- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Правила дорожного движения: конспект занятия на татарском языке для средней группы
МУНИЦИПАЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «УПРАВЛЕНИЕ ДОШКОЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ» ИСПОЛНИТЕЛЬНОГО КОМИТЕТА НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
ПРАВИЛА ДОРОЖНОГО ДВИЖЕНИЯ
КОНСПЕКТ ПО ПРОВЕДЕНИЮ ЗАНЯТИЙ С ДЕТЬМИ
СРЕДНЕЙ ГРУППЫ
Подготовила: воспитатель
Фасахова Гульфиза Завдатовна
ТАТАРСТАН
Г. НИЖНЕКАМСК
2013 г.
Уртанчылар төркемендә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча шөгыль конспекты.
Шөгыль төре. Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү буенча комплекслы шөгыль.
Үсеш чоры. Уртанчылар төркеме.
Тема. Юл кагыйдәләре.
Программа эчтәлеге.
1.Урам аркылы бары тик билгеләнгән урыннан, олы кешенең кулына тотынып, светофорның яшел уты янгач кына чыгарга кирәклеген өйрәтүне дәвам итү.
2.Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен баету.
3.Транспортта үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту.
Сүзлек өстендә эш. Җәяүлеләр юлы, «зебра» сүзләрен активлаштыру.
Җиһазлар.Уенчык светофор, соры төстәге кәгазьләр, ак буяу, пумалалар, озын бау, флагчыклар.
Тәрбияченең шөгыльгә алдан әзерлеге. Балалар белән күзәтүләр үткәрү, рәсемнәр карау, табышмаклар өйрәнү, конспект язу.
Балалар белән алдан эшләнгән эш. Рәсемнәр ярдәмендә юл кагыйдәләрен өйрәнү, дидактик уеннар уйнау, төрле темага рәсемнәр ясау, күргәзмәләр оештыру.
Шөгыльнең төзелеше һәм методик алымнар.
1.Кереш өлеш – 5минут.
а) «Өч күз турында әкият» уку, әкиятнең эчтәлеге буенча рәсемнәр карау.
б) Әкият эчтәлеге буенча сорауларга җаваплар эзләү.
2.Төп өлеш – 15 минут.
а) “Трамвай” уены.
б) Транспортта үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.
в)«Зебра» ясау.
3.Йомгаклау өлеше - 5 минут.
а) Шөгыльдә өйрәнгәннәрне кабатлау.
Шөгыль барышы.
Тәрбияче. Балалар, без бүген сезнең белән юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләшербез. Нәрсә соң ул юл йөрү кагыйдәләре?
Балалар. -Юл аркылы дөрес чыгу.
-Юл билгеләрен белү.
-Светофорның төсләрен белү.
Тәрбияче.Бик дөрес әйттегез. Хәзер мин сезгә светофорның өч төсе турында әкият укыйм, «Өч күз турында әкият» дип атала.
(Әкият укыла, светофорның өч төсе искә төшерелә, юл йөрү кагыйдәләре кабатлана).
Тәрбияче. (җәяүлелеәр юлы сүрәтләнгән рәсем күрсәтеп). Балалар, кайсыгыз әйтә ала, бу нинди билге?
Балалар. Җәяүлеләр чыга торган юл.
Тәрбияче. Дөрес. Җәяүлеләр юлның шундый билге булган өлешеннән генә чыгарга тиешләр. Ул билге «зебра» дип атала. «Зебра» ерактан ук күренеп тора. Ә юл аркылы чыкмаганда без кайдан йөрергә тиеш?
Балалар. Тротуардан йөрергә тиеш.
Тәрбияче. Хәзер без «Трамвай» уенын уйнап алабыз. Җитәкләшеп бер – бер артлы басабыз. Мин сезгә менә шундый озын бау бирәм, икенче кулыгыз белән шушы бауны тотып, үзегез бау эчендә каласыз. Ә мин читтәрәк флагчыклар белән басып торам. Яшел флагчыкны күтәргәндә нишлибез?
Балалар. Йөгерә башлыйбыз.
Тәрбияче. Әйе, димәк трамвай кузгала. Ә сары флагчыкны күтәргәч, акрынаясыз. Кызыл флагчыкка нишлибез?
Балалар. Кызыл флагчыкка туктыйбыз.
Тәрбияче. Туктыйбыз һәм яшел флагчык күтәрелгәнне көтеп торасыз.
(Уен уйнала, уен барышында транспортта үз – үзеңне тоту кагыйдәләре искә төшерелә).
Тәрбияче. Балалар, ә траспортта үзеңне ничек тотарга кирәклеген беләсезме?
Балалар. Әйе, беләбез. Транспортта кычкырып сөйләшмәскә, чүпләмәскә Һ.б.
Тәрбияче. Ә хәзер өстәл артына утырабыз һәм «зебра» ясыйбыз. Сезнең өстәлләрдә соры кәгазьләр, ак буяулар бар. “Зебра” ерактан күренеп тора дидек, шуңа күрә ак төсне ачыграк итеп ясыйбыз.
(Балаларның эшләүләре, кирәк булган очракта ярдәм итү.)
Тәрбияче. Безнең шөгылебез шуның белән тәмам. Әйдәгез искә төшерик: светофорның ничә төсе бар?
Балалар. Светофорның өч төсе бар.
Тәрбияче. Юл аркылы кайдан чыгабыз?
Балалар. Юл аркылы «зебра»дан чыгабыз.
Тәрбияче. Бик дөрес. Ә хәзер үзебез ясаган «зебра»лардан күргәзмә оештырыйк.
ИЗПОЛЬЗОВАННАЯ ЛИТЕРАТУРА
1.Авдеева Н.Н.,Князева О.Л. «Безопасность на улицах и дорогах.»-Москва, Издательство АСТ-ЛТД ,1997 г.
2.«Безопасность на дорогах глазами детей»/ Сборник. г.Нижнекамск, 2003 г.
3. «Дети и дорога»/Из опыта работы педагогов ЦДОД.-Нижнекамск, 2002 г.
4. «Обучение дошкольников правилам безопасного поведения на дорогах». Ульяновск, 2003 г.
5..Сосунова Е.М., Форштат М. Л. «Учись быть пешеходом»./Учебное пособие по правилам дорожного движения. Часть 1, часть 2.-СП.:ИД «МиМ».
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/8975-pravila-dorozhnogo-dvizhenija
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Организация внеурочной деятельности в контексте ФГОС»
- «Дети и подростки с СДВГ: особенности обучения, воспитания и психологической поддержки»
- «Особенности преподавания истории в контексте ФГОС ООО от 2021 года»
- «Ранняя профориентация детей дошкольного возраста в условиях реализации ФГОС ДО»
- «Управленческая деятельность в образовании»
- «Современные подходы к изучению физики»
- Основы управления дошкольной образовательной организацией
- Педагогика и методика преподавания географии
- Теория и методика преподавания физики и астрономии в образовательной организации
- Социально-педагогическая деятельность в образовательной организации
- Русский язык и литература: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Мировая художественная культура: теория и методика преподавания в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.