Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
14.01.2015

Татарский язык 1 класс

Ханнанова  Алсу  Саубановна
учитель начальных классов
Разработка урока по татарскому языку для 1 класса. Готовый план занятия включает упражнения для изучения алфавита, правил чтения и базовой лексики. Материал содержит методические рекомендации, раздаточные карточки и сценарий игровых заданий для развития интереса к предмету. Помогает учителю провести эффективный и увлекательный урок, соответствующий требованиям ФГОС НОО.

Содержимое разработки

Ханнанова Алсу Сәүбән кызының 1 нче класс укучылары белән язу дәресеннән күрсәткән ачык дәресенең план - конспекты.

Тема: Баш һәм юл Ө, ө хәрефләрен язу.

Максат: 1. Басма һәм язма Ө, ө хәрефләре арасындагы аермалыкны язуда график дөрес күрсәтергә өйрәтү.

2. Укучыларның танып- белү активлыгын,фикерләү сәләтләрен үстерү, сүзлек запасын баету.

3. Туган телне өйрәнүгә кызыксыну игътибарлылык, тапкырлык, оешканлык, бердәмлек тәрбияләү.

Материал һәм җиһазлар: язарга өйрәнү дәфтәре, таблицалар, схемалар, төймәләр, мультимедиа, кәгазьдән киселгән кар бөртекләре.

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше:

Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

Хәерле көн кошлар!

Хәерле көн агачлар!

Хәерле көн апабыз!

Хәерле көн дуслар!

Барыгызга да хәерле көннәр теләп дәресебезне башлыйбыз.Барыгыз да дәрескә әзерме?

Укучылар, безнең хәзер язу дәресе. Бүгенге дәрес гади генә түгел, дәрес- экскурсия булыр. Без сезнең белән кышкы урманга экскурсиягә барырбыз. Ләкин нәрсә белән барырга икән балалар? Кар бик күп яуды, аяклар бата бит.

Чаңгы белән барырга була.

Бик дөрес, чаңгы белән барырбыз. Ләкин урманга барганчы нәрсәне искә төшерергә кирәк?

Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен.

Искә төшерик әле, балалар.

Урманда кычкырып сөйләшергә ярамый, җәнлекләрне куркытуың бар.

Агачларны сындырырга, чүп калдырырга ярамый.

Кагыйдәләрне искә төшердек, хәзер инде юлга кузгалсак та була. Кузгалдыкмы?

II.Белемнәрне актуальләштерү.

1)-Укучылар, менә без урман авызына килеп тә җиттек. Кар бабай безгә бирем әзерләп куйган. Шул биремне үтәмичә кереп булмаячак. Ул бездән уку дәресендә алган белемнәребезне сорый.(Шигырь уку, ө авазын таптыру, әйттерү)

Укучылар, уку дәресендә без нинди аваз белән таныштык?

Ө авазы белән.

Бу аваз нинди телгә генә хас?

Татар теленә генә.

Ө нинди аваз?

Ө нечкә сузык аваз. Аның калын пары нинди?

О авазы.

Сузык авазлар ничә төрле була?

Калын һәм нечкә сузыклар.

- Әйдәгез, бер уен уйнап алабыз. Мин сезгә калын сузыкны әйтеп кар йомарламы атам, сез аның нечкә парын әйтеп кар йомарламын кире миңа бирәсез.Башладыкмы?

( а-ә, у-ү, о-ө, ы-э, и)

2) Урман авызын буран кар белән тутырган икән балалар. Әйдәгез чистартыйк әле. Кар сүзенә анализ ясау.

3) Хәзер инде урман эченәрәк керсәк була. Әйдәгез,укучылар, чаңгыда ярышып алабыз.

Кем беренче килә? Аның өчен таблицада язылган хәрефләр арасыннан 10 ө хәрефен табып буярга кирәк. Кем беренче табып бетерер икән? ( Урыннар билгеләнә. Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.)

III. Яңа материал өстендә эш.

1.Ө хәрефен язу.

Ярышып алдык, хәзер инде эшкә тотынырга кирәк. Без җәнлекләргә үзебез белән күчтәнәч тә алып килдек бит, шуларны таратып чыгыйк әле.

-Укучылар кышын җәнлекләргә, кошларга ничек?

- Без ничек ярдәм итә алабыз соң? ( Җимлекләр ясыйбыз, җимнәр куябыз)

Әйдәгез без дә кошларга , ярдәм итеп алыйк. Биремнәрне дөрес итеп эшли алсак аларга салкын кышны уздырыга җайлы булачак.

Ө хәрефенең язылышын карау.( слайд)

тактада язып күрсәтү;

һавада язу;

борын белән язу;

аяк белән язу;

күз белән язу;

төймәләрдән ө хәрефен төзү.

ө хәрефе буенча йөреп карау. ( линолиумга язылган була)

тактага язып карау.

2. Дәфтәрләргә Ө,ө хәрефләрен язу.

Ручканы мин дөрес тотам

Дәфтәрне авыш итеп.

Яза башлыйм хәрефләрне

Чиста һәм матур итеп.

- Язган хәрефләрегез арасыннан кайсы хәрефләр иң дөрес булды, шуларның асларына сызыгыз.

3. Физкультминутка.(слайд)

Күзләр өчен гимнастика.

4. “Сүзләр төзе” уены. (слайд)

Әйдәгез, эшебезне дәвам итик инде.

а) кө кушылмасына хәрефләр өстәп сүзләр төзү;

б) төзегән сүзләрне магнитлы хәрефләр белән тактада язу;

в) ө хәрефенә башка хәрефне ялгауны тактада язып күрсәтү;

г) төзегән сүзләрне дәфтәргә яздыру.

Физкультминутка.

- Әйдәгез әле укучылар, кар атышып уйныйк әле.

(Укучылар кәгазьне йомарлыйлар һәм иптәшләренә бирәләр. Баш очына куеп йөриләр.)

IV. Яңа материалны ныгыту.

Кайсы сүз артык?” уены.( Слайд)

Ө хәрефенең язылу урынын билгеләү, кагыйдә чыгару.( слайд)

V. Рефлексия.

Сезгә кышкы урманга экскурсия ошадымы?

Тагын барыр идегезме? Укучылар, без экскурсиядә булган вакытта бер агачның кары коелган. Кардан башка агачка кыш көне суык булачак. Ул өшергә мөмкин. Әйдәгез, аның өстенә кар куйыйк әле. Дәрес кемгә бик ошады, кем авырлыкларга очрамады, шул укучы зәңгәр төстәге кар куйсын. Кемгә дәрестә авырлыклар булды, шул укучы кызыл төстәге кар бөртеге куйсын.

VI.Йомгаклау.

-Без бүгенге экскурсиядә нәрсәләргә өйрәндек?

-Ө хәрефе сүзнең ничәнче иҗегендә генә языла?

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/94439-tatarskij-jazyk-1-klass

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки