Cценарий праздника «День Знаний» в 1 классе (1 нче сыйныф өчен «Белем бәйрәме»)
Белем бәйрәме (1 нче сыйныф укучылары өчен чара)
Максат: баларны мәктәп кагыйдәләре белән таныштыру, укуга кызыксыну
уяту
Укытучы.Кадерле балалар, әти-әниләр! Сезне Белем бәйрәме белән чын күңелемнән тәбрик итәм. (1нче слайд)
Укытучы үзе белән таныштыра.
-Без бүгеннән сезнең белән тылсымлы илгә сәяхәткә китәрбез. Бу илдә бик күп сынаулар, могҗизалар. Без бу ил буенча бик озак сәяхәт итәрбез. Нинди ил икән ул?Аны белү өчен йозакны ачып, илнең исемен укырга кирәк. (Сыйныф тактасы ябылган һәм ачкыч эленгән.) Укый белүчеләр бармы? Бүген очраган барлык язуларны да укырга булышырсыз.
-Йозакны ачар өчен ачкыч сайларга кирәк. Минем кулымда өч ачкыч.
Кайсысы туры килер икән? (Ачкыч сайлыйлар.)
-Игътибар, ачам! Тактада нәрсә язылган? Укыгыз әле. (Кычкырып укыйлар: Белем иле. )
-Белем иле икенче төрле ничек атала?
Акчасыз керәсез,
Белем алып чыгасыз. (Мәктәп) (2нче слайд)
-Белем иле буйлап бары укучылар гына сәяхәт итә ала. (3нче слайд)
Укучылар дәрестә укырга,язарга, санарга һәм тагы бик күп нәрсәләргә өйрәнәләр. Белем илендә дәресләр нинди була соң? Дәрестә үз-үзеңне ничек
тотарга кирәк? Тыңлагыз әле:
Ягез, балалар тыныч.
Хәзер башлана дәрес.
Сез хәзер укучылар,
Кирәк шуны белергә:
Утырырга тып-тыныч.
Аркаларны турайтып,
Кулны шулай (күрсәтү) куябыз
Һәм тыңлап утырабыз.
Әгәр сорыйсың килсә,
Җавап бирәсең килсә,
Бер дә аптырамагыз,
Уң кулны күтәрегез. (4нче слайд)
-Әйдәгез, дәрестә утырып карыйбыз. (Укытучы укый, укучылар шуңа туры килгән хәрәкәтләр ясыйлар)
-Исегездә калдырдыгызмы?
Тактада поезд рәсеме.(5нче слайд)
-Сез ничек уйлыйсыз, Белем иленә сәяхәткә нәрсәгә утырып китәрбез икән?
( Поезд белән.)
-Поездның вагоннары юк, каян алырбыз икән? Исемә төште, иртүк посылка килгән иде. Карыйк әле. (Посылканы карыйлар, анда ап-ак вагоннар.)-Безнең поезд шундый матур, ә вагоннар буялмаган. Аларны буярга кирәк.(Һәрбер укучыга вагон таратыла.)Иң беренче тәрәзәләр һәм тәгәрмәчләрен ясыйк.(Турыпочмаклыклар һәм боҗралар сызалар.)
-Хәзер вагоннарны үзегез теләгәнчә бизәгез. (Балалар эшләгәндә “Зәңгәр вагон” җыры көе яңгырый. В. Шаинский көе.) )
-Тырыштыгыз, ял итеп алыйк. (Теләге булган укучылар җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр. )
-Вагоннарның икенче ягына әниләрегез сезгә теләкләр язсыннар. Мәктәпне тәмамлап чыкканда, шушы вагоннарга язган теләкләрне яңадан искә төшерербез.
-Вагоннар әзер, хәзер аларны поездга тагарга кирәк. (Һәрбер укучы үз вагонын тактага чыгып ябыштыра) Поездның ничә вагоны булды? (Саныйлар)
-Поездны җибәрү өчен машинистка һәрбер пассажир турында төгәл белешмә кирәк.Һәрберегез үзегез белән таныштырыгыз. (Исемнәрен һәм фамилияләрен әйтәләр)
-Ничә кыз, ничә малай икәнен белергә кирәк. Әйдәгез башта кызларны, аннан соң малайларны саныйк. (Саныйлар) Барысы ничә кеше булды? (Саныйлар) --Барлык вагоннарда урыннарындамы? (Саныйлар)
-Димәк, сәяхәткә китсәк тә була.
Күзләрегезне йомыгыз, үзегезне поезда барасыз дип хис итегез.("Зәңгәр вагон" җыры көе яңгырый. В. Шаинский көе.) )
Беренче тукталыш. (6нчы слайд)
Экранда сүзләр язылган: әти, әни, апа, абый, әби, бабай, мин. (Укыйлар)
-Бу сүзләрне бер сүз белән ничек әйтеп була? (Гаилә, туганнар)
-Һәрберегезнең гаиләсе бар. Алар сезгә укырга булышырлар. Сезнең һәрбер уңышыгызга шатланырлар. Без сезнең белән иң яхшы укучылар булырбыз.
-Күзләрегезне йомыгыз, сәяхәтне дәвам итәбез.("Зәңгәр вагон" җыры көе яңгырый. В. Шаинский көе.)
Икенче тукталыш.(7нче слайд)
Экранга күз салыйк. Нәрсә күрәсез?(Балалар зарядка ясый.) Нинди тукталыш дип уйлыйсыз? (Сәламәтлек тукталышы)
-Сәламәт буласың килсә, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. 2013 ел - Универсиада елы. Яшьләрнең олимпиада уеннары ярышы. Йөгерү дә олимпиада уеннары ярышына керә.Әйдәгез, урыннарда йөгереп алабыз.
-Бию дә сәламәтлекне ныгыта. Музыка мәктәбенең хореография бүлегенә йөрүче укучыларның чыгышын карыйк. Теләге булган укучыларга музыка мәктәбенә язылырга мөмкин.
-Күзләрегезне йомыгыз, сәяхәтне дәвам итәбез.("Зәңгәр вагон" җыры көе яңгырый. В. Шаинский көе.))
Өченче тукталыш.(8нче слайд)
Экранда китап рәсеме.
-Сәяхәтне дәвам итәр өчен безгә нәрсәләр кирәк? (Китаплар, яисә дәреслекләр кирәк.)
Дәреслекләр тарату.
-Китапларны саклагыз! Китап-белем чыганагы.Өйгә кайткач, тышлагыз, һәр китап эченә кыстыргыч куегыз.(9нчы слайд)
-Сәяхәтебезне шуның белән бүгенгә туктатып торабыз. Киләсе очрашуга кадәр. Сезгә укуыгызда зур уңышлар теләп, иртәгә көтеп калам.
Автор: Замалдинова Руфия Маулемзановна
Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.