Официальные курсы
повышения квалификации и профессионального развития
НТЦ
Официальные курсы
профессиональной
переподготовки педагогов
Государственная лицензия, Разрешение ИНТЦ в соответствие с ФЗ-86.
Документы об обучении подходят для аттестации. Данные вносятся в ФИС ФРДО и Госуслуги
Программы одобрены и утверждены экспертами
Инновационного научно-технологического центра
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
17.11.2025

1нче сыйныфлар өчен комплекслы тикшерү эше

Башарова Язиля Зиннуровна
учитель начальных классов
1нче сыйныф укучылары өчен комплекслы тикшерү эше краеведение темасына багышланган. Укучыларның танып белү, көйләгеч һәм коммуникатив сәләтләрен үстерүгә ярәм итә. Эш текст белән эшләү өчен 15 төрле биремне үз эченә ала: сайлап алу биремнәре һәм иҗади характердагы тапшырмалар. Төп максат — заманча функциональ уку-язу күнекмәләрен формалаштыру. Материал башлангыч белем бирү программасына туры килә, туган якны өйрәнүгә кызыксыну уята, белемнәрне гамәли куллану күнекмәләрен ныгыта. Комплекслы эш укытучыларга укучыларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләргә, индивидуаль эш юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирә. Биремнәр укучыларның фикерләү активлыгын, мөстәкыйльлек сыйфатларын үстерә, белем алуга уңай мотивация булдыра.

Содержимое разработки

1нче сыйныф өчен комплекслы тикшерү эше

Тукран

Тукран агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итә, агачның гомерен саклый. Шуңа күрә аны “урман докторы” дип йөртәләр. Ул, каты койрыгы белән агач кәүсәсенә терәлеп, аңа көчле тырнаклары белән ябыша. Аннары томшыгы белән агачны тук-тук чукып, бөҗәкне эзләп таба һәм теле белән эләктереп ала да ашый. Шулай итеп үзе дә туклана, урманга да файда китерә.

Безнең урманнарда тукранның берничә төре яши:кара тукран; яшел тукран; өч бармаклы тукран; зур, кечкенә һәм уртача зурлыктагы чуар тукран. Зур чуар тукран башкаларына караганда ешрак очрый.

Тукраннар барысы да агач куышлыгында оялый.

Тукраннар бер-берләрен томшыклары белән агачка бәргән тавышларыннан таныйлар. Шуңа күрә тукран үзенең күршесен беркайчан да бутамый, ә чакырылмаган кунакның тукылдаган тавышына шунда ук колагын торгыза.

Биремнәр

1. Тукраннар кайда оялый?

А. Агач куышында

Б. Ояда

В. Өндә

2. Ни өчен тукран йорт кошына керми?

А. Кешеләр аны кайгырта һәм ашата

Б. Ул гел тукылдый

В. Ул урманда яши, үзенә азык таба

3. Сүзләрдәге хаталарны тап һәм төзәт

Койрог-_____________________

Бер ничә-____________________

Очырый-____________________

4. Соңгы җөмләне күчереп яз. Тикшер хатаң булса төзәт.

_________________________________________________________________

5. Рәсемнәрне кара, тукранның оясы кайсы геометрик фигурага ошаган тоташтыр.

Shape4Shape3Shape2Shape1

6.Алдагырәсемннәнтукран һәм карга ояларын табып чагыштыр һәм дөрес фикерне билгелә.

А. Тукран белән карга оясында аерма юк

Б. Тукранның оясы агачта, ә карганыкы җирдә - чирәм арасында

В. Тукранның оясы агач куышында, ә карганың оясы агач башында

7. “агач куышы” сүзен ничек аңлыйсың?

А. Агачның ботаклары күп

Б. Агачның кәүсә эче буш, куыш

В. Агач черә башлаган

8. Тукран агачларны күп чистартты, ләкин әлекортлылары да калган. Бу агачларны тигезлә.



9. Тексттан калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне тап, кайсы сүздә авазлар саны хәрефләр саныннан күбрәк?

______________________________________________________________

10. Ни өчен тукран җылы якларга очып китми? Сорауга җавап яз.

____________________________________________________________________________________________________________________________________

11. Тукран нәрсәләр белән туклана, шуларны түгәрәк эченә ал.



12. Тукран көнгә 2 агачны корткычлардан чистарта. Бер атнада ничә агачны чистарта ала?

____________________________________________________________________________________________________________________________________

13. Синең уйлавыңча бу томшыкларның кайсысы тукранныкы, тәгәрәк эченә ал.

14. Безнең урманнарда тукранның нинди төрләре очрый?

__________________________________________________________________

15. Эшеңне тикшер. Син кайсы биремнәрне үтәдең түгәрәк эченә ал.

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10

11 12 13 14

Хатасыз башкарган эшеңнең номерларын яз.

_______________________________________

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/623389-1nche-syjnyflar-chen-kompleksly-tiksher-jes

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки