- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- Курс-практикум «Цифровой арсенал учителя»
- Курс-практикум «Мастерская вовлечения: геймификация и инновации в обучении»
- «Обеспечение безопасности экскурсионного обслуживания»
- «ОГЭ 2026 по русскому языку: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
- «ОГЭ 2026 по литературе: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
- «ОГЭ 2026 по информатике: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Рабочая программа по татарской литературе
«ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ» ПРЕДМЕТЫ БУЕНЧА 6 НЧЫ
СЫЙНЫФ
ӨЧЕН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Аңлатма язуы
6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:
1.“Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании в РФ” )
2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турындагы Законы.
3. “Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан программа” (5-9 нчы сыйныфлар) Төзүче авторлар: Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2013 ел.
4. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында”гы №12138/13 хаты (07.09.2013), шул хатка әдәбият фәнен укыту буенча №12192/13 (09.09.2013) аңлатмасы;
5. ТРның гомумбелем мәктәпләре өчен чыгарылган базис планы;
Сүз сәнгате булган әдәбият – тормышны үзенчәлекле танып белү формасы, ул хисси-эмоциональ тәэсир чаралары ярдәмендә дөнья сурәтен, моделен төзү һәм шуңа карата мөнәсәбәт формалаштыру сәләтенә ия. Мәктәптә укыту предметы буларак ул әхлакый-эстетик һәм интеллектуаль әзерлекле шәхес, гражданин тәрбияләүдә турыдан туры катнаша. Укучы әдәби әсәрләр, аларның авторлары фикере аша гомумкешелек кыйммәтләрен, халыкның рухи байлыгын үзләштерә - тормыш фәлсәфәсенә төшенә. Шуңа күрә гомуми белем бирү системасында бу укыту предметының әһәмияте зур. Татарстан Республикасының “Телләр турындагы Законы”ына нигезләнеп, татар әдәбияты фәне ТРның гомумбелем мәктәпләре өчен чыгарылган базис уку-укыту планының төп урынны били һәм мәҗбүри укытыла торган фәннәренең берсе булып тора. Ана теле һәм әдәбиятын укыту “ТР Мәгариф турындагы Законы”ның түбәндәге маддәләренә нигезләнеп алып барыла:
7 маддә. 5-9 сыйныфлар өчен укыту программалары фикерләү гамәленең бербөтен системасы итеп төзелә: сыйныфта биреләсе белем, үткән сыйныф белеменә нигезләнеп, катлаулану һәм яңа белем өстәлү исәбенә арта.
8 маддә. Белем системасының катлаулыга үсү өлегесе.
10 маддә. Әдәбият тарихын өйрәнү. Әдәби чорларны уртак якларын күрсәтеп, аермаларына басым ясап, күп кабатланган сәнгать чараларын табып гомумиләштерү.
7маддә. 5-9 сыйныфлар өчен укыту программалары фикерләү гамәленең бербөтен системасы итеп төзелә: сыйныфта биреләсе белем, үткән сыйныф белеменә нигезләнеп, катлаулану һәм яңа белем өстәлү исәбенә арта.
8маддә. Белем системасының катлаулыга үсү өлегесе.
10маддә. Әдәбият тарихын өйрәнү. Әдәби чорларны уртак якларын күрсәтеп, аермаларына басым ясап, күп кабатланган сәнгать чараларын табып гомумиләштерү.
Татар мәктәбенең 6 нчы сыйныфында татар әдәбияты дәресләре атнага 2 дәрес исәбеннән барлыгы 70 сәгатькә каралган.
Эш программасының төп максаты:
Матур әдәбият, иң әүвәл, кешене, аның эчке дөньясын сурәтли, кешенең башкаларга , табигатькә, җәмгыятькә, яшәешкә мөнәсәбәтен күрсәтә. Аның төрле үсеш чорларында бу сурәтләүләр, мондый мөнәсәбәтләр төрле сыйфат алган, үзенчәлекле булган. Төрле чор әдәбиятларын, язучыларын, әсәрләрне асылда кешегә кешелекле, миһербанлы мөнәсәбәт яки кешегә кешелексез, кимсетүле караш, аларның сыйфаты аерып тора, үзенә генә хас билгеләр белән бизи яки чуарлый. Укучыларга менә шуларны җиткерү минем тагын бер маскатымбулып тора.
Матур әдәбият - йогынтылы сәнгать. Тик шулай да аңа тылсым көче бирелмәгән. Чынында исә, матур әдәбиятның башка берни белән дә алыштырып булмый торган мөстәкыйль әһәмияте һәм билгеләмәсе бар. Ул халыкларның гасырлар буена бөртекләп җыела килгән акыл һәм рухи байлыгын тәшкил итә. Әлбәттә, рухи хәзинә язма сүз сәнгате белән генә чикләнми. Әдәби әсәрләрнең төп төзү материаллары булган тел үзе генә дә иңләп булмастай дәрьяны хәтерләтә.
Билгеле, программада аны бөтен тулылыгы белән чагылдыру мөмкин түгел. Биредә БДИ биргәндә һәм укучылар күңеленә якын булган, милли төбәк компонентларын искә алып төзелгән әсәрләр өйрәнүне максатитеп алынды.
Төп максат түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
1. Беренче баскычта (1-4 нче сыйныфлар)күрсәтелгән максатка ирешүне тагын да камилләштерү: халыкның гасырлар буена бөртекләп җыела килгән акыл һәм рухи байлыгын өйрәнүне дәвам итү.
2. Татар әдәбияты фәне нигезендә эзлекле белем бирү; әдәби иҗат турында бөтен бер караш тудыру, укучыларда гомуми культураның бер өлешен тәшкил иткән сөйләм культурасын булдыруга ныклы нигез салу.
3. Программада бирелгән язучылар белән таныштыру, алар яшәгән һәм иҗат иткән чор, аларның әдәби иҗаты, стиле турында белешмә бирү.
4. Милли горурлык тәрбияләү, әдәби әсәрләр теле аркылы үз халкыңның тарихын, гореф-гадәтләрен, психологиясен тирәнрәк үзләштерү;
халык тарихын, мирасын өйрәнү аша Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.
Эш программасының бурычлары:
Бу юнәлештә эшне уңышлы алып бару өчен, түбәндәге бурычлар куела:
1. Укучыларны мөмкин кадәр күбрәк язучылар иҗаты белән таныштыру, әлегә таныш булмаган яңа язучыларның иҗаты турында белешмә бирү. Шулай ук балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, теарты, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;
Әсәрләрнең урнашу тәртибе аша эчке әхлакый логиканы, билгеле бер дәрәҗәдә тематик һәм жанрлар ягыннан эзлеклелекне табу;
Укучыларда татарча әйтмә һәм язма сөйләм культурасы булдыруны татарча сөйләү, уку, язу күнекмәләрен көндәлек ихтыяҗга әйләндерү аша тормышка ашыру. Укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү;
Дәреслекләрдә бирелгән әдәбият теориясе буенча төп төшенчәләрне, терминнарны һәм билгеләмә-кагыйдәләрне укучыларның аңлы рәвештә үзләштерүенә ирешү; төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби теоретик төшенчәләрне белү;
Текстларны өч төргә бүлеп өйрәнү(әдәби әсәрне уку һәм анализлау):
-- текстны җентекләп тикшерү (уку һәм анализлау);
-- гомумирәк тикшерү(укып фикер алышу);
-- мөстәкыйль үзләштерү (сыйныфтан тыш уку);
6. Матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү;
Укыту предметына гомуми характеристика.
Гомуми төп белем бирүче мәктәпләрдә татар әдәбияты предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда әдәби әсәрне аңлау-бәяләү күнекмәсе булдырыла, әхлакый позиция һәм эстетик зәвык тәрбияләнә, иҗади фикерләү үстерелә, һәм болар дөньяга карашны, тормышны бәяләү чарасына әверелергә тиеш.
Уртасыйныфларда татар әдәбиятын укытуның гомуми (метапредмет) нәтиҗәләре түбәндәгеләр:
укучыда әдәби әсәрне аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру,әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү;
сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә өйрәтү;
язу һәм сөйләм осталыгын үстерү, мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, материалны төркемли, үз фикерен дәлилли, кирәк икән – үзгәртә-төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара, материалны гомумиләштерә белергә, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алырга һәм бер үк вакытта башкалар белән бергәләп эшләргә күнектерү;
баланың үз эшчәнлеген һәм әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүенә, мөстәкыйль карарлар кабул итә һәм аларны җиренә җиткереп үти алуына ирешү;
төрле чыганаклар белән эшләргә, аларны табарга, мөстәкыйль рәвештә кулланырга, төркемләргә, чагыштырырга, анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.
Уртасыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:
Танып-белү өлкәсендә:
аерым төр һәм жанрга караган әсәрләрне аңлап укый һәм кабул итә, эчтәлеген кабатлап (аерым очракларда текстны яттан) сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү;
укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алуына, аның нинди төр һәм жанрга каравын аеруына ирешү;
укучының классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белүе;
әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча тезислар һәм план төзү, геройларга характеристика бирү,сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру;
укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашырга, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү.
бәяләү өлкәсендә:
милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәтү;
әдәби әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру;
өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белүенә ирешү;
автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.
эстетик яктан:
әдәби әсәрнең образлы табигате хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булдыру, аның эстетик кыйммәтен тою хисе тәрбияләү;
баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;
рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, геройларның, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.
Бүгенге яшүсмер укучы алдагы буын укучылардан нык аерыла, телевидение, радио, интернет һ.б. бик күп мәгълүмат чаралары тирәлегендә үскән һәм тәрбияләнгән бала бай мәгълүматлы була, әмма еш кына әлеге мәгълүматлар аның рухи дөньясына тискәре йогынты да ясый. Шуңа күрә шәхси нәтиҗәләр арасында түбәндәгеләре аерым әһәмияткә ия:
укучының җаваплылык хисен активлаштыру;
укуга һәм хезмәткә уңай мөнәсәбәт булдыру;
баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;
әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү;
төрле чыганаклардан (сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслар һ.б.) танып-белү һәм коммуникатив ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек мәгълүматлар табарга күнектерү.
Уртасыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предметара нәтиҗәләре түбәндәгеләр:
укучыларда әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре ярдәмендә мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләрбулдыру һәм әдәбият–сәнгать белән даими кызыксыну формалаштыру;
татар теленә бәйләнештә, туган телнең матурлыгына һәм байлыгына хөрмәт тәрбияләү;
мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү.
Урта сыйныфларда әдәбият укыту әдәби мирасның иңкамил әсәрләре, аерым язучылар иҗаты белән укып танышу һәм аларны өйрәнү, тикшерү–анализлау һәм нәтиҗәләр ясауга, бәяләүгә йөз тота. Укучыларда язучыларның тормышы, иҗаты турында (биографик),әдәбият тарихы, аның төрле этаплары, аерым чорлар әдәбиятының йөзен билгеләгән әсәрләр, язучылар турында өстәмә, әдәби әсәрне, иҗатны тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик, әдәби әсәрне чор белән бәйләп характерлаучы, чорның сыйфатларын, төп кыйммәтләрен табу өчен кирәкле мәгълүматларның туплануы мөһим.
Урта сыйныфларда татар әдәбиятының аерым чорлары үзара бәйләнешле өйрәнелә башлый, аерым фольклор үрнәкләре, аларга анализ аша поэтик-фәлсәфи йөкләмәне, эчке, субъектив мәгънәне табу күнекмәләре формалаштырыла – болар әдәби иҗатка карата күзаллау булдыруда катнаша. Әдәби үрнәкләр белән танышу эше өч төрдә алып барыла: аерым әдәби әсәрләр уку һәм анализлау, аерым берләре укып фикер алышу, кайберләре сыйныфтан тыш уку өчен тәкъдим ителә. Әмма һәр очракта да алда куелган критерий һәм таләпләр истә тотыла.
Мәктәпнең укыту планында предметның тоткан урыны.
2014-2015 нче уку елына төзелгән ТР Минзәлә муниципаль районы “Р.Х.Каһиров исемендәге Аю төп гомуми белем мәктәбе” ГБМБУ нең татар телендә укыту белән бәйле укыту планы нигезендә 6нчы сыйныфта татар әдәбиятын өйрәнүгә атнага 2 сәгать исәбеннән 70 сәгать бирелгән.. Дәресләрдә Интернет ресурслары, интерактив китаплар, аудио-видеоязмалар, мультимедияле программалар куллану кебек эш төрләреннән киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла.
Укыту курсының эчтәлеге:
Мифлар. Дөньяны үзләштерүнең беренче баскычы буларакмифология.
Мифларда табигатьнең , чынбарлыкның һәм яшәешнең закончалыкларын ачарга
омтылу. Дөнья халыклары тудырган мифлар һәм татар халкы иҗат иткән мифлар.
“ Алып кешеләр”.” Җил иясе җил чыгара” мифлары. (3 сәг.)
Практик дәрес. Тема: Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Образлар системасы.
әдәби алымнар, тел-сурәтләү чаралары. Матур әдәбият һәм башка сәнгать төрләре
арасында образ иҗат итү үзенчәлеге. ( 2 сәг.)
К.Насыйриның «Әбүгалисина»повесте. Эпик төр жанры буларак хикәя
белән уртаклыгы, аермасы. Тасвирланган вакыйгалар, күренешләр. Төп геройлар, ярдәмче персонажлар, җыелма образлар. Хикәяләүче автор образы; автор пози -
циясе. (4 сәг.)
Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе.
Конфликтка бәйле сюжет элементлары. Тема, проблема, идея. Тасвирланган вакыйгаларда, геройлар язмышында һәм әсәрнең исемендә автор идеалының чагылуы. Әсәрдә сурәтләнгән чор картинасы.Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую.Тел–стиль чаралары (троплар). Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү (диалог), сөйләү (монолог). ( 5 сәг.)
Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе. Эпик жанр - хикәя. Образ, символ, деталь, аллегория. Табигать образы, әйбер образы.Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. (2 сәг.)
Дәрдемәнднең «Видагъ»,“Каләмгә хитаб” шигырьләре. Замандаш шагыйрьләр арасында үзенчәлекле урын алган фәлсәфи лирикасы, хис-кичерешләрен, уй- фикерләрен чагылдырган образлар, сурәтләүләр. (2 сәгать)
С Рәмиевнең «Уку»,“Авыл”шигырьләре.Лирик герой образы. Табигатьне тасвирлавында романтик күтәренкелек. Тормышка һәм үзенә ышаныч белән, сокланып каравы. Яктылыкка чакыру - өндәү пофосы. (2 сәг.)
Г.Камалның «Беренче театр»комедиясе. Көлке ситуациягә корылган вакыйга. Әсәрнең төп һәм ярдәмче геройлары. Хикәяләү һәм шигъри сөйләмнән аермалы буларак, әсәр теленең диалог һәм монологларга корылган булуы. (4 сәгать).
Г.Тукай. «Исемдә калганнар». Татар әдәбиятында беренче автобиографик әсәр булуы, язылу тарихы. Тукайның кешеләргә, үз язмышына, яшәгән чорына мөнәсәбәте чагылу. Тормыш юлының иҗаты белән аерылгысыз бәйләнеше. ( 5 сәгать).
Практик дәрес. Тема: Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы; табигать образлары. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм үзенчәлекләре. ( 2 сәг)
Һ.Такташның “Урман”,“Пи-би-бип”,”Болай гади җыр гына” шигырьлә-
рендә лирик герой, образлар системасы, сурәтләү чаралары. (4 сәгать).
И.Газиның «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе. Сурәтләү обьекты,
хикәяләүче образы, сурәтләү алымнары. (3 сәгать).
Р.Батулланың «Имче», “Көчек”,”Чагыр” хикәяләре. Тукайның балачагы турында автор уйланмалары, күзаллавы. (4 сәгать)
Ф.Яруллинның “Ак төнбоек”хикәясе. Вакыйга, геройлар. Конфликт һәм сюжет этаплары. Хикәяләү алымнары. (3 сәгать).
Р.Миңнуллинның ”Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!” шигырьләре. Балачакны гәүдәләндергән образлар; әсәр геройлары һәм лирик герой образы, аларның хис-кичерешләре. Сурәтләү чаралары. ( 3 сәг.)
Лиро-эпик жанр – баллада. Образлар системасы: табигать, тереклек, кеше образларының эстетик мәгънәләре, роле. Кискен каршылыкка, уйланмалылыкка корылган булу, вакыйгалар хәрәкәте һәм конфликтның үзенчәлекле чишелеше. Символ һәм аллегория алымнары.
М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» балладасы.Әсәрнең төзелеше, геройлары. Символик образлар, халык авыз иҗаты белән аваздашлык. ( 2 сәг).
Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”,“Йолдыз кашка турында баллада”. Фантастиквакыйгаларда һәм символик образларда реальлекне тасвирлау. Героик яңгыраш, образлар системасы. ( 3 сәг.)
Эпик төр жанры – роман.Сюжет һәм композиция үзенчәлеге; катлаулы, каршылыклы тормыш күренешләре; геройларның язмышларын, кичерешләрен тулы
итеп тасвирлау.
Ә.Фәйзи “Тукай” романы (өзекләр). Язучының тормышы һәм иҗаты
турында кыскача белешмә. Тукайның тормыш юлын өйрәнү һәм романның язылу тарихы. “Исемдә калганнар” әсәре һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау. (5 сәгать).
Фәнне үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәсе
Сүз сәнгатенең образлы табигате турында күзаллау булу.
Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.
Өйрәнелгән төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белү.
Әдәби текстның сюжетын сөйли белү.
Өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.
Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклый белү.
Әдәби әсәрләрне чагыштыра белү.
Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.
Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
Рус һәм татар телендәге уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү.
Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү.
Диалогта яисә бәхәстә катнашу.
Сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).
Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.
бер минутка 105-115 сүздән торган текстны дөрес итеп укый, эчтәлеген аңлый һәм сөйли ала.
Бәяләү системасы
Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә.
Уку күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр: әдәби текстны аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән уку, текстның төп мәгънәсен, эчтәлеген аңлап, эчтән уку һәм кирәкле информацияне табу һ.б.
Сөйләм күнекмәләрен бәяләү өчен биремнәр: әсәрнең эчтәлеген бәян итү яки тәкъдим ителгән аерым өзекләрен яттан сөйләү, әсәрнең геройлары, вакыйгалары турында текст төзеп, хикәяләп сөйләү, бирелгән темага хикәя төзеп сөйләү, язучының биографиясе, язучы иҗаты хакында сөйләү, әсәргә карата үз мөнәсәбәтен җиткерү, автор текстына нигезләнгән монологик сөйләм әзерләү, аерым әсәрләр, әдипләр, әдәби күренешләр һ.б. хакында сөйләшү.
Язу (язма сөйләм культурасын) күнекмәләрен бәяләү өчен биремнәр: әдәби әсәр буенча куелган сорауларга язмача җавап әзерләү, әсәргә мөстәкыйль бәяләмә, сочинение элементлары белән изложение, сочинение һәм әсәргә яки билгеле бер темага мөнәсәбәтле хикәяләр һ.б. язу.
Анализ күнекмәләрен һәм теоретик белемнәрне бәяләү өчен биремнәр: әсәрнең төр һәм жанр үзенчәлекләрен табу, геройларга, образлар системасына бәя бирү, автор һәм хикәяләүченең вазифасын ачыклый алу, образларның мәгънәләрен табу, стиль, тел-сурәтләү чараларын табу һәм тексттагы функциясен билгеләү, сюжет барышын тикшерү, сюжет элементларын табу, тема-проблема, идеяне билгеләү, әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру .
Әлеге бирем төрләреннән тыш, укучыларның белем, күнекмәләрен тикшерү максатыннан тестлар, тест тибындагы биремнәр кулланыла. Тестларның уңайлылыгы аларны тикшерү эшен тиз, төгәл оештырырга, дөрес һәм дөрес булмаган җавапларны чагыштырырга мөмкинлек бирә.
Укыту –методик, материаль –техник һәм мәгълүмати тәэмин ителеш
Басма материаллар, матбугат материаллары
Тарату тестлары
Телара сүзлекләр
Әдәбият белеме сүзлеге
Компьютер материаллары
Папкада тупланган материаллар
Әдәби китаплар
Язучылар иҗаты
Мультимедияле презентация;
сыйныф тактасы
мультимейдияле проектор
компьютер
тема буенча текстлар һәм өстәмә материал
интерактив биремнәр
тест материаллары
CD-дисклар;
Интернет-ресурслар:
http://gabdullatukay.ru/
http://mojahit.narod.ru/
http://gibrahimov.ucoz.ru/
http://alish.ru/
http://gzalilova.narod.ru/adabiyat_deftere/5kl.html
Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә укытучылар өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 2007.
Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.
Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.
Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003
Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.
Харисов Ф.Ф. Татар мәдәнияте сүзлеге: кыскача аннотацияле татарча-русча мәктәп сүзлеге. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 1997
Календарь-тематик планлаштыру
Сыйныф: 6
Укытучы: Латыпова Рәсилә Наил кызы
Сәгатьләр саны:
барысы– 70сәгать; атнага – 2 сәгать
Әсәрләрне өйрәнү-58 сәгать
Сөйләм үстерү-12 сәгать
Дәрестән тыш уку-4 сәгать
Программа: Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы 2013.
Дәреслек: Ф.Ә.Ганиева,М.Д.Гарифуллина. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2014.
Өстәмә әдәбият:
Д.Ф.Заһидуллина ,Ә.М.Закирҗанов , Т.Ш.Гыйләҗев «Татар әдәбияты.Тарих, Теория» Казан «Мәгариф» 2004
Д.Ф.Заһидуллина ,М.И.Ибраһимов, В.Р.Әминева «Әдәби әсәргә анализ» » Казан «Мәгариф» ,2005
Н.Гыймадиева «Дәрестә һәм дәрестэн соң» Казан «Яңалиф» ,2004
Ф.Ә.Гайфуллина «Әдәбият дәресләрендә» Казан «Яңалиф» ,2006
Я.Х.Әбдрәхимова «Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү» .Казан «Мәгариф» ,2007
А.Әхмәдуллин «Татар әдәбиятыннан хрестоматия» Казан «Тарих»
CD-дисклар;интернет-ресурслар.
№ | Дәрес темасы Дәрес эчтәлеге элементлары | Дәрес тибы | Материалны үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәсе | Укучылар эшчәнлеге төрләре | Контроль формасы һәм төрләре | Үткәрү вакыты | |
План буен ча | Фак тик | |||||||||
1 | Мифлар.Дөньяны үзләштерүнең беренче баскычы буларак мифология |
| Миф турында төшенчә алу. | Мифларның тематикасын билгеләү,характерын ачыклау. | 5 не биттәге сорауларга җавап бирү. | |||||
2-3 | Мифлар.”Алып кешеләр”, ”Җил иясе җил чыгара”мифларында чынбарлыкны хыял ярдәмендә аңлатырга омтылу. | Әсәр белән танышу. | Әсәрләрнең эчтәлеген белү. | Әсәрне уку,тыңлау һәм анализлау. | Мөстәкыйль эш. | |||||
4-5 | Практик дәрес. Тема: Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Образлар системасы. әдәби алымнар, тел-сурәтләү чаралары. Матур әдәбият һәм башка сәнгать төрләре арасында образ иҗат итү үзенчәлеге. |
| Образлар системасын өйрәнү,әдәби алымнар,тел-сурәтләү чараларын билгеләү. | Әдәби әсәрләрне анализлау. | Сорауларга җавап бирү. | |||||
6 | Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Әбугалисина” повесте. Эпос. Повесть турында төшенчә. | Язучы турында биографик белешмә бирү дәресе | Язучының кыскача иҗат биографиясен белү. | Әңгәмә. Язучы биографиясендәге төп моментларны язу. | Сорау. Мөстәкыйль эш. | |||||
7 | К.Насыйриның “Әбугалисина” повестен уку,анализ.Хыялый хикәя. | Әдәби текст белән танышу дәресе. | Әсәрнең эчтәлеген аңлауга ирешү | Әсәрне уку, тыңлау һәм ана лизлау. | Эчтәлекне анализлау. | |||||
8 | К.Насыйриның “Әбугалисина” Эпик төр жанры буларак хикәя Белән уртаклыгы | Әдәби текст белән танышу дәресе. | Хикәянең сюжетын җентекләп сөйләү күнекмәләре булу. | Нәтиҗәләр ясау. | Эчтәлекне анализлау. | |||||
9 | Б.с.ү. . Әбүгалисина белән Әбелхарис язмышыннан мин нинди нәтиҗәләр ясадым? | Бәйләнешле сөйләм үстерү | Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү. | Иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлы һәм сәнгатьле укып; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле фикерләрне язмача бирү, әдәби әсәрне тормыштан алган фикер-карашлар, хис-кичерешләр белән бәйләп сочинение язу. | Сочинение | |||||
11. | Г.Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру | Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру | Язучының кыскача иҗат биографиясен белү. | Әңгәмә. Язучы биографиясендәге төп моментларны язу. | Сорау. Мөстәкыйль эш. | |||||
12. | .“Алмачуар” хикәясе. 1-3 нче бүлекләр. Авыл малаеның табигатькә якынлыгы, аңа бәйле хыяллары, хыялның җимерелүе. | Әдәби текст белән танышу дәресе. | “Алмачуар” хикәясенең 1-3 нче бүлекләрен уку, эчтәлеген бәян итү | Әңгәмә | Сорау. Мөстәкыйль эш. | |||||
13. | Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе. 4-8 нче бүлекләр | Әдәби текст белән танышу дәресе. | Хикәянең сюжетын җентекләп сөйләү күнекмәләре булу. | 4-8 нче бүлекләрне өйрәнү. | Тест биремнәре эшләү | |||||
14. | Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе. 9-14 нче нче бүлекләр | Әдәби текст белән танышу дәресе. . | Хикәянең сюжетын җентекләп сөйләү күнекмәләре булу. Ф.Викторниа сорауларына җавап бирү | 9-14 нче бүлекләрне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә. | Викторина сорауларына җавап бирү. |
15. | Г.Ибраһимов “Алмачуар” хикәясе. 15-20 нче бүлекләр. Пейзаж турында төшенчә | Әдәби текст белән танышу һәм анализлау дәресе. | Авыл малаеның табигатькә якынлыгын, атка мәхәббәтен, аңа бәйле хыялларын, хыялының җимерелүен әсәрдәге вакыйгалар һәм сурәтләү чараларына мисаллар ярдәмендә аңлата белү. ӘТ: Пейзаж турында төшенчә. КТ:Мөстәкыйль эш. | 15-16 нчы бүлекләрнең сюжетын 3 нче зат исеменнән сөйләтү. 19-20 нче бүлекләр буенча эш. Сүз-сурәт тукымасына анализ ясау. | Мөстәкыйль эш. | ||
16. | Б.СҮ”.Закирның кичерешләре” | Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. | Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү. | Иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлы һәм сәнгатьле укып; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле фикерләрне язмача бирү, әдәби әсәрне тормыштан алган фикер-карашлар, хис-кичерешләр белән бәйләп сочинение язу. | Сочинение | ||
17. | Гали Рәхимнең иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү. | Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру | Язучының кыскача иҗат биографиясен белү. | Әңгәмә. Язучы биографиясендәге төп моментларны язу. | Сорау. Мөстәкыйль эш. | ||
18. | .”Яз әкиятләре” хикәясе мисалында күчерелмә мәгънә, аллегория, символлар турында сөйләшү. Образлардагы яшерелгән мәгънәне - контекстны ачыклау | Әдәби текст белән танышу һәм анализлау дәресе. | Әсәрнең эчтәлеген аңлауга ирешү | Г.Рәхимнең хикәясен сәнгатьле итеп укып фикер алышу, эчтәлеген аңлау өстендә эшләү. | .Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү | ||
19 | Б.с.ү.Табигать образларында кеше характерының сыйфатлары (Г.Рәхимнең “Яз әкиятләре”мисалында). | Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. | Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү. | Иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлы һәм сәнгатьле укып; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле фикерләрне язмача бирү, әдәби әсәрне тормыштан алган фикер-карашлар, хис-кичерешләр белән бәйләп сочинение язу. | Сочинение | ||
20. | Дәрдмәнднең тормышы, иҗаты һәм әдәбиятта үзенчәлекле урыны турында кыскача белешмә. | Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру | Язучының кыскача иҗат биографиясен белү. | Әңгәмә. Язучы биографиясендәге төп моментларны язу. | Сорау. Мөстәкыйль эш. | ||
21. | Дәрдемәнднең «Видагъ»,“Каләмгә хитаб” шигырьләре. Замандаш шагыйрьләр арасында үзенчәлекле урын алган фәлсәфи лирикасы, хис- кичерешләрен, уй- фикерләрен чагылдырган образлар, сурәтләүләр | Гамәли дәрес | Әсәрнең эчтәлеген аңлауга ирешү | Ошаган өлешне сәнгатьле уку. | С.Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү | ||
22. | С.Рәмиевнең тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат; шигырьләрдәге төп фикер, хис-кичерешләр һәм аларның күтәренке хис-пафос белән яңгыравы. | Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру | Язучының кыскача иҗат биографиясен белү. | Әдип тормышы буенча укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу. | Сорауларга җавап бирү. |
23. | С Рәмиевнең «Уку»,“Авыл” шигырьләре. Лирик герой образы. | Әсәр белән танышу. | С.Рәмиевнең шигырьләренең эчтәлеген аңлау. | С.Рәмиевнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укып фикер алышу, эчтәлеген аңлау өстендә эшләү. | Сәнгатьле укуны бергәләп бәяләү. | ||
24 | Г.Камал.Драма төренең үзенчәлекләре. Барлык сәнгать төрләрен дә берләштергән театр сәнгатенең нигезен тәшкил итүе. Театр һәм драматургия бердәмлеге. Г.Камалның театр, драматургия тарихында урыны роле. | Әдип биографи ясе белән танышу. | Г.Камалның татар театрын үстерүгә керткән өлешен аңлау. | Әдип тормышы буенча укучылар һәм укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу. | Сәнгатьле укуны бергәләп бәяләү. | ||
25 | Г.Камал “Беренче театр”.Образларның үзенчәлекле сыйфатлары. | Әсәр белән танышу. | Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне сәнгатьле итеп укый, әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Әсәрне рольләргә бүлеп уку, видеязма (өзек) карау һәм анализлау. | Сәнгатьле укуны бергәләп бәяләү. | ||
26 | Г.Камал “Беренче театр” комедиясе. Конфликт турында төшенчә. Комедия турындагы белемнәрне тирәнәйтү. | Әсәр белән танышу. | Әсәрнең эчтәлеген һәм ни өчен комедия икәнен аңлау, комедия турындагы белемнәрне киңәйтү. Төп образларның үзенчәлекле сыйфатларын белү. Искелек гәүдәләнеше буларак Хәмзә образына бәя бирә алу. | Әсәрне рольләргә бүлеп уку һәм анализлау. | .Әсәр буенча сорауларга җавап бирү. | ||
27 | Б.с.ү. ”Хәмзә бай образы”. | Бәйләнешле сөйләм үстерү һәм нәтиҗәләр чыгару дәресе. | Уйлап язарга өйрәнү. | Иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлы һәм сәнгатьле укып; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле фикерләрне язмача бирү, әдәби әсәрне тормыштан алган фикер-карашлар, хис-кичерешләр белән бәйләп сочинение язу. | Сочинение | ||
28 | Г.Тукайның тормышы, иҗаты, татар әдәбиятында тоткан урыны турында белгәннәрне искә төшерү. Күрсәтмә материаллар ярдәмендә әстәмә белем бирү | Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе. | Г.Тукайның биографиясендәге төп моментлар турында мәгълүматлы булу. ӘТ: Биография һәм автобиография турында төшенчә. | Йөгерек уку күнекмәләре булдыру (уку тизлеген тикшерү). Балачак хатирәләренең онытылмаслык булуы турында әңгәмә.Интерактив китап белән эш. 1 нче бүлек буенча эшләү. | Мөстәкыйль эш. | ||
29 | Г.Тукай. «Исемдә калганнар». Татар әдәбиятында беренче автобиографик әсәр булуы, язылу тарихы. Тукайның кешеләргә, үз язмышына, яшәгән чорына мөнәсәбәте чагылу. Тормыш юлының иҗаты белән аерылгысыз бәйләнеше. | Әдәби текст белән танышу дәресе. | Укылган өлешне кыскача сөйләү, сәнгатьле уку күнекмәләренә ия булу. Авыр язмышның оптимистик рухта сурәтләнүенә игътибар итү. | 2-3 нче бүлекләрне сәнгатьле уку, укылган өлешләрнең сюжетын кыскача бәян итү. | КТ.Мөстәкыйль эш. |
30 | Г.Тукай “Исемдә калганнар”. | Әдәби текст белән танышу дәресе. |
| 5 нче бүлекне сәнгатьле уку, укылган өлешнең сюжетын кыскача бәян итү. | Тест биремнәре эшләү | ||||||||||
31 | Г.Тукай “Исемдә калганнар”. | Әсәр белән танышу. | Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп,кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу. | Әсәрне уку һәм анализлау. | Сорауларга җавап бирү. | ||||||||||
32 | Г.Тукай “Исемдә калганнар”. | Әсәр белән танышу. | Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп,кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу. | Әсәрне анализлау. | Мөстәкыйль эш | ||||||||||
33 | Практик дәрес. Тема: Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы; табигать образлары. | Әсәрләр белән танышыу. | Лирик әсәрләрне анализлау,әдәби алымнарны эзләү. | Анализ алымнарын кулланырга өйрәнү | Сорауларга җавап язу. | ||||||||||
34 | Ф.Яруллинның “Бер өмет” шигырен яттан сөйләү. | Бәйләнешле сөйләм үстерү. | Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне сәнгатьле итеп сөйли, әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Сәнгатьле сөйләү. | .Сәнгатьле сөйләүне бергәләп бәяләү. | ||||||||||
35 | Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. Шагыйрь турында белешмә. Шагыйрь иҗатының үзенчәлеге. | Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе. | Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле һәм әдәби текст белән танышу дәресе. | Әдип тормышы буенча укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу. | Сорауларга җавап бирү. | ||||||||||
36 | Һ.Такташ “Пи-би-бип” шигыре. | Әсәр белән танышу. | Шагыйрьнең тәрҗемәи хәлен ис кә төшерү,ныгыту. | Әдип тормышы буенча әңгәмә оештыру.Әсәрне ша гыйрьбиографиясе белән бәйләп күрсәтү. | Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавапбирү. | ||||||||||
37 | Һ.Такташ “Урман”, ”Болай гади җыр гына” шигырьләре. | Әсәр белән танышу. | Мөстәкыйль уку һәм анализлау алымнарына төшенү. | Тезмә әсәрләргә анализ ясау күнекмәләре булдыру. | Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавапбирү | ||||||||||
38 | Һ.Такташ шигырьләрендә лирик герой, образлар системасы, сурәтләү чаралары. | Әсәрләрне анализлау. | Мөстәкыйль уку һәм анализлау алымнарына төшенү. | Анализ алымнарын кулланырга өйрәнү. | Мөстәкыйль эш | ||||||||||
39 | И.Газиның тәрҗемәи хәле. «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе. | Әдип биографиясе белән танышу | И.Газиның тәрҗемәи хәле турында мәгълүматлы булу. Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Әдип тормышы буенча укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу. Әсәр буенча фикер алышу. | С.Сорауларга җавап бирү. | ||||||||||
40 | И.Газиның «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе. Сурәтләү обьекты, хикәяләүче образы, сурәтләү алымнары. | Әсәр белән танышу. | Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Әсәр буенча фикер алышу. | Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү. |
41 | И.Гази.”Кояш артыннан киткән тургай” хикәясеннән өзекне яттан сөйләү. | Бәйләнешле сөйләм үстерү. | Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне сәнгатьле итеп сөйли, әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Сәнгатьле сөйләү. | Сәнгатьле сөйләүне бергәләп бәяләү. | ||
42 | Д.т.у. И.Гази. “Өч Мәхмүт” хикәясе. | Дәрестән тыш уку. | Әсәрнең эчтәлеген аңлауга ирешү. | Әсәрне сәнгатьле уку. | Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү. | ||
43 | Р.Батулла. Язучының тормыш юлы белән таныштыру, иҗатына кыскача характеристика.«Имче» хикәясе. | Әдип биографиясе белән танышу | Р.Батулланың тәрҗемәи хәле турында мәгълүматлы булу. Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Әдип тормышы буенча укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу. Әсәр буенча фикер алышу. | Сорауларга җавап бирү. | ||
44 | Р.Батулланың “Көчек”,”Чагыр” хикәяләре. Тукайның балачагы турында автор уйланмалары, күзаллавы. | Әсәр белән танышу. | . Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Әсәр буенча фикер алышу. | Сорауларга җавап бирү. | ||
45 | Р.Батулланың “Көчек”,”Чагыр” хикәяләре. Тукайның балачагы турында автор уйланмалары, күзаллавы. | Әсәр белән танышу. | . Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Әсәр буенча фикер алышу. | Сорауларга җавап бирү. | ||
46 | Р.Батулланың “Көчек”,”Чагыр” хикәяләре. Тукайның балачагы турында автор уйланмалары, күзаллавы. | Әсәр белән танышу. | . Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Әсәр буенча фикер алышу. | Сорауларга җавап бирү. | ||
47 | Ф.Яруллинның тәрҗемәи хәле. “Ак төнбоек” хикәясе. Вакыйга, геройлар. Конфликт һәм сюжет этаплары. Хикәяләү алымнары. | Әдип биографиясе белән танышу | Ф.Яруллинның тәрҗемәи хәле турында мәгълүматлы булу. Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Әдип тормышы буенча укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу. Әсәр буенча фикер алышу. | Сорауларга җавап бирү. | ||
48 | Ф.Яруллинның“Ак төнбоек” хикәясе. Вакыйга, геройлар. Конфликт һәм сюжет этаплары. Хикәяләү алымнары. | Әсәр белән танышу. | . Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Әсәр буенча фикер алышу. | Сорауларга җавап бирү. | ||
49 | “Ак төнбоек” хикәясе. Вакыйга, геройлар. Конфликт һәм сюжет этаплары. Хикәяләү алымнары. | Әсәр белән танышу. | . Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Әсәр буенча фикер алышу. | Сорауларга җавап бирү. | ||
50-51 | Б.с.ү.Мин кемнәрдән үрнәк алам? | Бәйләнешле сөйләм үстерү. | Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу. | Иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлы һәм сәнгатьле укып; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле фикерләрне язмача бирү, әдәби әсәрне тормыштан алган фикер-карашлар, хис-кичерешләр белән бәйләп сочинение язу. | Сочинение |
52 | Д.т.у.Ф.Яруллин. “Урман әкияте” хикәясе. | Дәрестән тыш уку. | Әсәрнең эчтәлеген аңлауга ирешү. | Әсәрне сәнгатьле уку. | Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү. | ||
53 | Р.Миңнуллинның тәрҗемәи хәле ”Энекәш кирәк миңа!”, | Шагыйрьнең биографиясе белән танышу | Р.Миңнуллинның тәрҗемәи хәле турында мәгълүматлы булу. Ши гырьнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Әдип тормышы буенча укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу. Әсәр буенча фикер алышу. | Сорауларга җавап бирү. | ||
54 | Р.Миңнуллинның, “Әни, мин көчек күрдем”, “Кайтыйк ла үзебезгә!” шигырьләре. | Әсәр белән танышу. | Шигырьнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Әсәр буенча фикер алышу. | Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү. | ||
55 | Р.Миңнуллинның “Шундый минем туган ягым” шигырен яттан сөйләү. | Бәйләнешле сөйләм үстерү. | Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне сәнгатьле итеп сөйли, әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Сәнгатьле сөйләү. | Сәнгатьле сөйләүне бергәләп бәяләү. | ||
56 | М.Җәлилнең тәрҗемәи хәле. «Сандугач һәм чишмә» балладасы. | Әдип биографиясе белән танышу | М.Җәлилнең тәрҗемәи хәле турында мәгълүматлы булу. Ши гырьнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Әдип тормышы буенча укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу. Әсәр буенча фикер алышу. | Сорауларга җавап бирү. | ||
57 | М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» балладасы | Әсәр белән танышу. | Балладаның эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Әсәр буенча фикер алышу. | Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү. | ||
58 | Д.т.у.М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре. | Дәрестән тыш уку. | Әсәрнең эчтәлеген аңлауга ирешү. | Шигырьне сәнгатьле уку. | Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү. | ||
59 | Илдар Юзеевның тәрҗемәи хәле “Бакчачы турында баллада”. | Әдип биографиясе белән танышу | И.Юзеевның тәрҗемәи хәле турында мәгълүматлы булу. Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Әдип тормышы буенча укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу. Әсәр буенча фикер алышу. | Сорауларга җавап бирү. | ||
60 | И.Юзеевның “Йолдыз кашка турында баллада”сын яттан сөйләү. | Бәйләнешле сөйләм үстерү. | Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне сәнгатьле итеп сөйли, әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Сәнгатьле сөйләү. | Сәнгатьле сөйләүне бергәләп бәяләү. | ||
61 | Арадаш аттестация | Контроль | Тулы курс буенча белемнәрне барлау. | Тестлар башкару. | Контроль язма эш.Тестлар эшләү | ||
62 | Ә.Фәйзинең тәрҗемәи хәле “Тукай” романы (өзекләр). Язучының тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. | Әдип биографиясе белән танышу | Ә.Фәйзинең тәрҗемәи хәле турында мәгълүматлы булу. Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Әдип тормышы буенча укытучы сөйләвен кабул итү, әңгәмәдә катнашу. Әсәр буенча фикер алышу. | Сорауларга җавап бирү. |
63 | Ә.Фәйзинең“Тукай” романы (өзекләр). | Әсәр белән танышу. | Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Әсәр буенча фикер алышу. | Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү. | ||
64 | Ә.Фәйзинең“Тукай” романы (өзекләр). | Әсәр белән танышу. | Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Әсәр буенча фикер алышу. | Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү. | ||
65 | Ә.Фәйзинең “Тукай” романы “Исемдә калганнар” әсәре һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау. | Әсәр белән танышу | Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Әсәр буенча фикер алышу. | Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү. | ||
66 | Ә.Фәйзинең “Тукай” романы “Исемдә калганнар” әсәре һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау | Әсәр белән танышу | Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. | Әсәрне анализлау ,төп образга бәяләмә бирү. | Әсәр эчтәлеге буенч сорауларга җавап бирү | ||
67 | Д.т.у.Л.Шагыйрьҗан.“Тукай тавышы” поэмасы | Дәрестән тыш уку. | Әсәрнең эчтәлеген аңлауга ирешү. | Әсәрне сәнгатьле уку.дәбгорртлд | Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү. | ||
68-69 | Б.с.ү. Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән сәнгать әсәрләре | Бәйләнешле сөйләм үстерү. | Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу. | Иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлы һәм сәнгатьле укып; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле фикерләрне язмача бирү, әдәби әсәрне тормыштан алган фикер-карашлар, хис-кичерешләр белән бәйләп сочинение язу. | Сочинение | ||
70. | Йомгаклау.Ел буе укылганәсәрләргә анализ. | Йомгаклау | Анализлый белү. | Ел буена өйрәнгәннәр буенча тест эшләү | Йомгаклау. |
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/66957-rabochaja-programma-po-tatarskoj-literature
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Реализация инклюзивного процесса для детей с ОВЗ в дополнительном образовании»
- «Педагогические технологии в работе по предупреждению и преодолению неуспеваемости учащихся в условиях реализации ФГОС»
- «Групповая работа педагога с родителями обучающихся»
- «Индивидуальная работа педагога с родителями учеников»
- «Содержание и методы работы логопеда в дошкольном образовательном учреждении в соответствии с ФГОС»
- «Специфика экскурсионной работы с различными категориями экскурсантов»
- Содержание и организация методической работы в дошкольной образовательной организации
- Педагогическое образование: история и кубановедение в образовательной организации
- Деятельность учителя-методиста в рамках сопровождения реализации общеобразовательных программ
- Методическое сопровождение реализации общеобразовательных программ. Организация деятельности учителя-методиста
- Теоретические и практические аспекты оказания экскурсионных услуг
- История и обществознание: теория и методика преподавания в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.