Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
27.02.2024

Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Шарипова Динария Фанусовна
учитель татарского языка и литературы
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади эшләү сәләтләрен үстерү, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү – татар теле һәм әдәбият укытучысының төп максаты. “ Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе – мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр”, - дип бик белеп әйткән зирәк халкыбыз. Чыннан да, тел дәрьясының гаҗәеп кыйммәтле, хикмәтле хәзинәсен эзли, таба, күрә белергә өйрәтү бик мөһим.

Содержимое разработки

Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар!

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның иҗади эшләү сәләтләрен үстерү, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү – татар теле һәм әдәбият укытучысының төп максаты. “ Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе – мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр”, - дип бик белеп әйткән зирәк халкыбыз. Чыннан да, тел дәрьясының гаҗәеп кыйммәтле, хикмәтле хәзинәсен эзли, таба, күрә белергә өйрәтү бик мөһим.

Укучының алга таба үсеше башлангыч сыйныфта алган белемнәргә дә бәйле. Башлангыч сыйныфларга белем биргәндә күрсәтмә әсбаплар зур роль уйный. Бүгенге көндә таблица, рәсем, аудиоязма, видеоязма белән бергә, компьютер программалары, презентацияләр, электрон дәреслек, On-Line режимында укыту, интерактив такта кулланыла. Хәзер компьютер, мультимедияпрограммаларыннан башка белем бирүне күз алдына да китереп булмый. Ә шулай да: “Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый”,- дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Мин дә бу сүзләр белән килешәм. Тел дәресләрен укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый. Чөнки дәреснең төрле этапларында урынлы, уңайлап кулланылган компьютер белән эш укучының укытучы, сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш.

Укытучы укучыларның сөйләм эчтәлегенә генә түгел, формасына, әйтелешенә, интонациясенә, сүзләр сайлавына, җөмлә төзүенә, нәфис, матур һәм бәйләнешле сөйли белүенә игътибар итәргә, шуңа өйрәтергә тиеш.

Укыту-тәрбия процессында бала шәхесен формалаштыруга йогынты ясаучы чараларның берсе – бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Уйлау – фикерләү сөйләм үсеше белән аерылгысыз бәйләнгән.

Балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерүгә ирешү максатыннан чыгып, түбәндәге планны төзергә була:

1.Балаларның сүзлек запасын ачыклау;

2.Укытучы соравына җавапны ачык, кыска һәм төгәл әйтү;

3.Сөйләмнән җөмләне аерып алу;

4.Рәсем буенча җөмләләр төзү;

5.Рәсемнәр сериясе буенча сюжет логикасы сакланган кечкенә хикәя төзү;

6.Укылган җөмләләргә, текстка куелган сорауларга җавап бирү;

7.Төрле күренешләрне телдән сурәтләү;

8.Тәкъдим ителгән яисә балалар үзләре уйлаган тема буенча телдән яисә язма сөйләм төзү.

Шушы план нигезендә эшләп, балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерүнең төп максатларын санап үтәргә мөмкин:

1.Укучыларның фәннәр белән кызыксынуларын үстерү һәм аңа мәхәббәт

тәрбияләү, аларда татар халкы тарихын, аның бай мирасын өйрәнү теләге уяту;

2.Укучыларның белемен киңәйтү, тирәнәйтү, аларны тормышта гамәли куллана белү күнекмәләрен арттыру. Тел һәм әдәбият белән кызыксынучыларга мәктәп программасыннан тыш мәгълүмат бирү;

3. Аерым темалар буенча алган грамматик, орфографик, пунктуация, сөйләм теле һәм язу күнекмәләрен ныгыту;

4. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, тел байлыгын үстерү.

Билгеле, әлеге максатларга ирешүнең юллары байтак. Укучыларга төрле фәннәрне өйрәтү, аларның белем дәрәҗәсен тикшерү, вакыт үткән саен, бу өлкәгә нинди дә булса яңалык кертүне таләп итә.

Мәктәп елларында балаларның икенче телне өйрәнү мөмкинлеге гаять зур. Рус телле балаларны татар сөйләменә нәтиҗәле педагогик технологияләр аша өйрәтү – кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәләләрнең берсе.

Рус телле балаларның татар сөйләмен нәтиҗәле үзләштерүен тәэмин итә торган технологияләрнең берсе –чит тел укыту методикасында бүген стандарт буларак кабул ителгән коммуникатив технология.

Сөйләм материалын үзләштерүне өч этапка бүлеп карыйбыз:

1.Сөйләм күнекмәләре формалаштыру этабы;

2.Сөйләм күнекмәләре камилләштерү этабы;

3.Сөйли белү этабы.

Күнекмәләр формалаштыру этабында яңа сүзләр үзләштерелә, әйтергә читен сүзләр, грамматик категорияләр искә төшерелә, яки өр-яңадан өйрәтелә. Баланы текстны укырга психологик яктан да әзерләргә кирәк.

Бу этапта түбәндәге алымнарны кулланырга мөмкин.

1.Авыр сүзләрне иҗекләп әйтү;

2.Сүзләргә аваз анализы ясау;

3.Текстта булачак яңа грамматик кагыйдәләргә охшаш җөмләләр төзү, язу;

4.Текст эчтәлегенә туры килә торган рәсемнәргә карап, җөмләләр төзү;

5.Яңа сүзләр өйрәнү. Сүзлек эше.

Укучылар текстны беркадәр лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнгәч, текстның үзен укырга күчәргә мөмкин. Бу дәресләрдә, нигездә, турыдан-туры текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә. Шуңа күрә аны уку дәресләре дип атыйбыз. Бу дәресләр күнекмәләрне камилләштерү этабына керә. Мондый дәресләрдә алда өйрәнелгән лексика, грамматика турыдан-туры текстта кабатлана,төрле бәйләнешләргә керә, ягъни лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә.

Өченче этапта текст эчтәлеге буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла. Бу дәресләрдә тексттагы лексик- грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль куллану дәрәҗәсенә җиткерелә,укучылар материал эчтәлеге буенча сөйләм этабына чыгалар.

Билгеле булганча, укучыларда татар сөйләме күнекмәләренә башлангыч сыйныфта нигез салына. Алдагы сыйныфларда ул камилләшә, тел буенча мәгълүматлылык арта, тирәнәя төшә, нәтиҗәдә ныклы бер системага әверелә. Укуның беренче көннәреннән үк укучылар сүзлекчә булдырырга һәм өйрәнелә торган яңа сүзләрне системалы рәвештә язып барырга тиешләр. Шул сүзләр белән сүзтезмә һәм җөмләләр төзергә, аларны диалог һәм монологлар төзүдә файдаланырга була. Мондый эшләр укучыларның сүз байлыгын арттыра, бәйләнешле сөйләм оештырырга ярдәм итә.

Укытучы әйткәнне генә эшләү укучыларны ялыктыра, кызыксынуны киметә. Шуңа күрә дәресләрдә төрле иҗади эш алымнары, төрләре кулланырга кирәк. Дәрес башында төрле рәсемнәр буенча кыска күләмле хикәяләр төзү, һава торышы турында сөйләтү, предметларны билгеләре буенча тасвирлау кебек эшләр, бердән, укучыларны эзләнергә, уйланырга мәҗбүр итсә, икенчедән, сүз байлыгын, сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерә. Укучыларны сочинение язарга өйрәтүгә аеруча ныклы игътибар бирергә кирәк.

Сочинение язар алдыннан, аңа әзерлек уздыру бик әһәмиятле. Гап-гади теманы алыйк: “Минем әни”. Әниләр бәйрәме алдыннан ел саен язуга карамастан, укучылар бер үк җөмләләр язалар : “Минем әниемнең исеме Гөлназ. Ул кибетче булып эшли. Әнием бик матур, эшчән. Безгә тәмле ашлар пешерә.” Укучыларның әйтәсе килгән фикере шушы җөмләләргә сыеп бетә диярлек. Ләкин укучыга “Минем әнием” дигән темага сочинение язарга кушканчы, дәрес-сөйләшү уздырсаң, күп мәртәбә отышлы булачак. Мондый дәресләрне укытучы тәкъдим иткән һәм план нигезендә алып бару уңайлы. Дәреснең башыннан ахырына кадәр укучылар бирелгән теманы ачу өчен, план буенча сөйләшү алып баралар. Сөйләшүләр барышында видеоязмалар куллану, музыка, җыр тыңлау дәрескә җанлылык кертеп җибәрә.

Телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү уку, әдәбият дәресләрендә дәвам иттерелә. Аерым алганда, табышмаклар, мәкальләр, санамышлар, шигырьләр ятлау, аларны дәфтәргә дөрес һәм матур итеп язып кую да балаларны татарча аңлаешлы, әдәби нормаларга туры килердәй итеп сөйләргә һәм язарга өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булып тора.

Димәк, рус балаларын бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү дәвамлы һәм мөһим бурычлардан санала.

Рус телле балалар белән эшләгәндә, игътибарны, аеруча, сөйләм телен үстерүгә юнәлтергә кирәк. Моның өчен бәйләнешле сәйләм үстерү дәресләре үткәрелә. Мәсәлән, ул “Туган ягым” дип атала. Дәрес башында Туган як турында сөйләшү, әңгәмә үткәрелә. Туып үскән якның табигатенә, байлыкларына игътибар ителә. Туган як табигатен матур итеп сурәтләү өчен укучыларга этәргеч сүзләр бирелә. Әңгәмәдән соң укучылар шушы темага кечкенә инша (сочинение) язалар.

Коммуникатив принцип нигезендә татар телендә ачык, аңлаешлы, иркен сөйләшергә, аралашырга өйрәтү ята. Коммуникатив компетенция-аралашу максаты һәм сферасыннан чыгып, үз сөйләмеңне булдыру өчен кирәк булган белем һәм күнекмәләргә ия булу дигән сүз ул.

Рус балаларына татар теле өйрәтүнең төп максаты-аларны бу телдә сөйләшергә өйрәтү. Шуңа күрә, яшь үзенчәлекләрен искә алып һәм дәресне оештыруның төрле алымнарын кулланып, укучыларны мөмкин кадәр активрак сөйләмгә тартырга кирәк.

Татар телендә аралаша алу өчен, укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиеш:

1) аралашу шартларын белү;

2) сөйләмне дөрес оештыра алу;

3) тел берәмлекләреннән урынлы файдалану;

4) кире бәйләнеш булдыру.

Хәзерге көндә мәктәптә рус телле укучыларда бәйләнешле сөйләм телен үстерү, камилләштерү бик мөһим мәсьәлә. Укучылар 11 нче сыйныфны тәмамлаганда татарча бәйләнешле сөйләм төзи алсыннар өчен укытучыга күп көч куярга, күп эзләнергә туры килә.

Программада һәр сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү өчен аерым эш төрләре һәм темалар тәкъдим ителә.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру төрле язма эшләр үтәгән вакытта да алып барыла. Сүзлек һәм аңлатмалы диктантлар, укытучы биргән җөмләләрне,текстны күчереп язу, матур язу күнегүләре кебек эшләр дә ярдәм итә.

Укучыларның сөйләм телен үстерү башлангыч сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр эзлекле рәвештә алып барылырга тиеш. Фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен билгеләү, антонимнар кергән мәкальләр, табышмаклар уйлау, омонимнарны дөрес куллануга җөмләләр төзү укучыларның сүзлек байлыгын арттыруга ярдәм итә.

Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята. Санап чыккан күнегү төрләреннән эзлекле һәм системалы файдалану укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерергә, аларны ирекле аралашуга күнектерергә мөмкинлек бирә.

Балаларның сөйләмен үстерүдә табышмаклар чишү һәм аларны бергәләп уйлап чыгару бик зур ярдәм итә. Табышмаклар чишеп уйнаганда балалар сүз белән тасвирлау һәм рәсемнәр ярдәмендә предметларны уйлап табалар.

Дәресләрдә сөйләм телен үстерү өчен мөмкинлекләр бихисап һәм күп төрле. Тик аны һәрбер укытучы үзенчә башкара һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә омтыла.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/567781-dbijat-dreslrend-bjlneshle-sjlm-tele

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки