Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
03.02.2015

Конспект урока татарского языка для 4-го класса по теме «Профессии»

Заляева Алсу Мансуровна
учитель татарского языка и литературы
Готовый конспект урока татарского языка для 4 класса по теме «Профессии». Материал разработан для русскоязычных групп и направлен на закрепление и повторение пройденной лексики. Урок представлен в увлекательной игровой форме, что повышает мотивацию учеников. В разработке подробно прописаны цели, задачи и все этапы занятия: от организационного момента до рефлексии. Идеально подходит для учителей, работающих по ФГОС НОО, для проведения эффективного и структурированного урока.

Содержимое разработки

Казан шәһәре 120 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Заляева Алсу Мансур кызы

4 нче сыйныфның рус телле балалары өчен татар теле дәресе.

Тема. Һөнәрләр иле.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет-лексик-грамматик күнекмәләрне системалаштыру,ишетеп аңлау күнекмәләрен ныгыту,мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.

Предмет-һөнәр атамаларын белдергән исемнәрне төрле килешләрдә куллана белү;исемнәргә тартым кушымчасын ялгый белү.

Шәхескә кагылышлы-гаилә әгъзаларына, төрле һөнәр ияләренә,аларның хезмәтенә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. “ң” авазы кергән сүзләр һәм рәсемнәр,презентация, проектор, ноутбук, кисмә сүзләр,музыка.

Дәрес барышы.

I.Мотивлаштыру- ориентлаштыру

1.Дәресне оештыру.

Укучыларны сәламләү.   Уңай психологик халәт булдыру.

-Хәлең ничек ?

-Кәефең ничек?

-Әниеңнең хәле ничек?

-Әтиең эшлиме?

-Дәү әтиең картмы?

-Әбиең авыртмыймы?

Һава торышы турында сөйләшү.

-Бүген һава торышы нинди?

2.Өй эшен тикшерү.

Укучыларның өй эшләрен тыңлау.

3.Уку мәсьәләсен кую.

-Бүгенге дәресебезнең темасын ачыклау өчен предметларны татарча әйтергә Һәм беренче хәрефләреннән сүз төзергә кирәк.(2 нче слайд)

Укучылар дәреснең темасын ачыклыйлар.

-Бүген дәресебезнең темасы “Һөнәр иле” дип атала һәм без аны уен итеп үткәреребез.

4.Фонетик зарядка.(3 нче слайд)

[н]-[н]-[н]

[ң]-[ң]-[ң]

На-на-на-ана

Ңа-ңа-ңа-аңа

Ян-ян-ян-яна

Яң-яң-яң-яңа

Сүзләрне әйтү һәм шул сүзләр белән сүзтезмәләр төзү.

Сүзләр: яңгыр,чаңгы, чаңгычы,мең, кыңгырау,бәрәңге.

5.Актуальләштерү.

Тәрҗемә ит: моя мама,моя сестра,мой папа...

Сез ничек аңлыйсыз?

-по профессии врач

-по профессии учитель

-по профессии рабочий

-по профессии продавец

(Укучылардан җаваплар алына)

Тәрҗемә эше.

Моя мама по профессии врач

Мой брат по профессии рабочий

Мой папа по профессии учитель

Моя сестра по профессии продавец

II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Дәрес-уеныбызны дәвам итәр өчен ике командага бүленергә кирәк.

(Сыйныф ике командага бүленә һәм командаларга исемнәр сайлана.)

I тур. Безнең һөнәрләр.(5 нче слайд)

1нче бирем.( 6нчы слайд)

Татар телендә нинди кушымчалар һөнәр исемнәрен ясыйлар? (-чы/-че)

2нче бирем. (8 нче слайд)

-чы/-че кушымчалары белән һөнәр исемнәре әйтегез.

3 нче бирем .(9нчы слайд)

Кем кайда эшли?

Укытучы төрле һөнәр ияләре һәм аларның хезмәте турында сораулар бирә.

-Кем кибеттә эшли?

-Сатучы кайда эшли?

-Укытучы кибеттә эшлиме?

-Укытучы кайда эшли?

-Укытучы мәктәптә нишли?

(Шушы тәртиптә дәвам ителә)

Бирелгән кисмә сүзләрдән җөмләләр төзү.

Җ ырчы сәхнәдә

Тегүче фабрикада

Сатучы кибеттә

Бакчачы бакчада

Укытучы мәктәптә эшли.

Табиб шифаханәдә

Китапханәче китапханәдә

Эшче заводта

Тәрбияче балалар бакчасында

Хат ташучы почтада

4 нче бирем.(11 нче слайд)

Кемгә кирәк?

-Тарак, кайчы, көзге, фен, чәч өчен лак кемгә кирәк? (Тарак, кайчы, көзге, фен, чәч өчен лак парикмахерга кирәк.)

-Көзге кемгә кирәк? (Көзге миңа кирәк)

-Тарак кемгә кирәк? (Тарак малайга кызга кирәк)

(Шушы тәртиптә дәвам ителә)

Дәфтәр,мәктәп,такта,акбур,журнал

Кашык,пычак, кәстрүл, тәлинкә, аш

Үлчәү, акча, сатып алучы, касса,сум, тиен

II тур.Һөнәр һәм эш коралы.(17 нче слайд)

5 нче бирем.

Бу предмет кемнеке?(18 нче слайд)

Укучылар рәсемнәр буенча соруга җавап бирәләр.(19-24 нче слайдлар)

-Букемнеке? (Бу градусник табибныкы)

Энә,акбур,хат,кирпеч,тәлинккә рәсемнәре буенча шул тәртиптә сорауларга җавап алына.

Ял минуты.( 24 нче слайд) Күңелле музыка уйный.

Укучылар төрле һөнәр ияләренең хезмәтләрен тән хәрәкәтләре белән күрсәтәләр.

Шофёр нишли?(Машина йөртү хәрәкәте)

Пешекче нишли?(Ашарга пешерү хәрәкәте)

Парикмахер нишли?(Чәч тарау,чәч кисү хәрәкәтләре)

Җырчы нишли?(Микрофон тотып җырлау хәрәкәте)

Биюче нишли?(Биеп күрсәтү)

Табиб нишли?(Температура үлчәү,укол кадау хәрәкәтләре)

Бакчачы нишли?(Җир эшкәртү хәрәкәтләре)

Балыкчы нишли? (Балык тоту хәрәкәтләре)

III тур.Һәр һөнәр дә кирәкле.

6 нчы бирем.(25 нче слайд)

Мәкальләрне дәвам итәргә һәм тәрҗемә итәргә.

Тимерченең кулы кара,...(икмәге ак.)

Текмичә тегүче ...(булмыйсың.)

Баш эшли ,...( кул ял итә.)

Хезмәт кешене ...(бизи.)

Хезмәт кешене ашата, ...(ялкаулык боза.)

Кем эшләми, ...(шул ашамый.)

Агач җимеше белән, ...(кеше эше белән.)

Балтасыз балтачы түгел, ...(энәсез тегүче түгел.)

7 нче бирем.(27-33 нче слайлар)

1нче диалог тыңлыйбыз һәм җавап бирәбез.(“Ашамлыклар кибетендә” темасына диалог тыңланыла)

1.Диалогның темасын билгеләгез

Даруханәдә

Киемнәр кибетендә

Ашамлыклар кибетендә

Базарда

2.Сатып алучы нәрсәләр ала?

Ипи,шикәр,йомырка, балык ,сөт,конфет, тоз,каймак, кыяр.

3.Сатып алучы ничә сум акча бирә?

200, 230, 250,300, 1000.

2 нче диалогны тыңлыйбызһәм сорауларга җавап бирәбез.(“Табибта” темасына диалог тыңланыла)

1.Диалогның темасын билгеләгез

Ашханәдә

Кибеттә

Табибта

Даруханәдә

2.Авыруның нәрсәсе авырта?

Кулы

Башы

Тамагы

Теше

3.Авыруның нәрсәсе бар?

Тарагы

Температурасы

Дәфтәре

Дәреслеге

8 нче бирем. (34 нче слайд)

Һөнәрләр сайлыйбыз.( Командаларга сатучы һәм журналист һөнәрләре исемнәре бирелә.)

-Һәр команда үз темасына диалог төзеп уйнап күрсәтергә тиеш.

III.Рефликсия.

Рефликсив кабатлау.

-Укучылар,бүгенге дәреснең темасын әйтегез әле?

-Без бүген дәрестә нишләдек?

-Бүгенге дәрестә нәрсә белдегез?

-Дәрес ахырына җитте,сезнең кәефләрегез ничек?

2.Бәяләү.

-Сез бик тырыш булдыгыз,бик зур рәхмәт сезгә.(Дәрестә иң актив һәм дөрес җавап биргән команда билгеләнә,укучыларга билгеләр куела)

3.Өй эше.Сезгә иң охшаган һөнәрегез турында кечкенә инша язарга.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/102296-konspekt-uroka-tatarskogo-jazyka-dlja-4-go-kl

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки