- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
РРәвешләрнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы
Максат:
1. белем бирү : ясалышлары буенча рәвешләрне төрле төркемнәргә туплау һәм аларны дөрес язу үзенчәлеген аңларга ярдәм итү;
2. үстерү : фикерләү, сөйләм күнекмәләрен һәм парларда эшли белүне үстерү;
3. тәрбияви : төзүче, архитектор һөнәрләренә хөрмәт тәрбияләү .
Саба районы Шәмәрдән “Үсеш” лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минһаҗева Нурсия Фоатовна
Тема : Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре һәм дөрес язылышы
Максат:
белем бирү : ясалышлары буенча рәвешләрне төрле төркемнәргә туплау һәм аларны дөрес язу үзенчәлеген аңларга ярдәм итү;
үстерү : фикерләү, сөйләм күнекмәләрен һәм парларда эшли белүне үстерү;
тәрбияви : төзүче, архитектор һөнәрләренә хөрмәт тәрбияләү .
Шәхескә кагылышлы:
-Татар телендә аралашуга уңай караш булдыру һәм өйрәнү теләге формалаштыру.
Рәвешнең ясалышы ягыннан төрләре ,дөрес язылышы үзләштерү.
Танып-белү УУГ:
- Аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу
Коммуникатив УУГ: -Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау
–Әңгәмәдә катнашу.
-Парларда актив эшләү күнекмәсен үстерү
- Фикерне дәлилли итеп җиткерә белү
- Мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (Рәвешнең ясалышы)
Регулятив УУГ: -Дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру
Ихтыяр көче, максатсатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үзләрендә формалаштыру.
Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Нәтиҗә ясый алу. (Нәрсә белде, нәрсәгә өйрәнү икәнен билгели белү)
Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясый алу.
Предмет буенча: Рәвеш темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлый белү, тема буенча диалог һәм монолог төзи белү,булган белемнәрне күнегүләр эшләгәндә актив куллана.
Дәрес тибы : УМ кую һәм чишү.
Җиһазлау : электрон презентация, дәреслек ( Н.В. Максимов “Татар теле “ 6 нчы сыйныф, “Татарстан китап гәшрияты” 131-132 нчы битләр.
Дәрес барышы:
I. Мотивлаштыру-ориентлашу.
а)Класста психологик уңай халәт тудыру.
Исәнмесез, укучылар ! Хәерле имин көннәр барыгызга да!
Укучылар, дәрестә сезнең эшчәнлекне активлаштыру өчен кечкенә психологик тренинг уздырып китәсем килә. Һәр кешегә бер формада кәгазь битләре таратыла.
Укытучы:
Күзләрегезне йомыгыз һәм кулыгыздагы кәгазъ битләрен ертыгыз. Күзләрне ачыгыз, кәгазъ битләрен алыгыз һәм өскә күтәрегез, биттәге бизәкләр бер-берсенә охшаганмы?
-Юк
Һәркем индивидуаль шәхес. Әйе, һәркемнең үз фикере бар. Дәрестә шуны истә тотып эшләрсез дип уйлыйм. Үз фикерегезне әйтергә курыкмагыз, актив булыгыз.
IIУМ кую ситуациясе.
- Менә шулай бер-беребезгә ягымлы булып, тәмле сүзләр генә әйтеп дәресебезне башлыйк әле. Игътибарыгызны экранга юнәлтәсем килә.

(Видеоролик, төрле биналар)
-Бу видеоролик сезне нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә?
-Биналар нинди?Нинди рәвештә төзелгәннәр?
- Песи, балык, чәчәк һ.б. рәвешләрдә
- РӘВЕШ сүзе сезгә танышмы?
- Әйе, рәвеш сүз төркемен өйрәнә башладык.
-Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
-Рәвеш сүз төркеме турында.
Балалар, мондый матур биналарны кемнәр тудыра соң? Нинди һөнәр ияләре күп көч куя?
-Төзүчеләр, архитекторлар.
- Архитекторлар биналар төзү, ә без татар теле дәресендә нәрсәләр төзибез, нәрсәләр тудырабыз?
-Сүзләр, җөмләләр һ.б.
-Димәк, без сезнең белән “сүзләр архитекторы” булачакбыз. Ә бүген дәрестә нинди сүз төркеменә караган сүзләр төзербез икән?
Рәвеш
Димәк, без дәәрескә нинди максат куябыз?
-Рәвеш сүз төркемнәренең ясалышын һәм дөрес язылышын өйрәнү.
Актуализация
-Рәвеш белән инде сез танышы башладыгыз. Нәрсәләр истә калды икән, тикшереп алыйк әле. Өстәлдәге №1 биремне алабыз. Сезгә рәвеш сүз төркеме турында язылган җөмләләр бирелә. Сез рәвеш сүз төркеменә туры килә торган дөрес җөмләләргә +, туры килми торган җөмләләр янына – билгеләре куеп чыгарга тиеш . Һәр кеше аерым эшли.
(укучылар парларда эшли, бер укучы интерактив тактада эшли, биремнәр тактадагы кешенең эше ярдәмендә тикшерелә, нәтиҗә ясала.)
-Сез рәвеш сүз төркеме турында бик күп мәгълүматларны истә калдыргансыз икән, Афәрин.
УМ чишү
- Кабат шушы могҗизалы биналарга әйләнеп кайтыйк әле, укучылар. Әлеге бинаны нәрсә бинасы дип уйлыйсыз? Әлеге бина Аомания (Германия) илендә урнашкан, балар бакчасы, башлангыч мәктәп. Мәктәпкә укучылар теләп йөрсеннәр өчен архитектор Айлой-Сьюзан Индел аны песи рәвешендә ясаган. Укучылар, әйдәгез уйлап карыйк әле рәсемгә карап сез рәвешләр белән нинди сүзтезмәләр уйлый аласыз. Өстәлдәге рәвешләр язылган сүзлектән файдалана аласыз.
(Балаларяланбаш, балалар яланөс, галәмәт матур бина, искиткеч бина, шактый зур, кызык бина , кояштай якты, немецча сөйләшәләр, һәрчак күңелле, көнозын йөгерәләр, югарыда колаклары , еракта агачлар, җәен күңелле, арлы-бирле йөгерәләр, чын күңелдән шатланалар, яңача мәктәп, тиз-тиз уйныйлар, уңга-сулга караган, бертуктаусыз йөгерәләр, аяклары бертигез )
Бик яхшы, балалар. Тактага игътибар итегез әле мин сез әйткән кайбер рәвешләрне язып бардым. Әлеге рәвешләрнең ясалышына игътибар итик әле, аларны ясалышлары буенча нинди төрләргә бүлә алырбыз?
кызык кояштай көнозын арлы-бирле чын күңелдән
тиз яңача бертуктаусыз уңга-сулга соңгы вакытта
-Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә

-Экрандагы схемага карап кем кагыйдә чыгарып карый?
(Бер укучы кагыйдә чыгара, бер укучы дәреслектән укый)
-Әйдәгез, хәзер әлеге рәвешләрнең язылышына игътибар итик, язылышларында нинди үзенчәлекләр бар?
- Тамыр рәвешләр ничек әйтелә шулай языла, кушма рәвешләр ике тамыр кышылып языла, парлы рәвешләр сызык аша, тезмә рәвешләр тезелеп языла.
-Укучылар, экранга игътибар итегез әле кайсы сүз артык? Ни өчен?
-Ясалма рәвешләр төрле сүз төркемнәренә –ча,-чә, -лай,-ләй, -лата, -ләтә, -дай, -дәй, -тай, -тәй, -лап, -ләп, -ын,-ен,-н кушымчалары ялганып ясала.
Беренчел ныгыту
-Хәзер сезнең белән рәвеш ясагыч кушымчалардан яңа сүзләр төзеп карыйк.
Сезгә кушымчалар язылган карточка бирелә. Сез мөмкин кадәр күбрәк рәвешләр ясап язарга тиеш.(Тикшерелә телдән ) Бер укучы интерактив тактада https://learningapps.org/сайтында эшли.
- -ча татарча, башкача, бабайларча
-дай аюдай, каргадай
-лап айлап, күпләп, көнләп, сәгатьләп
- ләй бушлай, бөтенләй
-Менә без сезнең белән күпме сүз төзедек. Сез чын “сүз архитекторлары” икән.
Физкультминутка
Кар атышу уены (Безнең ерткан битләр нинди төстә? Димәк, кардай ак, сөттәй ак)
Ныгыту
Укучылар мин сезгә үземнең Марат исемле укучым турында сөйлисем килә (Аудио яңгырый)
Маратның теләге — сәяхәтче булу. Сәяхәт турында(көнозын, бераздан, еракта) китаплар укыды ул, илебез картасын(аюдай биш бармагыдай, татарча) белә.
Марат(югарыда, бертигез,башта) үз илебездә генә сәяхәт итәчәк. Африка чүлләре, Венеция шәһәре, Амазонка елгасы(бик, яңача, еракта) кызыктыра, әмма үзебездә дә андый җирләрне табып була. Безнең илебез бөтенесенә дә(гаять, тора-бара, таудай) бай.
Их,(үзенчә, мамыктай, берсүзсез)йомшак болытлар өстенә менеп, сәяхәт итеп йөрсәң икән! Менә бу сәяхәт булыр иде. Менәрбез,( шундый, тиз арада, тигез) тормышта яши генә башладык бит әле без. Хыяллар зур, (бертуктаусыз, берзаман, иртә-кич) барысына да өлгерербез! Марат, сәяхәтләрдә йөреп, моңарчы билгеле булмаган байлыкларны кешелеккә бүләк итәр.
- Ошадымы сезгә? Әйдәгез текстны үзгәртеп карыйк әле. Коуз-тест башкару
(укучылар урыннарда эшли, бер укучы интерактив тактада эшли, биремнәр тактадагы кешенең эше ярдәмендә тикшерелә, нәтиҗә ясала.)
III. Рефлексия, бәяләү.
– Инде дәресебез ахырына якынлашты. Өй эше итеп “Минем хыялдагы мәктәбем” темасына рәвешләр кертеп хикәя язарга бирәм.
Без сезнең белән архитекторлар булдык, ә мин сезнең җитәкчегез. Сезгә менә шундый әкияти бинаның сызымын алып килдем. Әлеге хыял бинасын төзү өчен сезнең ярдәм кирәк. Мин сезгә сораулар әйтәм, кем дөрес җавап бирә, шул йортны төзеп бара
Рәвешләр ясалышлары буенча ничә төрле була?
Кушма рәвешләр ничек ясала?
Ясалма рәвешләр ничек ясала?
Уңга-сулга, тиз-тиз рәвешләре нинди төргә карый?
Миңа бүген нәрсәдә бәхет елмайды?җөмләсендә нинди рәвеш бар?
“Миңа бүген нәрсәдә бәхет елмайды” дигән сорауга бер җөмлә белән генә җавап бирегез әле.
Миңа бүген сезнең белән эшләү бәхете елмайды. Мин бик шат бүгенге дәрестә сез матурлыкны күрә белүегезгә. Сезгә яхшы кәеф һәм матур көннәр телим.
Тиз, чамадан тыш, кызу-кызу, татарча, күп, көн-төн, төлкедәй, беркөн, чын күңелдән, бик, онлата, шулчак, бушлай, кышын, кинәт-кинәт, кайвакыт, биш былтыр, сирәк, еш, китапча, тәмам, тиз-тиз, уттай, аз, кичен, соң, якын, һаман, шактый, тереләй, әкренләп, сәгатьләп, көнләп, ярмалата, акчалата, түбәнтен, яшертен, көндезен, ара-тирә, тиз-тиз, әкрен-әкрен, иртәле-кичле, арлы-бирле, һәрвакыт, һәрчак, һәрвакытта, бераз, ерак, берүзе, бервакыт, дусларча, бермәлне, бу юлы, тирәнтен.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/593714-rrveshlrne-jasalyshy-jagynnan-trlre-m-
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Организация групповой психологической работы с детьми дошкольного возраста»
- «Развитие естественно-научной грамотности обучающихся на уроках физики»
- «Информационная безопасность и управление рисками»
- «Экстренная психологическая помощь при кризисных ситуациях в образовательной организации»
- «Дистанционное обучение в ДОУ: особенности работы с детьми дошкольного возраста»
- «Методы и технологии в преподавании учебных дисциплин «Родной язык» и «Родная литература» в соответствии с ФГОС»
- Руководство и управление организацией дополнительного образования детей
- Педагогика и методика преподавания информатики
- Физика: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Преподавание технологии в образовательных организациях
- Теория и методика преподавания физической культуры в образовательной организации
- Педагог-библиотекарь: библиотечное дело в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.