм ияртүче. Тезүче теркәгечләр мәгънә бәйләнеше ягыннан тагын өч төргә бүленә - 1) жыючы; 2) каршы куючы; 3) бүлүче.
IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
I. Күп нокталар урынына тиешле теркәгечләрне куеп язарга. (өченче слайдын ачам).
Кем сокланмас көчкә, тимер сынса
… су чыкса баскан эзеңнән. (Һәм)
… ни файда, көчең филдәй булып, (тик)
Эшең булса чыпчык тезеннән. ( М.Җәлил «Бер үгет»)\
Ф/минутка эшләп алыйк. Чүгәләдек һәм тордык.
Сузылдык, киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Шөгыльне дәвам иттек.
II. (2 слайдны өрәм). Бу иҗади бирем. Күп нокталар урынына тиешле теркәгечләрне куеп жөмләләр төзергә. Болай гына төзергә түгел, ә берегезгә теркәгеч ролен, калганнарга сүзләр ролен уйнарга кирәк булыр.Беренчеҗөмләдә ничә сүз, балалар? (4). Димәк, 4 укучыга кирәк булыр тактага чыгарга. (1 теркәгеч, 3 сүзне куям, балалар җөмлә тезеп басалар). (Утырган укучылардан укытабыз килеп чыккан җөмләләрне.)
1) Боз … кар эреде. (Г.Тукай)
2) Кап-кара болыт килде, … бер тамчы яңгыр яумады. (И.Гази)
3) … егетне бөтенләй тыңламыйлар, … бер дә күрмәмешкә салышалар.
(М.Әмир)
(Сайлап алу өчен теркәгечләр: ләкин, яисә, һәм, я ).
3.Иҗади биремле эш (телдән).
Экранда яктыртылган Казан күренеше рәсеменнән файдаланып, теркәгечләр кулланып, “Казаным» темасына җөмләләр төзибез).
(вакыт калса) -Укытучы укыган өзекләрдән теркәгечләрне сайлап алып, таблицага тутырырга (таблица сызылган карточкалар өләшәм).
Мин чит илдә матур гөлләр һәм хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин, күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә миңа шифа булыр иде.
Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!
Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып сап-салкын су эчәм. Әмма, күпме эчсәм дә, сусавымны баса алмам.
Мин горур атлыйм. Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел, җиңүче булып йөрим (Г.Кутуй «Сагыну» нәсере).
V.Йомгаклау.
1.Нәтиҗә ясау (таблица өстендә кабатлау).
- Балалар, без бүген нәрсә турында белдек? (теркәгечләр турында)
- Теркәгечләр нинди төркемчәләргә бүленәләр? (2 гә: тезүче Һәм ияртүче) (таблицага карыйбыз).
- Мәгънә бәйләнеше ягыннан тезүче теркәгеч ничә төргә буленә?
3.Өй эше бирү: _Балалар, өйдә Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр кулланып, «Казаным» темасына текст язып килерсез, ярыймы?
Дәрестә барыгыз да актив катнашты, молодецлар! Дәрес өчен барыгызга да рәхмәт. Дәрес тәмам,сәламәт булыгыз, сау булыгыз!
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/560894-razrabotka-uroka
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Преподавание математики и физики по ФГОС ООО и ФГОС СОО: содержание, методы и технологии»
- «Основы реабилитационной работы в социальной сфере»
- «Особенности патриотического воспитания дошкольников в условиях реализации ФГОС ДО»
- «Специфика работы воспитателя ДОО с детьми раннего возраста: основные направления развития и воспитания»
- «ОГЭ 2025 по русскому языку: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся в соответствии с ФГОС»
- «Преподавание химии и биологии по ФГОС ООО и ФГОС СОО: содержание, методы и технологии»
- Педагогика и методика преподавания информатики
- Психология и педагогика дошкольного образования
- Педагогика дополнительного образования: теория и методика работы с детьми
- Тифлопедагогика: обучение и воспитание детей с нарушениями зрения
- Педагогика и методика преподавания русского языка и литературы
- Педагогика и методическая работа в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.