Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
31.10.2014

Тематическое планирование по татарскому языку 2 класс

Гайнуллина Лейсан Риязовна
учитель татарского языка
Тематическое планирование по татарскому языку для 2 класса, разработанное для русскоязычных учащихся. Структурированный план уроков помогает детям освоить азы татарского языка в доступной и увлекательной форме. Материал включает изучение лексики, грамматики и развитие коммуникативных навыков, соответствует образовательным стандартам. Идеальный ресурс для учителей, ищущих готовое и эффективное планирование учебного процесса для начальной школы.

Содержимое разработки

Татар теленнән

2014-2015 нче уку елына

укыту-тематик планы

План Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының «Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы, 1-4 нче сыйныфлар» нигезендә төзелде. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010.

I. Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпләрдә татар теленнән гомуми белем бирү стандарты, 2008

4. Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г.Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы.- Казан: Мәгариф, 2009.

5.С. Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 сыйныфлар/Казан, 2010;

6. Дәреслек: Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен. Р.З Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова; Казан: “Татармультфильм”, 2013.

Эш программасы структурасы.

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Рус телле балаларга татар телен укытуның төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү,татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкә­сендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныш­тыруны дәвам итү;

халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Дәреслек авторы: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева,Г.М.Әхмәтҗанова; Казан: “Татармультфильм”, 2013 ел

Программа елга 102 сәгатькә исәпләнә, сәгатьләр күләме атнага 3 сәгать.

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәг. саны

Сүзлек диктанты

Күчереп язу

Язма эш

Дәреслекнең авторы, елы

Татар теле

2

102 с.

3 с.

4

2

4

Дәреслек: Татар теле ,

2 нче сыйныф.

Р.З.Хәйдәрова,,Н.Г.Галиева,Г.М.Әхмәтҗанова; Казан: “Татармультфильм”, 2013 ел

Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен

татар теленнән тематик план.

Сәг.

саны

Дәрес темасы

Дәрес тибы

Лексика

Көтелгән нәтиҗә

Контроль

Үткәрү вакыты

План буенча

Факт буенча

1

1

Яңа уку елы белән!

кабатлау

Кояшлы, уку елы, бүләк итә, тәнәфес, дөрес, ача, яба, көндәлек

Беренче сентябрь турында сөйли белү

2,3 күнегү, 4 бит

2

1

Белем бәйрәме

кабатлау

Укучы, укытучы

Уку- язу әсбапларын дөрес әйтә белү белү

5 күнегү, 5 бит

3

1

Кирәк, кирәкми төзелмәсе

Яңа материалны өйрәнү

Дәфтәр кирәк

Дәфтәр кирәкми

Уку-язу әсбапларын дөрес сорый белү

3 күнегү, 6 бит

4

1

-мы, -ме сорау ясагыч кушымчалары

Яңа материалны өйрәнү

Дәфтәрме, бармы

Сорау бирә белү

Кагыйдә, 6 күнегү, 6 бит

5

-мы, –ме кушымчаларын сөйләмдә куллану

кабатлау

Дәфтәр кирәкме

Китап кирәкме

Кушымчаларның мәгънәсен аңлату, сүзләргә дөрес ялгый алу

2 күнегү, 7 бит;

6

1

Хәрефләр һәм авазлар

кабатлау

Тартык – яңгырау, саңгырау

Сузык-калын, нечкә

Тартык һәм сузык авазларны аера белү

2 күнегү, 8 бит

7

1

Сузык авазлар

Күнекмәләр булдыру

Калын, нечкә

Калын һәм нечкә сузыкларны аера белү

3 күнегү, 9 бит

8

1

Тартык авазлар

Күнекмәләр булдыр

Яңгырау һәм саңгырау

Яңгырау һәм саңгырау авазларны аера белү, татар теленә генә хас булган авазлар дөрес әйтә белү

Дидактик материал. 9 бит

9

1

Калын һәм нечкә сүзләр

кабатлау

Кояш, кояшлы, кирәк

Калын һәм нечкә сүзләрне аера белү

5 күнегү, 10 бит

10

1

Е хәрефе һәм авазы

Белемнәрне системалаштыру

Ел, хәерле, күңелле

Е хәрефе булган

сүзләрдә авазларны дөрес әйтә һәм яза алу

1 күнегү, 12 бит

11

1

Ничә ? соравы

Яңа материалны аңлату

Ничә алма, китап

ничә? соравына дөрес җавап бирә белү

3 күнегү, 13 бит

12

1

Күплек сан кушымчалары Сүзлек диктанты №1

Белемнәрне системалаштыру

Китаплар, урманнар, дәфтәрләр

Сүзләргә күплек сан кушымчаларын дөрес ялгый белү

Сүзлек диктанты №1

5 күнегү, 13 бит

13

1

Хаталар өстендә эш. Саннарның исем белән кулланылышы

Күнекмәләр булдыру

Өч кыз, ике малай

Татар телендә саннарны сием белән дөрес кулланырга өйрәнү

Кагыйдә, 2,3 күнегү, 14 бит

14

1

Ничәнче? соравы

Яңа материалны өйрәнү

Беренче, алтынчы

Тәртип саннарын дөрес әйтә һәм ясый белү

Кагыйдә, 4 күнегү, 15 бит

15

1

Фигыльләрнең тамыры

Яңа материалны өйрәнү

Яз, сикер, кил

Сүзләрнең тамырын һәм кушымчаларын билгели алу

3 күнегү, кагыйдә

16 бит

16

1

Нишли? соравы

Яңа материалны өйрәнү

Укый, сикерә

Нишли? соравына җавап бирә белү

6 күнегү, 17 бит

17

1

1 һәм 3 зат алмашлыгының фигыльләр белән төрләнеше

Күнекмәләр булдыру

Эчәм, эчә

Сикерәм, сикерә

Фиг-не 1 һәм 3 зат белән дөрес төрләндерә алу

7,8 күнегү, 18 бит

18

1

2 зат алмашлыгының

фигыльләр белән төрләнеше

Күнекмәләр булдыру

Язасың, утырасың,

киләсең

Фиг-не 2 зат белән дөрес төрләндерә алу

9,10 күнегү, 19 бит

19

1

Берлек сан зат алмашлыкларының зат-сан белән төрләнеше

Белемнәрне системалаштыру

Ярата, эчә, сөйли

Сүзләрне төрле затта һәм санда куллана белү

1,2 күнегү, 19 бит

20

1

Зат алмашлыкларының берлектә һәм күплектә төрләнеше

Белемнәрне ныгыту

Җырлыйбыз, киләсез

Сүзләрне төрле затта һәм санда куллана белү

1,2 күнегү, 20 бит

21

1

Үзлектән эш №1

Контроль дәрес

Өйрәнелгән материалны практикада куллана алу

Үзлектән эш №1

22

1

Хаталар өстендә эш. –Мый, -ми кушымчалары

Яңа материалны аңлату

Укымый, килми

Фиг-не юклык формада ясый алу һәм кушымчаларны дөрес куллана белү

2,3 күнегү, 22 бит

23

1

Юклык формадагы фиг-нең зат-сан белән төрләнеше

Яңа материалны аңлату

Килмисең, бармыйсың

Юклык формадагы фиг-не зат-сан белән төрләндерә алу

5,6 күнегү, 23 бит

24

1

Нишли?, нишләми? сораулары

Белемнәрне ныгыту

Йоклый, йокламый

Тыңлый, тыңламый

Фиг-не мәгънәсен аңлап җөмләләрдә дөрес куллана алу

1,2 күнегү, 24 бит; сүзләр ятларга

25

1

Язма эш №1

Контроль дәрес

Өйрәнелгән материалны практикада куллана алу

Язма эш №1

26

1

Хаталар өстендә эш. Кайда? соравы

Белемнәрне ныгыту

Сумкада, өстәлдә

Сорауга җавап бирә белү һәм кушычаларны дөрес ялгый алу

1 күнегү, 25 бит

27

1

Кайда? соравы

Белемнәрне системалаштыру

Көндәлектә, бәйрәмдә

Сорауга җавап бирә белү һәм кушычаларны дөрес ялгый алу

3,4 күнегү, 26 бит

1 сүзлек диктанты, 1 үзлектән эш, 1язма эш

28

1

Кайда? соравына җавап бирә торган сүзне җөмләдә куллану

Белемнәрне системалаштыру

Чәчәкләр вазада,

Китап өстәлдә

Әйберләрнең кайда ятуын әйтеп бирә белү

5,6 күнегү, 27 бит

29

1

Әйе, юк сүзләренең кулланылышы

Яңа материалны аңлату

Әйе, вазада чәчәк бар

Раслау һәм инкарь җөмләләрне әйтә белү

7 күнегү, 27 бит

30

1

Кая? соравы

Яңа материалны аңлату

Авылга, өйгә, урындыкка, мәктәпкә

Кая? соравына ңавап бирә торган сүзләрне таба белү

1,2 күнегү, 28 бит

31

1

Юнәлеш.килеш кшымчалары

Белемнәрне системалаштыру

Мәкттәпкә, футболга

Кая? соравына ңавап бирә торган сүзләрне җөмләдә куллана белү

4,5 күнегү, 29 бит; кагыйдә

32

1

Кая?, кайда? сорауларын кабатлау

кабатлау

Өйрәнелгән материалны сөйләмдә куллана алу

2,3 күнегү, 31 бит; кагыйдә

33

1

Кайдан? соравы

Яңа материалны аңлату

Шәһәрдән, мәктәптән

Кайдан? соравына җавап бирә алу

1,2 күнегү, 32 бит бит

34

1

Сүзлек диктанты №2. Тәрҗемә күнегүләре

Белемнәрне системалаштыру

Өстәлдән, пеналдан

Кайдан? соравына ңавап бирә торган сүзләрне җөмләдә куллана белү

Сүзлек диктанты №2

6 күнегү, 34 бит

35

1

Хаталар өстендә эш. –тә, -тән, -кә кушымчалары

Күнекмәләр булдыру

Мәктәптә, мәктәптән, мәктәпкә

Кушымчаларны сөйләмдә дөрес куллана алу

4 күнегү, 35 бит

36

1

-ды, -де, -ты, -те кушымчалары

Яңа мат ериалны өйрәнү

Барды, китте, килде, китте

Сүзләргә кушымчаларны дөрес яллгый белү һәм сораулар куя алу

1 күнегү, 36 бит

37

1

Нишли? соравы

Яңа мат ериалны өйрәнү

Укый, сикерә,

Нишли? соравына җавап бирә торган сүзләрне җөмләдә куллана белү

2 күнегү, 37 бит

38

1

Нишләде? соравы

Яңа мат ериалны өйрәнү

Укыды, сикерде

Нишләде? соравына җавап бирә торган сүзләрне җөмләдә куллана белү

4,5 күнегү, 38 бит

39

1

Кем?, нәрсә? сораулары

Күнекмәләр булдыру

Төлке, идән, күмәч

Сүзләргә сорау куя белү һәм татар телендә нәрсә? соравының куелышын аңлата алу

4,5 күнегү, 41 бит

40

1

Нишли?, нишләде? Сорауларын кабатлау

Кабатлау

Тәгәри, җырлады

Өйрәнелгән материалны сөйләмдә куллана алу

4,5 күнегү, 45 бит

41

1

Үзлектән эшкә әзерлек. Кабатлау күнегүләре

Белемнәрне системалаштыру

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Өйрәнелгән материалны практикада куллана алу

8 күнегү, 45 бит

42

1

Үзлектән эш №2

контроль

Өйрәнелгән материалны практикада куллана алу

Үзлектән эш №2

43

1

Хаталар өстендә эш. Яшелчә һәм җиләк – җимеш исемнәре

Яңа материалны өйрәнү

Кабак, кавын

Яшелчә һәм җиләк – җимеш исемнәрен берлек һәм күплек санда куя алу

1,2 күнегү, 46 бит

44

1

Чөнки сүзе

Яңа материалны өйрәнү

Чөнки сүзен җөмләдә куллана алу

1,2 күнегү, 47 бит

45

1

Мин нәрсә яратам? төзелмәсе

Яңа материалны өйрәнү

Яшелчәләр, җиләк-җимешләр, шалкан, чөгендер

Төзелмәне сөйләмдә куллана алу

3,4,5,6 күнегү, 48 бит

46

1

Язма эш №2

контроль

Өйрәнелгән материалны практикада куллана алу

Язма эш №2

47

1

Хаталар өстендә эш. КЪ, ГЪ авазлары

Яңа материалны өйрәнү

Бәрәңге, кабак, чөгендер

Татар теленә генә хас булган авазларны дөрес әйтергә өйрәнү

1 күнегү, 48 бит

48

1

БСҮ“Көзге уңыш “циклын кабатлау

кабатлау

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Буциклдагы лексик- грамматик конструкцияләрне сөйләмдә куллана алу

Сүзлек диктанты-1, үзлектән эш-1, язма эш-1

49

1

Сүзтезмәләр (көз билгеләре)

Яңа материалны өйрәнү

Яңгыр ява, яфраклар коела, кошлар китә

Өйрәнелгән грматик категорияләрдән сүзтезмәләр әйтә белү

1,2 күнегү, 52 бит

50

1

БСҮ. Сүзтезмәләрнең җөмләдә кулланылышы

Күнекмәләр булдыру

Җылы якка, алтын көз

Сүзтезмәләрнең җөмләдә кулланылышы

6,1 күнегү, 53 бит

51

1

О,Өхәрефәре һәм авазлары

Яңа материалны өйрәнү

Көз, озын

Бу хәрефләрнең татар телендә беренче иҗегендә генә язылуын аңлау

7 күнегү, 120 бит

52

1

БСҮ Көз билгеләре бүлеген кабатлау

кабатлау

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Бу циклдагы лексик- грамматик конструкцияләрне сөйләмдә куллана алу

2,3 күнегү, 55 бит

53

1

Мин чисталыкны яратам” темасына кагылышлы сүзтезмәләр

Яңа материалны өйрәнү

Юынам, сөртәм, тарыйм, чистартам

Шәхси гигиенага караган сүзтезмәләрне сөйләмдә куллана алу

1,2 күнегү, 57 бит

54

1

Нинди ? соравы

Күнекмәләр булдыру

Пычрак, кечкенә, йомшак

Нинди? соравына җавап бирә торган сүзләрне җөмләдә куллана белү

5 күнегү, 58 бит

55

1

Кирәк төзелмәсе

Яңа материалны өйрәнү

Сөлге кирәк,

Сабын кирәк

Кирәк сүзен җөмләдә куллана алу

8 күнегү, 59 бит

56

1

1 зат тартым кушымчалары

Яңа материалны өйрәнү

Сумкам, авызым, күзем

Сүзләргә 1 зат тартым кушымчаларын дөрес ялгый белү

1,2 күнегү, 61 бит- сорауларга җавап бирергә

57

1

Сүзлек диктанты №3. К, Г, Павазларының чиратлашуы

Яңа материалны өйрәнү

Аяк-аягым

Титәк-итәгем

Туп-тубым

Сүзләрне дөрес яза һәм әйтә белү

Сүзлек диктанты №3

4 күнегү, 61 бит

58

1

Хаталар өстендә эш. 2 зат тартым кушымчалары

Яңа материалны өйрәнү

Сумкаң, кулың

Сүзләргә 2 зат тартым кушымчаларын дөрес ялгый белү

1 күнегү, 62 бит

59

1

3 зат тартым кушымчалары

Яңа материалны өйрәнү

Кулы, күлмәге, сумкасы, сөлгесе

Сүзләргә 3 зат тартым кушымчаларын дөрес ялгый белү

1,2 күнегү, 64 бит

60

1

Үзлектән эш №3

контроль

Өйрәнелгән материалны практикада куллана алу

Үзлектән эш №3

61

1

Хаталар өстендә эш. Авырта, авыртмый төзелмәсе

Яңа материалны өйрәнү

Кулым авырта.

Аягым авырта

Төзелмәне сөйләмдә куллана алу

1,2 күнегү, 65 бит

62

1

Авырта, авыртмый төзелмәсенең җөмләдә кулланылышы

Белемнәрне системалаштыру

Там агым авырта

Тамагым авыртмый

Төзелмәне җөмләдә куллана алу

3 күнегү, 69 бит

63

1

БСҮ “Мин чисталыкны яратам” циклын кабатлау

кабатлау

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Бу циклдагы лексик- грамматик конструкцияләрне сөйләмдә куллана алу

1 күнегү, 67 бит

64

1

Мин чисталыкны яратам” циклын кабатлау

кабатлау

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Бу циклдагы лексик- грамматик конструкцияләрне сөйләмдә куллана алу

1,2 күнегү, 69 бит

65

1

Өйрәнелгән граматик категорияләрне диалогик сөйләмдә куллану

Күнекмәләр булдыру

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Өйрәнелгән граматик категорияләрне диалогик сөйләмдә куллану алу

6,7 күнегү, 70 бит

66

1

“Кыш” темасына

кагылышлы сүзтезмәләр

Яңа материалны өйрәнү

буран, бөтен, кыш көне

Кыш билгеләрен әйтәбелү

1,2 күнегү, 72 бит

67

1

Үзлектән эш №4

контроль

Өйрәнелгән материалны практикада куллана алу

Үзлектән эш №4

68

1

Хаталар өстендә эш. Котлау язу

Белемнәрне системалаштыру

Котлыйм, телим

Яңа ел бәйрәменә котлау язарга өйрәнү

7 күнегү, 75 бит

69

1

Кая?, Кайда?, Кайдан? сорауларын кабатлау

кабатлау

Тауга, тауда, таудан

Бу сорауларга җавап бирә торган сүзләрне сөйләмдә куллана алу

6 күнегү, 77 бит

70

1

Риза, риза түгел төзелмәләре

Яңа материалны өйрәнү

Риза, риза түгел

Төзелмәне сөйләмдә куллана алу

1,2 күнегү, 80 бит

71

1

Чөнки сүзенең җөмләдә кулланылышы

кабатлау

Чөнки ул саран

Чөнки сүзен җөмләләрдә дөрес куллана алу

5,6 күнегү, 81 бит

72

1

Җимлек, җимлеккә төзелмәсе

Яңа материалны өйрәнү

Җимлек ясады

Җимлеккә салды

Төзелмәне сөйләмдә куллана алу

1,2,3,4 күнегү,

82, 83 бит

73,74

1

Кемне? Нәрсәне? сораулары

Яңа материалны өйрәнү

Әнине, куянны

Сүзләргә сорау куя белү һәм татар телендә нәрсә? соравының куелышын аңлата алу

2,3 күнегү, 87 бит

4,5,6,7 күнегү, 88 бит

75

1

Татар үхалык ашлары”на караган лексиканы өйрәнү

Күнекмәләр булдыру

Бәлеш яратам, гөбәдия яратам

Сүзләрне дөрес әйтә алу һәм алар белән җөмләләр төзи алу

1,2,3,4 к

Негү, 89 бит

76

1

Язма эшкә әзерлек

кабатлау

Өйрәнелгән лексиканы һәм грамматик категорияләрнекабатлау

Өйрәнелгән лексиканы һәм грамматик категорияләрне практикада куллана алу

2,7 күнегү, 92 бит

77

1

Язма эш №3

контроль

Өйрәнелгән материалны практикада куллана алу

Язма эш №3

78

1

Хаталар өстендә эш. Нишләдем? Нишләмәдем? сораулары

Күнекмәләр булдыру

Ашадым, ашамадм

Бу сорауларга җавап бирә торган сүзләрне таба һәм сөйләмдә куллана алу

1 күнегү, 93 бит

Сүзлек диктанты -1, үзлектән эш-2, язма эш-1

79

1

Сүзләргә сорау кую

Күнекмәләр булдыру

Эчте, ашады, кибеткә

Сүзләргә сорау куя алу

4,5,6 күнегү, 94 бит

80

1

Сүзләргә кушымчалар ялгау

Белемнәрне системалаштыру

Кунакка, салам, көзге

Сүзләргә кирәкле кушымчалар яялгый алу

8 күнегү, 95 бит

81

1

БСҮ”Безнең гаилә” циклын кабатлау

Белемнәрне системалаштыру

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Диалоглар төзи алу, Өйрәнелгән материалны практикада куллана алу

1,2,3 күнегү, 95 бит

82

1

Яз” темасына караган лексика белән танышу

Яңа материалны аңлату

Яз җитә, тамчы тама, кояш көлә

Язгы табигатьне сурәтли белү

3күнегү, 97 бит

83

1

Кайчан? соравы

Яңа материалны аңлату

Көндез, яз көне

Бу сорауга җавап бирә белү

6 күнегү, 98 бит

84

1

БСҮ. “Яз” темасына хикя төзү

Белемнәрне системалаштыру

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Яз темасына бәйләнешле сөйләм төзи алу

1 күнегү, 99 бит

85

1

Сүзлек диктанты №4. Сан

Яңа материалны аңлату

Ун, йөз

11дән 100гә кадәр саннарны сөйләмдә куллана алу

Сүзлек диктанты №4.

1,2,3 күнегү, 101 бит

86

1

Хаталар өстендә эш. Әнигә котлау язу

Белемнәрне системалаштыру

Котлыйм, шатлык телим

Бәйрәм белән котлау язарга өйрәнү

5 күнегү, 102 бит

87

1

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының исемнәре

Яңа материалны аңлату

Туган як, яши, буенда, күңелле

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының исемнәрен әйтә белү

1,2 күнегү, 104 бит

88

1

Кайда? Кайдан? сорауларын кабатлау

Белемнәрне системалаштыру

Казанда, Бөгелмәдән Әлмәттән

Бер-берсенең яшәү урыннарын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү

1 күнегү, 107 бит

89

1

БСҮ. “Минем туган ягым” темасына хикәя төзү

Белемнәрне системалаштыру

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

“Минем туган ягым” темасына бәйләнешле сөйләм төзи алу

Контроль күчереп язу №1

5,6 күнегү, 108 бит

90

1

-да,-дә, -та, -тә кушымчалары

Күнекмәләр булдыру

Трамвайда, автобуста, Әлмәттә

Ннди транспортта барганыңны әйтә белү

1,2,3 күнегү, 108,109 бит

91

1

Үзлектән эш №5

контроль

Өйрәнелгән материалны практикада куллана алу

Үзлектән эш №5

92

1

Хаталар өстендә эш. Юл аша чыгам, чыкмыйм төзелмәсе

Яңа материалны аңлату

Юл аша чыгам, юл аша чыкмыйм

юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү

3,4 күнегү, 111 бит

93

1

“Авыл” темасына караган лексиканы өйрәнү

Яңа материалны аңлату

Авыл, яратам, янында, җиләккә, коенабыз

Авыл турында сөйли алу

1 күнегү, 113 бит

94

1

Татарстанда яшәгән хайваннарның исемнәре

Яңа материалны аңлату

Туган як, туган җир, аз, төлке, кәҗә

Татарстанда яшәгәг хайваннарны әйтә, сүрәтли белү

6,7 күнегү, 114 бит

95

1

Татарстан- туган ягым” циклын кабатлау

кабатлау

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Диалоглар төзи алу, Өйрәнелгән материалны практикада куллана алу

1,2,3 күнегү, 116 бит

96

1

“Кибеттә” темасына караган лексиканы өйрәнү

Яңа материалны аңлату

Калфак, түбәтәй, сарафан, тун. Ошый, сата

Киемнәрнең исемнәрен, аларны сатып ала, бәяләрен сорый белү

1,2 күнегү, 117 бит

97

1

Ашамлыкларга караган лексиканы өйрәнү

Күнекмәләр булдыру

Тоз, үлчи, он, акча

Ашамлыкларның исемнәрен дөрес әйтә белү

1,2 күнегү,120,121 бит

98

1

Бармы, күпме тора? төзелмәсе

Күнекмәләр булдыру

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Ашамлыклар сатып ала белү

6,8 күнегү, 122 бит

99

1

Язма эшкә әзерлек

кабатлау

Өйрәнелгән лексиканы һәм грамматик категорияләрне практикада куллана алу

100

1

Язма эш №4

контроль

Өйрәнелгән материалны практикада куллана алу

Язма эш №4

101

1

Хаталар өстендә эш.“Сабантуй- күңелле бәйрәм” исемле хикәя төзү

Белемнәрне системалаштыру

Чүлмәк вата, көрәшә, гармун уйный, баганага менә, йөгерә

Сабантуйда катнашу турында сөйләшү

1 күнегү, 129 бит

102

1

Гомумиләштереп кабатлау

Сүзлек диктанты-1, күчереп язу-1, үзлектән эш-1, язма эш-1

III. Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

Грамматик минимум

Нәрсә? Кайда? Кая? Кайдан? Нинди? ничек? кайчан? сорауларына җавап бирә белү.

Исемнәрнең сораулары.

Исемнәрнең 1, 2, 3 нче затта берлектә тартым белән төрләнеше.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.

Үткән заман хикәя фигыль.

Сүзнең тамыры, кушымчасы.

Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Сингармонизм законы.

11 дән 20 гә кадәрге саннар.

Сабын белән юына төзелмәсе.

Берлек һәм күплек сандагы исемәрне төшем килешендә куллану.

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы.

Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану.

Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

Ә теркәгечен сөйләмдә куллану.

Орфографикһәм орфоэпик минимум.

Татар алфавиты һәм аны өйрәнү, яттан белү.

Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.

Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү күнекмәләрен үстерү.

Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку, матур язу күнекмәләре булдыру.

Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

Исемнәрнең берлек, күплек сан формаларын аеру.

Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.

Орфографик һәм орфоэпик күнекмәләрне камилләштерү.

Тыңлап аңлау

1.Нормаль темп белән әйтелгәннне ишетү аша мәгънәне аңлау, аңлаган турында фикер йөртү, аралашуда куллана белү;

2. Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аера белү;

3. Җөмләләрне тыңлап, сүз санын билгеләү.

Диалогик сөйләм

1.Дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатҗле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү (реплика саны дүрттән ким булмаска тиеш);

2.Аралашу өчен бирелгән темалар буенча әңгәмә кору.

Уку

1.Аңлап, дөрес итеп уку;

2.Тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү;

3.Өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

4.Кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү.

Язу

1.Аерым җөмләләрне, кечкенә текстларны үзгәрешсез дөрес итеп күчереп язу;

2.Матур язу күнегүләре;

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Тикшерүнең төп максаты- укучыларның белем һәм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү.

Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү

Телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, эш төрләренең күләме түбәндәгечә билгеләнә:

Тыңлап аңлау (минутларда): 0,5 -1

Диалогик сөйләм (репликалар саны): 4

Монологик сөйләм (фразалар саны): 5

Тыңлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем дөрес аңлап, эчтәлеген сөйли алганда, “5”ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен дөрес аңлап, эчтәлеген якынча сөйли алганда, “4”ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, “3”ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, “3”ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Укуны бәяләү (сүзләр саны) 30-35 сүз

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда,”5”ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма тупас булмаган 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) укыганда,”4”ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда ”3”ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда,”2”ле куела.

Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

Татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

өйрәтү характерындагы эшләр (изложение,сочинение);

контроль эшләр ( сүзлек диктанты; хәтер, күрмә, иҗади диктантлар).

Сыйныф

Сүзлек диктанты

Күчереп язу

Диктант

2

2

2

2

6-7 (сүзләр саны)

3-4 (җөмлә саны)

25-30 (сүзләр саны)

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү

Пөхтә,төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә“5” ле куела.

Пөхтә,төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Диктантның күләме һәм аны бәяләү

Пөхтә,төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган диктантка “5”ле куела.

Пөхтә,төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган диктантка “4”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булган диктантка “3”ле куела.

Пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хатасы булган диктантка “2”ле куела.

Контроль күчереп язуны бәяләү

Пөхтә,төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә“5” ле куела.

Пөхтә,төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа: Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г.Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы.- Казан: Мәгариф, 2009.

5.К.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 сыйныфлар/Казан,2010

-Дәреслек: : Татар теле , 2 нче класс.

Р.З.Хәйдәрова, Р.Һ.Рангулова

Казан: Мәгариф,

2009

-Диктантлар җыентыгы

1. Ф.Ф.Харисов. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни- методик нигезләре. К..: Мәгариф, 2002 ел.

2. Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2002.

3. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2002.

4.Ч.М.Харисова. Обучение татарскому произношению в русской школе..-М.: Гуманит. Изд.центр ВЛАДОС, 2001.

5. Нигъмәтуллина Р.Р Татар теле өйрәнүчеләргә К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

6. Татар телендә тыныш билгеләре.

7. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

1.А.Гыйләҗетдинова А. Татар телен өйрәнүчеләргә текстлар. – Казан: “Яңалиф” нәшр. 2004

2. Сафиуллина Ф.С. Татар теленнән имтиханга әзерләнәбез., Мәгариф, 2006

3. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар.К.: “Хәтер” нәшр., 2003

4. Хәбибуллина З.Н. Татар теленнән мөстәкыйль эшләр.

5. Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр.

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки