Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
06.02.2015

Физкультминутки

Физкультминутки для 5-7 летних детей

Содержимое разработки

5-7 яшьлек балалар өчен ял минутлары

1.Без хәзер инде зурлар (кулны өскә күтәреп, аяк очларына басу)

Алдык кулга гантельләр (иелеп, “гантельләр”алу)

Бик тырышып күтәрәбез ( “гантельләрне”4,5 тапкыр өскә күтәрү)

Барыбыз нинди булган! (кулларны ян-якка сузып,4-5тапкыр терсәктән бөгү –турайту)

Боксчылар булып та (аякларны аерып басып,5-6 тапкыр бокс күнегүе ясау)

Яратабыз уйнарга

Өлгерәбез уен беткәч (сулыш алу күнегүе:кулларны өскә күтәрү-төшерү,3-4 тапкыр)

Ял итеп тә алырга

2.Көн суынды,салкын безгә (“пружинка”ясап,беләкләрне сыйпау,)

Кирәк өй җылытырга

Пычкы тартып алга,артка ( “кул пычкысы” белән утын кисү хәрәкәте ясау)

Утын кистек ягарга

Иренмәдек, тырыштык (аякларны аерып басып,утын яру хәрәкәте ясау,”уһ”авазы чыгару)

Күп итеп ярып куйдык

Мичне ягып җибәрдек тә, (куллар артта,”мич өреп яндыру”)

Җылынырга утырдык (урыннарга утыру)

3.Без хәзер инде зурлар, (кулларны күтәреп,аяк очларына басу)

Җайлап кидек чаңгылар. (иелеп,”чаңгы кию”хәрәкәте ясау)

Бер-бер артлы тезелеп басып, (“чаңгыда йөрү”)

Киттек бакчалар буйлап.

Озак бардык,арыдык. (туктап,сулыш алу күнегүе ясау)

Туктап, ял итеп алдык.

Аннан кире борылдык, (кире якка таба”чаңгыда”йөрү)

Кайту ягына киттек.

Кайтып җитеп,чаңгыларны, (иелеп,”чаңгы салу”)

Тиз генә салып куйдык.

Тынычланып,матур итеп,

Урыннарга утырдык. (урыннарга утыру)

4.Бер-бер артлы бастык та, (бер-бер артлы бару)

Киттек аланга табан.

Төпләр аша сикерә-сикерә, (алга таба хәрәкәтләнеп сикерү)

Барабыз алга һаман.

Килеп җиттек урманга (сулыш алу күнегүе ясау)

Бигрәк рәхәт суларга.

Аллы-гөлле күбәләкләр (“күбәләкләр” булып, очып уйнау)

Очып уйныйлар анда.

Күбәләкләр ардылар, (тезне кочаклап ,чүгәләп утыру)

Чәчәкләргә кундылар.

Бераз хәл җыеп, алар, (урыннарга утыру)

Тагын очып киттеләр.

Атна көннәре исемнәрен,эзлеклелеген истә калдырырга ярдәм итәрдәй уен-күнегү:(эш тәҗрибәсеннән)

Атна башы,дүшәмбе

Ә аннан соң,сишәмбе

Аннан килә,чәршәмбе

Аның арты,пәнҗешәмбе

Арытты,җомга җитте,

Ял итәсебез килде.

Шимбә белән якшәмбе-

Менә атна да бетте.

д/уен”Мин дүшәмбе,ә син кем?”

1 вариант:

Максат:атна көннәре исемнәрен өйрәнү,эзлеклелеген истә калдыру.

Уен барышы:Балаларда цифрлы карточкалар(1-7гә кадәр,2 комплект итеп бирсәң дә ярый).Уенны башлаучының кулында1 цифры төшерелгән карточка.Ул”Мин дүшәмбе,ә син кем?”дип,2 цифры төшкән карточкалы бала янына килә.Ул бала тора,мин”сишәмбе”дип җавап биреп,иптәшенә урынын бирә,үзе атнаның “3”е көненә бара.Атнаның соңгы көнен әйткәнче, уен шулай дәвам итә.

2 вариант:

Максат:атна көннәре эзлеклелеген ныгыту,”атна”төшенчәсен аңлап, истә калдырырга булышу.Уен атна көненең теләсә кайсы көненнән башлап кителә.Мәсәлән,”3”цифрлы карточка тоткан бала”мин чәршәмбе,ә син кем?”дип,”4”цифрлы карточкалы бала янына килә,уен шулай дәвам итә,якшәмбе б-н тукталып калмый, “яңа” атна башланып,атналарның кабатланып килүенә басым ясала.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/103454-fizkultminutki

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки