- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- Курс-практикум «Цифровой арсенал учителя»
- Курс-практикум «Мастерская вовлечения: геймификация и инновации в обучении»
- «Обеспечение безопасности экскурсионного обслуживания»
- «ОГЭ 2026 по русскому языку: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
- «ОГЭ 2026 по литературе: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
- «ОГЭ 2026 по информатике: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Оздоровление и закаливание организма «(на татарском языке)»
Тема: Организмны сәламәтләндерү һәм чыныктыру баскычлары.
Эш төре: практик юнәлешле әңгәмә-күзәтү.
Бурычлар:
- Укучыларның физик әзерлеген ачыклау;
- Үз сәламәтлегеңә игтибарлы булырга өндәү;
- Организмны сәламәтләндерү һәм чыныктыруның кайбер алымнарын карау.
Әңгәмә-күзәтүнең барышы.
Кереш сүз: без бүген сезнең белән үзебезнең сәламәтләгебез турында сөйләшербез. Сөйләшүне башлаганчы без сезнең белән тест үткәреп алырбыз. Бу тест белән сез үзегезнең физик әзерлегегезнең ни дәрәҗәдә икәнен ачыклый алырсыздыр дип уйлыйм. Дөрес җавап бирергә тырышыгыз.
1.Шәхси - гигиена әйберләреңне кешегә биреп торасыңмы?
а) Бирәм – 20 б)Барысын да түгел - 5 в)бирмим – 0
2. Иртәнге зарядка ясыйсыңмы?
а) юк – 15 б) кайчакта – 5 в) һәркөнне - 0
3. Ни өчен флюорография үтәсез?
а) кушканга-20 б) шулай кирәк -10 в) сәламәтлекне кайгырту йөзеннән-0
4. Синеңчә кайчан саф һавада йөрергә кирәк?
а) Һәркөнне 1,5-2 сәг.-о б) һәркөнне 1 сәгатьтән кимрәк-10 в) ял көне – 20
5. Син ничә сәгать йоклыйсың?
а) 5-6 сәгать – 20 б) 7-8 сәгать – 0 в)10-11 сәгать -10
6.Спорт белән шөгыльләнергә яратасыңмы?
а) әйе – 0 б) юк – 5
Ә хәзер исәпләп чыгарабыз.
Әгәр:0 – 40 балл: син сәламәтлегеңнең бик кадерле икәнен беләсең.
40 – 60 балл: сәламәтлегеңә начар гадәтләр йогынты ясый башлаган, ләкин син аларны бетерә аласың.
60 баллдан күбрәк: сәламәтлегең җимерелеп бара, кайгыртырга бик вакыт.
“Сәламәтлек - һәркем үзе яуларга тиешле биеклек” дигән бөек Брехман.
Шуңа күрә һәркем үз сәламәтлеге өчен үзе тырышырга тиеш.
Сәламәтлеккә нинди факторлар тәэсир итә?
-Сәламәт яшәү рәвеше – 50%
- Нәселдәнлек – 20%
- Экология – 20%
-Сәламәтлекне саклау (шифаханә) – 10%
Менә без үзебезнең сәламәтлегебез пирамидасын төзедек. Сәламәтлегебез нигезен сәламәт яшәү рәвеше тәшкил итә икән.
Күрәсезме, сәламәтлегебез 50% сәламәт яшәү рәвешеннән тора. Димәк, үзебездән тора. Борынгы грек врачы Гиппократ 104 яшенә кадәр яшәгән һәм әйткән: авырмас өчен һәркем кече яшьтән үзенең сәламәтлеге өчен кайгыртырга тиеш, - дигән.
Әйдәгез хәзер бергәләп ялкаулыкны, авыруны, пассивлыкны, аруны, өлгермәүчәнлекне, чишелмәгән тормыш проблемаларын артта калдырып сәламәт яшәү рәвеше баскычын төзик әле.
Безнең иртәбез иртәнге зарядкадан башлана. Шулай итеп беренче баскычыбыз -ИРТӘНГЕ ЗАРЯДКА дип атала. Иртәнге зарядкабезгә нөн буена җитәрлек энергия, көч бирә. Иртәнге зарядка икенче төрле аны иртәнге гимнастика дип атыйлар һәркемгә дә файдалы: кечкенәләргә, зурларга, яшь спортсменнарга һәм олимпия чемпионнарына да. Ул безнең организмнарны чыныктыра. Көн буена җитәрлек кәеф, энергия бирә. Күнегүләрне башкарган вакытта көч, җиңеллек, чыдамлылык сыгылмалылык арта, ихтыяр көчегезне үстерә. Әгәр кешенең ихтыяр көче бар икән, ул бар эштә дә уңышка ирешә. Ихтыяр көчегез нык булсын дисәгез аздан башлагыз - иртәнге зарядка ясагыз! Әйдәгез хәзер бергәләп башларыбызны ял иттерү өчен гимнастика ясап алабыз.(гимнастика ясау.) Иртәнге зарядкадан соң кеше юына, чистарына. Шулай итеп читаттагы баскычыбыз нинди була инде?
Икенче баскыч-ШӘХСИ – ГИГИЕНА ТАЛӘПЛӘРЕН ҮТӘҮ.Шул темага хәзер кроссворд чишәрбез, кроссвордны чишәр өчен табышмакларга җавап табарга кирәк.
1. Үзе шома, күбеккә күмә, хуш исле. Я, кем белә? (сабын)
2. Үзе тешле, ләкин тешләми. (тарак)
3. Айкала да чайкала, күмелә ул күбеккә.
Онытылып тора өйдә, кирәк була мунчада. (Мунчала)
4. Сөртә ул битне, кулны.
Йомшак булса да, яратмый, ул пычрак муенны. (Сөлге)
5. Менә сиңа су. Бит - кулыңны ю-ю-ю!
Кем әйтә соң бу сүзне?(Юынгыч)
6. Һәр көн авызына капса, яратса аны кеше,
Беркайчан да сызламас һәм ялтырап торыр теше.(Щётка)
-Төп сүз нинди инде?
-Саулык.
-Саулык, сәламәтлек –ул чисталык.
Шуңа күрә без чишкән кроссвордның җаваплары чисталыкны саклаучы әйберләр булды. Биеклекне яулауны дәвам итәбез.
Чираттагы баскычыбыз- НАЧАР ГАДӘТЛӘРГӘ КАРШЫ КӨРӘШ.
Начар гадәтләргә тәмәке тарту, алкоголь, наркотик куллану керә.Кеше тәмәкегә бик тиз күнегә. Тәмәке составында 2000 нән артык зарарлы матдә бар, ә иң зарары - никотин. Тәмәке тартучылар төрле авырулардан зарланалар. Балаларның буйлары үсми, ишетүләре, күрүләре начарая. Алкоголь шулай ук сәламәтлек координациясен боза, агрессивлыкны үстерә. Әгәр, алкогольгә өйрәнсәң, ул эчке органнар эшчәнлеген какшата һәм үлемгә китерә. Наркоманлык - коточкыч авыру һәм ул Россиядә зур тизлек белән тарала. Наркотиклар куллану матур, яхшы киләчәккә өметләрне өзә. Бу афәттән барыбызда сак булыйк, балаларыбызны, якыннарыбызны, дусларыбызны саклыйк!Дәвам итәбез.
ЯҢА БАСКЫЧЫБЫЗ - ФИЗКУЛЬТУРА ҺӘМ СПОРТ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНҮ.Сәламәтлек чыннан да спорт белән дус. Без күп кенә кешеләрнең спорт ярдәмендә каты авырудан соң кире тормышка кайтканнарын беләбез. Мәсәлән: барыбызга да таныш милләттәшләребез Мәликә, актриса Анна Снаткина, Чулпан Хаматова, биатлонист Антон Шипулин. Соңгысы йөрәк авыруы белән авырган килеш туган илебез данын яклап призлы урыннар ала. Билгеле, андый мисалларны күренекле шәхесләр арасыннан күп табып булыр иде. Әгәр без алай ерак китмичә генә, тирә- ягыбызга игътибар белән карасак, янәшәдәге күршеләребез, дус- туганнарыбыз, авылдашларыбыз тормышларына күз салсак, үзебез өчен күп кенә гыйбрәтле язмышларга тап булыр идек. Безнең авылда нык рухлы, көчле холыклы, таза үзәкле кешеләр бар бит.
Сәламәтлегебезнең киләсе баскычы: ДӨРЕС ТУКЛАНУ ДИП АТАЛА. Сәламәтлекнең иң мөһим шартларының берсе булып –дөрес туклану тора. Кеше азык белән бергә организмның үсүе һәм сарыф ителгән энергияне тулыландыру өчен кирәк булган барлык матдәләрне ала. Организм өчен төп энергияне углеводлар, аксымнар һәм майлар бирә. Азыкны әзерләгәндә бик күп витаминнарның җимерелүен исәпкә алып, күбрәк чи җимешләр, яшелчә һәм җиләкләр ашарга киңәш ителә. Организм өчен күп азык таләп ителә. Ләкин алар яхшы үзләштерелсен өчен, кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
Алар нинди кагыйдәләр икән соң?
- бер үк вакытта ашарга.
- коры-сары ашама
- аштан беркайчан да баш тартма
- төп ашау вакытларында “Тамак ялгау” белән мавыкма.
- ашыкмыйча гына аша, ризыкны яхшылап чәйнә.
- җиләк- җимеш, яшелчә ашарга онытма.
- көнгә дүрт тапкыр гына ашарга.
Соңгы баскычыбыз“ ХӘРӘКӘТТӘ –БӘРӘКӘТ”җилдән җитез йөреш- хәрәкәт, дип атала. безнең сәламәтлегебезгә шулай ук биюләрнең дә зур өлеше бар.Бию процессында кеше бик күп төрле күнегүләр башкара: бөгелә, чүгәли, йөгерә, кул һәм муен хәрәкәтләре ясый, хәтта сикерә дә. Димәк, бию дә спорт белән шөгыльләнүгә тиң. Биегез дуслар!
Йомгаклау:
Сәламәтлек - бик кадерле нәрсә. Юкка гына, авыру бай корольгә караганда, сәламәт ярлы күпкә бәхетле димәгәндер. Шуның өчен дә без - үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлеген ныгытуны, масса төсендәге спорт төрләрен популярлаштыруны, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны пропагандалауны, халык арасындагы асоциаль күренешләрне кисәтүне, халыкның төрле категорияләрен спорт белән даими шөгыльләнергә җәлеп итүне үз өстебезгә алабыз.
Сезгә барыгызга да исәнлек- саулык телим. Сәламәт булсагыз бар да булыр.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/107745-ozdorovlenie-i-zakalivanie-organizma-na-tatar
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Педагогические технологии и методы обучения в работе учителя в соответствии с ФГОС»
- «Физкультурно-спортивная оздоровительная работа с младшими школьниками в соответствии с ФГОС НОО»
- «Основы обучения иностранному языку»
- «Современные педагогические технологии и методика организации инклюзивного процесса для учащихся с ОВЗ при реализации ФГОС НОО»
- «Выявление, устранение и профилактика буллинга в образовательной организации»
- «Особенности преподавания изобразительного и декоративно-прикладного искусства в дополнительном образовании детей»
- Физическая культура. Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса
- Реализация физического воспитания. Особенности организации адаптивной физической культуры для обучающихся с ОВЗ
- Основы дефектологии. Содержание и методы работы с обучающимися с ОВЗ
- Теория и методика преподавания физики и астрономии в образовательной организации
- Менеджмент в образовании
- Теория и методика преподавания технологии в образовательных организациях

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.