Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
02.02.2015

Мой край

Сценарий КВН «Мой край» для подготовительной группы детского сада. Готовый сценарий праздника или досуга, посвященного изучению родного края. Включает веселые конкурсы, загадки, стихи и подвижные игры, направленные на патриотическое воспитание детей. Материал помогает закрепить знания о малой родине в увлекательной игровой форме. Подходит для воспитателей и педагогов ДОУ.

Содержимое разработки

Тема: “ Туган ягым – яшел бишек”

Максат: үзенең туган ягын, аның табигатен тирәнтен белүче, яратучы, аны саклаучы яшь буын тәрбияләп үстерү.

Бурычлар:

1.Туган ягыбыз табигате турында белемнәрен туплау,урманда үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен ныгыту.

2.Балаларның экологик белемнәрен,уйлау сәләтләрен,үзара фикер алышу осталыкларын,сөйләм телен үстерү

3.Туган ягыбыз табигатенә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү;

Җиһазлар:

Техник җиһазлар:

-магнитофон, кошлар сайравы һәм урман шавы язылган диск,уты яна торган өстәл лампасы;

Дидактик материаллар:-төрле гөмбәләр ясалган карточкалар;дару үләне ясалган 2 плакат; хикәя төзү өчен схема;

Залның бизәлеше:

-урман күренеше : кошлар,хайваннар,бөҗәкләр , чәчәкләр , күбәләк рәсемнәре эленә , агач төпләре, уенчык җәнлекләр урнаштырыла,урманга керү юлы ясалган;

Балалар белән әзерлек эшләре:

-командалар белән әзерлек эшләре: исем, эмблема,девиз уйлау,табигатьне саклау турында җыр өйрәнү;гөл утырту тәртибен , схема буенча хикәя төзергә өйрәнү;табышмаклар өйрәнү;урманда әдәпле булу кагыйдәләрен кабатлау;

КВН ның барышы.

Залда урман күренеше сурәтләнгән, матур итеп бизәлгән.Көй уйный: кошлар сайрый, урман шаулый, күке кычкыра.Ике алып баручы керә һәм командалар ике якка кереп басалар.

1 А.Б.:- Туган як табигате! Менә шушы сүзне әйтүгә,безнең күз алдыбызга туган ягыбызның калын урманнары, анда яшәүче кыргый хайваннар,кошлар,бөҗәкләр,анда үскән чәчәкләр,биек агачлар, гөмбәләр,тирән сулы елгалар,биек таулар килеп баса.Әйе,без табигатьне бик яратабыз, аның турында күбрәк беләсебез килә,аны саклау өчен күп нәрсәләргә өйрәнәсебез килә. Менә шул максаттан чыгып, безнең балалар бакчасында табигатьне тирәнтен өйрәнүче төркемнәр бар.Бүген нәкъ менә шушы юнәлештә эшләүче 2 төркем арасында ярыш булачак.Без аларның белемнәрен тикшереп карарбыз.

/ Жюри сайлана , тамашачылар ике төркемгә бүленә /

2 А.Б.- Ә хәзер сүзне командаларга бирәбез.

1 команда “Ромашкалар”: - “Ромашкалар”командасыннан “Кыңгырау чәчәкләре”командасына кайнар сәлам! Безнең девиз:

-Ямьле илдә без

Матур чәчәкләр,

Гөрләп үсәбез ,

Без – бәхетлеләр!

Безнең җыр :

2 команда “Кыңгырау чәчәкләре”:-Кыңгырау чәчәкләре”командасыннан “Ромашкалар” командасына ялкынлы сәлам! Безнең девиз: - Озын гомер яшәргә,

Дөньябызны ямьләргә!

Безнең җыр: / лампалы өстәлләр артына утыралар /

2 А.Б. –Әйдәгез табигать турындагы белемнәрегезне тикшерәбез.Туган як урманнарында яшәүче кыргый хайваннарны әйтегез.

/ Д/уен : “Кем күбрәк әйтә?”/

/ Д/уен : “Ярый – ярамый ”/

/ Д/уен: “ Уйла һәм әйт” /

1 командага сорау: 2 командага сорау:

-Биш кышлаучы кошны әйт; - Биш күчмә кошны әйт; -Биш агачны әйт; - Биш куакны әйт; -Биш кыр чәчәген әйт; - Биш бөҗәкне санап күрсәт;

1А.Б.-Ә хәзерге биремебез бары тик капитаннарга гына кагыла.Бүлмә гөле үсентесен сайлап алырга һәм дөрес итеп утыртырга.Капитаннар үсентенең зурлыгына карап савытларны дөрес сайларга,утырту тәртибен дөрес эшләргә тиеш. / практик эш /

2 А.Б.- Ә хәзер сүзне командаларга бирәбез, алар бер-берсен сынап карарлар. Сынау дару үләннәре темасына кагыла . Командалар бер-берсенә бирем әзерләделәр, рәхим итегез. / Д/ уен “ Танып бел һәм сөйлә” , дару үләннәре турында / /Д/уен “ Дөресен әйт “ , кыргый хайваннар темасына табышмаклар/

2А.Б.- Хәзер биреләсе бирем бик катлаулы.Ике командага да схема бирелә,шушы схема буенча хикәя төзергә кирәк.Моның өчен сезгә вакыт бирелә.Башладык,әзерләнәбез./командалар уйлаган вакытта ике якның да тамашачыларына табышмаклар әйтелә,очколар бирелә./

1А.Б.-Кошлар темасына бирем әзерләдек.Хәзер сез магнитофон язмасында кош сайравы тыңларсыз , нинди кош сайравын әйтерсез, һәм менә шушы рәсемнәр арасыннан аларны табып күрсәтерсез. Д/уен “Рәсемен күрсәт”/

2А.Б.- Без сезнең бүген экологик белемнәрегезне генә тикшереп калмыйбыз ,уйлау- фикерләү сәләтегезне дә тикшереп карарбыз,менә шул уңайдан әзерләнгән биремебез. / команда җаваплары/

Командага сорау : - Ә сез ничек уйлыйсыз?Керпе баласы Айратка нәрсә әйтергә теләде икән? / команда җавап бирә/

2.А.Б.-Карагыз әле,балалар,кемдер безгә кунакка килә.Кем икән ул? Балалар: –Тиен килгән кунакка!

Тиен :–Балалар,мин сезнең янга бик зур эш белән килдем,мине урманыбызның хуҗасы Аю бабай җибәрде монда, кулыма менә тәмле чикләвекләр белән зур кәрзин тоттырды һәм бик тә серле хат бирде. Шушы хатта язылган биремне үтәгәч кенә бирерсең минем күчтәнәчемне,диде.

2.А.Б.-Ярый,Тиен,әйдә син утырып тор, ә без балалар белән Аю бабай җибәргән хатны укып алыйк.

/ хат уку /

2.А.Б.-Балалар, Аю бабай сезнең белемнәрегезне дә, игътибарлылыгызны да ,җитезлегегезне дә тикшереп карыйсы килгән, ахрысы. Сезгә сораулар җибәргән, кайсы команда дөрес уйлап беренче булып кнопкага баса һәм җавап бирә,шул командага очко өстәлә.

1.Нинди кош очмый ? / тәвә кошы / 2.Бака су эчәме? / эчми /

3.Куян ниөчен күзен ачып йоклый? / куркак булганга / 4.Урман тавыгы ни өчен “көртлек “ дип атала? /куркыныч янауга ул көрткә чума/ 5.Сирень куакмы,агачмы? /куак/

6.Ак кәүсәле агач? / каен /

7.Кыштан соң нинди ел фасылы? / яз /

8.Дөянең сырты ни өчен калку? /бу калкулыкта ул чүлдә озак йөрү өчен,туклану өчен май катламы йөртә / 9.Җиденче айның исеме? / июль /

10.Иң озын муенлы хайван? / жираф /

2.А.Б.- Булдырдыгыз ,бик яхшы тырыштыгыз! Ә хәзер нәтиҗә ясау өчен сүзне жюрига бирәбез. / жюри нәтиҗә ясый /

Тиен:- Болай булгач, Аю бабайның күчтәнәчләрен бирәм,бигрәк акыллы балалар икәнсез,табигатьне,урманны,безне-җәнлекләрне бик яратасыз икән,рәхмәт сезгә! Урманыбызга кунакка килегез!

2.А.Б.-Менә,балалар,безнең бүгенге КВН төгәлләнде,барыгызга да бик зур рәхмәт !

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/101709-moj-kraj

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки