Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
08.01.2015

Разработка урока музыки в 3 классе на тему: «Путешествие в страну музыки»

Акмалова
Учитель начальных классов
Методическая разработка урока музыки для 3 класса «Путешествие в страну музыки» включает в себя готовую разработку и презентацию на татарском языке. Материал знакомит школьников с музыкальными инструментами, их звучанием и краткими биографиями известных композиторов в увлекательной игровой форме. Урок способствует росту познавательного интереса к предмету, развивает слуховые навыки и экономит время педагога для индивидуальной работы и игровых ситуаций при актуализации знаний.

Содержимое разработки

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе

муниипаль бюджет белем бирү учреждениесе

( 3 нче класс өчен музыка фәненнән дәрес эшкәртмәсе)

Төзеде: Акмалова Айзирә Хәбип кызы

башлангыч класс укытучысы

2014 ел

Аңлатма язуы

Музыка дәресләрендә укыту процессы музыкаль әсәрләрнең эчтәлегенә нигезләнә. Музыкаль әсәрнең эчтәлеге – кешенең уй – хисләре, кичерешләре ул. Шул хисләрне һәм кичерешләрне сиземләү, музыкаль әсәрнең гүзәллеген тоя белү, музыканың эчтәлеген аңлап шатлану, фикерләрне әйтә белү, музыка сәнгатенең тормыш белән тыгыз бәйләнештә булуын аңлату – музыка дәресләренең төп максаты. Укучыларда сәнгати зәвык тәрбияләү, аларның сәләтләрен, башкару осталыгын үстерү – музыкаль тәрбиянең төп мәсьәләсе. Музыка сүзләр белән әйтеп булмаган тойгы хисләрне тирән итеп чагылдыра ала. Бу – музыканың иң төп сыйфаты.

Музыка – сәнгатьнең кешегә иң якын төрләренең берсе. Бу сәнгатьне аңлау өчен, бик күп музыкаль әсәрләр тыңларга һәм аларның үзенчәлекләрен өйрәнергә кирәк.

Дәресләрдә укучылар музыкаль тел үзенчәлекләрен, музыка әсәре төзелешен, музыка сәнгатендәге төп өч төрне ( җыр, бию, марш), тасвирлау һәм сурәтләү чараларын, музыкаль интонацияне сиземләргә, тын алу ысулларына өйрәнәләр. Музыкаль әсәрләр тыңлыйлар, төрле ил композиторлары белән танышалар, җырлар җырлыйлар, бәрмә музыка уен коралларында уйныйлар.

Музыка дәресләрен яңа мәгълүмати технологияләр, презентацияләр кулланып үткәрәм.

Укыту эшен, җирлектә яшәп, иҗат итүче үзешчән композитор Илдар Шәмсемөхәммәтовның иҗаты белән тыгыз бәйләнештә алып барам.

Дәрес эчтәлеге.

Дәрес 3 нче класс өчен балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, милли – төбәк компонентларын кулланып төзелде. Дәрес – сәяхәт тукталышлар белән алып барыла. Укучылар тукталышларда яңа белемнәр алалар, музыкаль күнекмәләрне ныгыталар.

Беренче тукталыш.“Композиторлар”. Укучылар композиторларны искә төшерәләр һәм авылыбызда яшәп, иҗат итүче үзешчән композитор И.Шәмсемөхәммәтов белән очрашалар.

Икенче тукталыш.“Музыка уен кораллары”. Укучылар 14 музыка уен коралының тавышын тыңлыйлар.Искәрмә: Windows XP операция системасында видео фрагмент “Музыка уен кораллары”слайды ачыла, ә Windows 7 дә ачылмаска мөмкин.

Өченче тукталыш.Ял итү. “Әйлән – бәйлән”. Укучылар “Карабай” көенә парларда алмашып бииләр.

Дүртенче тукталыш.“Җыр – кешенең юлдашы”.Укучылар тавышны ачу күнегүләре үткәрәләр, җырлау кагыйдәләрен искә төшерәләр, җырлардан өзекләр башкаралар, бәрмә уен коралларында уйныйлар.

Бишенче тукталыш.“Белемнәрне тикшерү”. Укучыларга 4 көй тәкъдим ителә. Алар көйне танырга һәм жанрын билгеләргә тиеш.

Дәрес ахырында укучылар үзләренең кәефләрен чагылдырган рәсемне сайлыйлар. Өй эшенә ребуслар бирелә. Дәрестә катнашкан кунакларга үзешчән композитор И.Шәмсемәхәммәтов иҗат иткән җырлар (“Мортаза су коена”. Н.Гайсин сүзләре, И.Шәмсемөхәммәтов көе.“Нөркә буе”. Л.Гилем сүзләре, И.Шәмсемөхәммәтов көе) бүләк ителә.

Тема :Музыка иленә сәяхәт.

Дәрес төре:Сәяхәт – дәрес.

Дәреснең максаты:

1. Музыкаль белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү. Укучыларны авылдашыбыз, үзешчән композитор

Илдар Шәмсемөхәммәтов иҗаты белән таныштыру.

2. Укучыларның дөрес җырлау күнекмәләрен, музыканы тою сәләтләрен, фикер йөртүләрен,

хәтерләрен үстерү.

3. Татар милли һәм профессиональ музыка сәнгатенә ихтирам хисләре тәрбияләү.

Җиһазлар: 3 нче класс өчен музыка дәреслеге, белемнәрне тикшерү өчен карточкалар, магнитофон, И. Шакиров репертуарыннан иң яхшы җырлар (кассета), татар халык биюләре

( кассета) компьютер, слайдлар, ребуслар, бәрмә музыкаль уен кораллары: бубен, трензель, металлафон, маракасиклар, агач кашыклар.

Дәрес барышы

(Тәнәфестә җыр куела )

I. Оештыру өлеше.

- Хәерле көн, укучылар!

Күңелле үтсен дәрес

Минем белән сәяхәткә

Чыгар өчен әзерме сез?

II.Актуальләштерү.

Укытучы. Балалар, безгә бүген кунаклар килде. Алар белән бергәләп, музыка иленә сәяхәткә чыгабыз. Сәяхәт вакытында музыка фәненнән алган белемнәребезне ныгытырбыз һәм яңа белемнәр белән дә танышырбыз.

- Сәяхәтче нинди булырга тиеш? ( Балаларның фикерләре тыңлана.)

Сәяхәтебезне башлыйбыз. Хәерле сәгатьтә! ( Музыка иленә сәяхәт. 1 слайд.)

-Укучылар, сез дәрес башланганчы нәрсә тыңладыгыз? ( Көй)

- Көй нәрсәләр ярдәмендә языла? ( Ноталар ярдәмендә)

- Көйне кем иҗат итә? ( Халык, композитор)

- Димәк, композитор - ул көйләр иҗат итүче. Композиторлар халык иҗатын өйрәнәләр, нотага язып алалар. Халык көйләре нигезендә төрле музыка уен кораллары һәм башка зур күләмле әсәрләр язганда халык көйләрен файдаланалар.

Беренче тукталыш. (Композиторлар, 2 нче слайд)

- Сез, композиторлардан кемнәрне беләсез? ( Балаларның фикерләре тыңлана.)

- Сезгә композиторларның портреты күрсәтелә. Аларны танырга тиешсез. ( 3 - 8 слайдларда композиторлар күрсәтелә.Укучылар аларның исемнәрен әйтергә тиешләр.

Алар: С. Садыйкова, С. Сәйдәшев, Р. Әхиярова., Людвиг Бетховен, Вольфанг Моцарт. Композиторлар арасында авылдашыбыз, үзешчән композитор Илдар абый Шәмсемөхәмәтов та бар.

III. Яңа теманы аңлату.

- Илдар абый турында нәрсәләр әйтә аласыз? Ни өчен ул композиторлар арасында?

( Балаларның фикерләре тыңлана.)

Укытучы. Илдар абый 1954 нче елның 30 нчы январенда Актаныш районы Чалманарат авылында туган. 1979 нчы елдан Пучы урта мәктәбендә музыка дәресләре алып бара. Балалар иҗат үзәгендә укучыларга музыка уен коралларында уйнау серләренә өйрәтә. Зурлар һәм балалар өчен 60 тан артык көй иҗат итте. Безнең җирлегебездә композитор яши һәм без аның белән горурланабыз.

- Илдар абый, сезне бирегә чакырабыз.( Ул укучылар алдына чыга.)

- Балалар, Илдар абый белән якынрак танышыйк. ( Ромашка чәчәгенә Илдар абыйның иҗатына, тормыш юлына багышланган сораулар язылган була. Укучылар чәчәк таҗларын алып, Илдар абыйга сорауларны укыйлар )

● Сез ничә яшегездә гармунда уйнарга өйрәндегез?

● Сезнең беренче иҗат иткән көегез?

● Илдар абый кечкенә чагыгызда кем булырга теләгән идегез?

● һәр кешенең хыялы була. Сезнең хыялыгыз нинди?

Гаиләгездә музыкага гашыйк булган кешеләр бармы?

Укытучы. Мин сезне Илдар абыйның яңа җыры белән таныштырам. Җыр “Язны көтәм” дип атала. ( Р.Моталлапов сүзләре, И.Шәмсөмөхәммәтов көе.) (Укытучы җырны башкара). Киләчәктә сезнең балалар өчен иҗат ителгән җырларыгызны да өйрәнербез. Илдар абый, илһам чишмәгез һәрвакыт тулып торсын. Рәхмәт сезгә.

- Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Алдагы тукталышыбыз нинди булыр икән?

Икенче тукталыш. (Музыка уен кораллары, 9 нчы слайд.)

- Балалар, сез нинди музыка уен коралларының исемнәрен беләсез? (Балаларның фикерләре тыңлана.)

(10 нчы слайдта 14 музыка уен коралы күрсәтелә, тавышлары тыңлана. Искәрмә:WindowsXP операция системасында видео фрагмент “Музыка уен кораллары”слайды ачыла,

ә Windows 7 дә ачылмаска мөмкин.)

- Сезгә таныш булмаган нинди музыка уен коралларын күрдегез һәм ишеттегез?

( Балаларның фикерләре тыңлана.)

- Димәк, композитор көйне тыңлаучыларга музыка уен кораллары ярдәмендә җиткерә.

Тукталышыбызны дәвам итәбез.

Өченче тукталыш. (“Әйлән – бәйлән” тукталышы. Ял итү күнегүләре үткәрелә. Балалар такта янына чыкканчы көй яңгырый. 11 нче слайд )

IV. Ял итү күнегүләре.

Укытучы. Элек “Карабай” биюен әби – бабаларыбыз кичке уенда биегәннәр.

(Укучылар түгәрәккә басып, “Карабай”көенә парларда бииләр. Парлар белән алмашып баралар.Укытучы гармунда уйный.)

- Рәхмәт балалар. Сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Дүртенче тукталыш. ( “Җыр - кешенең юлдашы”, 12 нче слайд. )

- Ни өчен җырны кешенең юлдашы дигәннәр? Юлдаш сүзен ничек аңлыйсыз?

( Балаларның фикерләре тыңлана)

Укытучы. Укучылар, җырлар алдыннан тавышны ачу күнегүләре үткәрәбез.

Башны уңга, сулга, аска, өскә хәрәкәтләндерү.

Авыз йомык. Телне уң якка, сул якка әйләндерәбез.

● Телне шартлату.

Сузык авазларны әйтү. А О У Ы И

Көйгә кушылып җырлау күнегүләрен башкару. До, ре, ми, фа, соль.

Укытучы. Балалар, җырлар алдыннан кагыйдәләрне искә төшерик. (Кагыйдәләрне укыйлар. 13 нче слайд)

Җырлардан өзекләр башкарабыз. ( Попури)

(Укытучы башта үзе уйнап җырлый, аннары балаларны җырлата, аларның җырлаганын тыңлый. Арада көйне бозучылар булса, җырны туктатып, көйнең бу өлеше бала белән кабатлана, соңыннан рәтләр арасында җырлана. Җырлаган вакытта укучыларның дөрес утыруына, сулыш алуына игътибар ителә. “Әнисә” җырын башкарганда балалар бәрмә музыка уен коралларында уйныйлар. Калган җырларны уйнамыйча гына башкаралар.

1. Тыпыр – тыпыр биергә (“ Әнисә”) (2 тапкыр)

Имән идәннәр кирәк.

Имән идәннәр өстенә

Хәтфә паласлар кирәк.

2. Кәрия – Зәкәрия коммая, ( “Кәрия – Зәкәрия”. Татар халык җыры)

Кәрия – Зәкәрия коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, ( 2 тапкыр )

Зәкәрия коммая!

3. Яз, яз, яз җитә, ( Яз җитә. Ф. Кәрим шигыре, Җ. Фәйзи музыкасы)

Тәрәзәне ачтылар;

Тып, тып, тып, тып итә

Эре – эре тамчылар.

4. Киң итеп җәеп колач, (Килде яз. Ә. Ерикәй шигыре, С. Сәйдәшев көе)

Килде яз, килде яз.

Елмаеп тора кояш

Көн аяз, көн аяз.

Укытучы. Сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Бишенче тукталыш.(Белемнәрне тикшерү. 14 – 15 нче слайдлар)

(Укучылар 4 көйнең өзеген тыңлыйлар. Көйләр магнитафон язмасыннан тыңлана. Бер көй таблицага кертелми. Балалар әсәр исемнәрен үзләре табалар. Көйнең жанрын төсле карандашлар белән буйыйлар.

Әсәрләр

Марш

Бию

Җыр

“ Совет Армиясе маршы” С.Сәйдәшев көе

Татар халык җыры “Әпипә”

Әдрән диңгез”Т. Гыйззәт сүзләре, С.Сәйдәшев музыкасы

- Укучылар, нинди әсәр таблицага кертелмәгән? (“Агач солдатлар” маршы. П.Чайковский.) (Укучыларның эшләре телдән тикшерелә, бәяләнә)

Укытучы. Укучылар, безнең сәяхәтебез тәмамлана.(“Музыка иленә сәяхәт”. 16 нчы слайд )

V. Йомгаклау.

- Бүгенге дәрестән нәрсә белеп калдыгыз? (Балаларның фикерләре тыңлана.)

- Дәрестә сезне нәрсә гаҗәпләндерде?

- Күңелегезгә иң якын тукталыш?

Укытучы. Балалар, безнең белән бергә сәяхәткә барган кунакларга күчтәнәчебез дә бар. Илдар абый иҗат иткән көйләр. ( И. Шәмсемөхәммәтовның нотада бирелгән җырларын кунакларга тарату. “Мортаза су коена”. Н.Гайсин сүзләре, И.Шәмсемөхәммәтов көе.“Нөркә буе”. Л.Гилем сүзләре, И.Шәмсемөхәммәтов көе) бүләк ителә.

VI.Үзбәя.

Укытучы. Дәрестә үзеңнең эшчәнлегеңне ничек бәялисең ? (Балалар үзләренең эшчәнлекләрен телдән бәялиләр)

- Бүгенге дәрестән сез нинди кәеф белән чыгасыз? (“Минем кәеф”. 17 нче слайд.) Укучылар үз кәефләрен, халәтләрен чагылдырган рәсемне сайлап алалар.Рәсемнәр дәрес башланыр алдыннан таратылган була.)

VII. Өй эше.

Музыкаль ребусларны чишәргә.

Кушымта

Белем һәм күнекмәләрне тикшерү (Укучыларга кисеп тарату өчен)

Әсәрләр

Марш

Бию

Җыр

Совет Армиясе маршы” С.Сәйдәшев көе

Татар халык җыры “Әпипә”

Әдрән диңгез”

Т. Гыйззәт сүзләре ,

С.Сәйдәшев музыкасы

Музыкаль ребуслар (Өй эшенә)

(Укучыларга тарату өчен)

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/91975-razrabotka-uroka-muzyki-v-3-klasse-na-temu-pu

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки
Курсы повышения квалификации