Яңа ел
1. Җыр............................................................................................................................
А.Б.чыга
И матур да булып карлар ява
И матурда узе, ак кына.
Алар назлап чәчләремә куна,
Керфегема куна сак кына.
Аклык ява ботен тирә-юньгә
Сафлык ява-карап туйгысыз,
Аклык белән, сафлык белән генә
Их,яшәсәк идек кайгысыз.
АБ.
Йомшак кына булып карлар ява,
Карлар ява жирне бизәкләп.
Ак карлар белән Яңа елым
Бәхет алып килсен житәкләп.
Берсен-берсе узып ак кар ява.
Аклыгыннан кузләр камаша.
Табигатьнен мондый матурлыгы,
Узе гажәеп бер тамаша.
1нче алып баручы: Хәерле кич, хөрмәтле дуслар, укытучылар, укучылар, килгән кунаклар!
2нче алып баручы: Яңа ел белән сезне! Якынлашып килүче яңа ел белән!
1нче ал.б.: Җиһанның барлык почмакларында, бар дөньяда иске елга йомгак ясалып, яңа елга планнар корыла. Чөнки бөтен дөнья буйлап Яңа 2014нче ел атлый.
2нче ал.б. Тиздән мәңге тынгы белмәс сәгать телләре, бар җиһанга өр-яңа ел килүен хәбәр итеп, 12 не сугачак! Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым һәм менә шул бер адымда- әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.
1нче ал.б.: Шушы матур бәйрәм белән котлау өчен, сүз мәктәп директоры- Газизов Фидан Фирдәвис улына бирелә.
2нче ал.б.: Матур теләкләргә кушылып, __________________башкарачак җыр 2 сезгә яңа ел котлавы булып ирешсен.
1нче ал.б.:
Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел,
Әйтерсең, җиңүгә өнди ул яңа җыр
Ямь – яшел чыршылар- Яңа ел байрагы,
Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.
2нче ал.б.:
Исәнме яңа ел! Исәнме яңа көн!
Рәхим ит илемнең түренә.
Һәркемнең йөзендә, күзендә
Өр-яңа елмаю күренә.
А.б.Б. - Инзилә, шулай да нидер җитми кебек. Бәйрәм настроениесе, кәефе димме?
И - Нәрсә җитми? Бизәлгән чыршы тора, мәктәп тә бизәлгән - 6-7 класслар тырышканнар. Матур итеп киенеп, укучылар да җыелган. Тагын ни җитми соң сиңа?
Б. - Белмим инде, Инзилә. Тиздән Сочида Олимпия уеннары башлана. Ә без бәйрәм итәргә җыелганбыз. Бәлки, безгә Яңа елны үткәреп тормаскадыр. Шундый зур вакыйга булырга торганда, монда җыелып, бушны юкка аударып ят инде, ә! Юк. Дөрес түгел бу!
И.- Соң ул олимпиадада без катнашмыйбыз бит! Нәрсә эшләргә кушасың инде?
Б.- Җан атарага, көч биреп торырга кирәк.
Россия – чемпион!
Татарстан – чемпион!
И.- Шул гынамы? Менә кара без кычкырып кына түгел,биеп тә көч бирергә әзер.
9класс кызлары – бию.3
Уен оештыру.1
Сюрприз
Аб.чыга - Син , Булат, Олимпиада дисең. Монда әле тагын да җитди эш көтә безне. ДЙА белән ЕГЭ. Ә мин монда басып торам! Чыннан да. Әйдә Яңа елны үткәреп тормыйк. Имтиханнарга әзерләнәсе бар.
Музыка. Баба-ЕГЭ белән ДЙА пәрие керә. Түшләренә зур итеп исемнәре язылган. Керәләр дә балаларны куркытып, этеп-төртеп йөриләр.
Б-Е. – Нәрсә җыелдыгыз монда? Бәйрәм итәбезме! Менә күрсәтермен әле мин сезгә. Май ае гына җитсен. Утырма монда, бар, укы!
А.Б.И. – Тукта әле, әбекәй. Соң ,Яңа ел бәйрәме бит! Ничек аны китап укып үткәрәсең инде? Бу елга нәтиҗәләр ясарга, киләсе елга матур планнар корырга кирәк. Иске Елны матур итеп озатырга, Яңа елны. “Хуш киләсең!” дип каршы алырга.
Б.- Аннан соң әле ,әбекәй, мин әле 8нчедә генә укыйм... Бик куркыта алмассың . Безнең мәктәп ТӘ 9 еллык кына – ЕГЭ бирүчеләр юк монда.
Б.Е – Ничек?! Мин ялгыш килдеммени? ДЙА пәрие, бу синең мәктәп икән бит. Бар әйт сүзеңне. Куып тарат. Нишләп утыралар алар укымыйча.
Д,П,- КАя? Кемнәрнең ДЙА бирәсе? Тордык, кайтып киттек. Монда утырасы булмагыз.Укырга, укырга һәм дә укырга кирәк!!! Имтиханнарга әзерләнергә! (кулларын болгап, укучыларны куркытып йөри)
А.Б. Булат – Тукта әле, бабыкай. Син дә тузынма. Бәйрәм булырга тиеш. Укучылар күпме әзерләнде, көтте бу көнне. Аннан каникуллар да башланды инде. ЯЛ!
А.Б. И. - Әйе шул. Аннан безнең мәктәп сынатучылардан түгел. Укуда да, спортта да баш бирмиләр, имтиханнарын да яхшы балларга тапшырырлар. Менә тыңлап карагыз безнең нәтиҗәләрне1 Сзне мәктәбебез директор урынбасары – Ләйсән Мирфаяз кызына бирәбез. (Уку алдынгылары, бәйгеләрдә җиңүчеләр бүләкләнә, уңышлар барлана)
УЕН оештырыла.2
Сюрприз
И.- Туката әле, Булат. Бәйрәм күптән баәланды. Ә безнең Кыш бабай, белән Кар Кызы күренми. (халыкка)Сез күрмәдегезме?
К.Б. килеп чыга.
-Кыш бабай, нишләп йөрисең? Бәйрәм башланды бит инде. Укучыларны котламыйсызмыни? Күчтәнәчләр таратмыйсызмыни?
К.Б. – Уф, балам! Кайгы төште әле башыма. Кар Кызы Яңа елны онытты, санламый башлады. “Голос” проектында катнашам, ди. Барыбер җиңәм , ди. Тәмам хыялланды. Әәнә, үзе дә килә.
К.К. – Исәнмесез, хөрмәтле жюри!Исәнмесез, О-о-о Дима Билан, Пилагея, Гратский, Агутин! Мин күптән бу проектта катнашырга тели идем. Рәхмәт, рәхмәт чакырганыгыз өчен. (жюри, артлары белән борылып утыралар, урындык артларына исемнәре язылып куелган. К.К. җырлый. Дүртесе дә әйләнә. К.К.”Мине сайла,минне сайла,”-дип әйтәләр.)
К.К. – Юк, хөрмәтле жюри,мин җырладым – үз хыялымны тормышка ашырдым. Ә хәзер мине укучылар көтә. Әйеме, бабакай!
Кыш бабай:
Яңа елның ишеген ачып керэм
Йөрәктәге илгә булган
Олы мәхәббәт белән
Исәнмесез, минем күз нурларым
Сезне сагынып килдем мин менә
Сезнең кебек гүзәл балаларны
Күргән саен күңел сөенә
Көн буена, бөтен ел буена
Сезнең яннан килми китәсем.
Килә минем сезгә бу дөньяның
Тынычлыгын бүләк итәсем.
Кар кызы:
Исәнмесез, кадерле дуслар!
Яңа ел бәйрәменә,
Әйлән- бәйлән әйләнергә
Бабай белән икәү бергә
Бик сагынып килдек сезгә.
К. б. Яңа ел белән, дуслар!
Яңа шатлыклар белән!
К.к. Яңа ел котлы булсын!
Дөньялар тыныч булсын!
К.б. Һәр бала булсын тырыш!
К.к. Күңелле үтсен тормыш!
К.Б.
Кыш бабай:
Яңа елның ишеген ачып керэм
Йөрәктәге илгә булган
Олы мәхәббәт белән
Исәнмесез, минем күз нурларым
Сезне сагынып килдем мин менә
Сезнең кебек гүзәл балаларны
Күргән саен күңел сөенә
Көн буена, бөтен ел буена
Сезнең яннан килми китәсем.
Килә минем сезгә бу дөньяның
Тынычлыгын бүләк итәсем.
Кар кызы:
Исәнмесез, кадерле дуслар!
Яңа ел бәйрәменә,
Әйлән- бәйлән әйләнергә
Бабай белән икәү бергә
Бик сагынып килдек сезгә.
К. б. Яңа ел белән, дуслар!
Яңа шатлыклар белән!
К.к. Яңа ел котлы булсын!
Дөньялар тыныч булсын!
К.б. Һәр бала булсын тырыш!К.к. Күңелле үтсен тормыш!
Яңа елның ишеген ачып керэм
Йөрәктәге илгә булган
Олы мәхәббәт белән
Исәнмесез, минем күз нурларым
Сезне сагынып килдем мин менә
Сезнең кебек гүзәл балаларны
Күргән саен күңел сөенә
Көн буена, бөтен ел буена
Сезнең яннан килми китәсем.
Килә минем сезгә бу дөньяның
Тынычлыгын бүләк итәсем.
Кар кызы:
Исәнмесез, кадерле дуслар!
Яңа ел бәйрәменә,
Бабай белән икәү бергә
Бик сагынып килдек сезгә.
Яңа ел белән, дуслар!
Яңа шатлыклар белән!
Яңа ел котлы булсын!
Дөньялар тыныч булсын!
Һәр бала булсын тырыш!
Күңелле үтсен тормыш!
А.Б.-Ниһаять, барыбыз да җыелып беттек.
Җир өстенә бәйрәм иңә,
Ап- ак карлар күктән ява.
Иске елның бик аз гына
Мизгелләре калып бара.
Энҗе- энҗе бөртеккәйләр,
Битебезгә куналар.
Яңа ел белән сезне дип,
Котлап кына торалар.
А.Б.
Яңа ел килде, Яңа ел
Күңелдә шатлык.
Матур ел булсын диеп
Бергә җыелдык.
Әйдәгез, әйдәгез!
Бергә җырлыйкчы.
Ак кар кулга төшсә әгәр,
Була, ул тамчы.
Һәр ел саен безгә шулай
Яңа ел килсен.
Күңелләрне шатландырып,
Θскә кар сипсен.
УЕН оештыру 3
Сюрприз
Концерт номеры4
К. б.Ярый, дуслар, бергәләп биедек, көлдек
Җырлар җырлап уйнадык,
Яңа елны да күрдек
Безгә китәргә вакыт
Тормаска кирәк артык
Көтәләрдер башка җирләрдә дә
Без килгәнне зарыгып.
Хушыгыз, дусларым! Әйдә, кызым
К.К
Күкләрегез һәрчак аяз булсын,
Һәр таң бетмәс шатлык китерсен,
Табыныгыз тулып ташып торсын,
Йөзегез гел янып балкып торсын,
Зур уңышлар сезгә юлдаш булсын,
Тормышыгыз тыныч матур үтсен
Сау булугыз!
А.Б
Яңа ел килә, яңа ел
Бәрәкәте белән килсен ул
һәрбер өйгә, йөрәк, күңелгә
Бәхетләре белән иңсен ул.
Яңа елда һәркем теләк тели
Яңа елда эшләр уңар күк
Ел буена ашмый йөргән уйлар
Яңа елда кабул булыр күк.
А.Б.
Күкләр аяз, дөньялар имин булсын,
Авырлыклар ишек какмасын.
Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!
Концерт номеры 5
Хөрмәтле дуслар, кунаклар. Бүгенге бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезгә исәнлек, саулык, бәхет-шатлык телибез. Еллар имин, дөньялар тыныч булсын. Сау булыгыз!
Автор: Марданова Адиля Ахсановна
Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.