- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Социальное, эстетическое и патриотическое воспитание школьников в условиях реализации ФГОС»
- «Духовно-нравственные основы и направления педагогической деятельности»
- «Технология развивающего обучения»
- «Технология проектного обучения»
- «Технология проблемного обучения»
- «Обучение как составная часть педагогического процесса»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Серле татар теле дөньясы
Казан шәһәренең 32нче урта мәктәбе
“Серле татар теле дөньясы ...”
(5 нче сыйныфның рус төркеме укучылары өчен татар әдәбияты буенча дәрес конспекты)
Башкарды: Тимуршинв Сания Гусмановна
1 квалификацион категория
Казан, 2013 ел
Аннотация
“Мәгариф”журналын даими алдырып, җентекләп укып барам. Дәресләрдә дә, класстан тыш чаралар үткәргәндә дә еш кына журнал материалларын файдаланам. Үзем дә журнал укучылар игътибарына бер дәрес үрнәген тәкъдим итәргә булдым.
Рус телле балаларны татар теле белән кызыксындыру зур көч һәм сабырлык сорый. Аларның тел өйрәнүгә теләген сүндермәс өчен, төрле метод һәм алымнар куллану бик мөһим. Шул максаттан дәрес материалын да, класстан тыш чаралар эчтәлеген дә кызыклырак, мавыктыргычрак итү балаларның белемен арттыра, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерә. Укучыларга, бигрәк тә, эшлекле дәрес-уен, дәрес-сәяхәт, дәрес-викторина, кроссвордлар, ребуслар чишү ошый.
“Серле татар теле дөньясы ...”
(5 сыйныфының рус төркемендә Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча үткәрелгән дәрес-викторина)
Сания Тимуршина, Казандагы 32 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
МАКСАТ:
-укучыларның әдәбияттан белемнәрен ныгыту, тикшерү һәм бәяләү;
- татарча фикерләү, сөйләү, сөйләшү күнекмәләрен үстерү;
- татар телендә өйрәнүгә теләк-омтылыш тәрбияләүне дәвам иттерү;
ДӘРЕС ТИБЫ: йомгаклау дәресе.
ҖИҺАЗЛАУ:компьютер, иллюстрацияләр, күрсәтү һәм тарату өчен материал, дәреслек, магнитофон язмасында “Туган тел” җыры.
ДӘРЕС БАРЫШЫ.
ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ.
УҢАЙ ПСИХОЛОГИК ХАЛӘТ ТУДЫРУ. ( Мин игътибарлы. Мин бүген яңа сүзләр өйрәнәм. Мин татарча сөйләшәм.)
АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ.
Укытучы. Кешенең иң якын юлдашы – ТЕЛ һәм СҮЗ. Шәйхи Маннур:
Татарча да яхшы бел
Русча да яхшы бел
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел,-дигән.
Димәк, дәресебез нинди телне өйрәнүгә багышланыр? (Җаваплар әйтелә).
Ләкин бүген безнең дәүләт телләре саналган татар һәм рус телләрен генә түгел, чит телләр өйрәнү мөмкинлегебез дә зур. Бүген дәрестә татар телне белү осталыгын күрсәтерсез.
Дәресебезнең темасы “Серле татар теле дөньясы...” . Ул уен формасында узар һәм ул бик күңелле һәм эшлекле булыр дип уйлыйм. Уеныбыз 6 бүлектән торачак. Уен барышынгда дөрес җавап биргән укучыларга жетоннар бирә барырмын. Бүген без “Иң акыллы укучыны”билгеләрбез. Бу исемгә лаек булу өчен, барлык белемегезне, игътибарыгызны, фикерләү сәләтен бергә тупларга кирәк булачак.
Төп өлеш. Белем – күнекмәләрне тикшерү һәм ныгыту.
1. “ӘЙТЕП БЕТЕР”.
Укытучы:
Теле чибәрнең (үзе чибәр)
Тел – күңелнең ( көзгесе)
Телләр белгән - (илләр гизгән)
Тел ташны (эретә)
Тәмле дә тел, (тәмсез дә тел)
Уеңда ни - (телеңдә шул)
Тел - (белемнең ачкычы)
Тел - (Төмәнгә илтә)
2. “СОРАУ - ҖАВАП”
а)Татарстанның башкаласы (Казан)
б)Республикабызның исеме (Татарстан)
в)Татарстанда дәүләт телләре (рус һәм татар)
г)Г.Тукайның туган елы (1886)
д)С.Сәйдәшев кем ул? (композитор)
е)Сөембикә манарасы ничә катлы? (җиде)
җ)МАТУР сүзенең синонимнары (гүзәл, чибәр, күркәм)
з)Санагыз, гаиләдә ничә кеше?
Әтием бар,
Әнием бар,
Ике апам,
Әниемнең
Әнисен дә
Бик яратам.
Ә без, аның оныклары,
Өчәү инде.
Шулай булгач,
Без барыбыз
Ничәү инде?
(Әти, әни, әби, ике апа, мин - 6 кеше)
3. “БЕЗ АЛАРНЫ БЕЛӘБЕЗ”
(Тактада тормыш юлы һәм иҗатлары элегрәк өйрәнелгән язучылар һәм шагыйрьләрнең портретлары күрсәтелә. Укучылар аларның биографиясен, таныш булган шигырьләрен сөйлиләр)
1 нче укучы. Габдулла Тукай- татар халкының бөек шагыйре. Ул шигырьләр, поэмалар, әкиятләр язган. Аның әсәрләрен өлкәннәр дә кечкенәләр дә бик ярата. Шагыйрнең тормышы бик авыр була. Ул әтисез-әнисез үсә. 27 ел гына яши. 26 нчы апрель – шагыйрьнең туган көне. Ул көнне Шигырь бәйрәме була.
- Г.Тукайның нинди әсәрләрен укыдың? (“Туган тел”, “Туган авыл”, .б.)
-Г.Тукайның “ Туган тел” шигырен өйрәнгән идек. Яттан сөйләгез.
- Әсәрдә сүз нәрсә турында бара? (җаваплар тыңлана)
Г.Тукай “Туган авыл” шигырен яттан сөйләгез. Әсәрдә сүз нәрсә турында бара. (җаваплар тыңлана)
2 нче укучы. Муса Җәлил – күренекле татар шагыйре. Советлар Союзы герое. Ул 1906 нчы елда Оренбург өлкәсендә туа, бик күп шигырьләр һәм поэмалар яза. Бөек Ватан сугышы башлангач, Җәлил фронтка китә. Әсирлеккә төшә. Ул дошманнардан курыкмый: фашистларга каршы яшерен оешма төзи, шигырьләр яза. Фашистлар Җәлилне җәзалап үтерәләр.
- Без М.Җәлилнең нинди шигырьләрен өйрәндек? Искә төшерегез. (укучылар сөйлиләр)
- шигырь нәрсә һәм кем турында? (җаваплар тыңлана)
“ТАНЫШ ШИГЫРЬЛӘР”
Укытучы:Бу юллар кайсы әсәрдән? Әсәрнең авторы кем?
1. Җәй көне эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм....
2. Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр,яшы утыр!
ФИЗКУЛЬТМИНУТ:
Укучы: Данил!
Укытучы: Ничек эшли Миңлебай?
Укучылар Болай эшли Миңлебай
Бер болай, бер болай
Болай эшләү бик уңай
Бер болай, бер болай
Сез дә эшләгез шулай.
“ТАТАРСТАН – ТУГАН ЯГЫМ”
(Сыйныф 2 командага бүленә. Һәр команда сорауларга җавап бирә)
А) ИПТӘШЕҢНӘН СОРА.
В Татарстане какие горада знаешь?
Знает ли он символику Татарстана?
В Татарстане какие национальности живут?
В Татарстане какие государственные языки?
Б) НИЧЕК ӘЙТЕРСЕҢ?
- Твой друг живет в городе Альметьевске.
- Ты был в музее М.Джалиля..
-Гимн Татарстана написал композитор Рустем Яхин.
- Город Казань расположен на берегу реки Волги.
«СИН КАЗАННЫБЕЛӘСЕҢМЕ?
Укытучы: Казан нинди шәһәр? (Зур, матур, борынгы шәһәр, анда бик күп истәлекле урыннар бар).
Хәзер Казанны белүегезне тикшереп карыйк.
(Слайдларда Казанның тарихи урыннары күрсәтелә)
Диалогик сөйләмне үстерү. ( Төркемләп эш)
Восстановите диалог.
1төркем – Кичә килдем.
- Казан ошадымы соң?
- Дима, син Казанга кайчан килдең?
- Әйе, бик ошады. Казан – зур һәм борынгы шәһәр.
2 төркем - Әлбәттә, була.
- Автобус яки самолет белән килеп була.
- Ә поезд белән буламы?
- Казанга ничек килеп була?
Үзегез диалог төзегез.
(Темалар: “КАЗАН ШӘҺӘРЕ”, “МУЗЕЙ”, “ТЕАТР”, “ТАРИХИ УРЫННАР”)
ӨЙ ЭШЕ: 1 төркем - Үзегез яраткан темага хикәя төзеп килегез.
2 төркем- Күп тел белгән , танылган кешеләр турында мәгълүмат табып килергә.
НӘТИҖӘ ЯСАУ:
Дәрес буе нинди телдә сөйләштек?
Сезгә бу тел ошыймы?
Күп тел белү зыянмы?
Чит тел өйрәнү, гомумән, җиңел шөгыльме?
Татар телен өйрәнү сездә нинди кыенлыклар тудыра?
Татар телен өйрәнү башка чит телне өйрәнүгә караганда кайсы ягы белән җиңелрәк?
Сез тагын кайсы чит телне өйрәнер идегез? Ни өчен?
БИЛГЕЛӘР КУЮ.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/7757-serle-tatar-tele-dnjasy-
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Основные аспекты деятельности по надзору за режимом в социальном учреждении»
- «Учебная мотивация обучающихся»
- «Содержание профессиональной деятельности концертмейстера в ДОУ в условиях реализации ФГОС»
- «Методические рекомендации по подготовке к ОГЭ и ЕГЭ»
- «Основные аспекты социальной работы с семьями, воспитывающими детей с инвалидностью»
- «Учитель химии и биологии: современные методы и технологии преподавания по ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- Тьюторское сопровождение в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания математики
- Профессиональная деятельность методиста дошкольной образовательной организации
- Физическая культура. Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса
- История и кубановедение: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Деятельность тьютора по сопровождению детей с ограниченными возможностями здоровья

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.